Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саратов һәм Энгельс шәһәрләренә күпләп дроннар һөҗүм иткән, сәнәгать предприятиесе яна

news_top_970_100
Саратов һәм Энгельс шәһәрләренә күпләп дроннар һөҗүм иткән, сәнәгать предприятиесе яна

Саратов һәм Энгельс шәһәрләренә күпләп дроннар һөҗүм иткән. Оборона министрлыгы 11 пилотсыз очкыч юкка чыгарылуы турында яза. Россиядә барлыгы 32 дрон һөҗүме булган.

Саратов өлкәсенә һөҗүмнән соң, Энгельстагы сәнәгать предприятиеләренең берсендә янгын башланган. Саратов пабликларындагы видеолардан аңлашылганча, предприятие әлегә кадәр яна.

Саратов губернаторы Роман Бусаргин телеграм каналында һөҗүм вакытында беркемнең дә каза күрмәвен, янгынның таралмавы турында яза.

Бу – Саратов өлкәсенә иң массакүләм дрон һөҗүме. Сентябрь аенда Саратовның торак йортларына пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән иде. Ул вакытта күп катлы йортларның берсендә яшәгән Гөлнара Темралиева һәлак булды.

Саратовка дрон һөҗүме вакытында яраланган Гөлнара вафат булган

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100