Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәнифә Рангулова: «Гомерем буе блондинка, кыска итәкле, җиңел уйлаучы хатын-кыз...»

Әгәр дә артист телевидениедә күренмәсә, татар эстрадасыннан киткән, дип уйлыйбыз. Сәнифә Рангулова иҗат итүдән туктамаган икән. Күптән түгел радиодан «Укы әле хатларымны» дигән яңа җырын ишетеп алдым... Ул «Интертат»ка интервью бирде.

news_top_970_100
Сәнифә Рангулова: «Гомерем буе блондинка, кыска итәкле, җиңел уйлаучы хатын-кыз...»

«Уяндыңмы, елмай –

Көнне башла шулай.

Елмай үз-үзеңә,

Әйтәсе сүзеңә,

Тәрәзәдән кергән,

Өйне нурга төргән,

Һәрчак изге көнгә,

Сәлам биргән гөлгә», –

дип җырлый торган иде легендар җырчы Сәнифә Рангулова. Шул җырны ишетсәм, шунда ук 90 нчы елларга, балачакка кайтып киләм. Менә шушы мизгелдә шуны тойдым. Үзенә күрә рәхәт булган инде ул чорлар. Без инде күнеккән. Әгәр дә артист телевидениедә күренмәсә, татар эстрадасыннан киткән, дип уйлыйбыз. Бактың исә, Сәнифә Рангулова иҗат итүдән туктамаган. Күптән түгел радиодан «Укы әле хатларымны» дигән яңа җырын ишетеп алдым. Күптән күрешеп сөйләшәсем килде. Менә күрештек, гапләштек, көлештек.

Сөбханаллах, Сәнифә апа! Фигурагыз яшь кызларныкы кебек.

– Рәхмәт (елмая). Мин бит 2005 елдан бирле йога белән шөгыльләнәм. Аерым туклануга да бәйләнгәндер. Углевод белән аксымны бергә кушмыйм. Ашыйсың икән, углевод кына ашыйсың. Итләр дә ашамадым. Соңгы вакытларда менә берничә ай ит ашыйм. Тавык итенә өстенлек бирәм. Ак итенә, дип әйтик. Мин бер тапкыр да үземне вегетарианка дип әйтмәдем. Минем туклану шулайрак.

Йогага килгәндә, аның белән шөгыльләнә башлагач, үзеңдә үзгәреш сизәсең. Ничектер холкың йомшара. Тормышка карашың үзгәрә. Хәзер ул аерманы сизмим диярлек. Ит, май, камыр кебек ризыкларга гомергә өстенлек бирмәдем.

Ни өчен соңгы елларда күренмисез?

– Әйе, анысы бар. Күренсәң дә, кеше «күренмисең» ди. Менә хәзер «Укы әле хатларымны» дигән яңа җырымны радиога бирдем. Сүзләрен Вазыйх Фатыйхов, көен Риваль Хисмәтуллин иҗат итте. Минем бөтен җырларым радио архивларында бар. Ул бит миннән генә тормый. Музыкадан туктап торганым булмады. Кеше өчен генә югалдым кебек. Мин һәрвакыт җырлар эшләп тордым. Нигә мин телевидениедә юк? Минем аны әйтәсем генә килми. Минем чордагы артистлар башкарак вакытта чыкты. Ул вакытта җырларыңны, клипларыңны түләп бирү дигән нәрсә булмады. Бер дә зарланасым килми. Заманасы шундый инде.

Кайчандыр мин Татарстан филармониясенә килдем. Анда 1 ел эшләгәннән соң, китәргә булдым. Гомерем буе «ирекле рәссам» булып йөрим.

Ә ни өчен киттегез?

– Шундый замана иде. Һәрбер артист үзе өчен генә эшли башлады.

Хәзер концертлар куясызмы?

– Хәзерге вакытта сольный концертларым юк. Ковидка хәтле эшләдем. Аннан соң булмады диярлек.

Соңгы елларда социаль челтәрләрне алып бара башладыгыз. Анда бер яшь егет белән фото урнаштырган идегез. Кем ул?

– Әйе, бер егетне куйдым. Ул – минем «племянник». Узган ел бакчада төшкән идек. Туганнар белән төшкән күп фотолар бар анда. Аның белән төшкәне бик ошады. Ул спорт белән шөгыльләнә. Кемдер уйлагандыр инде... Кешедә фантазия бай.

Әйе, мин дә шулай дип уйладым.

– (Көлә). Матур егет. Мин дә аның янында «ничава гына» чыкканмын.

Җырдан кала тагын нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Ковид башлангач, мин берничә ел туган ягым Пермьдә яшәдем. Бөтен туганнарыбызның үз кибетләре бар. Мин дә шунда бергә эшләдем. Балалар киемнәре, канцелярия әйберләре саттым. Хәзер концертлар белән йөрим. Бөтенесен дә берьюлы эшләп булмый. Мәсәлән, тегендә дә, монда да эшлә. Җырларны эшләргә кирәк. Аны эшләргә акча кирәк. Шулай ук рекламага акча кирәк. Гади генә эшләдең генә түгел. Аның темасын уйларга кирәк. Хәзер темаларны сайлавы авыр. Ул мәхәббәтнең дә темалары төрле һәм күп. Сәхнәдә 30 ел эшләү дәверендә репертуарым шактый зурайды. Гомергә кеше җырларын җырламадым. Җырчы башта шигырен, аннары композиторыннан көен яздырта. Гомер-гомергә шулай булды. 90нчы елларда татар эстрадасына чыктым. Барысы да үз җырларым. Рус телендә дә җырладым.

Кайсы шагыйрьләр белән эшлисез?

– Соңгы вакытта Вазыйх Фатыйхов белән. Филармониягә килгәч, иң беренче җырым «Акбүз атлы егеткә»нең сүзләрен Гөлшат апа Зәйнашева, көен Илгиз Мәҗитов иҗат итте. Әлеге җырым «Елмай» җыры кебек үк популяр булмады. Әмма халык аны барыбер ишетте. Тагын җыр кирәк, дип уйлап йөргәннән соң, «Гөлшат апа, миңа берәр җыр тексты язып бирегез әле», – дип үзенә шалтыраттым. Ул бит әле мине белми. «Мин бер яшь кызның «Акбүз атлы егеткә» дигән җырын ишеттем. Шундый егетләргә багышланган җыр тексты языйммы?» – дип сорады Гөлшат апа. «Сез әйткән кыз ул мин булам», – дидем. Егетләр турында җыр тексты язып бирде. Анда «малайлар, малайлар» диелгән. Җырның беренче варианты миндә әле дә бар. Гөлшат апа чын мәгънәсендә иҗат кешесе иде. Өенә чакырыр иде. Чәйләр эчеп, сөйләшеп утырасың. Үзеңнең темаларыңны әйткәч, кайтып китәсең. Ул вакытларда өй телефоны. Гөлшат апа җыр текстын хат белән җибәрә иде. «Егетләр»не хатка салып җибәрде. Соңга кадәр Гөлшат апа миңа җыр текстлары язды. Шулай ук «Бала бишеге» җырын. Ул җырның клибы да бар.

Заманында тулай торакта яшәдем. Ерак түгел телефон будкасы булды. Гөлшат апага шушы будкадан шалтыратканым әле дә күз алдымда.

Тавышымны гомер буе композитор Оскар Усмановта яздыртам. Элек әтисе Вадим Усмановта яздырып килдем.

Бер Оскар Усмановта гына яздыртасызмы?

– Ул мине әйбәт ишетә. Тавыш яздыру – ул психологик халәт. Бөтен кеше дә синең тавышыңны яза алмый. Радиода Камил Фәйзрахмановта яздырта идем. Баштарак Вадим Усманов, аннан соң Оскар Усмановта һәм бүгенге көнгә кадәр. Башка компзиторларда да яздырганым булдым. Барыбер Оскар Усмановка барып, кире яздыртам. Чөнки күңелгә нәрсәдер ошап бетми иде.

Бер интервьюда Әнвәр Нургалиев, Айдар Галимовның иҗаты ошаганы турында әйтәсез.

– Миңа тагын Элвин Грей ошый. Ул – бик талантлы җырчы. Дөнья дәрәҗәсендәге йолдыз булырлык.

Сезгә Башкортстаннар гына ошый, димәк.

– Дөресен генә әйткәндә, бөтен җырчыларны да яратам. Хәзер ирле-хатынлы җырчылар да, яшьләр дә матур җырлый.

Кызганыч, әмма без сезне җыелма концертларда күрмибез. Күпләрнең күрәсе киләдер, дип уйлыйм.

– Чакырмагач, бармыйсың. «Мине дә алыгыз!» – дип әйтмисең бит. Чакырсалар, барырмын. Чакырмасалар, бармыйм (елмая).

Администраторыгыз юкмы?

– Мин гомергә үзем администратор булдым.

Сәнифә апа, сезнең шәхси тормышыгыз турында сөйләргә яратмаганыгызны да беләбез.

– Әйе, шәхси тормыш турында бөтенләй яратмыйм сөйләргә. Аннары минем тормышым кемгә кирәк? Мин элеккечә иҗат итеп киләм. Шул җиткән.

Хәзер бөтен җырчылар зур-зур исемнәр алды. Ни өчен сезгә «Татарстанның халык артисты» исемен бирмиләр?

Минем бары – «Татарстанның атказанган артисты» исеме. 2001 елда алдым. Илһам абый Шакиров белән дус булдым. Ул мине үз кызы кебек якын күрде. «Барда кызы» дип әйтә иде, яратып. Атказанган исемгә ул мине тәкъдим итте. Исем артыннан йөрмәдем. Үзеннән-үзе булды. Халык артисты исеме турында бөтенләй уйлаганым да юк. Кеше сине яратмаса, ул исемнәр нәрсәгә кирәк соң? Мәсәлән, чит илдә андый исемнәр бөтенләй юк. Барыбер артистларны, җырчыларны беләләр.

Димәк, кирәкми?

– Кирәкмәгәнлектән дә түгел. Миңа халык артисты исеме кирәк, дип уйлап утырганым юк. Вакыты җиткәч, булса була ул, булмаса – булмый. Тыгылып йөрисем килми. Бу – фәлсәфи яктан да шулай.

Пермь өлкәсенең Барда районыннан 3 талантлы җырчы: сез, Гүзәл Уразова һәм Чулпан Юсупова. Аларның иҗаты белән кызыксынасызмы?

– Чыннан да, Гүзәл Уразова – бик талантлы ханым. Аңа Аллаһы Тәгаләдән тавыш бирелгән. Әгәр тавыш бирелсә, берни эшләп булмый. Тавышы бик матур. Шуның өчен аңа җырлау бернәрсә дә түгелдер. Татар халкы моңлы җырлар ярата. Гүзәлнең тавышы үзенчәлекле, моңлы. Аның бөтен уңышлары атказанып алынган. Шуңа да аны халык ярата. Ә минем – эстрада тавышы. Татарга мелизм, моң кирәк. Мәсәлән, миндә андый әйберләр юк, дип әйтерлек. Шуңа минем – үз юлым. Чулпан Юсуповада – көчле тавыш. Матур итеп борып-борып җырлый. Кызларның һәркайсы молодец. Иҗади уңышлар гына телим.

Тормышта үкенгән чакларыгыз булдымы?

– Юк, бернәрсәгә дә үкенмим. Элек тә шулай булгандыр. Ә хәзер аңлы рәвештә. Хәзер барыбыз да акыллы. Интернетны укыйбыз. Хәзерге заманда татар эстрадасынан чыккан кешеләр бөтенләй икенче төрле. Без бит андый акыллы кешеләр түгел идек (көлә). Ул интуиция белән эшләнелгән. Хәзер уйлап эшләнелә. Билгеле штамплар бар. Болай эшләсәм, болай була. Тегеләй эшләсәм, тегеләй... Ә безнең вакытта алай уйланып эшләнелмәде.

Әле соңгы елларда бөтен социаль челтәрләгә кушылдым. Үземне блогер дип әйтсәм була.

«Блондинка» булу – сезнең фишка.

– Гомерем буе «блондинка». Барыбер айга бер тапкыр буяла. Сәхнәгә кыска итәк киеп чыккан, җиңел уйлаучы хатын-кыз образы. Ә чынлыкта, мин бөтенләй башка. Җитди кеше. Интригалар ясап йөрергә яратмыйм. Элек тә, хәзер дә бөтен җанымны ачып сөйләмим. Кеше турында ишеткәнне дә кешегә сөйләмим. Минем шунда ук онытыла. Яхшы әйберне әйтә аламдыр әле. Ә менә начарын – юк.

Сәнифә Рангулова Рәмис Аймәт белән

Сез Ренат Ибраһимов белән дә эшләгәнсез икән.

– Әйе. Ренат Ибраһимов белән Казанда яшәгәндә эшләдек. Минем әле сәхнәгә чыккан гына вакытым. Ул Казанда спорт сараенда концертларын эшләде. Ташкент, Мәскәү, Уфа кебек шәһәрләрдә дә булды. Ренат Ибраһимов мине концертларында чыгыш ясарга чакырды. Үзе булдыра алмаганда, банкетларга да җибәрде. Концертлар, бәйрәмнәр оештыру буенча аның оешмасы бар иде. Аңарда берничә ел эшләдем. Бер концертка барыр алдыннан кибеткә кердем. Хәзерге Петербург урамында ул. Биредә кечкенә кибетләр урнашкан. Нигәдер, кибеткә кердем. Бәлки, косметика алырга кергәнмендер. Шунда бахрома белән эшләнелгән сап-сары күлмәк эленеп тора. 55 сум тора. Сатып алыр өчен шулкадәр акчам юк. Ул вакытта чит илдән кайтартылган киемнәрнең сыйфаты әйбәт иде. Бик «модный» күлмәк. Ренат Ибраһимов белән эшли торган концертка баргач, «Күлмәк күрдем, 55 сум тора. Аласым килгән иде», – дип, аны-моны уйламыйча гына әйтеп салдым. Концертта чыгыш ясаганым өчен күпме акча бирәсен белмим. Ул вакытларда «ставка» дигән әйбер булмаган иде кебек. Ренат Ибраһимов бик юмарт кеше иде. Укымышлы, тәртипле сөйләшә иде. Хатыны Альбина администратор булды Бәлки, яңа килеп чыккан яшь җырчыны Альбина күргән булгандыр. Концерттан соң Ренат Ибраһимов шушы 55 сум акчаны бирмәсенме?! Кайттым да алдым шул сары күлмәкне. Ул вакыт өчен ул 55 сум кыйммәт булган инде. Ул – чын артист иде. Аның белән эшләве – үзе бер дәрәҗә.

Юмор остасы Алмаз Хәмзин белән мин бик дус. Ул миңа җыр да язды. «Сәнифәкәй, димә» дигән җыр. Сүзләрен дә, көен дә үзе иҗат итте. Ул җырны аның иҗат кичәсендә бергә җырладык. «Яланнарда ялгыз йөрим» дигән җырга көй язган иде. Сүзләре Фирая Зыятдинованыкы. Алмаз Хәмзин – шаян кеше. Мин дә шаян. Хит булган «Елмай» җыры да миңа эләккәндер. Җырларым да, образларым да шаян. Үзем тудырган образлар халыкка керде. Ул вакытларда Интернет юк. Бер Татарстан телевидениесе һәм радиосы. Татарстандамы, Казан урамнарында йөримме, кайда булсам да, татарлар да, руслар да мине таныды. Җитмәсә, гади тормышта гади киендем. Истә кала торган образлар булганга кешенең исендә калганмын. Рәхмәт тамашачыма. «Елмай», «Кызлар пирчәткә түгел» кебек җырларым әле дә актуальлеген югалтмыйлар.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

– Үзегезгә рәхмәт.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 декабрь 2023
    Исемсез
    Сәнифә Рангулова бер картаймаган! Кияүдәме ул? Эльзага шәхси тормышын сөйләмәгән. Кайдадыр тагын укыдым. Анда да ире барлыгы-юклыгы әйтелмәгән.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100