Саратовта әти кеше гарип булган өчен сабый баласын үтергән
Саратовта әти кеше гарип булган өчен сабый баласын үтергән
Башкортстанда ана 1 яшьлек баласын үтерүе белән тетрәткән иде. Шундый ук җинаять Саратовта булган, дип хәбәр итә ТАСС.
Саратовның Аэропорт урамында яшәүче 38 яшьлек ир, 26 яшьлек хатыны кибеткән киткәч, ике айлык кызларын чардакка алып менеп, муенына берничә тапкыр пычак кадап үтергән.
Үтерүче җинаятен таныган һәм сәбәбен дә аңлаткан - аңа баланың гарип булып тууы ошамаган. Шулай ук бу ирнең ике яшьлек улы бар. Ир улын яратуы турында әйткән.
Бала үтергән ирне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.