news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сания Әхмәтҗанова Камилә Вәлиевага шигырь багышлаган

news_top
Сания Әхмәтҗанова Камилә Вәлиевага шигырь багышлаган
Фото: "Татар-информ", Рамил Гали

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырлар авторы, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиевага шигырь багышлаган. Ул «Сүнмәс йолдыз» дип атала.

Җирдә дә йолдызлар кабына,

Өмете канатын кагына.

...Астыртын мәкергә юлыгып,

Көчлеләр дә кайчак абына.

Чын йолдыз дигәннәр – меңгә бер,

Андыйлар чи дошман кемгәдер.

Үткәнне борылып барласаң,

Чыннарга бик сирәк – дан-кадер!

Тарафын үзгәртә дан җиле,

Көрәшнең булмыйдыр җиңеле...

Максатка ирешү юллары

Сынаулы, ураулы... җиңүле!

Йолдызга сынату ярамый,

Атыла бернигә карамый.

Җиңелсә – лаеклы җиңелә,

Ярасын хурлыкка санамый.

...Чын йолдыз кабынды яңадан,

Киенмәс әле гел карадан.

Тапланган язмышы акланыр,

Хаксызлык артмаса чамадан.

Гаделлек җиңәр, дип, йөз дә йөз,

Самими алдандык азмы без?

Таян тик кодрәтле Күкләргә,

Залимга баш имә, чүкмә тез!

Хакыйкать тантана итәрме?!

Гаделлек сәгате җитәрме?!

Якланмый, акланмый, хакланмый,

Батырлар мәйданнан китәрме?!

Без бары Бер Хакка баш орыйк,

Ниятне тормышка ашырыйк.

Көленнән калыккан йолдызны

Ышанып Күкләргә тапшырыйк.

Сания Әхмәтҗанова, 5 ноябрь, 2025

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар