Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда югалган дип саналган бер яшьлек баланы анасы үтергән дип шикләнәләр

Башкортстанда югалган дип саналган бер яшьлек баланы анасы үтергән дип шикләнәләр

news_top_970_100
Башкортстанда югалган дип саналган бер яшьлек баланы анасы үтергән дип шикләнәләр
Башкортстанның Дүртөйле районының Исмәгыйль авылында нәни баланы эзлиләр, дип язган идек. Бер яшьлек Тимур төн уртасында өйдән юкка чыккан. Аны 28 яшьлек әнисе йокларга салган, ә иртән бишектә баласын тапмаган.

Полициядә сорау алганда 28 яшьлек ана баласын үтерүе турында үзе сөйләгән. Ул малаен буып үтергән һәм үзенең йортындагы бакчада күмеп куйган.

КП-Уфа" язуынча, малайның әнисе Юлия исемле. Ул башта баласын кычыткан арасында гына калдырып киткәнен, аның исән булуын әйткән. Аны полиция бүлегенә алып барып, кабат сорау алганнар. Аннары ул баласын үтергәнен һәм тирес арасына күмеп куйганын сөйләгән.

Ананың ни өчен болай эшләгәне билгеле түгел. Судмедэкспертиза билгеләнгән. Хатын вакытлыча тоткарланган, аны кулга алырга телиләр.

"Сабыйны үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Баланың анасы Юлия Хәбировадан тыш әтисе - Денис Ткачев һәм тагын бер кеше - 39 яшьлек ир вакытлыча тоткарланган. Ул ирнең исеме әйтелми, аны хатынның сөяркәсе дип язалар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100