Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шартлаган Ил-76 командиры, татар егете Мәхмүт Габдрәкыйпов элек тә батырлык кылган булган

news_top_970_100
Шартлаган Ил-76 командиры, татар егете Мәхмүт Габдрәкыйпов элек тә батырлык кылган булган

Иваново өлкәсендә җиргә төшеп шартлаган хәрби-транспорт самолеты «Ил-76»ның командиры Мәхмүт Габдрәкыйповка 34 яшь кенә булган. Офицер 1 ел элек пенсиягә китә алган була, әмма ул Россиянең Һава-космик көчләрендә хәрби хезмәттә калган. Габдрәкыйпов идарә иткән очкыч махсус хәрби операция зонасына корал ташыган.

Булачак командир ятим бала була. Ул Оренбургта туган. Мәхмүтне тәрбиягә алып үстергәннәр. Пилотның әнисе, улын танырга барырга дип, юлга кузгалган.

Габдрәкыйпов 2008 елда Оренбург кадет мәктәп-интернатын, 2013 елда Краснодар югары хәрби-авиация училищесын тәмамлаган. 2016 елда ул батырлык күрсәтә: 2 двигателе туктаган «Ан-12» самолетын җиргә төшереп утырта. Бу батырлыгы өчен берничә бүләк ала, шул исәптән Нестеров медале. Бу дәүләт бүләге батырлык һәм кыюлык күрсәткәннәргә бирелә.

«ВКонтакте»да герой-пилот Мәхмүт Габдрәкыйповның 3 сәхифәсе бар. Өчесендә дә ул үзенең Оренбургтан булуын язган. Бер сәхифәсен ул хәрби хезмәттә булганда алып барган. Ул вакытта 23 яшьлек егет парашюттан сикергән мизгелләрен күрсәткән.

Бүген Иваново өлкәсендәге торак пункт кешеләренең гомерләрен геройларча саклап калган Мәхмүтнең дуслары арасында татарча исем-фамилияле, татарча җырлар тыңлаучылар, Татар Каргалысы авылы кешеләре дә бар. Мәхмүтнең татар булуын элегрәк аның дуслары татар телендә аңа дип язып калдырган сүзләр дә раслый. Бер дусты аңа: «Җитте, Махмудка...» – дип, икенчесе: «Егееет!!!» – дип татарча язган.

Капитан Мәхмүт белән бергә бортта 7 экипаж әгъзасы булган. Самолеттагы 16 кеше бүген иртән Иваново өлкәсендәге «Северный» аэродромыннан очып киткән, әмма шунда ук самолетның уң як двигателенә ут капкан.

Аэродромга кире борылып кайту мөмкин булмавы ачыклангач, Мәхмүт һәм аның хезмәттәшләре очкычны торак йортлардан алып китү өчен соңгы чиккә кадәр тырышкан. Нәтиҗәдә, «Ил-76» самолеты Подталицы авылы янында җиргә төшеп шартлады. Барысы да, шул исәптән тагын 8 пассажир да, һәлак булды.

Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, самолет «Северный» аэродромыннан күтәрелгән, ул хәрби өйрәнүләрдә булган. Күтәрелеп киткәндә самолетның бер двигателенә ут капкан. Видеоларда күренгәнчә, башта аннан төтен чыгып бара, аннары ут күренә, ниндидер җиһазлар төшеп кала. Видеода да самолетның бер яктагы двигателе янганы күренә. Очкычның янгын сүндерү системасы утны сүндереп бетерә алмаган.

Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. «Ватан алдындагы бурычын тулысынча үтәгән чын геройлар», – дип язган ул телеграм-каналында.

Видеоларда янган двигательле самолет 10-15 секунд дәвамында оча. Двигатель яну – хәл гадәттән тыш булса да, еш була. Бу очракта экипажныңның нишләргә тиеш булуы турында күрсәтмәләре бар. Мондый хәлгә юлыккан пилотлар яна торган двигательгә ягулык җибәрүне туктата, гадәттә, ул сүнә. «Ил-76» экипажы инструкция буенча эш итә, чөнки двигательдәге янгын тиздән туктала. Әмма, күрәсең, двигательнең пилонына янгыннан нык зыян килгән, чөнки икенче видеода двигательнең канаттан өзелеп төшүе күренә.

Мондый очракта экипажның берничә варианты бар. Аларның берсе – самолетны аның траекториясе буенча утырту, азмы-күпме уңайлы мәйданчык сайлап алу. Әмма «Ил-76» экипажы икенче вариантны сайлый: алар очыш аэродромына кайтырга тырыша, моның өчен борылу маневрын башлый.

Өч эшләүче двигательнең тарту көче туры очу өчен җитәрлек була, ләкин борылганда күтәрү көче кими, самолет кисәк биеклекне югалта. «Ил-76» очрагында экипажга маневрны тәмамлау һәм җиргә төшү өчен биеклек җитми калган булырга мөмкин.

Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Ил-76» һәлакәтенең сәбәбе – самолет күтәрелгәндә двигательләрнең берсендә янгын чыгу.

«Ил-76» – турбореактив двигательле авыр хәрби-транспорт самолеты. Баш конструкторы Генрих Новожилов. Беренче очышын 1971 елның 25 мартында ясаган. 1975 елда файдалануга тапшырылган. «Ил-76МД-90А» варианты әле дә Ульяновск заводында җитештерелә. 900дән артык самолет ясалган. Мондый бер очкычның бәясе якынча 5 млрд.сум исәплән. Бу төр транспорт төрле максатлардагы техниканы һәм йөкләрне ташу өчен билгеләнгән. Самолет максималь авырлыгы 60 тоннага кадәр булган йөкләрне 3600-4200 км ераклыкка 770-800 км/сәг крейсер тизлеге белән җиткерә ала.

Тагын бер шундый «Ил-76» очкычы 2024 елның февралендә һәлакәткә юлыккан иде. Ул вакытта Украина хәрбиләре Белгород өлкәсе территориясендә Украина әсирләре утырган шундый самолетны бәреп төшерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100