Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Сарман районында шәхси хуҗалыктагы маллар яндырылган: «Сыерларны кызганып еладык!»

Сарман районы Югары Чыршылы авылында ике шәхси хуҗалыкта мөгезле эре терлектә төерле дерматит табылган. Авыру сыерларны яндырганнар.

news_top_970_100
Сарман районында шәхси хуҗалыктагы маллар яндырылган: «Сыерларны кызганып еладык!»
Салават Камалетдинов

Югары Чыршылы авылында иң иң күп мөгезле эре терлек тоткан шәхси хуҗалыклардагы малларда куркыныч авыру табылган. Халык алар җитештергән сөт, итне сатып алган. Хәзер инде кайчан гына яңа маллар кайтыр икән дип бөтен авыл көтә.

«Авылда сөт булганда рәхәт иде әле…»

Авылда фельдшер булып эшләүче Гөлгенә апа да сөтне алардан сатып ала торган булган.

Үзебезнең дә бер бозау бар, бер атна элек вакцина ясаттык, карап кына торабыз. Авылда карантин игълан иттеләр. Куркып торабыз инде үзебез дә. Мондый әйбер күргән юк иде әле. Авылда малны күп асрамыйлар, берничә хуҗалыкта берәр, икешәр эре терлек тоталар. Иң күп терлек шул чир табылган ике хуҗалыкта иде. Малны бик тырышып асрадылар.

Ул малларны яндырдылар, кызганыч булды. Кызганып еладык. Кеше малы булса да, бик авыр булды. Шул мал дип яшәделәр бит алар.

Бик рәхәт иде әле, авылда сөт булганда. Кибеттән аларның сөтен сатып ала идек. Хәзер сөт тә, ит тә бетте. Алла сакласын, башка хуҗалыкларда табылмасын инде, — дип сөйләде Гөлгенә апа.

«Кибет сөтен эчәсебез килми»

Авылның мәдәният йортында эшләүче Гүзәл апа да сөтне шушы шәхси хуҗалыклардан алган.

Безнең дә бер бозау бар, килеп тикшерделәр, прививка ясап киттеләр. Сөтне кибеткә куялар иде, аларныкын сатып ала идек. Әле Яңа елга кадәр бер ай тирәсе алганым булмады, соңгы арада да аннан сатып алмадым, абыйларның сыеры бозаулады да алардан алып кайта башладым.

Хәзер инде кибеттә хөкүмәт сөте генә. Әлеге шәхси хуҗалыкларны бары яхшы яктан гына бәялим. Сөтне күрше авылга да төшерделәр, сөтләре бик яхшы иде. Авыл халкы бик ярата иде. Ничә ел мал белән шөгыльләнгән кешеләр! Озак вакыт мал тотып яшәделәр. Шулай килеп чыгасын кем белгән инде. Бик кызганыч. Хәзер авыл халкы кайчан сыер алырлар, кайчан сөт булыр икән дип борчылып тора. Авылда сыер юк диярлек бит, кибет сөтен эчәсе килми, — дип сөйләде ул. 

«Бу хәлләрдән соң үзем дә чирләдем»

Чир табылган хуҗалыкларның берсенә — Разиф абыйга шалтыраттым. Аның өч баласы бар, берсе — эшли, икесе әле мәктәптә укый.

Тавышыннан ук кәефе начар булуы сизелеп тора иде. «Сездә күңелсез генә хәлләр булган икән», — дим. «Булды шул, менә шуңа чирлим әле, беркем белән дә сөйләшәсем дә килми, кәефем дә юк, башка вакытта шалтыратырсыз әле», — диде ул. 

Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Илсур Камалетдинов үзе мал тотмый икән. Ул да берничә тапкыр «сүз дә юк, кызганыч» дип кабатлады.

Әйе, авыл карантинга ябылды. Ветеринарлар сыерларны җыеп яндырды. Башка хуҗалыкларда малларга вакцина ясадылар. Хуҗалыклар ветеринарларга үзләре мөрәҗәгать иткән, авыру республика лабораториясендә расланган. Сүз дә юк, кызганыч. Алты айдан соң гына яңа мал алырга ярый әле. Сарайларда дезинфекция ясалды, идәннәре дә яндырылды, — диде үзидарә рәисе.

Сарман районы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Шәрипов сүзләренчә, хуҗалыклардагы маллар иминиятләштерелмәгән булган. «Министрлык тарафыннан ярдәм күрсәтелергә тиеш дип әйттеләр инде», — ди ул.

«Сәбәпләрен ачыклыйбыз»

Районның ветеринария берләшмәсе генә минем белән сөйләшергә теләмәде. Бер абый телефон трубкасын икенчесенә бирде, «Сез нигә… Идарәгә Казанга шалтыратыгыз!» — диде тегесе. «Сез әйтә алмыйсызмы?» — дип сорагач та телефон трубкасын куйды.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсенең Терлекләрдәге йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Елена Ильина сүзләренчә, чирнең килеп чыгу сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Сәбәпләрен ачыклыйбыз. Экспертиза 14 гыйнварда булды. Чир шунда расланды. Хуҗалыклар үзләре райондагы ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Ике шәхси хуҗалыктагы 32 баш мөгезле эре терлек изоляцияләнгән.

Әлеге чир булганда терлекнең хәле начарлана, аз ашый башлый, температурасы югары була. Малның тәнендә төерләр барлыкка килә, тагын да таралса, тиренең эчке катлауларына күчә. Дәвалау тиешле нәтиҗә бирмәсә, малларны юкка чыгаралар.

Башка хуҗалыкларга малларны тоту буенча санитар кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Чирләр белән вазгыять начар булган төбәкләрдән Татарстанга мал кертүне булдырмаска кирәк, — дип сөйләде Елена Ильина. 

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр итүенчә, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов бу авырудан вакцинация ярдәмендә котылып булачак дип белдерде.

«Андый проблемабыз бар. Вакцинация юлы белән хәл итәрбез дип уйлыйбыз. Ул чир табылган хуҗалыклар тирәсендәге терлеккә вакцинация үткәрелде», — диде ул журналистларга матбугат конференциясендә.

Бу авыру республикада моннан ике ел элек булган, диде ул.

«Терлек сатучыларга мөрәҗәгать итәсем килә: терлекне вазгыять имин булган төбәкләрдән, безнең рөхсәт белән генә алып кайтырга, документтан башка терлекне сатып алмаска кирәк. Белешмәләр булсын, шул очракта гына чиста терлек сатып ала алабыз», — дип белдерде Алмаз Хисаметдинов.

Төерле дерматит турында

Төерле дерматит (нодуляр дерматит) — мөгезле эре терлекләрдә очрый торган куркыныч йогышлы авыру булып санала. Ул бер хайваннан икенчесен бик тиз йога. Мөгезле эре терлектә төерле дерматит китереп чыгаручы вирус кәҗә һәм сарыкта чәчәк авыруын барлыкка китерүче вирус белән «тугандаш». Нодуляр дерматит йокса, малның кисәк температурасы күтәрелә, аз ашый, тиз арада тәнендә каты төерләр барлыкка килә, күзләре, танаулары ялкынсына. Дәвалау тиешле нәтиҗә бирмәсә, малларны юкка чыгаралар. Чир симптомнары күренсә, ветеринарларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Төерле дерматит беренче тапкыр 1929 елда Замбиядә бөҗәкләр тешләүгә аллергик реакция буларак теркәлгән. 1943 елда инфекцион авыру буларак теркәлгән. Россиядәге беренче очрак 2015 елда Дагыстан Республикасында ачыклана. 2016-2017 елларда чир Дагыстан, Башкортстан республикаларында, Волгоград, Саратов, Самара, Оренбург өлкәләрендә табылган. Узган ел азагында төерле дерматит Башкортстанның Баймак районында һәм Чиләбедә ачыкланган булган.

Төерле дерматит авыруы кешегә йокмый, ул яктан куркынычы юк. 

Нодуляр дерматит белән зарарлану чыганагы — авыру хайваннар һәм вирусны күчерүче бөҗәкләр: черки, чебен, кигәвен. Шулай ук вирус бер хайваннан икенчесенә һава аша да күчәргә мөмкин. Моннан тыш, зарарланган хайван эчкән су яки азык та инфекция чыганагы булырга мөмкин.        

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100