Ислам кануннары буенча бәбәйләү ничек була? – Азнакайдан яңалык
Быелгы Рамазан ае Азнакай тарихында шатлыклы вакыйгасы белән истә калачак: биредә ислам кануннары буенча бала табу өчен шартлар тудырганнар.

Татарстан районнары арасында Азнакай «беренче карлыгач» дияргә була. Мөслимнән Айгөл Камалетдинова бала тудыру йортында оештырылган мөселманча мохитне үз тәҗрибәсендә сынаган: 1 апрельдә бәхетле гаиләне уллары белән тантаналы төстә өйләренә озатканнар. Бу хакта телеграм-каналында Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да хәбәр иткән.
Ислам кануннары нигезендә бала тудыру проекты район хакимияте кайгыртуында. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм Азнакай район советының оештыру бүлеге җитәкчесе, Азнакайда хатын- кызлар шурасы һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева – шушы эшнең башында торучылар.
Мөселманча бәбәй таптыру мөмкинлекләре турында махсус игълан да әзерләгәннәр. Эльвира Галиева әйтүенчә, Ураза гаете көнне ул игъланны төрле төркемнәрдә таратканнар. Әле берничә көн генә узуга карамастан, күрше районнардан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә Азнакайда бәбәйләргә теләүчеләрдән шалтыратулар килә башлаган икән инде.
«Игътибар бик күп булды миңа»
Айгөл Камалетдиновага 24 яшь. Ул – Азнакайда ислам кануннары нигезендә бала таптыру шартларын бәяләп караган беренче хатын-кыз дип әйттек. Икенче сабые – улы – Азнакайда 28 мартта аваз салган.
Миңа Азнакайда бик ошады. Кызыбызга әле 1,8 яшь кенә, аны Чаллыда тапкан идем, анда кеше күп бит инде, үзегез аңлыйсыз, гел килеп торалар. Хәер, мин икенчесе белән дә шунда барырга уйлаган идем. Аннары, анда районнарны алмый башлаганнар, дип ишеткәч, бер кардәш танышым Азнакай табибларын мактады. Анда барып белештем дә, «сезгә киләчәкмен» дип кайтып киттем. Дөресен әйткәндә, мин белешеп килгәндә, ислам кануннары буенча бәбиләтү тәртибе кертеләсен әле белмәдем дә. Бәхетемә, миңа туры килде. Миңа хатын-кыз табибә булуы мөһим иде.
Игътибар бик күп булды миңа, шәфкать туташлары да кирәк-яраклар белән тәэмин итеп тордылар. Хәтта бала бик борчылган көнне, минем төнлә йоклый алмаганны күреп, мин йоклап, ял итеп алсын дип, баланы көндезгә алып карап та тордылар.
Палатасы да бик ошады, өйдәге кебек рәхәт мохит анда. Бәдрәф тә шунда ук эчтә, ябулы ишекле. Аерым душ бүлмәсе, суыткычы да бар. Хәләл ризык та алып килделәр.
Балага исем кушарга иремне дә керттеләр. Абдулла дип исем куштык. Мин таныш-белешләремә дә киңәш итеп, Азнакайны тәкъдим итәчәкмен, – дип уртаклашты икенче тапкыр әни булган Айгөл.

Фото: © Азнакай районы матбугат хезмәте
«Мәрхәмәтле, ягымлы мөнәсәбәт булырга тиеш»
Айдар Шәмсетдинов бу эшнең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты белән килешеп эшләнгәнен искәртте.
Аларның бөтен таләпләрен исәпкә алдык. Бәбәйләргә килгән хатын-кызны кабул иткәндә дә, бала таптырганда да, ир-атлар булмаска тиеш. Әгәр, бала тудыру йортына китерелгәндә, ул төнне ир-ат табиб дежур булса да, өйдән хатын-кыз килә торган булачак.
Икенче шарт – хәләл туклану. Хастаханәдә бар әйбер дә хәләл, сертификацияләнгән булырга тиеш, дигәч, хәләл юнәлештә эшләүче кафе белән килешү төзибез хәзер. Гәрчә хастаханә ашханәсендә ризык болай да хәләл иттән пешерелә, шуңа анда да хәләл тукландыру турында сертификат алырга телибез.
Составында спиртлы дарулар булмасын, дигән таләп куелгач, спиртлы даруларга алмашка килә торган препаратлар сайладык.
Персоналның киеме ачык булмавы шарт, шуңа махсус халатлар, медицина костюмнары тектерелде.
Тәрәзәләрне жалюзиларны төшереп каплау мөмкинлеге бар, коридордан да пациент күренергә тиеш түгел, шуңа пыялалы ишекләр дә каплана.
Бөтен биләүләрдә, урын-җирдә, эчке киемдә дә хайван, кеше сурәтләре булырга тиеш түгеллеге әйтелде.
Ләкин барысыннан да бигрәк, мәрхәмәтле, ягымлы мөнәсәбәт булырга тиеш. Без төп игътибарны шуңа юнәлтәчәкбез. Мөслимнән килеп бәбиләгән хатын-кыз да бик ошатып киткән, – дип сөйләде.
Роддом вәкилләре дә, ремонт, башкасына караганда, мөслимәләрнең табиблардан ягымлы, тыныч мөгаләмәне иң мөһиме дип әйтүләрен искәртте.
Айдар Шәмсетдинов әйтүенчә, таләпләр рәтендә булмаса да, һәр палатага микродулкынлы мич, суыткыч, телевизор, чәйнекләр, төнге яктырту лампалары да алып куйганнар. «Уңайлы булсын, дибез инде. Хәзерге вакытта икешәр кешелек 2 палата бар, ихтыяҗ булса, арттырырга мөмкин, проблема юк. Бездә бу ислам кануннары буенча бала табу бушка. Моның өчен өстәмә акча алмыйбыз», – диде Айдар Шәмсетдинов.
Аның сүзләренчә, җомга Диния нәзарәтеннән «Хәләл» комитетыннан Азнакайга кабат киләчәкләр, таләпләр үтәлешен тикшереп, хәер-фатихаларын бирәчәкләр.
Айдар Шәмсетдинов, бала тудыру йортында махсус шартлар тудырганда эшмәкәрләр ярдәм иткәнен әйтте. «Иганәчеләрне җәлеп иттек: кемдер – техника, кемдер төрле кирәк-яраклар алу өчен фондка акчалар күчерде», – диде.

Фото: © Азнакай районы матбугат хезмәте
«Бу – эшләнә торган эш, моны эшләргә була», – диделәр
Эльвира Галиева сүзләренчә, элек тә мөселман кануннары нигезендә бәбәйләргә теләк белдергән кешеләр булган.
Мөслимә хатын-кызлар белән очрашуларда да күтәрәләр иде ул сорауларны, шуңа Айдар Халәфетдинович белән уртага салып сөйләштек тә шул проектка тотындык. Берничә ай бу юнәлештә исебез-акылыбыз китеп эшләп йөрибез. Айдар Халәфетдиновичның хатыны акушер-гинеколог булса, минем кызым акушер-гинеколог, шуңа алар, мөселман хатын-кызларының, бәбәйләгән вакытта, бик үтенеп, ир-ат булмасын, дип сораганнарын да, дарулар нинди икән, дип кызыксынуларын да яхшы белә. Димәк, бу эш кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Табибларны җыйдык та сөйләштек. «Бу – эшләнә торган эш, моны эшләргә була», – диделәр.
Шуннан җитәкчеләр, дин вәкилләре белән сөйләшеп, палаталарны җиһазладык. Хәзер шушы юнәлештәге эшчәнлекне хәләл дип тану буенча сертификат алу өстендә эшлибез, – диде Эльвира Галиева.
Мондый күңелле яңалык «Ак калфак»лыларны битараф калдырмаган. Эльвира ханым мессенджерларда группаларда шушы хәбәр белән уртаклашкач, бик күп хуплау сүзләрен ишеткән.
Без, гадәттә, бөтен яңалыкларыбыз белән бүлешәбез. Азнакайда ислам кануннары буенча бала тудыру турында игъланны җибәргәч: «Афәрин, Аллаһның рәхмәте булсын», – дигән җаваплар яуды. Шул игълан таралганнан бирле, безгә хәтта Оренбург өлкәсеннән дә чыкканнар. Азнакайда бәбәйләргә телибез, дип язылып та куйганнар. Шулай тиз арада күтәреп алырлар, дип уйламаган да идек. Вакыт таләбе, димәк. Хәзрәтләр дә бик сөенде аңа, – дип сөйләде.
Игъланда әйтелгәнчә, баланы табигый юл белән таптыру яки операцияләр үткәрү өчен, хатын-кыз табиблар бригадасы формалаштырыла. Алар өчен киемнәр үтә күренмәле булмаган, кысып, сыланып тормый торган, кеше һәм хайван сурәтләре булмаган тукымалардан тегелүе искәртелә. Табиблар пациентканың гаурәтен чит күзләрдән яшерүне кайгыртырга тиеш булачак. Бала туганнан соң, хәтта әти кешегә, палатага килеп, нарасыена ислам кануннары буенча исем кушу йоласын да үтәргә рөхсәт икән. Бала тудыру йортында намаз уку, тәһарәт өчен шартлар тудырылган. Палатадагы тәрәзәләр дә чит-ят күзләр күрмәслек итеп эшләнгән.
Ягымлы караш эзләп килүчеләрдән берзаман озын-озын чиратлар тезелә башласа, кем белә, бәлки, башка районнар да Азнакайга иярер әле. Хәер, җылы мөнәсәбәт ул һәр бала тудыру йортында булырга тиеш кебек. Бу бит – җаннан җан аерылу урыны, сиңа бер мөлаем күз сирпеп караулары да тулгак газапларын җиңеләйтә шикелле.