Татарстанның берничә районында икътисад полициясен җитәкләгән экс-башлыкны Тикшерү изоляторында үле килеш тапканнар.
«Татар-информ»га билгеле булганча, Бөгелмә тикшерү изоляторында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе бүлегенең элеккеге башлыгы Рәфыйк Миңнебетдиновның гәүдәсен тапканнар.
Миңнебетдинов узган елның 25 декабрендә вазыйфаи вәкаләтләрен арттырып үтәүдә һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган иде.
Ул Татарстанның Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнарының икътисади полицейскийлары белән идарә иткән.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, полковник «Пром-Транс-Энерго-Сервис» фирмасыннан таныш подрядчикка Сарман районының үзәк китапханәсе бинасын ремонтлауга контракт бәясеннән 5%ка контракт төзергә тәкъдим иткән. Ришвәт суммасы якынча 2 миллион сум тәшкил итәргә тиеш була, шуның 240 мең сумын гына Миңнебетдинов алырга өлгерә.
2024 елның 27 декабрендә Әлмәт шәһәр суды, Тикшерү комитеты үтенече буенча, Рәфыйк Миңнебетдиновны Тикшерү изоляторына җибәрде. Шул ук вакытта утырышта яклау йомшаграк чик кую чарасына басым ясады.
Хәзерге вакытта булган хәлнең шартлары ачыклана, җинаять эше кузгатылган.