Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шәп блогер» мәктәбе: «Һәр катнашучыдан шәп видео төшерүче блогер ясарга сүз бирәбез»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте «Шәп блогер» медиа мәктәбенә блогларын үстерергә теләгән яшьләрне туплый. Түләүсез медиа мәктәпкә ничек эләгергә? Проектның барлык нечкәлекләре турында «Татар-информ»да матбугат очрашуында сөйләделәр.

news_top_970_100
«Шәп блогер» мәктәбе: «Һәр катнашучыдан шәп видео төшерүче блогер ясарга сүз бирәбез»
Рамил Гали

Моннан 3 ел элек «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Tatmedia junior проектлары старт алган иде. Шуңа өстәп, тагын бер проект – блогерлар мәктәбе дә барлыкка килде, дип язган идек. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында медиа мәктәпнең максат-бурычлары белән таныштырдылар. Медиа мәктәпне «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин җитәкли.

Төп бурыч: блогларын үстерергә теләгән яшьләргә ярдәм итү. Бердән, бу – түләүсез мәктәп. Икенчедән, бу проектның үзенчәлеге – аның татар телендә генә булмавы. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Татарстанда күп милләтләрнең мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтен, тормыш-көнкүрешен күрсәтер өчен, «Шәп блогер» мәктәбенә төрле милләт вәкилләре чакырыла. Шулай итеп, төп максат – яшь блогерлар әзерләү.

Проектның темасы – этника, төрле милләтләрнең үзенчәлеге.

Гаризалар кабул итү вакыты: 14 майга кадәр. Гаризаларны сылтамага басып тутырып була.

Уку-укыту вакыты: 20 май – 20 август. Дәресләр атнасына 2 тапкыр үтәчәк: 1 дәрес онлайн һәм 1 дәрес офлайн форматта булачак.

Төп шарт: үзең турында кызыклы видео төшерү. Катнашучылар гариза биргәндә үзләре турында кызыклы видеороликлар төшерсә, офлайн дәресләрдә дә катнаша алачак.

«Күп телле блогерларның формалашуын телибез»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Шәп блогер» медиа мәктәбендә күп телле блогерлар үсеп чыгачагын әйтте.

– Без күпмилләтле республикада яшибез. Татар, рус, мари, чуваш, удмурт телләрендә эшләүче массакүләм мәгълүмат чаралары бар. Безнең бурыч – блогерлык мәктәбенең күптелле булып формалашуы. Бүгенге көндә татар телле блогерлар актив үсеш кичерә. Блогын мари, удмурт, чуваш телләрендә алып барган блогерлар белән хезмәттәшлек итәбез.

«Шәп блогер» блогерлар мәктәбен «Ялкын» журналы редакциясе булдырырга тәкъдим итте. Татарстан Рәисенә дә мөрәҗәгать иттек, Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе бу тәкъдимне хуплады. Безгә теләктәшлек белдерделәр.

Безнең буын, журналистикада беренче адымнарын ясаганда, телевидениегә эләгергә, телевизордан чыгыш ясарга хыялланды. Хәзер яшьләрнең блогер буласылары килә. Татарстанның төрле районнарына барып, төрле уку йортларындагы яшьләр белән очрашулар уздырып, аларны дөрес итеп блог алып барырга өйрәтергә кирәк. Бүген Татарстанда гына да миллион, йөз мең аудиториясе, үз тәҗрибәсе булган блогерлар бар. Безнең максат – аларны бергә туплап, аралашу, очрашу.

Шәһәр һәм районнар буйлап йөрүнең уңышлы нәтиҗәсе булды – блогерлык белән кызыксынучы балалар, яшүсмерләр артты. «Шәп блогер» медиа мәктәбендә без блогерлык эшендәге компетенцияләргә – видео төшерергә, монтажларга, аудиториягә тәкъдим итәргә, таратырга өйрәнү һ.б. өйрәтмәкче булабыз.

Медиа мәктәпкә күп аудитория белән эшләгән, танылган блогерларны чакырдык. Аларның яшьләр белән эшләргә теләкләре бар. Бу – безнең өчен, «Татмедиа» өчен бик тә мөһим. «Татмедиа»да медиа мәктәп актив эшли, без анда үзебезнең хезмәткәрләрне дә укытабыз. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында татар телле журналистларны эшләргә өйрәтәбез. Хәзер блогерлык юнәлеше белән дә җиң сызганып эшли башлыйбыз. Без киләчәкне төзибез», – диде ул.

«Күңелеңдә – теләк, кулыңда телефоның гына булсын»

«Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин «Шәп блогер» медиа мәктәбендә яшь блогерларга беренче адымнарын ясарга, блогларын үстерергә ярдәм итәчәкләрен әйтте.

– Проектта теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен катнашучының теләге һәм кулында телефоны булуы шарт. Без һәр катнашучыдан шәп видео төшерә торган блогер ясарга сүз бирәбез. Бу хакта мөмкин кадәр күбрәк яшьләр белсен иде. Блогерлык – контент кына түгел, алгоритмнар, монтажлау, видео җитештерү һәм башкаларга ирештерү дә. Шуңа күрә катнашучылар бездә үзләре теләгән идеяне тормышка ашырырга өйрәнәчәк.

Миллилеккә басым ясаячакбыз. Милли эчтәлектәге блогерлар санын арттырырга исәплибез. Алар җыр-бию өлкәсе белән бәйле булырга, блогларында гореф-гадәтләр турында мәгълүмат җиткерергә, милли ашлары белән таныштырырга һ.б. мөмкин. Үз блогын һәр кеше туган телендә алып барачак. Үзара аралашу рус телендә булачак. Күпчелек дәресләр рус телендә алып барылыр, дип көтелә.

Өченче этапта нәтиҗәләр ясалачак, иң актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылачак. Көзен «Тамга» дигән зур фестиваль оештырырга ниятлибез. Фестиваль 2-3 көнлек булачак. Остаханәләр үткәрәчәкбез, катнашучылар гамәли биремнәрне үтәп, фестиваль дәвамында үзләрен күрсәтеп, бүләкләр ота алачак. Йомгаклау этабына мәктәптә укыган барлык укучы да эләгә ала.

Әгәр яшүсмерләр блогларында үз милләтенә карата хөрмәт һәм ярату хисен тудыра алса, бу – бик зур нәтиҗә булыр иде. Алар туган телләрендә сөйләшеп кенә түгел, милли йола, бәйрәм, җыр-бию һ.б. милләт белән бәйле төрле элементларны күрсәтә ала. Туган телдә сөйләшү – өстенлекле юнәлеш булып тора, без бу юнәлешне алга сөрәчәкбез», – диде Илназ Фазуллин.

«Видео төшерергә, монтаж ясарга, камера алдында үз-үзеңне тоту серләренә өйрәтәчәкбез»

«Ялкын» журналы медиапроектлары продюсеры Рәмзия Галимова әйтүенчә, «Шәп блогер» медиа мәктәбенең офлайн дәресләренә эләгү – үзең турында кызыклы видео төшерүдән тора.

– Гаризаларны җыеп бетергәннән соң, «Шәп блогер» мәктәбенең икенче этабы – белем бирү өлеше башлана. Бүгенге көндә 200гә якын гариза килде. Гариза биргәндә, үзең турында видео төшерү сорала. Блогерлык мәктәбендә ни өчен укырга теләвең, максат-бурычларың турында сөйләп, аңлатып бирергә кирәк.

Блогерлык мәктәбендә укырга теләүчеләрнең яшь чиге чикле түгел, чөнки блогер булу серләренә төшенәсе килгән 40-50 яшьлек кешеләр дә бар. Шуңа күрә теләге булган һәр кеше гариза җибәрә ала.

Уку онлайн һәм офлайн форматта оештырыла. Без Insight People продюсерлык үзәге белән хезмәттәшлек итәбез, алар белән бергәләп, төрле спикерлар чакырачакбыз. «Шәп блогер» медиа мәктәбендә видео төшерергә, монтаж ясарга, камера алдында үз-үзеңне тоту, бизәнү, киенү, дөрес сөйләү серләренә өйрәтәчәкбез, төрле остаханәләр булачак. Федераль дәрәҗәдәге популяр блогерларны да чакырачакбыз.

Мәктәпләр, университетлар очрашу уздыруны көтә, чакырып тора, шуңа күрә гаризалар саны тагын да артыр, дип фаразлыйбыз. Иң яхшы видеоролик авторлары кураторлар белән эшләү мөмкинлегенә ия була. Калган катнашучылар онлайн дәресләргә кушыла алачак, – диде Рәмзия Галимова.

Блогерлык мәктәбенә 5 кураторны чакырганнар: Ксения Романова, Олеся Дмитриева, Александр Ситников, Илнар Идрисов, Лиана Федорова. «Алар, популяр блогер булуларыннан тыш, үзләренең блогларында туган телен таныта, мәдәниятләре турында сөйли», – дип өстәде «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин.

Проект белән «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте дә кызыксынган, алар да федераль дәрәҗәдәге спикерлар, экспертларны җәлеп итүдә ярдәм итәчәк.

«Шәп блогер» медиа мәктәбе – талантың турында дөньяга сөйләү мөмкинлеге»

«Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин фикеренчә, «Шәп блогер» медиа мәктәбендә катнашып, хобби, яраткан шөгыль, мөмкинлекләр, талантың турында сөйләп була.

– «Шәп блогер» проектын 3 этапка бүлдек. Беренчесе – гаризалар кабул итү. Шул максаттан, Татарстан районнарындагы мәктәпләргә чыгып, проектны тәкъдим итеп йөрибез. Моның өчен безгә «Шәп блогер» дигән рәсем белән бизәлгән автобус, үзебез белән йөртә торган фотобокс бирделәр. Фотобоксны көйләп куйгач, балалар үзләренә контент төшерә. Бу – күңел ачу чарасы да, шул ук вакытта блогер булырга этәргеч бирә.

Бүгенге көндә «Шәп блогер» мәктәбе Казан мәктәпләрендә, Татарстанның төрле шәһәр-районнарында очрашуда булды. «Шәп блогер» мәктәбенә гаризалар кабул итү вакыты беткән очракта да, без төрле районнарга йөрүне дәвам итәчәкбез. Яшьләр үзләрен блогер буларак сынап карап, төрле видеолар төшерә, без аларга бәя биреп, махсус конкурслар оештырабыз, бүләкләр тапшырабыз. Бу аларны рухландыра. Кызыклы роликларны үзебезнең рәсми төркемгә урнаштырабыз. Безнең максат – төрле телләрдә файдалы видеолар санын арттыру.

«Шәп блогер» медиа мәктәбенә гариза җибәргән барлык кеше дә мәктәпкә кабул ителә, аларның онлайн форматта катнашырга мөмкинлекләре була, ләкин офлайн чараларда катнаша алмаска мөмкин. Офлайн дәресләргә без барлык катнашучыны чакыра алмыйбыз, чөнки Казаннан ерак торучылар бар, барлык кешене «Татмедиа» бинасына сыйдырып бетереп тә булмас иде. Төп шарт – үзең турында кызыклы видео төшерү, – диде ул.

«Ялкын» журналы медиапроектлары продюсеры Рәмзия Галимова гаризаларны кабул итү төгәлләнгәннән соң, катнашучыларны командаларга бүлеп чыгачагын әйтте:

– Һәр кураторның үз юнәлеше бар, алар һәр катнашучыга билгеле бер юнәлештә эшләргә ярдәм итәчәк. Видеодан карап, кешеләрне кураторларга билгеләячәкбез. Видео төшерү – катнашучының блогерлык мәктәбенә йөрү теләге барлыгын күрсәтә, - диде ул.

  • «Шәп блогер» медиа мәктәпнең төп мәйданчыклары – «Шәп блогер» медиа мәктәбенең «ВКонтакте»дагы төркеме, «Телеграм»дагы һәм You Tube хостингындагы каналы.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100