Татарстанда Сәнгать декадасы старт алды. Декада ЦУМда ачылды. Ә ачылыр алдыннан иҗат берлекләре һәм журналистлар җыелып сөйләшеп утырдык.
«Сәнгать декадасы – мәдәният министры Ирада Әюпова идеясе. Без елыбызны 1 гыйнварда Фатих Әмирханның юбилее белән башладык һәм ел дәвамында безнең бик күп бөек шәхесләребезнең юбилейлары бара. Алар илебезнең һәм халкыбызның үсешенә зур өлеш керткән кешеләр. Алар – безнең мәдәни код. Аларның тормыш һәм иҗат юлы мәдәни кодыбызга бәйләнгән. Әлеге декаданың ачылышы 1 июньгә – балаларны яклау көненә туры килүе дә балаларның дәвамчыларыбыз булуына бәйле», – диде мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин матбугат конференциясен ачып.
Сәнгать декадасы кысаларындагы мәдәни чаралар республиканың мәдәният учреждениеләрендә 2 атналап барачак. Беренче декада 1-15 июнь аралыгында үтсә, икенче өлеше октябрь-ноябрь айларында планлаштырыла.
Дамир Натфуллин сүз уңаеннан матбугат конференциясенең уникальлегенә дә басым ясады, чөнки матбугат конференциясендә республиканың биш иҗат берлеге рәисе утыра иде, бер генә рәис тә урынбасарын җибәрмәгән... дип әйтеп кенә бетергән иде... Лилия Гәрәева килеп утырды. Лилия Гәрәева – ТР Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәевның урынбасары.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла сүзен ЦУМны мактаудан башлады һәм исемен татарчалаштаргында «Югары осталык мәркәзе» вариантның отышлырак булуын әйтте. Әмма «Центр уникального мастерства» атамасы инде «Уникаль осталык үзәге» дип тәрҗемә ителгән. Ә Ркаил Зәйдулла варианты шәбрәк буласы иде.
Аннары Ркаил булып Ркаил да рус теленә күчте: «Юбилейларыбыз күп безнең, чөнки Язучылар берлеге – Өлкән яшьтәге иҗатчылар берлеге. Без 10 көн эчендә бөтен юбилейларны үткәрәбез дип уйламыйм. Минем яшь урынбасарым – шагыйрь һәм музыкант Ильяс Фәрхуллин яшь шагыйрьләрнең иҗат кичәсен биредә уздыра алыр дип уйлыйм. Ильяс ул кичәләрне юбилейсыз да уздыра алыр иде. Тамашачыны җыеп булса... Көчебездән килгән кадәр бу мәйданчыкта да эшләрбез».
Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Рабис Сәлахов: «Быелгы юбилярларга килсәк, алар биредә – Рөстәм Габбасов, Ренат Әхмәтов... Иҗат берлегендә 200ләп әгъза бар. Монда рәссамнарыбызның иҗатын күрсәтү мөмкинлеге булуы бик яхшы. Уникаль осталык үзәген төзеп кую бик яхшы, аны тормыш белән тутыру барыбыздан да тора».
Ильяс Камал татарча чыгыш ясады. Ягъни, башка татарча сөйләде дә, кемгәдер аңлашылмаса, рус телендә кабатларга әзерлеген белдерде.
Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал: «Сәнгатебезгә игътибары өчен Мәдәният министрлыгына зур рәхмәт! ЦУМ җитәкчелегенә шундый мөмкинлек биргән өчен рәхмәт! Безнең берлек юбилейларга бай, гәрчә сан ягыннан 60 кына кеше булсак та. Без аларның һәрберсенең иҗатын күрсәтергә тырышабыз. Хәзерге вакытта сез Композиторлар берлеге каршында оешкан «Kәyef band» борынгы татар музыкасы ансамблен тыңлыйсыз».
Ильяс Камал җәй көне атна саен Композиторлар берлеге бакчасында камера музыкасы кичәләре узачагына анонс ясады. Беренче концерт 9 июньдә булачак. Башлана: 14.00 сәгать.
Шулай ук, ул бүген танылган композитор Резеда Әхиярованың туган көне һәм юбилее икәнлеген искәртте – алкышлап котладык.
Россия Кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Илдар Ягъфәров: «Безнең берлектә 56 кеше. Шуннан артык була да алмыйдыр, чөнки кинематография – сәнгатьнең катлаулы төре. Кино төшерү - кыйммәтле сәнгать. Кино – шәһәр өстендәге салют кебек, ул республиканың һәм халыкның реклама кампаниясенә тиң. Кино сәнгатен үстерү бик әһәмиятле. Безнең берлек үз эченә бикләнмәгән, без яшьләр белән эшлибез... Быел берлегебезгә 45 ел була»
Илдар Ягъфәров быел үзенең «Әлифба» нәфис фильмын чыгарачагын игълан итте. Фильмны «Алтын мөнбәр» фестиваленә катнаштыру өчен заявка бирелгән.
ТР Театр эшлеклеләре берлеге рәисе урынбасары Лилия Гәрәева быел РФ Театр эшлеклеләре берлегенең юбилей елы булуын (Берлекнең 150 еллыгы) искәртеп, Актерлар йортында булган мәдәни һәм мәгърифәти чараларны санап чыкты.
ххх
Безнең матбугат конференциясе барганда ЦУМның керү юлында Сәнгать декадасаның ачылу тантанасы гөрли иде. Нигездә визуал белән эш итүче бинага рухи кыйммәтләр кертү, миңа калса, шәп идея. Тик ул ачылу белән генә калмыйча, декада белән генә чикләнмичә, ел дәвамында булып торса да начар булмас иде.
Сәнгать декадасы турындагы хәбәргә беркетелгән җыелма мәгълүматны карап чыктым. Мәдәният учреждениеләре нигездә Тукай һәм Җәлилгә багышланган әзер чаралар буенча гына отчет биреп котылганнар кебек тоела. Ә бит идеясе шәп иде – быел түгәрәк даталы юбилее булган һәр шәхесебез хәтердә яңарсын өчен, истәлекләребез дога булып барсын өчен ниндидер искә алу чарасы кирәк иде, «в течение всего года согласно заранее утвержденному графику» дигән «отписка» түгел. Бәлки, декаданың икенче өлешенә – көзгесенә учреждениеләребез ныграк әзерләнер.
Ә бәлки Мәдәният министрлыгына Татарстан Милли китапханәсе чыгара торган «Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре»н алып шобага шикелле итеп һәр шәхесне учреждениеләргә бүлеп бирергә дә, эш нәтиҗәсен барларга кирәктер. Аптыраганнан әйтәм инде…