Әнисен ялгыз калдырмыйм дип, үзе ялгыз калды Сания. Яшьлегендә клубтан озата кайткан егетләр белән сөйләшеп тә тормады. Шуннан «усал» кушаматы алды. Клубка да әллә ни йөрмәде. Иптәш кызлары кебек биюләрдән ямь тапмады ул. Әллә нидә бер генә чыгып кергәләде. Дөресрәге, вакыты да юк иде. Бер дә эшсез тормады. Шәһәргә киткән өч бертуганына, аларның балаларына оекбашлар, бияләйләр бәйләде.
Санияне әнисе 47 яшендә тапты. Үзендә климакс башланды дип уйлап йөргән хатын балага узган була. Кызга 7 яшь чакта, әтиләре үлә. Сания апалары кебек үк шәһәргә китәргә хыялланса да, олыгая барган әнисе ризалык бирми. «Мин ялгызым нишлим монда», – ди ана. Кырыс холыклы әнисеннән куркып үсә кыз. Бервакытта да аның сүзеннән чыкмый. Үзенә яңа кием алган чакны хәтерләми дә ул. Апаларыннан калган кием-салымны ертык булса – тегеп, шул урынын чигеп киясе.
Бәйләү-чигү эше белән генә түгел, мал асрау нечкәлекләрен дә белеп үсә Сания. Үзләре дә сыер, күпләп сарык тоталар. Әнисе Салиха апа авылдашларына тәкә печәргә барганда кызын да ияртә. Шулай итеп, тагын бер һөнәре арта Саниянең. Әнисе авырып бара алмаганда, үсмер кызны тәкә печәргә килеп алалар. Егетләр кызның бу шөгыленнән көлеп тә карый. Кыз уңайсызланса да, әнисенең орышуыннан куркып, гозер белән килгән кешеләрне кире бормый.
Йортта ир-ат булмагач, абзардан тирес чыгару, мал җимергән капка-койманы кадаклау кебек эшләрне дә өйрәнә. Һәр эшкә дә тәвәккәл булып үсә.
Мәктәптә бик яхшы укыганлыктан, укырга җибәрергә кирәк, дип килә кызның укытучысы Салиха апа янына. «Илебезгә Сания кебек яхшы белгечләр җитешми, укытучылыкка җибәрергә кирәк. Авылыбызга укытучы булып кайтыр, Казанга укырга җибәрик», – ди, укучысы өчен өзгәләнеп. «Илгә кирәк, миңа кирәкмиме, мине кем карый, районга барыр да укыр», – ди ана. Югары белем алу хыял гына булып кала кызга. Районга барып хисапчылык буенча курслар узып кайта да колхозга хисапчы ярдәмчесе булып эшкә урнаша.
7 ел хисапчы ярдәмчесе булып эшләгәннән соң, Саниянең эшендә төгәллеген, гаделлеген күреп алып, колхоз рәисе аны район җитәкчелегенә, авылдашларга авыл советы башлыгы итеп билгеләргә тәкъдим итә. Сания «белемем юк» дип ризалык бирмәсә дә, колхоз рәисе күндерә кызны.
Колхоз рәисе Мәннаф – авылдашлары, район түрәләре каршында да бик хөрмәтле кеше. Сугышта аягын калдырып кайткан, протез аяк белән йөрүче карт. «Авылга синең кебек гадел, үткен кеше кирәк. Күрәсеңме, авылдан яшьләр китә, күрә торып авылны бетерикме? Син дә үзеңнән өлеш кертмәсәң, кем авылны кайгыртыр. Минем сүземне тыңла, олы кеше юкка әйтми, киләчәкне күзаллап әйтәм. Әгәр ризалашсаң, йорт төзергә агач кайтартам, салам түбәле йорт сездә генә калды авылда», – ди Мәннаф ага.
Ризалаша кыз. Авыл советы башлыгы булып эшли башлаган елларда кыенлыклар булса да, тора-бара ияләнә. 9 ел авыл советы башлыгы булып эшли. Мәннаф абый да сүзендә тора. Йорт төзергә агач кайтарта, шул җәйдә үк, Санияләрнең ишегалдына, өмә ясап, йортка бура да күтәреп куялар. Шулай тормыш көйле генә барганда, авылда гайбәт тарала. Имеш, Сания – Мәннафның сөяркәсе.
Безнең халык ихластан игелек кылучыга шикләнеп караучан. Юкка гына ярдәм итмидер, «йоклап» йөридер, фәләндер, төгәндер... Сания нахак сүзне күтәрә алмый. Бураны сүттереп, бакча башына өйдерә. Үзе, авыл советы башлыгы булудан азат итүләрен сорап, гариза яза. «Урыныңа кеше юк, гаризаңа кул куймыйбыз», – дисәләр дә, өченче кат гариза керткәндә, кеше табыла. Гайбәт таратучыларның берсе. Шулай итеп, хатын-кыз турында нахак сүз чыгарудан уңайсызланмаган ир Сания урынына урнаша. Сания туп-туры фермага эшкә китә. Сарыклар карарга алына кыз. Шул сарыклардан да акыллырак җан иясе юктыр кебек тоела аңа. Алар арасында гына күңеленә тынычлык таба.
Маллар каршы дәшмиләр, усалланмыйлар. Үзләренә биргән җылылыкны, яратуны, ашатканны, эчерткәнне аңлыйлар. Кешеләр кебек үчләшмиләр. Үчләшми дигәннән, арада берсе бар иде барын. Бервакыт ферма мөдире Әюп Сания тирәсендә бөтерелә башлады. Хатынлы, 6 балалы ир салмыш көн дә торакка керә дә Сания янында кайнаша башлый. Әле печән ташыган була, әле сарыклар астына салам түши. Ирнең начар уйдан йөрүен карт сарык та сизә, күрәсең. Торак ишеген ачып керүгә, карт сарык чаптырып килеп баса ир каршысына, сөзмәкче була, ары таба үткәрми. Үчләшә. Берсендә карт сарык күрми калган, Әюп торакка үтеп кергән бит. Сания сарыкларга салам түшәгәндә, сиздерми генә килеп кочаклап алды. Кыз куркуыннан кычкырып җибәрүе булды, Әюп сарыкларга печән салырга ясап куйган аратага килеп тә төште. Нәрсә булганын аңламый да калды кыз. Карт сарык каян килеп чыккан диген, башы белән дөп-дөп китереп Әюпне сөзә. Рәхәтләнеп кычкырып көлде шунда Сания. «Үтерә бит, ал сарыгыңны», – ди Әюп. «Сарык сөзеп кеше үлми, күрәсеңме, начар уеңны сарык булып сарык сизә, башка минем янда йөрисе булма», – дип, Сания Әюпне куалап чыгара. Шул вакыйгадан соң кызга «җенле» кушаматы өстәлә. Сарыклар белән дә сөйләшә белә, кеше түгелдер ул, җене бардыр аның, диләр.
Кичке эңгер-меңгердә Саниягә сарык сорап килүчеләр дә булды хәтта. «Сарык 2 бәкәй китергән, бәкәйләре үлгән, әйдә, алмаштырыйк әле. Колхозда мал чутсыз ул, беркем дә белмәс», – дип килгән берсендә авылдашы Мөнир. Язын бакчасын сукалап бирергә дә вәгъдә итеп карады. Ризалашмады Сания. Колхоз малы – ил байлыгы ул. Авылда кемнең генә бәкәе үлми, берәү дә килми Мөнир кебек әрсезләнеп. «Авыл башындагы 5 балалы Халисәнең узган ел, син көтүдә көнне, 3 сарыгы күбенеп үлде, Халисә «бәкәй бир» дип килмәде. Бар, күземә күренмә», – дип куып чыгарды Сания Мөнирне. Шуннан соң Саниягә «саран» кушаматы да тагылды.
Кияүгә сорап килүчеләр булды. Төз буйлы, көчле беләкле Санияне кияүгә чыкмагач ирдәүкә, диделәр. Әйе, Сания ярата белми. Әйбәтме бу, начармы, белми Сания. Кияүгә чыгарга, иптәш кызлары кебек балалар үстерергә кирәк дип үзен-үзе битәрләп яшәмәде ул. Эшләде дә, эшләде. Хезмәтеннән тәм тапты.
«Саран» кушаматы гомере буе үзе белән яшәде Саниянең. 42 яшь тулган елны әнисе үлде, ялгызы калды. Әле ярый әни 2 ел булса да яңа, шифер түбәле йортта яшәп кала алды, дип сөенде. Теге буралык бакча башында чересә череде, сүзле агачларга кагылмады карт кыз. Әнисе белән акча җыеп, агач сатып алып, җыйнак кына йорт төзеп чыктылар. Өмә ясарга авылдашлары килде. Кемдер «саран», «усал» дисә дә, гадел, туры сүзле Санияне хөрмәт итүчеләр дә булды.
Ялгызы калгач та, минем берүземә нәрсәгә, дип елап утырмады. Бакчасын тутырып бәрәңге үстерде, мал тотты, оя-оя казлар, тавык-чеби үстереп чыгарды. Үзенчә, авылча бизнес ясады. Сораучыга тавык астында чеби чыгарып бирде. Язын авылга килгән әрмәннәргә бәрәңге, көзен – казлар сатты. Акча эшләде, акча җыйды Сания.
Әмма әҗәткә акча сорап килгән бер генә кешегә дә акча биреп тормады. Шуңа авылдашлары бик яратып та бетермәделәр. «Үзеннән дә акча кызганган кешегә ничек сорап барасың», – диделәр.
Өстәл клеенкасының чәчәге сөртә-сөртә уңып бетсә дә, яңаны бик сирәк алып җәйде. Савыт-сабаны да әнисеннән калганнарын гына тотты. Алюмин тәлинкә, чокырларны алмаштырмады. Агач кашыктан ашады. Хат ташучы пенсия өләшкәндә, никадәр генә әйтеп караса да, савыт-саба юуу сыекчасын алмады ул. «Шул акчага гәҗиткә язылам», – дия иде. Хат ташучының аңа да күңеле булып чыгып китә иде. Акча биреп тормаса да, үзе укыгач, газетларны күршеләренә өләште Сания. 80 яшендә дә күзлексез газет укыды.
82 яшенә җиткәч, авырып китте Сания әби. Күршесе хастаханәгә алып килгәч, табиблар «авыру карта»сын таба алмый изаланды. Бөтенләй юк икән ул аның. 82 яшенә җитеп, бер тапкыр да хастаханәгә килгәне булмаган.
– Әби, синдә аритмия, – ди табиб.
– Нәрсә соң ул, кызым?
– Йөрәгең каты тибә, – диде табиб, әбинең җыерчыклы кулларын сыйпап.
– Моңарчы мин йөрәкнең кайда икәнен белмәдем. Кайсы төштә ул? – диде Сания әби. – Чир шундый була микәнни, бер дә авырганым булмады шул. Шулай яшь килеш үлеп китәрем микәнни, – диде әби, моңаеп. – Ярар, мин яшисен яшәгән инде, Аллаһыма рәхмәт, – диде, күңеле тулып.
Ул арада табиблар чабышып алды. Балалар бүлегендә ятучы малайның хәле авырайганын, тиз арада шәһәр хастаханәсенә алып китәргә кирәклеген сөйләшеп алдылар. Палатаның ачык калган ишегеннән санитаркаларның сөйләшкәнен тыңлап ятты Сания апа.
– Зур суммада акча кирәк икән, каян табып бетерерләр, ишле гаилә, – диде берсе.
Сания санитарканы янына чакырып алды, шул баланың әтисен үзе янына килүен үтенде.
Шул көннең кичендә үк Илгизәр Сания апа яткан палатага кергәч кенә, авылдашын танып алды. Саран Сания нәрсәгә чакырды икән, дип аптырап калды. Саранлыгын ул да белә иде.
Авылдан районга киткәч тә, машина алганда акчасы җитмәгәч, үтенеч белән килгән иде ул аңа.
– Машинаң булмаса, автобус белән йөр, автобус йөреп тора авылга, – дип, кырт борып чыгарган иде. И үпкәләп, башын иеп, Сания апасын «саран» дип, тешен кысып чыгып киткән иде шулчак Илгизәр.
Үткәннәрен уйлап утыра торгач, Сания апаны йокысыннан уянганлыгын әйттеләр.
– Илгизәр, син түгелме соң бу? Синең улың авырды мени? И-и, үземнең авылдаш икән. Миңа хәзер акча кирәкми инде. Минем банкта фәлән суммада акчам бар, әйдә, син мине банкка алып бар. Мин сиңа акчаларымны бирәм, балаңны коткар. Менә сиңа ачкыч, өйгә кер. Шкаф өстендәге кызыл чәчәкле ястык астында акчаларның кайда икәнлеге язып куелган. Онытмаска шулай яза идем. Шул акчаларны да эзләп тап, – диде.
Пәһлевандай көрәшче Илгизәр тыелып тора алмады. Саран Саниянең игелегеннәнме, баласын коткарырга өмет уянуыннанмы үксеп елады. Рәхмәт, дип тә әйтә алмады. Сания апа шәфкать туташы ярдәме белән киенеп, банкка барырга әзерләнеп, Илгизәрнең елап бетергәнен көтеп утыра иде.
Бу вакыйгадан соң 1 ай яшәде Сания апа. Илгизәрнең малае чит илдә дәваланган чакта, Саран Сания мәңгелеккә күзләрен йомды. Гадел, усал, саран Санияне авылдашлары дога кылган саен искә ала, ахирәттә җәннәт тели.