Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Санкт-Петербургның татар автономиясе җитәкчесе Рәис Яркәев: «Питерда 620 мең татар бар!»

Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәис Яркәев татар журналистлары белән очрашуда Питерда ничә татар барлыгы, нинди мәсьәләләр борчыганы һәм аларны хәл итү юллары турында фикере белән уртаклашты.

news_top_970_100
Санкт-Петербургның татар автономиясе җитәкчесе Рәис Яркәев: «Питерда 620 мең татар бар!»
Зилә Мөбәрәкшина

– Миңа һәрчак шундый сорау бирәләр: «Санкт-Петербургта ничә татар бар соң?». Бу сорауга җавап бирүдән качып кала идек, сүзне икенчегә бора идек.

4 ел элек миңа нәкъ шушы сорауны бирделәр. Мин: «620 мең татар бар», – дидем. «Мондый санны кайдан алдыгыз?» – дип аптырады танышларым. Чөнки 2010 елгы җанисәптә, 31 меңнән артык татар бар, диелгән иде.

Петр I идарә иткән вакытта уздырылган җанисәптә 620 мең татар булган. Хәзер шуннан 300 елдан артык вакыт үткән. Татарларны шул вакыт аралыгында катырып куйганнармы әллә? Татар гаиләләре бала тапмый башлаганмы? Питерга татарлар күченмиме?

Беркем дә татарларны катырып куймады, татар балалары туа тора.

Икенчедән, соңгы елларда бирегә бик күп татарлар күченде. Санкт-Петербургка белем алыр өчен, рухи азык алыр өчен киләләр. Бигрәк тә, студентлар арасында шундыйлар күп. Алар монда укырга килгәч, берсе дә кире үз төбәкләренә кайтып китми.

Без югары уку йортларына барып карадык. Татарстанлылар һәм татарлар белән очрашу оештыруны сорап, ректорга шалтыраттык. Аудиториягә атлап керүгә, татарларны күргәч, йөрәккә май булып ята. Андый студентлар дистәләгән мең. Һәм алар монда кала, без татар студентларын эшкә урнаштырырга ярдәм итәбез, шуннан чыгып әйтәм.

Моннан тыш, ислам һәм православие динен тоткан татарлар бар. Мәсәлән, Иван Еремеев элек Санкт-Петербургның прокуроры урынбасары булып эшләде. Татарча ул бик әйбәт белә. Керәшен. Әмма үзен «керәшен» дип атаганнарын яратмый. Православие динен алган татар, дибез. Безнең бәла да шунда: татарларны православие һәм ислам динен алган милләт буларак бүлеп карарга ярамый. Безнең автономиядә барлык татарлар өчен дә бертигез мөнәсәбәт. Ярар, фамилиясе Егоров, Еремеев һ.б. булсын. Алар татарның авторитеты өчен шулкадәр зур эш башкара! Күбесе татар булуларын яшерә. Әйтик, Петров фамилияле кеше православ татары булса да, бу хакта әйтми, чөнки ислам динен тоткан татарлар аны яратып бетермәскә мөмкин. Андый мөнәсәбәт бар (аеруча Россиянең үзәк өлешендә). Мин моны уйлап чыгарып сөйләмим. Сез андый татарларның күпме булуын беләсезме? Алар без уйлаганнан да күбрәк.

Катнаш никахтагы гаиләләр дә бар. Нигә әле безгә алар белән дә эш итмәскә? Алар да безнең яклы булыр иде. Хәтта иске китапларда да катнаш никахлар турында шундый фикер әйтелә: башка диндәге кеше белән гаилә корганда, ул синең динеңне кабул итәргә тиеш, диелә.

Соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә 20 мең татар калган, диләр. Бу – рәсми саннар. Халык санын исәпкә алучылар барлык кешегә дә барып җитә алмаганы ачыкланды. Шуңа күрә аларга берәр санны әйтергә кирәк иде. Алар, 20 мең, диде.

Ихтималлык теориясе барчабызга да таныш. Күз алдына китерик, балыкчы бер күлдә 5 балык тотты, ди. Шуның 3есен алып кала да калганнарын күлгә кире җибәрә. Берникадәр вакыттан соң тагын 10 балык тота. Шуның ничәсен генә исәпкә ала икән? Менә бездә ел саен Сабантуй үткәрелә. Безгә нигә губернаторлар килә соң? Чөнки анда электоратлар бар. 100 меңгә якын кеше җыела анда. Аларның барысы да татар димим. Яхшы, шуларның 70 меңе татар булсын. Ихтималлык теориясе буенча санасак, 620 мең килеп чыга инде.

Безнең Сабантуйга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килә. Ул үзен монда хуҗа кебек хис итә, чөнки мондагы татарлар бик кунакчыл, аны яратып каршы алалар. Сабантуйны үстерергә кирәк, дип уйлыйм, ул булырга тиеш. Тагын да күбрәк татарларны җәлеп итәр өчен нинди дә булса яңалык кертсәк тә артык булмас.

Сайлаулар булганда, мине Адмиралтейство районы җитәкчесе чакырды. Миннән ярдәм сорый. «Сезнең электоратларыгыз безнең өчен тавыш бирсен», – ди. Әйе, татарларны кымшатуы да җиңел түгел. Санкт-Петербургта 18 район бар. Һәр районда 400-600 кеше яши. Ә шәһәр автономиясе рәисе берәү генә. Шундый карар кабул иттем: һәр районда үземнең урынбасарларымны билгеләдем. Аларга шундый йөкләмә бирдем: һәр районда 11гә якын муниципаль берәмлек бар. Урынбасарлар һәр муниципаль район өчен җавап биргән кешесен билгеләргә тиеш. Ә муниципаль берәмлек өчен җаваплы кешеләр һәр йорт өчен җаваплы кешесен билгеләргә тиеш. Бу тәҗрибә турында башкаларга да сөйлим.

Без ватаныбыз Татарстаннан ерак яшибез. Ана сөтеннән аерылган балалар кебек без. Ә ана сөтеннән теләсә кем аерылмый, бөтен кешенең дә ана сөтен имеп торасы килә. Татарстаннан берәр вәкил килгәндә һәрчак күрешергә кирәк. Рөстәм Нургалиевич турында әйтмим. Әмма мондагы татарлар белән бер дә күрешмәгән милләттәшләребез була. Алар нәрсәгә киләдер? Белмим. Алар туры губернатор яки вице-губернаторга очрашуга бара. Шунда барасың икән, синең белән кем барырга тиеш? Әлбәттә, Питерның Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе дә. Шуның белән, ул хөрмәт тә күрсәтер иде. Без татарларга карата хөрмәт, авторитет булу өчен тырышабыз, – дип сөйләде ул Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсенең Даими вәкиллеге оештырган очрашуда.

  • Очрашуда «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендә бер төркем Татарстан журналистлары – «Миллиард.татар» порталы җитәкчесе Арслан Минвәлиев, журналистлар Регина Яфарова һәм Зилә Мөбәрәкшина катнашты.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100