Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самолет һәлакәтендә үлгән ир белән хатынның яшерен сере билгеле булды

news_top_970_100
Самолет һәлакәтендә үлгән ир белән хатынның яшерен сере билгеле булды
"Татар-информ" архивы

Россиядән Непалга килгән ир белән хатын самолет һәлакәтендә үлде. Аларның гаилә сере билгеле булган. Ир белән хатын зур хыялларын тормышка ашырырга теләгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

15 гыйнварда самолет һәлакәтендә 72 кеше, шул исәптән Россиядән килгән 4 кеше үлде. Бортта Мәскәүдән Елена Бондуро була – ул авырлы, ире янына ялга оча. Тагын 3 кеше – Ростов-Дон шәһәреннән. Алар бер гаиләдән – 36 яшьлек Виктория, аның 38 яшьлек ире Виктор, Викторның энесе Юрий.

Виктория Ростов-Дон университетларының берсендә рус теле укытучысы булып эшли. Фатир һәм машина сатып алган. Инглиз теле яхшы белә, буш вакытында сәяхәт итә. 2018 елда эшмәкәр Викторга кияүгә чыга. Күптән түгел алар шәһәрдә итальян кофейнясы ачкан. Юрий исә абыйсыннан 1 яшькә кечерәк, ул программалау белән шөгыльләнә.

«Ноябрь-декабрьдә кызым, Виктор һәм Юрий Һиндстанга кышларга китте. Урында утырып тормаганнар, сәяхәт иткәннәр. Яңа елны бәйрәм иткәннәр. Хәзер Непалга барганнар. Тауларны карар өчен, якынрак очканнар. Автобус белән барырга мөмкин булганмыдыр, белмим. Фаразлап булмый инде хәзер», – ди Викториянең атасы Владимир.

Аның сүзләренчә, 15 гыйнварда иртә белән Виктория очар алдыннан хәбәр язган.

«Самолетлары аэропортка төшкәне сурәтләнгән фото җибәрде. Без бу вакытта йоклый идек. Аннары уянып, телевизор яндырдык. Авиаһәлакәт булуын күрдек. Борт яшел төсле булгач, анда кызыбыз булуын аңладык. Интернетта аның фамилиясен керттек, ул һәлак булучылар исемлегендә иде. Вика бердәнбер балабыз иде. Хәзер хатыным белән генә калдык. Виктор белән Юрийның да шул ук хәл – алар да бердәнбер туганнар булган. Бик кызганыч», – ди Владимир.

Киләсе тәүлек Викториянең әти-әнисе өчен тәмуг кебек була, алар кызларының чыннан да үлгән микәнен ачыклый.

«Рәсми затлар әле дә элемтәгә чыкмады. Ярдәм тәкъдим итүче булмады. Викторның хезмәттәше Непалга мәетләрне алырга китте», – ди ул.

Владимир кызы белән соңгы видеоэлемтәне искә ала. «Кызым елмая иде. Тиздән таулар күрүенә сөенде. Сагынуын әйтте. Бер атнадан алар Һиндстанга кайтырга, аннары Ростов-Донга килергә җыеналар иде. Биредә йортлары, анда 4 этләре бар. Алар сукбай этләрне җыеп тәрбияләделәр. Алар өйдә булмаганда, этләрне без карадык. Песиләре дә бар. Апельсин кушаматлы. Аны үзебезгә алдык, этләрне нишләтербез – белмим», – ди Владимир.

Гаиләнең планнары булган. «Яз көне Вика белән Виктор туйларының 5 еллыгын билгеләп үтәселәр иде. Балалары булуын теләделәр, тик булып чыкмады. Ләкин алар күңелен төшермәде. Мин социаль челтәрләрдә Викториянең изге урын турында язуын күрдем. Теләк кабул булсын өчен, шунда 108 тапкыр әйләнеп чыгарга кирәк. Алар балалары булуын теләргә уйлагандыр. Бу – аларның сере иде», – ди Владимир.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100