Сарман блогеры Марат Юнысовның әнисе урын өстендә: «Улым, син генә калдың инде...»
Сарман районы Дүсем авылыннан блогер Марат Юнысов гаиләсенә кабат сынау килгән – инсульт сугып, әнисенең сул ягы параличланган. Әлегә ул урын өстендә, Әлмәттә хастаханәдә дәвалана. Бу хакта Марат Юнысов «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

Лира апа Юнысовага 79 яшь. Күпне күргән һәм күпкә түзгән ананы бу юлы чир аяктан еккан, хәзер табиблар аның сәламәтлеген кайгырта. Шулай ук, Марат әфәнде, әнисен карап, тәрбияләп торыр өчен, сиделка да яллаган. Авырып китеп, хастаханә сукмагын таптаганнар дәвалану чыгымнары кесәгә нык сугуын да, инсульттан соң тернәкләнү шактый озакка сузылуын да яхшы аңлый. Бу чыгымнарны күтәрүдә ярдәм сорап, Марат Юнысов үз аккаунты аша да мөрәҗәгать иткән.
«Кеше бөтен авырлыкларга түзә, көчле булырга тырыша, шулар барысы да бер төер булып җыела-җыела да, бер мизгелдә китереп бәрә, дип юкка гына әйтмиләр...
Минем тормышым белән танышып баручылар белә: әнием 1 ел эчендә 2 баласын югалтты – узган елны апамны һәм быел абыемны. Абый махсус хәрби операциядә һәлак булды. Мин хәзер әниемә бердәнбер бала булып калдым...
Әни чыдады, кешеләргә йомшаклыгын күрсәтмәде, көчле булырга тырышты. Ләкин, кызганыч... Бер мизгелдә без аны югалта яздык.
Мин үзем, көчемнән килгәнчә, күп кешегә булышырга тырышам... Ә хәзер үзем ярдәм сорарга мәҗбүр. Дәвалануга, сиделкаларга һәм башкаларга шактый акча кирәк, ничек тә тырышам… Һәр көн чыгымнар таләп итә. Оят булса да, яхшы күңелле кешеләргә мөрәҗәгать итәргә булдым…» – дип язган Марат Юнысов.

Фото: © Марат Юнысовның шәхси архивыннан
«Әни балаларын югалтуны бик авыр кичерде»
Без хәзерге вакытта Әлмәттә хастаханәдә, неврология бүлегендә. Сиделка ялладым, тәүлеклек акчаны түләп барам. Әнинең хәлен белергә гел барып йөрим. Әни балаларын югалтуны бик авыр кичерде, бигрәк бер-бер артлы бит, бик борчылды.
Абый хәрби операция территориясенә 14 апрельдә киткән иде. 1 май көнне военкоматка алгы сызыкка кереп китүләрен хәбәр иткән, 2 майда һәлак булган. Контракт төзеп киткән иде. Безгә китәренә 5 көн алдан гына әйтте. «Исән-сау кайтам», – диде, тик исән кайтулар насыйп булмаган шул… Ярый, гәүдәсен алып кайтып, җирли алдык – әнинең бер сөенече шул булды инде...

Фото: © Марат Юнысовның шәхси архивыннан
Менә шулар бөтенесе җыелып, әнинең йөрәгенә бәрде инде. Хәзер, акрынлап, тернәкләнеп маташа. Сөйләшә башлады, аңында ул, әле дә ярый, вакытында алып барып калганбыз, артык авырлык килмәде. Сиделкасы әйбәт, карый. Өйгә кайткач, күз күрер инде – сиделка кирәк булырмы-юкмы…
Мин – хәзер әнинең бердәнбер баласы. Аяк өстендә булып, кухняга чыгып, чәй эчәрлек булса, үзем дә карыйм инде. Мин үзем дә инвалид булгач, өйдә бит, эшләмим. Аның кан басымы уйнаштыргалый, уколларны да үзем кадый идем. Әнинең терелүгә өмете зур. «Улым, син генә калдың инде, синең белән икәү яшисе...» – дип гел әйтте, – дип уртаклашты Марат Юнысов.

Фото: © Марат Юнысовның шәхси архивыннан
«Әни – түзем инде ул, сабыр холыклы»
Балалар кечкенә чакта Лира апа мәктәптә пешекче булып эшләгән. 1983 елда тормыш иптәше авариядә һәлак булгач, ул балалары белән тол кала. Маратка ул чакта – 10, апасына – 17, абыйсына 16 яшь булган. Аннары 2006 елга кадәр Лира апа авыл советы секретаре булып эшләгән, аннан стажын тутырып, хезмәт ветераны булып чыккан. Пенсиягә чыккач та, 1-2 ел шунда эшләвен дәвам иткән. Алга таба өйдә оныкларын – Марат улының балаларын карашкан.
Марат Юнысовның язмышы белән кызыксынучылар аның тумыштан ук битендә олы шеш булуын белә. Әти-әнисе, шешне киметү өчен, табибларга да йөреп караган, тик файдасы булмаган. Марат Юнысов үсеп, буйга җитеп, гаилә дә корып җибәрә, 2 баласы да туа. Тик 2009 елда аны хатыны ташлап чыгып китә. Балалар әтиләре белән кала. Марат башта авылда агрофермада эшләп йөргән, акрынлап, фермалар, ындыр табаклары таралгач, эш бетә башлаган.
2009 елда хатын чыгып киткәч, балаларны үзем генә үстердем. Әни бик булышты шул чакта. Әни – түзем инде ул, сабыр холыклы, кеше белән аралаша, аның яхшы холыклы булуын белеп, ярдәм сорап та мөрәҗәгать итәләр иде үзенә.
Балалар үсте инде. Кызым 28 яшьтә, малайга 21 яшь. Кызымның тиздән өченче баласы туарга тора. Хәзер без әни белән икәү… – диде Марат Юнысов.
Гомере буе төрле сынауларга дучар булган, әмма беркайчан кулын төшермәгән, төшенкелеккә бирелмәгән һәм өченче тапкыр «бабай» булырга әзерләнгән Марат Юнысовка булышырга теләүчеләр өчен реквизитлар:
+79172818325 телефоны «Сбербанк» һәм «Альфа банк»ларга беркетелгән (Марат Нухович Юнусов)