Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шамил Садыйков: «Журналистикада тыелган темалар булмаска тиеш»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков белән интервью.

news_top_970_100
Шамил Садыйков: «Журналистикада тыелган темалар булмаска тиеш»
Рамил Гали

Әлеге интервью – өстән кушылган эш түгел, үземнең җан таләбе. Шамил Мөхәммәтович беркайчан да үзен әллә кемгә куймый, үткән-сүткәндә елмаеп хәлләр сораша, авыр чагыңда сүзе белән терелтә, кимчелегеңне каты бәрелмичә әйтә белә, ә аның белән сөйләшеп алу айлар буе ялкынланып эшләргә көч бирә. Аның шәхесен ачу, эшләү принципларын аңлауны үземнең журналистлык бурычым итеп куйдым. Җитәкчебезне зур интервью бирергә күндерү өчен бераз үгетләргә дә туры килде. Ә бер сәгать сөйләшкән арада телефоны тынмады, ишек төбендә су буе кадәр чират җыелды.

«Чын автор буларак журналистикага кайтуыма өметләнәм әле»

Шамил Мөхәммәтович, хезмәт юлыгызны гади корреспондент булып башлагансыз. «Эфир» каналындагы «Адымнар» тапшыруындагы гаугалы материалларыгызны әле дә хәтерлиләр. Журналист булып эшләгән чаклар сагындырамы?

Мин журналистикага 1996-1997 елларда килеп кердем. Ул заманда халыкның таләпләре һәм ихтыяҗы башка, күрмәгәнне күрсәтәбез дигән агрессив вакыт. Профессиональ яктан үсү өчен дә мөмкинлекләр, темалар күп иде. Шуңа күрә эшләве җиңелрәк булгандыр. Хәзер эшләү катлаулырак, ләкин бүгенге заман яңа форматларны эзләү белән кызыклы.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы  җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, иҗади шәхес һәм журналист буларак, безгә эшләргә юнәлеш һәм тон бирә. Безнең барлык иҗади башлангычларга теләктәшлек, ярдәм күрсәтә. Шул сәбәпле дә, безнең «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте коллективы бик көчле.

Сагынасыңмы дип, мин әле дә журналистика белән шөгыльләнүдән туктамадым. Без «Татмедиа»да төрледән-төрле яңа медиапроектлар барлыкка китерәбез, аларны тормышка ашырабыз. Бу да шул ук журналистика.

Бервакыт үзара сөйләшкәндә: «Журналист булып тагын эшләр идем», – дип әйттегез. Бүген үзегез журналистиканың кайсы төре белән шөгыльләнер идегез?

Әйе, чын автор буларак журналистикага кайтуыма өметләнәм әле. Журналистика – иң күңелле һөнәр. Ул көн саен кешеләр белән аралашырга, гел яңалык эзләргә мөмкинлек бирә. Студент вакытта беренче практикамны 1995 елда «Татарстан яшьләре» газетасында үттем, анда бер ел дәвамында кызыклы материаллар язарга тырыштым. «Татарстан яшьләре»ндә эшләвем алга таба профессиональ тормышымда зур мәктәп, этәргеч булды. Тема күрергә, кыска һәм аңлаешлы итеп язарга өйрәндем.

Аннан соң практикага телевидениегә – ГТРКга эләктем. 1996 елда мине Илшат Әминов «Эфир» телеканалында эшләргә чакырды. 1997 елдан «Адымнар» программасының баш мөхәррире булып эшли башладым. Гомумән алганда, 16 елга якын вакытымны телевидениегә багышладым, шуның белән Шамил Садыйковның телевидение этабы үткәндер дип уйлыйм...

Хәзерге чорда интернет журналистиканың, социаль челтәрләрнең өстенлеген, матбугат өлкәсендә төп рольгә күчүен күрдем. Шуңа күрә тормышның бу этабында социаль медиалар булдыру белән шөгыльләнәм. Киләчәк нинди булыр, әйтүе авыр. Бер ел элек күзаллаулар бер төрле булса, соңгы вакыйгалар аркасында социаль челтәрләр өлкәсендә дә үзгәрешләр булып куйды. Телевидение, газеталарның да роле кимүе берникадәр тукталды.

Ләкин прогресс барыбер тукталмый. Безнең балаларыбыз интернет буыны булачак. Киләчәктә мәгълүмат чаралары техник яктан кешенең ихтыяҗларына төгәлрәк туры киләчәк. Мисал өчен, бүген кешеләрнең материалларны уку тарихына нигезләнеп, кызыксынуларын дистәләгән параметрлар буенча исәпләп, интернет-сайтлар, эзләү сервислары кирәкле мәгълүматны җиткерә. Социаль челтәрләрнең дә акыллы лентасы бар. Ә киләчәктә мәгълүмат чаралары роботлар ярдәмендә 300-400 параметр буенча кешенең кызыксынуын аңлап, эчке дөньясын тикшереп, көн дәверенә туры китереп, мәгълүмат тәкъдим итәчәк. Хәзер бу юнәлештә зур эшләр башкарыла.

Әле моннан 10-20 ел элек кешенең сайланырга әллә ни мөмкинлеге юк иде. Берничә канал, ике газета, радио... Ә хәзер телевизорда йөзләгән канал! Кеше буталчык ситуациягә эләкте, кемгә ышанырга, нәрсә укырга белми – мәгълүмат нык күп. Мондый вакытта ул танылган журналистларның, блогерларның фикеренә ышана, мәгълүмат ташкынында эзләнәсе килми.

Блогер дигәннән, сез журналистлар социаль челтәрләрдә актив булырга тиеш дип әйтәсез, ә үзегез бер дә постлар язмыйсыз...

Минем бүгенге «мәхәббәтем» һәм илһам чыганагы – ул визуаль журналистика өлкәсендә, фото- һәм видео юнәлешендә. Соңгы дистә ел эчендә фотожурналистика белән кызыксынам, бу юнәлештә моңарчы эшләп караганым юк иде әле. «Татмедиа»да да бу өлкәгә игътибар итә башладык – фотобанк булдырдык, фотокүргәзмәләр оештырдык, танылган фотографлар белән эшлибез. Фотожурналистиканы яңадан югары дәрәҗәләргә күтәрү турында хыялланабыз. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә дә үземне фото юнәлешендә күрәм, фотографияләр куям, экспериментлар алып барам.

 

Фото: © Рамил Гали

«Татмедиа»да 1600ләп кеше эшли, 70ләп филиал бар. Сез һәр филиалның эшенә төшенергә тырышасыз, көне буе өзлексез кеше кабул итәсез. Бу режимда ничек чыдыйсыз?

Мин 1996 елда журналистикага килгәннән бирле шушы актив тормыш режимында эшлим. Үз иҗатымда журналист булып та, телевизион тапшырулар редакторы булып та эшләдем. Дәүләт телевидениесендә дә, коммерцияле телеканалда да, муниципаль телевидениедә баш мөхәррир булып та эшләргә туры килде. Чаллыда аерым телеканалның җитәкчесе булып эшләү бик кирәкле тәҗрибә бирде. «Татар-информ»да эшләү бик әһәмиятле этап булды. Минем карьерага карасаң, актив журналистикада эшләү, коллектив белән эшләү кешеләрне, һөнәрне аңларга нигез салды.

Бер кеше дә моңа әзер булып тумый. Авыл кешесе ул хезмәт ярата, эшләп үсә. Авыл кешесенең шушы сыйфатлары кешегә тотрыклылык бирә. Мин чиста татар мохитендә – Питрәч районы Шәле авылында үстем. Әти-әни укытучы, әти шагыйрь һәм журналист та булгач, 6-7 журнал яздырып ала идек. «Казан утлары», «Сөембикә», «Наука и жизнь», «Мурзилка» һ.б. Балачагым китаплар һәм журналлар арасында үтте, миңа шулар тәэсир иткәндер. Аннан, укытучыларым, журналистикадагы остазларым да бик дәрәҗәле кешеләр – Илшат Әминов, Андрей Кузьмин, Флорид Әгъзәмов. Профессиональ яктан үскәндә һәр кешенең ниндидер көчле ягын алып барасың. Юлымда көчле укытучылар булу идарә системасында тәҗрибә тупларга ярдәм итте.

Бервакыт Минтимер Шәрипович «Эфир» каналына кунакка килде. Анда минем операторлар, монтажерлар белән ничек сөйләшүемне күрде дә, кисәтү ясады: «Шамил, кешеләрне яратырга кирәк», - диде. Аның сүзләре минем башка озакка кереп калды.

Андый укытучыларым күп... Илшат Әминов бүген Татарстанда журналистика буенча иң көчле кеше булса да, ул гади, теләсә кайсы корреспондент белән үзен тигез куеп сөйләшә. Син нинди генә җитәкче булсаң да, журналистиканы ташларга тиеш түгелсең – бу Илшат Әминовның принципы. Буш кеше генә шапырынып, «мин» дип күкрәк киереп йөри. Психологик яктан үскән, тормыш тәҗрибәсе булган кеше гади булырга, үзен җирдән аермаска тиеш.

Сез күп җирдә эшләгәнсез. Журналист эшен еш алыштырырга тиешме?

Кеше үсүеннән туктаса, эш урынын алыштырырга тиеш. Һәр эшнең башы, ахыры бар дип кабул итәргә кирәк. Журналистның төп бурычы – профессиональ мин-минлеген канәгатьләндерү. Әгәр ул эш урынында файда китерә алмый башласа, үсеше тукталса, башка урынга китү хәерле. Минем күзәтүләр буенча, уртача алганда, бер урында яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен 3-5 ел вакыт китә. Әгәр ул кызыклы эш икән, бу вакыт эчендә белгеч үзен ачып, файда китереп, ниндидер дәрәҗәгә ирешә ала. Әлбәттә, һәрвакыт өскә таба гына үсеп булмый. Кире дә әйләнеп кайтырга мөмкин, аеруча журналистика өлкәсендә. Үз-үзеңне иҗат кешесе буларак югалтырга ярамый.

Матбугат үзәгендә дә хезмәт куйгансыз. Бүген матбугат үзәге җитәкчеләре журналистка каршы эшләүчеләр дигән караш, стереотип яши. Үзегез дә әлеге юлны үткән кеше буларак, матбугат үзәгендә эшләүчеләргә киңәшләр бирегезче.

Журналистлар белән талашып-сугышып ятсаң, аның беркайчан файдасы булмый. Пресс-секретарьнең төп бурычы, бер яктан – журналистларның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү, икенче яктан – оешманың ихтыяҗын үтәү. Уртаклык табарга кирәк. Журналистлар белән каршылыкта гына эшләсәң, алар сине барыбер кайчан да булса начар итеп язып чыгачак.

Бүген начар әйберләрне яшереп ятып кына эшләп булмый, позитивларны күбрәк күрсәтә белергә тиешсең. Аннары, яхшы журналисттан яхшы пресс-секретарь чыга. Чөнки ул журналистка ни кирәген, матбугатның ничек корылганын аңлый. Оешмаңа, җитәкчеңә яхшылык телисең икән, аның турында журналистларда яхшы мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Шул вакытта гына уңышлы пресс-секретарь була алачаксың.

Әгәр бикләнеп, чикләнеп, вакуум барлыкка китерсәң, андагы кечкенә әйбер дә башкаларга фил кадәр булып күренәчәк. Әгәр оешма тирәсендә күп позитив хәбәр булса, нинди генә проблема булганда да ул күренмәячәк. Матбугат үзәге җитәкчесе журналистларга алар теләгән ризыкны бирергә тиеш – аның сере шул.

«Ике түгел, ун журналистика факультеты булсын!»

«Татмедиа»да кадрлар мәсьәләсе кискен торамы? Кемнәр җитми?

Бүген төп проблема – телне камил белгән, татарча фикер йөртә алган, чиста татар телендә текст яза алган балалар булмау. Моның бер сәбәбе, әлбәттә, татар мәктәпләренең саны кимү. Соңгы биш ел эчендә килгән студентларның күбесе Арча яки Актаныш районыннан. Әгәр бала татар мәктәбендә укымаса, татарча аралашмаса, татар китаплары һәм матбугатын укымаса, аның теле камил булмый. Аннан берничек тә татар журналисты әзерли алмыйсың. Кечкенәдән телне йотып өйрәнмәгән балага яңадан телне өйрәтү бик авыр. Калькалар белән сугарылган тел робот рәвешендә, ясалма була.

Безнең хәзерге бурыч – саф татар телле балаларны эзләп табып, аларны журналистикага өйрәтү. Менә шул уңайдан, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Рәдиф Җамалетдинов белән берлектә махсус төркем оештырдык. Анда филологиягә омтылышы булган балаларга журналистиканы өйрәтәбез. Елына 1-2 студент безгә эшкә килә, бик уңайлы юнәлеш дип таптык.

Икенче мәсьәлә – татар баласының белем дәрәҗәсе, аның фикер йөртүе дә алдынгы булырга тиеш. Бүгенге матбугат текст язу белән генә алга бара алмый. Хәзер камил телле, шул ук вакытта социаль челтәрләрдә эшли алган, алдынгы карашлы, фантазиясе булган кадрлар кирәк. Милләтнең киләчәге матбугатка бәйле. Матбугатның киләчәге шул балаларда.

Менә шул юнәлештә бүген үк эшләмәсәк, бернинди киләчәк турында сөйли алмыйбыз, 10-20 елдан татар телле журналистларсыз калачакбыз. Әгәр татар матбугаты булмаса, милләт үсүдән туктаячак.

Кайсы милләтне генә алсаң да, матбугат – ул милләтне үстерүче катализатор. Революция чорларын искә алсагыз, иң беренче булып Тукайлар эшне газета ачудан башлаган. Милли күтәрелеш һәрвакыт матбугатның күтәрелешеннән башлана.

Бүген КФУда ике факультетта журналистлар әзерлиләр. Икенчесен оештырганнан соң тавыш та чыкты, монда сезне дә гаепләделәр. Ике журналистика факультеты булу безгә зыянлымы?

Ике түгел, ун журналистика факультеты булсын! Филология институтында журналистикага укыта башлауның берничә сәбәбе бар. Беренчесе – берничә ел элек КФУда татар журналистикасы кафедрасы ябылды. Икенчесе – бюджет урыннарына татар журналистларын кабул итми башлаганнар иде. Авылда яшәгән талантлы татар баласына 140 мең акча акча түләп уку проблема. Бу талантлы татар балаларына үсәргә мөмкинлекләр булсын өчен. Бу үз нәтиҗәләрен бирә.

Без конкуренциядән куркырга тиеш түгел. Зур, бөек милләттә төрле юнәлешләр арасында югары конкуренция булырга тиеш. Журналистларны әзерләү факультетлары, мәктәпләре күбрәк булган саен «Татмедиа»га файдага гына. Өч ел элек «Татмедиа»да да журналистика мәктәбе ачтык. Анда балаларны сайлап, җыеп китереп, эшләргә өйрәтәбез. Журналистика өлкәсендә технологик процесслар аеруча тиз үзгәрә, социаль челтәрдәге алгоритмнар өч ай саен алышынып тора. Шуның өчен журналистларга да көн саен укырга кирәк. Бер тапкыр журфакны тәмамлап чыктым да дөнья тукталып калды түгел.

 

Фото: © Рамил Гали

Үземнең күзәтүләрдән чыгып әйтәм, журфак белән чагыштырганда, татфакны тәмамлаган журналистлар бераз басынкырак була, гадәттә. Моның сәбәбе нидә икән?

Журфакның төп плюсы – мохит. Журналист кем? Ул – стандарт булмаган, бераз сәеррәк кеше. Гадәти көтү арасындагы бер ала карга. Әгәр ул дөньяны башкачарак итеп күрә белмәсә, ул чын журналист була алмый. Журналистика факультетына бераз сәеррәк, иҗадирак, энергияле балалар җыела да бер-берсеннән күреп өйрәнәләр. Ә филфак тел белгечләре әзерли, аларның язу стильләре дөресрәк, телләре камилрәк. «Татмедиа»да журфактан чыккан белгечләр дә, татафакны тәмамлаучылар да күп. Әлбәттә, интеллектуаль яктан алар бәлки аерылмыйдыр. Әмма тормышка карашы «шальнойрак» булуы белән журфакныкылар аерылып тора.

Без – татар журналистлары милли мәнфәгатьне гел алгы планга чыгарабыз. Язучы Ринат Мөхәммәдиев «Интертат»ка Сөембикә ханбикәнең милли каһарман булмавы турында сөйләде, бу зур гауга чыгарды. Миңа соңыннан дәрәҗәле берничә кеше: «Ул сөйләсә дә, сиңа язасы түгел иде», - дип әйтте. Журналист мондый очракта хөрмәтле язучының фикерен язарга тиешме, әллә легендага әйләнгән шәхесләргә тел-теш тидермәскәме?

Журналистиканың бердәнбер хуҗасы – аның укучысы. Журналистның бурычы – аның ихтыяҗы буенча эшләү. Ниндидер бер төркем кешеләрнең ихтыяҗында гына түгел, төп укучы өчен эшләү. Кечкенә милләтләр ниндидер фобияләр белән чирләргә мөмкин, ләкин без мең еллык тарихы, әдәбияты булган бөек милләт бит. Милләт үсешенең бер күрсәткече – тыелган темалар булмау, үз-үзеңә тәнкыйди карый алу. Үзен яратып кына яшәүче – ул үсеп бетмәгән кеше. Безнең кебек үскән милләт төрле проблемалы темаларга керүдән, фикер йөртүдән курыкмаска тиеш. Бу безнең психологик яктан җитлеккәнне күрсәтә.

Боларны язу – журналистның эше. Журналистиканың ярамаган темаларга кереп эзләнүе алга таба үсүгә иммунитет булдыра. Иртәгә үләргә җыенмасак, үзебезгә тәнкыйди карарга, проблемалар турында сөйләшеп-фикерләшеп эшләргә кирәк. Ярамаган темалар, әйтелмәгән сүзләр калса, бу киләчәктә милләт өчен зур проблемалар тудырырга мөмкин.

Әлбәттә, Сөембикә бүген безнең өчен чын байрак, образ. Әмма аны төрле яклап өйрәнүнең, бәхәс тууның зыяны юк. Шушы эзләнү вакытында чынбарлык, хакыйкать табыла. Берничә материал гына аның бөеклеген кимсетми, киресенчә, тарихи эзләнүләр аңа игътибарны арттыра.

«Соңгы елда «Татмедиа»да уртача хезмәт хакы 5-6 меңгә артты»

Татар журналистикасы үз дөньясында гына кайный кебек, безнең газеталар, материаллар турында руслар белми дә. Бу безнең начар язудан киләме?

«Интертат»ның 20 еллыгы уңаеннан Татарстан журналистлар берлеге музеена бардык, шунда 1950-70нче елларда басылган газеталарны барып укыдым һәм куркуга калдым. Темалар, җөмлә төзелеше, язмаларның күләме соңгы 50 ел эчендә күпчелек татар матбугатында үзгәрмәгән икән. Бу – бик куркыныч әйбер. Татар матбугаты изоляциядә яшәгән. Тыелган темалар турында әйттек, үсеш телисең икән – үз-үзеңне тәнкыйтьләү, яңалык эзләү кирәк. Изоляциядә яшәү телнең катлаулы булуына да китерде. Кайбер очракта кеше газета-журналдагы катлаулы телне укый алмый. Әдәбияттан аермалы буларак, вакытлы матбугат җиңел җөмләләр белән язылырга тиеш.

Бу яктан без шәхси матбугат чараларын үрнәк итеп куя алабыздыр?

Татарстандагы бүгенге шәхси матбугат чаралары гомумән алганда 150-200 мең тираж белән чыга. Шулар арасында дистәгә якыны – «Ирек мәйданы», «Акчарлак», «Безнең гәҗит» һ.б. зур тираж белән басыла. Аларның күпчелеге «Татарстан яшьләре»нең дәвамчылары, аларда әлеге газетада үсеп чыккан кешеләр хезмәт куя. Хәзерге заман матбугатына «Татарстан яшьләре»нең тәэсире көчле булды. Тел, структура ягыннан карасак та, шәхси матбугат чаралары зур үсештә. Әлбәттә, бу татар халкының зыялы, укымышлы булуын да күрсәтә. Татар һәрвакыт мәгълүмат эзләргә, укырга тырышкан, бу төп сыйфатларыбызның берсе. Шул ук вакытта дәүләт татар матбугат чаралары да актив үсештә. Алар интернетта эшли, алар безнең милли мирасыбызны тарата. Гомумән, бер комплекс булып яшәү – шәхси һәм дәүләт матбугат чаралары – зур байлык дип саныйм.

 

Фото: © Рамил Гали

Безне сторителлинг стилендә язарга, укучы күңеленә кеше язмышлары аша үтеп керергә өйрәттеләр. «Татмедиа»да моның буенча укыту да булды. Шушы ук әйберне совет чоры журналистикасында да өйрәткәннәр. Бу элеккеләргә кире әйләнеп кайтумы?

Журналистиканың профессиональ нигезе, системасы беркайчан да үзгәрмәгән. Совет заманында чикләр, шул ук вакытта һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр дә күп булган. Сторителлинг, геройны табу, конфликт, үсеш линиясе – болар барысы да совет журналистикасы теориясе, без журфакта укыган әйберләр. Бүгенге көндә алар кире әйләнеп кайта. Бүген яңалык язып утырып кына кешене кызыксындырып булмый, халык хәбәрдән туйды. Язмыш, аналитика укыйсылары килә. Нәрсә булганын гына түгел, нигә булганын, моның нәрсәгә китерәчәген дә белергә телиләр.

Бүген катлаулы жанрларга ихтыяҗ зур. Тормыш спираль буенча бара, киләчәктә фельетон, очерк кебек жанрлар да кире кайтырга мөмкин. Профессиональ яктан карасаң, бүгенге журналистика совет чорыныкы белән чагыштырганда күпкә түбәнрәк. Фото, видео, кино төшерүне алсаң да шулай...

Нигә алай? Кадрлар мәсьәләсе белән бәйлеме?

Укыту, кадрлар әзерләү системасы җимерелү белән бәйледер. Бүген кайсы гына өлкәне алсаң да, профессионаллар зур дефицит.

Кадрлар проблемасы хезмәт хакларына барып тоташа. Бу сорауны бирмәсәм, хезмәттәшләрем кичермәс. Бүген татар журналистларының хезмәт хаклары түбән. Аны арттыруның берәр юлы, киләчәккә якты өметләр бармы?

Без бөтен әйберне гомуми вәзгыятькә бәйләп карыйбыз. Журналистлар гына җәмгыятьтә зур хезмәт хакы алып эшли алмый, шулай бит? Уртача хезмәт хакы дигән күрсәткеч бар. Республика буенча караганда, бүген журналистлар гына түбән хезмәт хакы ала димәс идем. Нәтиҗәле эшләүче, реклама сатучы, аудитория белән элемтәдә торучы матбугат чараларында хезмәт хаклары югары. «Татмедиа» дәүләт тарафыннан субсидия нигезендә яши, ләкин ярты табыш рекламага бәйле. Актив рәвештә реклама сата, аудитория белән эшли торган матбугат чараларында хезмәт хаклары уртачага караганда да югарырак. Чөнки аудиторияләре зур, кызыклы контент барлыкка китерәләр, шуның хисабына яхшы гонорар һәм премияләр түләргә мөмкинлекләре бар.

Берара «Татмедиа»да татар журналистлары русларга караганда әзрәк акча ала дигән фараз бар иде. Моның буенча тикшерү үткәрдек. Күпчелек матбугат чараларында рус теллеләрдән кимрәк алмаулары ачыкланды. Мәсәлән, «Татар-информ»ны алсак, әзрәк алмыйлар, моны саннар белән дә күрсәтә алам. Журналларда да шулай ук.

Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, соңгы берничә ел эчендә безгә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе актив булыша. Алар тарафыннан телне үстерү буенча күп төрле грантлар бирелә, шуның исәбенә татар телле журналлар медиапроектлар ясыйлар.

Нәтиҗәдә, соңгы елда «Татмедиа»да уртача хезмәт хакы 5-6 меңгә артты. Ул хәзер республика күләмендәге уртача хезмәт хакына якын.

«Эшебезнең төп өлеше – яңа медиалар барлыкка китерү»

«Татмедиа»да әз тиражлы журналлар бар. Аларның гомерләре озын булырмы?

Газета-журналларны бүген мәгълүмат чарасы дип кенә кабул итмибез, алар тулы бер редакция. Үз аудиторияләрен басма матбугат рәвешендә генә түгел, ә социаль челтәрләрдә, интернет мәйданында да табарга тиешләр. Мисал өчен, «Салават күпере» моңарчы кәгазь форматта гына чыгып килде. Бала-чага аны укып, кисеп, ябыштырып кына куллана иде. Хәзер без яңа формат таптык – ул мультимедиалы басма. Журналның студиясе, төрле программалары бар, балалар журналны укыганда куар-код белән интернет дөньясына да күчә.

Традицион матбугат чаралары – газета-журнал, радио, телевидениеләр үзләрен хәзер интернет дөньясында да табарга тиешләр. Безнең балалар газета укымый, радио тыңламый, телевизор карамый, алар тулысы белән телефонда, интернет аша дөньяны аңлыйлар. Шушы буын өчен интернет проектларын барлыкка китерү мөһим. Шул ук «Китап» радиосын FM дулкында да тыңларга мөмкин, телефонда кушымта аша да ун меңләп аудиториясе бар.

Әйтик, «Чаян» журналы бар, аның коллективы да өлкәнрәк яшьтә. Алар нишләргә тиеш?

«Чаян»ны алсак, аның аудиториясе 50-70 яшьтәгеләр булырга мөмкин. Алар тагын кимендә 10-15 ел журналны укыячак, басма матбугат шул вакыт эчендә бетмәячәк. Әлбәттә, социаль челтәрләрдә яшьләр өчен яшь «Чаян» оештырудан мәгънә юк. Шуңа күрә без яшьләрнең мәнфәгатенә туры килгән проектлар уйлап табарга тырышабыз. Мәсәлән, «Кара дуслар» дигән проект барлыкка китердек. Ул юмор өлкәсендә контент барлыкка китерә, тик аны башка редакция эшли. Шундый вариант таптык. «Чаян» да эшләвен дәвам итә, ул бөтен Россия буенча сатыла.

 

Фото: © Рамил Гали

Сез бервакыт: «Татмедиа» журналистларга шартлар тудырырга тиеш, без аларга хезмәт күрсәтүчеләр», - дип әйткән идегез. «Татмедиа» бу яктан үз максатын үтиме?

«Татмедиа»гә быел 15 ел, шул уңайдан безгә Чувашия, Якутия, Казахстан, Башкортстаннан делегацияләр килеп китте. Бүгенге «Татмедиа» – журналистлар өчен югары күрсәткечле эшләү форматы. Россиядәге иң зур региональ медиахолдинг без. Берничә йөз мәгълүмат чарасы бүгенге «Татмедиа»да җыелган. Шушы форма, редакцияләрнең бер юридик зат булып эшләве аеруча соңгы елларда үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә башлады.

Без Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның булышуы, үзебезнең эшчәнлек нәтиҗәсенә матди базаны үзгәртеп чыктык. Бөтен редакциядә автомобильләр, компьютерлар яңартылган, бөтен телекомпанияләргә югары сыйфатлы җиһазлар алынды. «Татмедиа» яхшы урында, метро янында урнашкан, бинада тулысынча яхшы ремонт ясалган, парковкасы бар. Ашханәдән башлап, матбугат конференциясе залы, бүлмәләр саен кондиционер урнаштырылган. Типографиягә генә соңгы елларда өч станок сатып алынды.

«Татмедиа» – югары дәрәҗәле эш урыны. Россиядә болай яңартылган медиакомпанияләр юктыр әле. «Татмедиа»ның бер гаилә булып, шундый форматта эшләве безгә шундый мөмкинлекләр бирә. Мәсәлән, Россия грантларында актив катнашабыз. Махсус бүлегебез бөтен редакцияләргә документлар тапшырырга булыша. Әгәр һәр редакция аерым гына йөрсә, аерылган – аю, бүленгәнне бүре ашар дигәндәй, мондый мөмкинлек булмас иде. Гомумән, бүгенге көндә «Татмедиа»ның акционерлык җәмгыяте булып эшләвенең зур нәтиҗәләрен күрәбез. Моңа, әлбәттә, үз вакытында дөрес юлны сайлап алган Минтимер Шәймиев сәбәпче, алдынгы карашлы һәм энергияле Марат Моратов әлеге эшне оештырып, ахырына кадәр җиткерә алган.

Башкортстанда да шундый зур медиахолдинг булдырабыз дип игълан иткәннәр иде, оештыра алмадылар. Якутиядә дә ике оешмага бүленгән. Бу оештыру ягыннан катлаулы, ә эшләү нәтиҗәләрен бирә.

«Татмедиа»ның бүгенге көндәге төп максатлары нинди?

Соңгы эзләнүләр буенча, бүген аудиториянең 70 %ы интернет куллана. Шуның 60 %ы социаль челтәрләрдә теркәлгән. Шуңа күрә күпчелек беренчел мәгълүматны интернеттан һәм социаль челтәрләрдән укый. Безгә яңа мәгълүмат чаралары – сайтлар, социаль челтәрләрдәге төркемнәр, яңа медиалар барлыкка китерү мөһим. «Татмедиа» бүген шуның белән шөгыльләнә.

Эшебезнең 70 %ы яңа медиалар барлыкка китерү, 30 %ы булган газета-журналлар белән эшләүгә бәйле. «Татмедиа»ның төп бурычы – киләчәк заман форматларын эзләү.

Яңа матбугат чаралары ачу дидегез, кайберләрен мисал итеп китерегез әле.

Бүген «Татмедиа»да 80нән артык сайт бар. Шул сайтларны яңа платформага, яңа админкага күчерәбез, дизайннарын үзгәртәбез. «Татар-информ» белән «Интертат» күчте, хәзер район сайтларын яңа админкага күчерү буенча зур эш алып барыла. Моннан тыш, социаль челтәрләр белән эш итү алымнарын үзгәрттек, быелдан һәр район редакциясендә смм-редакторлар һәм веб-редакторлар булдырдык. Элек алар газеталар белән генә эшләсә, хәзер социаль челтәрләр белән эшләүче аерым кешеләре бар. Бу яңа вакансиягә алынган белгечләр, без аларны укытып чыгарабыз. Районның яңалыкларын социаль челтәрдә барлыкка китерү буенча эшлиләр.

Соңгы елларда дистәгә якын мәгълүмат чарасы ачылды. Мәсәлән, «Китап», «Тәртип» радиолары. Аларның кушымталары аша да зур аудитория җыела, аны бөтен дөньяда тыңлыйлар.

Икенче юнәлеш – газета-журналларны маркетплейсларда сата башладык. Россиянең кайсы гына төбәгенә барма, анда «Озон» һәм «Вайлдберриз» кибетләре бар. Бүген әлеге интернет-кибетләр аша сез «Татмедиа» газета-журналларын да сатып ала аласыз. Алар берничә көн эчендә Россиянең теләсә кайсы төбәгенә килеп җитәчәк.

Өченчесе – узган ел «Татмедиа junior» дигән проект барлыкка китердек. Анда 30га якын медиапроект төзелде: тел, хәреф өйрәнү, аралашу, музыка буенча. Яшьләр өчен төрле юнәлешләрне колачлаган бу проектлар Ютуб, Инстаграм һәм Вконтактеда куелган. Болар балаларга тел өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудыра. «Хатлар йорты» дигән проект бар, кызыклы фраза белән милли үзаңны тарата торган формат.

«Интертат» – бүген татар дөньясында иң күп укыла торган сайт. «Интертат»ның булуы калган матбугат чараларының да үсүенә китерде, алар белән көндәшлек рәвешендә «Шәһри Казан» белән «Ватаным Татарстан» да эшли. Татар кешесенә интернет дөньясында хәзер бөтен әйбер дә бар кебек. Ниндидер яңа әйбер килеп чыкса, без анда керергә тырышабыз. «ТикТок»та күп проектларыбыз бар иде, «Телеграм»да татар каналлары күп икәнен күреп торасыз. Кайсы өлкәне алсак та, анда татар булырга тиеш. Бу бүген «Татмедиа»ның төп бурычы. Артта калмаска, алда барырга кирәк.

Күптән түгел Сабада беренче тапкыр журналистлар Сабан туе үткәрдек. Ул шулкадәр күңелле, рәхәт чара булды. «Татмедиа»ның никадәр көчле икәнен күрдек – 70тән артык филиал бергә җыелды. Мондый коллективта эшләү минем өчен дә бәхет, зур тәҗрибә.

Бу идеяләрнең күпчелеге сезнекеме?

Бер кеше генә берничек тә бу кадәр булдыра алмый, бездә коллектив көчле. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов белән «Адымнар» тапшыруында да бергә эшләгән идек, Рәмис – феноменаль шәхес. «Татар-информ»да эшләгән вакытта анда Алсу Исмәгыйлеваның килүе безгә яңа сулыш бирде, бүген Алсу – «Татмедиа»да социаль медиалар буенча иң көчле белгеч. Газета-журналларда баш мөхәррирләр булып дәрәҗәле кешеләр эшли, моны алар белән якыннан эшли башлагач, тагын да ныграк аңлыйсың. Аларны күзәтәм, өйрәнәм, көчле якларын үзләштерергә тырышам. Ә мин, үз чиратымда, аларга үземнең энергиямне өстәргә тырышам.

 

Фото: © Рамил Гали

«Диндә булуым миңа психологик яктан тотрыклылык бирә»

Шамил Мөхәммәтович, үзегез турында да сөйләшик әле. Бабагыз ишан булган, аның язмышы аянычлы икән...

Профессиональ дәрәҗәгә ирешкән кешеләр белән нәселе турында сөйләшсәң, күбесенең бабасы дин өлкәсендәге шәхес икәне ачыклана. Ул заманда татарларга бүтән мөмкинлекләр булмаганнандыр инде бу, дин өлкәсе һәм сәүдәгәрлек белән генә шөгыльләнә алганнар. Минем әни Актаныш районыннан. Фахрази бабам Әлем авылында ишан булган. Аны 1918 елда атканнар. Ишаннар гади имамга караганда югарырак баскычта, милләтнең әйдәп баручылары булып саналган. Шуңа күрә Совет дәүләте беренчеләрдән булып ишаннардан котылырга тырышкан. Бөтен шәҗәрәләрен өйрәнеп, моның сәбәпләрен аңлап бетерәсем килә әле.

Әтиегез Мөхәммәт әфәнденең укыган вакытта кыю фикерле булуы, шуның өчен Пермьгә китәргә мәҗбүр ителүе турында «Интертат»ка Тәэминә Биктимерова язган иде.

Әти – бик милли җанлы шәхес. Ул чорда милли үзаңлы кешеләр берничек тә үсә алмаганнар. Әлеге системада үсеп китү өчен аңа яраклашырга кирәк булгандыр. Әти иҗат кешесе буларак, шундый каршылыкларга очраган. Миндә дә, балаларымда да милләткә шундый мәхәббәт бар.

Улыгыз «Аргументы и факты» газетасы журналисты, нигә ул «Татмедиа»да эшләми?

Ул минем булышуымнан тыш үзен табарга тиеш. Русча яза, татарча да камил белә. Без өч буын – әти, мин, улым – журналистлар.

Ничек дингә килдегез? Язудан читләшүегез дингә килү белән бәйле түгелме?

Мин үскән гаиләдә дингә мөнәсәбәт яхшы иде. Әби, әни тарафыннан дингә карау, күзаллау, фаразлау салынды. Тормыш иптәшем Ләйсән дә дини гаиләдән, шул безгә өйдә дини мохит тудырырга мөмкинлек бирде. Диннең файдасы нәрсәдә? Ул бүгенге катлаулы социаль тормышта иммунитет барлыкка китерә. Дөрес яшәү рәвеше алып бару психологик һәм физик яктан яклый. Шәхсән үземә нык булыша торган фактор бу. Кайсы гына өлкәне алсаң да, дин каршылык тудырмый, кешегә ярдәм итә.

Сезнең өйдә кем генерал?

Безнең гаиләдә әни генерал иде. Ә үзебезнең өйдә... Гаилә мәсьәләсендә төп роль хатын-кызда булырга тиеш. Бала тәрбияләү, җылы мохит тудыру, гаиләне көйләү өлкәсендә дип әйтик. Ә стратегия барлыкка китерү, ягъни зур максатлар минем өстә. Хатын-кыз эмоциональрәк, ә мин ир-ат буларак прагматик.

Ир кешегә уңышлы карьера төзер өчен яхшы тыл, тотрыклы гаилә һәм сине анлаган иптәшең кирәк. Мин бу очракта нык бурычлы хатыным Ләйсән алдында!

Ничек ял итәсез? Каян энергия аласыз?

Кызганыч, ял итәргә вакытым юк. Дин өлкәсендә күзаллавым булу аркасында, ул миңа психологик яктан тотрыклы булырга ярдәм итә. Эчке дөньяң камил булса, стрессларга, нервы чыгаруларга игътибар кими. Стретегик рәвештә фикер йөртә башлыйсың. Иң мөһиме – кешегә карашын үзгәртергә кирәк. Дин эчке дөньяның камиллеген бирә. Син кечерәк проблемаларга, ситуацияләргә, вак-төякләргә икенче төрле карый башлыйсың. Ә энергияңне юк-барга сарыф итмәсәң, аны читтә эзлисе дә булмый. Энергияне Аллаһы Тәгалә тулы итеп булдырган, аның өчен өстәмә конструкцияләр кирәкми, юк-барга әрәм итмәскә генә кирәк.

Шамил Мөхәммәт улы Садыйков Питрәч районы Шәле авылында туган. Казан дәүләт университетының «журналистика» белгечлеген тәмамлаган.

1997-1999 елларда – корреспондент, «Эфир» телекомпаниясе яңалыклар хезмәте редакторы.

1999-2000 - «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең яңалыклар редакторы.

2000-2007 - «Казан» телерадиокомпаниясенең баш редакторы.

2007-2008 - ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат сәркатибе.

2008-2013 – «Эфир» телекомпаниясеяңалыклар хезмәте директоры.

2013-2015 – «Эфир – Яр Чаллы» телекомпаниясе башкаручы директоры.

2015-2016 – «Казан» җитештерү-төзелеш берләшмәсенең матбугат үзәге җитәкчесе.

2016-2020 – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының генераль директоры.

2019дан – «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры.

Татарстан республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 август 2022
    Исемсез
    Рэхэт яшэргэ , Татарстан жумхуриятендэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100