Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сарман педагоглары: "Ата-аналарның балалар бакчасы өчен вакытында түләмәве тәрбияченең хезмәт хакына тәэсир итәргә тиешме?"

Сарман районындагы ата-аналар балалар бакчасы өчен вакытында түләмәсә, тәрбиячеләр акчаны азрак ала. "Бакча өчен түләүдә тоткарлыклар" критерие тәрбиячеләрнең хезмәтен бәяләүдә исәпкә алына. Балаларның бакчага көн саен йөрү-йөрмәве дә тәрбияченең алган акчасында чагыла. Тәрбиячеләр "әлеге критерийларның хезмәт хакына тәэсир итүе хокукый яктан дөресме" дигән сорау белән "Татар-информ"га мөрәҗәгать итте. 

news_top_970_100
Сарман педагоглары: "Ата-аналарның балалар бакчасы өчен вакытында түләмәве тәрбияченең хезмәт хакына тәэсир итәргә тиешме?"

Сарман районында балалар бакчалары тәрбиячеләренең эш нәтиҗәләрен бәяләү өчен махсус документ булдырылган. Критерийлар исемлегендә икенче пункт - баланың балалар бакчасына йөрүе, өченче пункт - бакчага йөрүче бала өчен вакытында түләү. Шушы ук документта "Искәрмә" графасында теге яки бу критерий өчен күпме балл исәпләнүе күрсәтелгән. Шул баллар ахыр чиктә тәрбияче алган хезмәт хакы күләменә тәэсир итә. Әгәр балларың аз икән яисә юк икән, акчаны мөмкин булган күләмнән кимрәк аласың дигән сүз. 

Критерийлар арасында балаларның күңел ачу чараларында катнашуы, санитария режимын саклау, тәрбияченең иҗтимагый тормышта катнашуы кебек пунктлар да бар. 

Сарман мәгариф бүлеге: "Ата-ананың бакча өчен түләвен тәрбияче контрольдә тота"

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге мөдире Әлфәт Сабировка мөрәҗәгать иттек. Башта сөйләшү мондыйрак рухта булды.

– Сезнең районда балалар бакчаларында ата-аналарның бакча өчен түләүдә бурычлары булу-булмавы тәрбиячеләрнең хезмәт хакы күләменә тәэсир итә дигән сүз хакмы?

– Хәзер генә кырт кисеп җавап бирә алмыйм. Өйрәнергә, тикшерергә кирәк үзебезгә дә. Мин хәбәрдар түгел бу хакта. Бу аерым очрак булырга мөмкин. Баллар системасы бөтен Татарстан буенча бар. Хезмәт хакының күпмедер өлеше критерийлар буенча баллар белән билгеләнә. Укытучыларга да нәкъ шулай. Бездә ул айлап түгел, ярты еллап исәпләнә. Баллар өстәлү хезмәт хакы күләмендә әллә ни зур аерма бирә димәс идем.

– Балалар бакчасы хезмәтләре өчен әти-әниләрнең акча түләмәве тәрбиячеләрнең хезмәт хакына тәэсир итә аламы? 

– Аңа карап хезмәт хакы киселмәвен ышандырып әйтә алам. Алар хезмәт хакын ала бит. Баллар кую ул өстәмә стимуллаштыручы чара гына. Тәрбияченең төп эше: балалар башы исән булсын, дөрес тәрбия алсыннар, тамаклары тук, өсләре бөтен булсын, туңмасыннар һәм башкалар. 

Әгәр инде хезмәт хакында чагылыш табу проблемасы ачыкланса, бу эшкә тотынырбыз. Хезмәт хакы, өстәмә түләү өлеше буенча кемнеңдер шикаяте булган очракта да, ул бит “Татар-информ”га, ниндидер газета, телевидениегә чыгып түгел, ә судта хәл ителә. Судка бирәләр дә, кем халкы, кем хаксыз – суд карар чыгара. Безнең яктан хата булса, компенсация ясарбыз. Кемгәдер нәрсәдер аңлашылмый икән, судта ачыкласыннар.

– Ата аналарның бурычлары җыелып бармасын өчен районда нинди эш башкарыла?

– Районда ниндидер зур күләмдә бурычлар, гомумән, юк. Әти-әниләр даими түләп баралар. Шулкадәр зур әҗәт җыелып, ниндидер эш алып барырлык дәрәҗәдә проблема юк. Әйе, әз генә соңга калып түләү булырга мөмкин, ләкин аны барыбер соңрак түлиләр.

Мәсьәләгә тагын да ачыклык кертүне сорап, редакция Сарманның мәгариф бүлегенә хат язды. "Татар-информ"га түбәндәге эчтәлекле хат килде. 

– Сарман муниципаль районы балалар бакчаларында эшләүче һәр хезмәткәргә анкета тутырыла. Бу критерийлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 25.06.2013 нче елдагы боерыгына нигезләнгән. Критерийлар үрнәк рәвешендә бирелә. Алар эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан үзгәртелергә дә мөмкин. Сарман районы Мәгариф бүлеге, 2016 елның 8 февраленнән 21 санлы боерыгы нигезендә, район балалар бакчаларына үзгәртелгән критерийлар тәкъдим итте. 

Критерий пунктлары тәрбияченең эшчәнлегенә кагыла, чөнки ул әти-әни белән турыдан-туры элемтәдә тора. Баланың бакчага йөреше өчен түләүне дә ул контрольдә тота. Бәяләү битен тәрбияче үзе тутырып, балалар бакчасында мөдир, профсоюз рәисе, педагог катнашында эшли торган комиссиягә тапшыра. Утырыш карары приказлаштырыла һәм бухгалтерия балларны хезмәт хакына кушып саный. Сарман район балалар бакчасы тәрбиячеләренең уртача хезмәт хакы 26137 сум, ә стимуллаштыручы өстәмә түләү баллар буенча аена якынча 1800 сум. Хезмәт хакы ай саен тоткарлыксыз түләнә, - диелгән мәгариф бүлегенең рәсми җавабында. 

Сарман районыннан килгән документларда министрлык боерыгы нигезендә әзерләнгән якынча критерийлар исемлегендә “балаларның тормыш һәм сәламәтлеген саклау”, “балаларның бакчага йөреше”, “ата-аналарның бакча өчен түләү бурычлары булмавы”, “ата-аналарның бакчадагы хезмәтләрдән канәгать булу дәрәҗәсе”, “өстәмә белем бирү түгәрәкләренә йөрү күрсәткече”, “һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашу”, “автор программалары, методик кулланмалар эшләү”, “алдынгы педагог тәҗрибәсен тарату” һ.б. бар.

Министрлык фикере: тәрбияче ата-аналарның бакча өчен түләү үтәләшен кайгыртырга бурычлы

Критерийларны билгеләү аерым җирлекләр карамагында булуын "Татар-информ"га Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында да расладылар. Министрлыкның мәктәпкәчә белем бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова әйтүенчә, якынча критерийлар әзерләнгән булса да, аларга таянып муниципалитетлар үз критерийларын да өстәргә хокуклы.

  • Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгында “муниципаль берәмлекләрдәге башкарма комитетларның мәгариф идарәләре органнарына белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре эше нәтиҗәлелегенә бәя бирү критерийларын эшләп расларга” дип әйтелгән.

“Ата-аналарның бакча өчен түләүдә бурычлары булмау” пункты тәрбиячеләрнең хезмәт хакын бәяләүдә исәпкә алынырга мөмкинме дип сорадык.

– Мондый критерий була ала. Моның бернинди куркынычы юк. Ата-аналар белән эшләү, шул исәптән ата-ана һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмасы арасында төзелгән килешүнең түләү мәсьәләсендә үтәлешен кайгырту – балалар бакчасы җитәкчесе, педагогның бурычы. Якынча критерийларга таянып, җитәкчеләр үзләренекен расларга хаклы. Алар бар җирдә дә бертөрле түгел. Я үзләренекен өсти алалар, артык саналганнарын кулланмаска да мөмкиннәр. Расланган критерийларын министрлык белән килештерергә дигән таләп тә юк, - диде Измайлова.

Республикада тагын кайсы районнарда "бакча өчен түләү" критерие булганын Эльвира Измайлова әйтә алмады. “Бу мәсьәләдә контроль функциясе юк” дип җавап бирде. Бүлек башлыгы бу пунктларның хезмәт хакы күләмендә чагылыш тапмавын әйтте.

– Ул өстәмә түләү өлешендә генә чагылыш таба. Анда критерийлар күп бит. Шушы берсе генә үтәлмәве зыян сала дип уйламыйм. Тәрбияче яки җитәкче башка критерийлар хисабына да югары нәтиҗәгә ирешеп компенсацияли ала. Методик активлыгы, бәйгеләрдә үзе генә я балалар белән катнашуы исәпкә алынырга мөмкин. Бу проблема түгел дип саныйм.

Эльвира Измайлова фикеренчә, ата-аналарның акча түләү мәсьәләсеннән тәрбияче бөтенләй читтә торырга тиеш дип әйтеп булмый.

– Моны тәрбиячегә кагылмый торган эш дип тә әйтеп булмый. Аннан беркем дә көн саен ата-аналар белән очрашулар уздыруны таләп итми бит. Тәрбияче көн саен иртән балаларны каршы алганда, кич килеп алганда да әти-әнине күрә. Шуңа күрә иртән я кичен башка мәсьәләләрне сорашкан, белешкән арада түләү мәсьәләсен дә күтәреп була бит. Көне буе ул сорау белән генә утырырыга тиеш дип беркем әйтми. Сүз вакытында түләттерүне мәҗбүр итү турында түгел. Кайчан һәм вакытында түләүнең никадәр мөһим булуын дөрес итеп җиткерергә дә кирәк бит әле. 

Әгәр көндәлек максатчан эш үткәрелә икән, проблемалар чыкмаска да мөмкин. Әгәр критерийлардан тәрбияче риза булмаса, “бәлки, әйдәгез критерийларны яңадан карарбыз” дип, оешма җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә була. Район мәгариф бүлеге башлыгы да бар. Бу алар вәкаләтендә, кирәк дип тапсалар, үзгәртә дә алалар. Безгә әле шикаятьләр килгәне юк бу уңайдан. Беренче ишетүем, - диде.

Профсоюз: “Бу - хокук бозу”

Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Юрий Прохоров хезмәт хакының бер өлешенә әлеге критерийның тәэсир итүе дөрес түгел дип саный.

– Бу - хокук бозу. Бу хезмәт хакында бөтенләй чагылыш табарга тиеш түгел. Алар бу критерийны каян алгандыр. Әйе, без “һәр оешма үзе дә критерийлар өстәргә хокуклы” дип аңлатабыз. Алар иҗтимагый әһәмияткә ия эш, конкурс, олимпиадада җиңүләр ниндидер баллар өстәргә хаклы. Ләкин монысы норманы бозу. 

Без педагог хезмәткәрләрне аларның бурычларына кермәгән эшләрдән азат итү турында гел әйтә киләбез. Аның бурычы булмагач, акчасына да тәэсир итәргә тиеш түгел. Бу хезмәткәрнең хокукларын боза, төп эшеннән игътибарын читләштерә. Ул балалар белән эшләргә тиеш, ә аларга бөтенләй кирәкмәгән, башкалар шөгыльләнергә тиешле эш өяләр. Бу шул җирле дәрәҗәдә генә уйлап табылган нәрсәдер. Әгәр ризасызлык бар икән, миңа, профсоюзга, министрлыкка кайнар элемтәгә язсыннар, - дип киңәш итте Прохоров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100