news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Саратовка дрон һөҗүме вакытында яраланган Гөлнара вафат булган

news_top
Саратовка дрон һөҗүме вакытында яраланган Гөлнара вафат булган

Саратовка дрон һөҗүме вакытында яраланган 40 яшьлек Гөлнара Темралиева вафат булган. Табибларның 1 атна буе аны саклап калу өчен тырышулары барып чыкмады. Бу хакта Саратов өлкәсе губернаторы Роман Бусаргин хәбәр итте.

Гөлнара Саратов шәһәренең Идел буендагы «Волга скай» дип аталган биек йортның 28нче катында яшәгән. Дрон һөҗүм иткән чагында ул йоклаган була, пилотсыз очкыч ул яшәгән фатирга бәреп кереп шартлый. Аның куллары, аяклары, иңбашы, күкрәге, биле яралана. Ул яшәгән фатир-студия җимерелеп бетә.

Гөлнараны «ашыгыч ярдәм» алып китә, табиблар аны саклап калу өчен 2 операция ясый, әмма исән калачагына гарантия бирмиләр. Ул клиник үлем халәтендә була, әмма соңгы көннәрдә аның ИВЛдан башка сулый башлаганын язганнар иде. Аны коткарып калу өчен, Саратовта акча да җыя башлаганнар иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар