Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ил-76 самолеты экипажы янган очкычны торак йортлар өстеннән алып киткән - видео

news_top_970_100
Ил-76 самолеты экипажы янган очкычны торак йортлар өстеннән алып киткән - видео

«Ил-76» хәрби йөк самолеты Иваново өлкәсендә җиргә төшеп шартлаган. Анда барлыгы 16 кеше һәлак булган, дип яза «Лента.ру».

«Раньше всех. Ну почти» телеграм каналында шаһитлар төшереп алган видео чыкты – самолетка аэродромга килеп җитәргә нибары 2 километр калган булган. Очучылар, самолет аэродромга килеп җитмәсен аңлагач, аны торак йортлардан читкә алып киткән.

Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, самолет «Северный» аэродромыннан күтәрелгән булган, ул хәрби өйрәнүләрдә булган. Министрлык язуынча, күтәрелеп киткәндә, самолетның бер двигателенә ут капкан. Башта аннан төтен чыгып бара, аннары ут күренә, ниндидер җиһазлар төшеп кала. Видеода да самолетның бер яктагы двигателе янганы күренә. Очкычның янгын сүндерү системасы утны сүндереп бетерә алмаган.

«112» телеграм каналы, 12 кеше булган, дип яза.

Думаның оборона буенча комитеты җитәкчесе Картаполов очкычның һәлакәткә юлыгу сәбәбен техник дөрес булмас дип атады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100