Илназ Фазуллин: «Шәп блогер» мәктәбе төрле милләт вәкилләрен берләштерә»
Моннан өч ел элек «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Tatmedia junior проектлары старт алган иде. Шуңа өстәп, тагын бер проект – блогерлар мәктәбе дә барлыкка килде. «Ялкын» журналы баш мөхәррире, проектның җитәкчесе Илназ Фазуллин «Шәп блогер» медиа мәктәбе белән таныштырды.
«Һәр катнашучыдан шәп видео төшерә торган блогер ясарга сүз бирәбез»
– Илназ Фәисович, блогерлар мәктәбенең максаты нәрсәдә? Ничек барлыкка килде ул?
– Tatmedia junior – татар телендә видеолар төшерү проекты. Ул – татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең икенче утырышында татар телен саклауга юнәлдерелгән программасы. Бу – бик тә масштаблы проект. Проект кысаларында «Ялкын», «Сабантуй», «Салават күпере», «Идел» журналлары редакцияләре катнаша. Һәр редакция үз проектын тормышка ашыра, алар барысы да You Tube, «ВКонтакте» каналларда урнаштырыла.
Гомумән алганда, без интернетта татар телле контентны арттыруга күп көч куябыз. Ләкин ел саен Tatmedia junior кысаларындагы максатлар үзгәреп тора. Беренче елда видео төшерергә өйрәндек. Без аны уңышлы башкарып чыктык дип уйлыйм: 580 сәгатьлек видеотапшыру эшләдек. Бу – 33 проект. You Tube хостингында барлыгы 20гә якын канал бар. Мәсәлән, «Ялкын» журналы редакциясе 5 канал алып бара, һәр каналда 2-3 тапшыру чыга. 580 сәгать – барлык тапшыруларны кушып санагач килеп чыккан сан.
Проектны икенче елда тормышка ашырганда, студентларны да җәлеп итә башладык. Видеолар төшерүне дәвам иттек, кадрлар белән эшләү максатын да куйдык. «Ялкын» журналы редакциясе узган елдан «Филология. (Гамәли филология): Татар теле, әдәбияты һәм журналистика» юнәлешендә укучы КФУ студентлары белән практика алып бара. Редакция кысаларында алар белән төрле видеолар төшерергә өйрәнәбез, алар үзләрен сынап карый, яңа проектлар тәкъдим итә, тәҗрибәләр ясый. Медиа өлкәсендә үзебезгә алмашка кадрлар әзерлибез, яшьләрнең санын арттырабыз.
Моннан тыш, быел эшчәнлегебезне тагын да ныграк җәелдерүгә, колачлауга басым ясый башладык. Видеоларның күрсәтелеше, сыйфатын, караучыларның санын арттыру һ.б. үз эченә ала. Һәр редакция бу максат-бурычларны үзе башкара. «Ялкын» редакциясе исә, шушы максатны тормышка ашыру өчен, «Шәп блогер» дигән проектын гамәлгә куйды. Шул ук вакытта видео төшерү, студентлар белән эшләү – болар барысы да туктап тормый, дәвам итә.
«Шәп блогер» проекты «Тик Ток» кушымтасында видеолар урнаштырудан башланды. 2-3 ел элек «Шәп лейбл» дигән проект башлап караган идек, ул «Тик Ток»та уңышлы эшләп килде. Аның асылы – «Тик Ток» платформасында татар телле контент эшләүче блогерларны туплау. «Лейбл» – төркем, берләштерү дигәнне аңлата. Аның өчен без берничә популяр татар блогерлары белән элемтәгә кереп, аларны бер мәйданга тупладык. Алар татар телендә татар аудиториясе өчен контент эшләде, видеолар эшләде. «Тик Ток»та әле дә видеолар популяр, аларны халык карый, яңа видеолар гына куя алмыйбыз.
Бу юнәлеш «Шәп блогер» проекты кысаларында да тормышка ашырыла, моның асылы – блогларын үстерергә теләгән яшьләргә ярдәм итү. Бердән, бу – түләүсез. Икенчедән, бу проектның үзенчәлеге – аның татар телендә генә булмавы. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Татарстанда күп милләтләрнең мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтен, тормыш-көнкүрешен күрсәтер өчен, «Шәп блогер» мәктәбенә төрле милләт вәкилләрен чакырабыз. Шулай итеп, төп бурычыбыз – яшь блогерлар әзерләү. Проектның темасы – этника, төрле милләтләрнең үзенчәлеге.
«Шәп блогер» медиа мәктәбе берничә этаптан торачак. Аның беренче этабы башланды, катнашучыларны туплыйбыз. Проектта теләгән һәркем катнаша ала, бары тик катнашучының теләге һәм кулында телефоны булсын. Без һәр катнашучыдан шәп видео төшерә торган блогер ясарга сүз бирәбез. Гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә. Бу хакта мөмкин кадәр күбрәк яшьләр белсен иде. Моның өчен яшьләр, үсмерләр булган Татарстан районнары, шәһәрләргә йөрибез. Казанда берничә мәктәптә, Мамадышта, Түбән Камада булдык. Тагын берничә районга барырга ниятлибез: Актаныш, Әлмәт, Чаллы, Кукмара, Балтач һ.б.
Икенче этап – уку-укыту, остаханәләр, гамәли эшчәнлек. Ул онлайн да, офлайн да булачак. Өченче этап – нәтиҗә ясау.
«Һәр катнашучы белән индивидуаль эшләмәкче булабыз»
– Барлык кешенең гаризасын кабул итәсезме? Бөтен кешене кабул итү мөмкин түгелдер, квотасы бардыр, диюем.
– Әлегә бөтен кешедән гаризалар кабул ителә. Дәресләр онлайн да үтәчәк, чөнки бөтен кеше дә дәресләргә килеп җитә алмаячак. Әйтик, 1000 кеше өчен бер көндә дәрес үткәрү, аларны бергә җыю авыр булачак. Гаризалар тупланып беткәч, катнашучыларны төркемнәргә бүләчәкбез.
Бу – үзенчә күңел ачу чарасы булып торачак, «блогерлар десанты» дип әйтсәк тә була. Проект өчен махсус җиһаз – кабартыла торган кабина алдык. Блогерларның төп инструменты ул. Эчтән дә, тыштан да матур итеп бизәлгән, әзер локация. Катнашучылар белән шунда төрле видеолар эшләргә өйрәнәчәкбез. Дәресләрне үзләре дә төрле милләттән булган блогерлар алып барачак, без аларны куратор итеп билгеләдек. Араларында татар, рус, керәшен, мари, удмурт блогеры бар. Алар дәресләр, остаханәләр үткәрәчәк, башка спикерларны да чакырачак. Федераль блогерларның да чыгыш ясавы көтелә.
Безнең өчен иң мөһиме – нәтиҗәлелек. Катнашучыларны 14-20 яшь белән чикләгән идек. Гадәттә, шушы яшь аралыгында амбициоз блогерлар була. Гаризалар килә башлагач, 20 яшьтән өлкәннәрнең дә теләге булды, шуның өчен 20 яшь дигән чикне арттырдык. Әйткәнемчә, гаризаларны 14 яше тулган бөтен кешедән кабул итәбез. Катнашучы Казанга килеп җитә алмаса да, онлайн дәресләр аша үзенә кирәкле белемнәрне туплый алачак. Һәр катнашучы белән индивидуаль эшләмәкче булабыз.
Һәм, өченче этапта нәтиҗәләр ясыйбыз. Бөтен катнашучыларны чакырып, октябрьдә зур фестиваль-бәйрәм үткәрергә җыенабыз. Бу проект – үзебез өчен дә беренче чирканчык. Төгәл генә «шулай-шулай булачак» дип ышандырып та булмый. Планнар бар, барысы да эш дәвамында күренер.
– Уку-укыту күпме вакыт дәвам итәчәк?
– Дәресләр июнь-августка туры килә. Онлайн, офлайн уку-укыту да шунда була. Күпмедер кеше «Татмедиа» бинасындагы студиягә, «Кәеф» медиа лабораториясенә килеп укыячак. Төп мәйданчыгыбыз – «Шәп блогер» медиа мәктәбенең ВКонтактедагы төркеме, «Телеграм»дагы һәм You Tube хостингындагы каналы.
«Шәп блогер» мәктәбендә кешегә үзе теләгән юнәлешне үстерүгә этәргеч, мотивация бирергә тырышабыз»
– «Блогерлар мәктәбе» хәзер аерым фән буларак кабул ителәме? Яңа заман юнәлешеме бу? Блогер булыр өчен дә өйрәтергә кирәк икән, дигән фикер туа. Блогерлыкка өйрәтү кирәк микән соң?
– Бүген блогерлык – медиакоммуникацияләр белән юнәлеш. Ул үсә, үзгәрә, яңа формаларга керә. Журналистика белән дә көндәшлек итә. Блогерларны матбугат чаралары белән бер дәрәҗәгә куеп була, кайчак алардан югары баскычта торган блогерлар бар. Шуның өчен әлеге юнәлешнең үсүе, активлашуы, популяр булуы – нормаль күренеш. Яшүсмерләр блогерларны күреп, акча да эшлиселәре килә. Ул беренчел максат түгел, ләкин блогер булгач, яхшы тормышта яшәп була, диләр. Блогер булуга өйрәтү кирәк, ул – һәр кеше өчен индивидуаль.
Блогер ул – билгеле бер эчтәлекне халыкка тәкъдим иткән һәм шул контентны җитештерүче шәхес. Һәр популяр блогерда үзенчәлек табып була. «Блогерлар мәктәбе» дигәндә, бөтен кеше бертөрле блогерга әйләнмәсме, дигән сорау туа. Минемчә, бу – стереотип. Чөнки «Шәп блогер» мәктәбендә кешегә үзе теләгән юнәлешне үстерүгә этәргеч, мотивация бирергә тырышабыз. Башка блогерлар үзләренең мисалында үз тормышы, блогер булу тарихы белән таныштырачак, уңышка ирешү серләрен сөйләячәк.
Блогерлык – контент кына түгел, алгоритмнар, монтажлау, видео җитештерү һәм башкаларга ирештерү дә. Шуңа күрә катнашучылар бездә үзләре теләгән идеяне тормышка ашырырга өйрәнәчәк. Мастер-класс биргән блогерларның тәҗрибәсен күреп, аларның хаталарын кабатламыйча, тиз һәм уңышлы итеп блог алып барырга өйрәнәчәк. Иң мөһиме – һәркем үзенчә эшләячәк. Әйткәнемчә, без миллилеккә басым ясаячакбыз. Милли эчтәлектәге блогерлар санын арттырырга исәплибез. Алар җыр-бию өлкәсе белән бәйле булырга, блогларында гореф-гадәтләр турында мәгълүмат җиткерергә, милли ашлары белән таныштырырга һ.б. мөмкин.
Блогерларны күзәтеп барасыз икән, күрәсездер, аларның трендлары үзгәреп тора, аудиторияләрне үстерер өчен яңа форматлар таба, мәгълүматны үзенчәлекле итеп җиткерү ысулын уйлап таба. Алар барысы да эзләнүдә, экспериментлар ясый.
Минемчә, блогерлыкның чиге юк. Ул «Шәп блогер» медиа мәктәбе белән генә дә чикләнми, без база дәрәҗәсендәге белемнәрне бирәбез. Кем алга таба да үсәргә тели, алар тагын да күбрәк тырышачак. Тырышып, һәрдаим үсештә булганда гына зур нәтиҗәгә ирешеп була, дип саныйм.
– Төрле кешенең – төрле холкы. Кемдер бик тә блогер булырга теләсә дә, үзе оялчан була. Шундый киртәләрне дә җиңәргә булышасызмы?
– Әйе. Блогер булуның да төрле форматлары бар. Кемдер үзен күрсәтергә теләми, башка ысуллар белән эшли ала. Камера артында булып та, үзең теләгән видеоны төшереп була. Тора-бара, үзең дә камерага ияләшергә, камерага сөйли башларга мөмкинсең. Камерадан оялмаска да ярдәм итәчәкбез, киңәшләр бирәчәкбез. Барысы да – берничә этаптан торган процесс.
Блогер булу – видеолар төшереп йөрү генә түгел, үзенең аккаунтын алып бара торган, файдалы мәгълүмат бирүче шәхес ул. Кем үзенең аккаунтын алып барырга тели, безнең мәктәпкә рәхим итсен!
«Журналистикадан блогерлык юнәлешенә күчү үзеннән-үзе барлыкка килде»
– Проектның дәвамы булырмы? Киләчәген ничек күзаллыйсыз?
– «Шәп блогер» медиа мәктәбенең киләчәге булсын иде, дип телим. Блогерлык – бүгенге көндә зур үсеш белән бара торган юнәлеш. Карап барасыздыр, соңгы елларда бик күп социаль челтәрләр, блогерлар белән эшләргә мәйданчыклар барлыкка килде. Чикләүләр булуга карамастан, блогерлык һәм социаль челтәрләрнең үсеше туктамады. Блогерлар үсәчәк, дип уйлыйм. Шуның өчен бу проектның да дәвамын күрергә телим. Планнар бар. Ничек булыр – күз күрер. Өстәвенә, киләсе елда «Ялкын» журналына 100 яшь тулачак. Юбилей кысаларында да, блогерлар белән зур проект тормышка ашырылыр, дип өметләнәм. Дәвамы булмыйча калмас.
– Илназ Фәисович, Сез берничә ел дәвамында журналистика өлкәсендә эшлисез. Үзегез дә журналист булдыгыз, баш мөхәррир. Хәзер блогерлар мәктәбен җитәклисез. Журналистика өлкәсеннән блогерлар өлкәсенә күчү ничек булды? Бер карасаң, аның чиге дә бардыр...
– Журналистика «конвейер»ында юлым «Безнең спорт» газетасын чыгарудан башланды. Шәхси газета иде ул. Журналистикага килүемнең сәбәпчесе дә – нәкъ шушы газета. Аннан соң «Интертат» электрон газетасын җитәкләдем. Соңгы 5 елда «Ялкын» журналында мөхәррир булып эшлим. Мин эшләгән һәр урын – төрле аудитория өчен, төрле тематикадагы матбугат чарасы иде.
Блогерлык юнәлешенә күчү үзеннән-үзе барлыкка килде. «Ялкын» журналы аудиториясе, яшерен-батырын түгел, интернетта утыра. Күп кеше интернетта утырганга күрә, без блогерлык юнәлешен тикшерәбез, өйрәнәбез. Төрле ысулларын эзлибез, блогерлар белән элемтәләр тудырабыз, аларның тәҗрибәсен өйрәнәбез, аудиториясен үзебезгә тартабыз. Үзеннән-үзе блогерлык дөньясына кереп киттек.
Блогерлар дөньясын башкаларга да күрсәтергә кирәк, дигән фикер формалашты һәм «Шәп блогер» дигән проектка кадәр үсеп җитте. Бу – үзенә күрә кызык дөнья. Көн саен, көн дәвамында ниндидер яңалык, кызыклы трендлар барлыкка килә. Бу – үзенчә мәшәкать тә, чөнки көне буе күзәтеп барырга тиешсең. Шуңа да карамастан, бу – дәрт бирә, яңа үрләр яуларга этәрә. Әгәр бүген-иртәгә яңа социаль челтәрләр барлыкка килә икән, безнең инде анда үз блогын алып барырга, аудиториясен булдырырга әзер блогерларыбыз булачак.