Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самокатлар сезоны ачылды: кемдер өчен – тиз йөрү чарасы, кемдер өчен «шайтан-машина»

Электросамокатлар соңгы берничә елда аеруча популярлык казанды. Берәүләр аларда җилдерүчеләрне сүгә… Ә кемдер хуплый, үзе дә йөри… «Интертат» журналисты Казанның Дәүләт автоинспекциясе башлыгы, подполковник Эльнар Садриев белән әңгәмә дә корды, электросамокатчыларның һәм җәяүлеләрнең фикерләрен дә сорашты.

news_top_970_100
Самокатлар сезоны ачылды: кемдер өчен – тиз йөрү чарасы, кемдер өчен «шайтан-машина»
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Эльнар Садриев

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Казанның Дәүләт автоинспекциясе башлыгы, подполковник Эльнар Садриев белән әңгәмә:

Узган ел самокатлар белән юл йөрү кагыйдәләрен бозулар күп булдымы? Ә алар катнашында аварияләр?

Узган ел электросамокатчылар катнашында Казанда 34 юл һәлакәте булды. Аларда үлүчеләр булмады, Аллага шөкер. Бу һәлакәтләрдә 35 кеше яраланды, төрле җәрәхәтләргә юлыкты. Бу очракларның күпчелеге бер рәвешле: юлга чыкканда, самокатчы машинага бәрелә. Шулай ук уңга, сулга борылганда, ишегаллары территорияләренә кергәндә, аннан чыкканда самокатлар машина белән кисешә – нәтиҗәдә, юл һәлакәте. Машина юлыннан барган очракта самокатчы күп очракта гаепле булып таныла, ә җәяүлеләр кичүен үткән чакта машина шоферы гаебе күбрәк. Шул ук вакытта гаеп «ике яклы» булган очраклар да еш теркәлә.

Электросамокат нокталары Казанда бик күп, Эльнар Солтанович...

Карлар эрегәч, шәһәрдә электросамокатлар тәкъдим итүче рәсми нокталар эшли башлады. Быел сезон 5 апрельдә ачылган иде, дип әйтергә була. 10 апрельгә булган саннар нигезендә: Казанда урнашкан рәсми прокат нокталарында 1600 самокат куелган. Җәйгә бу сан 6 меңгә барып җитүе көтелә.

Быел рейдлар кайчан башланды?

Рейдлар 5 апрельдән бирле һәр җомга үткәрелә. Оператив чараның төп максаты юл һәлакәтләрен булдырмау, аларны кисәтү. Юл кагыйдәләрен бозучылар өчен штрафлар да билгеләнгән. Электросамокатчы җәяүлеләр кичүеннән чыкканда самокатын кул белән этеп чыгарга тиеш. Тротуарлар һәм велосипедистлар өчен тәгаенләнгән юлларда гына йөрергә мөмкин. Бер самокатта икешәр кеше йөрү катгый тыела!

Самокат – чыннан да бик хәвефле транспорт чарасымы ул? Велосипед белән чагыштырырлыкмы?

Хәвефле, дип әйтә генә алмыйм. Самокат белән идарә итүче тизлеген сизми. Җәяүле сәгатькә 5 чакрым тизлектә баруы ихтимал, ә самокатчы сәгатькә 20 чакрым тизлектә хәрәкәт итә ала. Әлбәттә, электросамокатчының югары тизлектә көтмәгәндә килеп чыгуы бар. Велосипед белән чагыштырып булмый! Велосипед транспорт чарасына керә, ә самокат – «шәхси мобильлек чарасы». Электросамокатны да бит халыкка уңайлы булсынга уйлап тапканнар. Кемдер аңарда кызык өчен генә йөрми, ә эшкә дә бара. Мәсәлән, парковкалар булмаган эш урыннарына бару өчен ифрат шәп бит!

«Интертат» укучыларына теләкләрегез, фикерләрегез бармы, Эльнар Солтанович?

Ата-аналар, балаларына электросамокат алганда, иң башта ныклап уйласыннар иде. Самокатта йөрүчеләр гадәттә кич күбәеп китә. Яшисе килгән кеше нинди генә очракта да юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш!

«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен электросамокатчы административ җаваплылыкка тартыла, штраф 800 сум тәшкил итә. Әгәр самокатчы юл хәрәкәтендә тоткарлыклар тудырса – штраф 1 мең сум. Исерек хәлдә идарә иткән өчен 1000 сумнан 1500 сумга кадәр күләмдә административ штраф каралган. Агымдагы елда Казанда электросамокатчылар катнашында 2 юл һәлакәте теркәлде», – дип белдерде Дәүләт автоинспекциясе вәкиле.

Быел электросамокат катнашында 2 юл һәлакате теркәлгән инде… Бер самокатчы яшүсмерне бәрдергәннәр!

Бу урында Казан Дәүләт автоинспекциясеннән алынган оператив мәгълүмат тәкъдим итәсе килә. Юл кагыйдәләренә «төкереп карау» аяныч нәтиҗәләргә китерергәнен халык аңласын иде дә бит!

10 апрель көнне 16 сәгать 45 минутта, Сәлимҗанов урамындагы 12нче йорт каршында 27 яшьлек «Мерседес» автомобиле йөртүчесе, Т.Миңнуллин урамы ягыннан Назарбаев урамындагы ишегалды территориясенә кергәндә юл иминлеге кагыйдәләрен бозып, тротуардан борылганда юл бирмәгән һәм 15 яшьлек электросамокатчы кызны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә яшүсмер төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, медицина ярдәме күрсәткәннән соң медицина учреждениесеннән җибәрелгән.

Фото: © Казан Дәүләт автоинспекциясе

Шулай ук 12 апрельдә 21 сәгать 25 минутта Бауман урамы 13нче йорт каршында «Ниссан» автомобиленең 25 яшьлек йөртүчесе, Бауман урамы буйлап Профсоюз урамы юнәлешендә үтеп, 21 яшьлек электросамокатчы кызга бәрелә. Беренчел мәгълүматлар буенча: электросамокат белән идарә итүче юл кагыйдәләрен бозып, тротуар булса да, «Whooch» электросамокатында машиналар юлыннан барган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кыз төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, медицина ярдәме күрсәткәннән соң, медицина учреждениесеннән җибәрелгән.

Фото: © Казан дәүләт автоинспекциясе тәкъдим итте

Самокатчы килә, юл бирик: имгәнәсебез килмәсә!

«Электросамокатта бер 5 еллап йөрим. Әлбәттә, юл кагыйдәләрен санга сукмасаң, хәвефле транспорт. Ә менә тиешле тизлектә, юл иминлеге кагыйдәләрен үтәп йөрсәң – бернәрсә дә булмый! Ә болай самокат – бик шәп, яхшы транспорт төре, арзан һәм бик уңайлы. Электросамокатчылардан курыкмагыз», – диде Казан шәһәре туристы Федор Толочко.

Әңгәмәдәшем Санкт-Петербург шәһәреннән икәнен әйтте. Казан аңа бик нык ошаганын, самокат прокаты нокталары гаять күп булуын да билгеләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Электросамокатта югары тизлектә йөрергә киңәш итмим. Казанда электросамокатчылар, велосипедистлар өчен дә рәхәтләнеп йөрү өчен махсус зоналар бик аз. Шуңа күрә самокатчыларның автомобиль юлларына чыгулары ихтимал. Мин самокатчылар өчен зоналар, махсус юллар күбрәк булуын теләп калам. Самокат белән тәүге тапкыр идарә иткәндә югары тизлекне сайларга киңәш итмим. Болай да бик ашыгу кирәкми. Электросамокатларда бүгенге көнне сәгатенә 20 чакрым тизлектә йөреп була, — дип сөйләде Мария Мөхәммәтшина.

«Быелгы сезонда электросамокатта хәрәкәтләнү күпкә куркынычсызракка әйләнде. Моны мин самокатларга билгеләнгән чикләүләр күбрәк булуы белән аңлатам. Штрафлар күбәйде! Автоматик рәвештә самокат тизлеге сүлпәнәя торган зоналар бар. Хәвеф-хәтәр булмасын өчен «кызыл зоналар» бар. Узган елда да сезон шушы ук вакытларда башланып, җанланып киткән иде», диде электросамокатларны арендага бирүче «МТС Юрент» компаниясе вәкиле Жанна Низамова.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Самокатны арендага алу онлайн режимда башкарыла. Телефонга махсус кушымта урнаштырып, теркәлү узу гына кирәк», дип аңлатты ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Үзем дә бу кушымтада теркәлү уздым. 1-2 минутлык вакыт алына, бик җиңел. Димәк, нинди яшьтә булса да, бала-чага да, берникадәр акчасы һәм телефоны булса, самокатта рәхәтләнеп йөри ала!

«Кемнәргәдер шалтыратырга маташалар, инспекторларга карышалар»

19 апрель көнне Казанда 14.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр Дәүләт автоинспекциясе электросамокатчылар тарафыннан хокук бозуларны ачыклау рейдын үткәрде. Декабристлар һәм Сибгат Хәким урамнары киселешендәге рейд барышын үзем дә күзәттем. Хәер, мондый рейдларда бик күп тапкыр катнашканым бар. Шуңа күрә дә хокук сакчылары белән сүз көрәштерүчеләрне дә, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендәге «блат»лары белән куркытырга тырышучылар да гаҗәпләндермәде…

  • Беренче беркетмә: 2005 елгы, юристлыкка укып йөрүче студент Адель «таң калдырды»... Юрист белгечлегенә укый торып, юл кагыйдәләрен санга сукмый... Алай гына да түгел, үз гаебен танымыйча, якыннарына шалтыратып, Фәрит исемле кеше белән инспекторларга янарга тырышты. Шулай да инспекторлар аның хәлен аңлаткач, гаебен танымаса, полиция бүлегенә юл тотачагын әйткәч, хокук бозуын таныды. Башка самокатчыларга юл кануннарын төгәл үтәргә киңәш итте. Адель, электросамокаттан төшмичә, җәяүлеләр кичүен чыкты. Моның өчен аңа 800 сум күләмендә штраф түләргә кирәк булачак. 14 көн дәвамында түләп өлгерсә, штраф 400 сумны тәшкил итәчәк. Шулай ук ул велосипедчылар өчен тәгаенләнгән юлдан да хәрәкәт итмәде.
  • Икенче беркетмә: баласын алдына бастырып электросамокатта йөрүче 1994 елгы Илшат үз гаебен инспекторлар туктату белән таныды. «1 самокатка 1 кеше» канунын оныту һич ярамый шул. Штраф түләргә теләмәсегез, әлбәттә!

Самокатчыларга кагыйдәләрне искәртү бер дә зыянлы булмас!

7 яшькә кадәр балалар самокатта бары тик өлкәннәр белән генә йөри ала;

юлның машиналар йөри торган өлешенә 14 яше тулган яшүсмерләр генә чыгу хокукына ия;

тротуарларда 35 килограммнан авыррак самокатларда һәм сәгатенә 25 чакрымнан артык тизлек белән йөрү ярамый;

бер самокатта 2 кеше йөрү тыела, ә мондый күренешне еш күрәбез;

барлык махсус юлларда һәм тротуарларда да өстенлек һәрвакыт җәяүледә.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Электросамокатчылар велосипедистларны борчымыйдыр. Безне күбрәк шәһәребез урамнарында ватык пыяла кисәкчәләре ятуы борчый. Мин үземнең шәхси велосипедымда йөрим. Сезон эчендә берничә тапкыр велосипедымның шиналары тишелә. Велосипедта йөрергә яратам. Быел велосипед сезонын 1-2 атна элек ачтым. Дөресен әйтәм, юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен гел үтәмим. Төрле чак була», ди 2011 елгы Раяз.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Оператив чара балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе вәкиле белән берлектә үтте. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен искәрткән брошюралар таратылды.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Балигъ булмаганнар хокук бозган очракта, безгә сигнал килә. Аннан соң без алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәбез, яңадан мондый очракларны булдырмаска тырышабыз, кисәтәбез. Билгеле, балигъ булмаганнар үзләре җаваплылыкка тарттырыла алмый, әти-әниләренә протокол төзелә», дип бәян итте Казанның «Промышленный» полиция бүлегеннең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Лилия Галиева.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Мин «Татмедиа» янындагы скверга оныкларым белән чыгам. Электросамокатчылар безгә бик комачаулый! Бик хәвефле спорт бу. Коляска этеп барганда самокатчылар каршыма килеп чыкканда, бәреп китәрләр, дип борчылам. Сибгат Хәким урамы ягыннан тротуар бик тар. Анда йөрергә бөтенләй куркыта, шунда узган ел бер самокатчы кыз егылып та ятты», дип фикерләре белән уртаклашты Әлфия ханым Баһаветдинова.

«Электросамокатчылар миңа комачауламый! Без алар белән тыныч яшәештәбез. Аларга карашым яхшы. Электросамокатта балаларым да, оныкларым да йөри. Иң мөһиме таләпләрдән һәм юл иминлеге кагыйдәләреннән тайпылмаска», ди «Казанские ведомости» журналисты Людмила Колесникова.

«Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп йөрсәләр, самокатчыларга каршы түгелмен. Бик каршымын югары тизлектә йөрүләренә», дип әйтте Наталья Гурьянова.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Нәфрәт урынына рәхмәт әйтергә кирәк!»

«Юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт бюджет учреждениесенең Казандагы территориаль идарәсе профилактика бүлегенең баш белгече Ольга Чудакова билгеләвенчә, аларның оешмалары күпсанлы чаралар оештыра.

«Без балалар бакчалары, мәктәп укучылары, студентлар һәм хезмәт коллективлары арасында профилактик эшчәнлек алып барабыз. Һәр көн саен төрле чаралар үткәрелә. Яшь юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары отрядлары эшләп килә, алар Казан мәктәпләрендә 300дән артык. Укучылар өчен ел да «Имин көпчәк» бәйгесе үтә. Анда алар үзләренең яшь инспекторлар отрядлары белән катнашалар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен исбатлыйлар. Шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтү өлеше дә бар», дип сөйләде ул.

«Рейд барышында электросамокатчыларны туктаткач, аларның хокук саклау органнары хезмәткәрләрен тыңламавы, гаепләрен танымаулары бик начар. Мондый оператив чаралар бит халыкның иминлеге өчен үткәрелә, юл һәлакәтләре булдырмау максатыннан! Нәфрәт урынына рәхмәт әйтергә кирәк!» дип өстәде ул.

Их, самоткатта җилдерүләр...

Электр самокатлары тротуарларда җәяүлеләргә, юлларда машина йөртүче шоферларга, хәтта велосипедчыларга да комачаулык тудыра, дип әйткәнне ишеткән бар иде. Ә менә җитәкче белән актуаль әңгәмә, сораштыру һәм рейдта катнашу электр самокатларына төрле караш булуын исбат итте. Бәлки, төп бәла шунда ки: шәһәр электр самокатлары белән тулы, ә махсус велосипедчылар, самокатчылар өчен юллар бик аз!

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100