Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Непалда һәлакәткә юлыккан самолет пассажиры гомеренең соңгы мизгелләрен видеога төшергән

news_top_970_100
Непалда һәлакәткә юлыккан самолет пассажиры гомеренең соңгы мизгелләрен видеога төшергән

Кичә Непалда самолет һәлакәткә юлыкты. Покхара шәһәре аэропортыннан күтәрелеп китүгә үк самолет тизлеген югалта. Очучылар, күрәсең, торак йортлар өстенә төшмәс өчен, очкычны кырыйга алып китәләр. Самолет җиргә төшеп шартлый. Бу мизгелне җирдән очраклы рәвештә бер кеше видеога төшереп торган.

Шулай ук самолет эчендәге пассажир да самолетның һәлакәтен видеога төшергән. Һиндстан пассажиры үзен һәм башка пассажирларны видеога төшергән. Самолетның җиргә якынайганы күренә, әмма пассажирлар берни аңламый әле – алар көлешеп сөйләшә. Берничә мизгелдән камера селкенә башлый, самолетның җиргә бәрелгән тавышы ишетелә, аннары инде очкычның кисәкләре һәм ялкын гына күренә.

Самолетта 72 кеше булган, башта «алар барысы да һәлак булган» дигәннәр иде. Соңыннан 2 кешенең исән калуы билгеле булды. Алар – Непал, Һиндстан, Аргентина, Австралия, Ирландия, Франция, Россия гражданнары. Дүрт Россия гражданины, шул исәптән танылган блогер Елена Бандуро һәлак булган. Елена шушы рейс алдыннан гына балага узганын белеп, шатлыгы белән уртаклашкан булган.

Самолетның ни өчен һәлакәткә юлыкканы билгесез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100