Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шамил (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100

Өйләнмәде Шамил. Яшьтәш кызларын да бик тиз эләктереп алдылар. Кайсы шәһәргә чыгып китте. Хатын-кызга карата кызыксынуы да булмады бугай аның. Абыйсы өйләнгәч тә, җиңгиенең гел «теге кирәк, бу кирәк» дип торганыннан арып бетә иде. Авылга ялга кайтканда гына да тынгы юк шул абыйсына. Бакча артына чыгып, дөнья хәлләрен сөйләшергә генә утыралар, җиңгәчи чыгып, я кибеткә барырга куша, я үзенә булышырга чакыра.

Табын артына утырсалар да гел шул. Тегене аласы бар, моны аласы бар, малайның аягына юк, кызга күлмәк кирәк. Кирәк тә кирәк, гел кирәк. Ты-ты-ты-ты... Бу җиңгәчи «игәүләп» торудан башканы белми ахрысы, дип шаккатып карап тора Шамил кайчак.

Балаларга да исе китми Шамилнең. Аларның чыр-чу килгән тавышларыннан тәмам туя. Абыйсыныкылар ялга гына кайтканда да өйне пыран-заран китереп бетерә. Урыныннан кымшанмаган әйбер калмый. Шамилнең чәй бокалы үзенеке аерым. Менә шул бокал үзенә эләкми балалар кайткач. Абыйсының ике малае тарткалашалар шул бокал өчен. Юри кыланалар диярсең. Тынычлыкка ни җитә, ди шундый чакларда Шамил.

Күршеләрдә дә шул хәл. Ире салып кайткач, хатыны куалап чыгара. Тегесе Шамилгә керә. Аның артыннан балалары ияреп керә дә, өен пыр туздыралар Шамилнең. Табындагы прәннек-кәнфитне дә чәлдерергә оялып тормыйлар. Шамилнең өр-яңа галошын алмаштырып киеп чыгып киткәннәр берсендә. Алырга акчалары юктыр инде үзләренең. Галушны кереп алырга туры килде. Баскыч төбендәге 10-15 пар аяк киеме арасыннан чак эзләп тапты галушын. Мескенкәй, тирескә буялып беткән. Әле ярый эчке ягына тәрәзә буяганнан калган ак буяу белән тамга салып куйган иде. Танырлык түгел галушын. Ул көнне дә үзенең ялгыз булганына сөенеп чыкты. Тынычлыкка ни җитә!

Мондый ыгы-зыгылы тормыш белән яшәгәнче, үзең генә тынычта яшәргә рәхәтрәк. Үзе генә түгел түгеллеккә, әнисе бар. Әнисе бик тели инде өйләнүен. «Килен күрми китәремме икән? Ялгызыңа кыен булыр, улым», – дип әйтеп карый. Үзе дә хастаханәдә яткан танышкан хатыннардан «ялгыз хатыннар юкмы минем малаема килергә» дип, гел белешеп тора. Килмиләр шул. Ялгыз хатыннар да Шамил кебектер инде, бер уйласаң. 50гә җиткәндә, аларга нәрсәгә ир? Ул яшьтә хатын-кызның нинди булса да үз почмагы була, балалары үсә.

Әнисе исән-сау чакта шулай яшәлгән иде әле. Бакчаны казып, түтәлләр ясап бирә дә, үзе эшенә чыгып китә иде егет. Әнисе үлгәч, Шамилнең тормышының яме китте. Бакча да карый белмим икән бит мин, дип пошаманланды. Үзе генә калудан курку идеме, әллә чыннан да йорт тирәсендә эш рәте белмәү гаҗизлегеме – елыйсы килгән көннәре дә булды. Ялгызың гына бакчада казынуы да әллә ничек икән ул. Кеше көләдер кебек. Күрше-күлән уянганчы чыга торган булды бакчасына. Чүп үстереп тә булмый бит. Бакчасын да карамый, диярләр. Кешедән дә калышып булмый, ашарга да кирәк. Суган, кишер, кыяр, чөгендер, помидорны ел да үстерәләр иде әнисе исән чакта.

Шулай әкренләп ияләнде ялгызлыкка да. Әмма өйләнмәгәненә бер тамчы да үкенмәде. Сараенда 5 тавыгы, 1 әтәче, 1 песие бар. Ни кирәк тагын. Телевизоры сөйләп тора. Эчмәгәч, тартмагач, эшләгән акчасы азык-төлек алырга җитеп бара. Ни тели, шуны сатып алып ашый. Тынычлыкка ни җитә!

Әнә хәзер абыйсының олы малае Руслан өйләнергә йөри. Яшьләрнең зурлап туй уздырасы килә. Абыйсы аптырашта. Каян акча табарга? Кредитка да керәсе килми. Бурычка алып торырга да кеше юк. Запас акчасы бар да барын, ул гына җитми. Шамилгә акча сорап кайтканнар. Каян Шамилнең акчасы булсын инде. Эшләгәнен ашарына алып, йорт-җирен караштырып тотып бетереп бара. Әле узган ел капка-коймасын яңартты. Аннан алдагы ике елда өй түбәсенең шиферын калайга алмаштырды. Колхозда акчаны 30-40 мең бирмиләр. 20гә туламы икән әле. Аның кадәр генә акча белән каян акча җыясың.

Малай өйләндерергә акча кирәк, дип, борчылып, башын аска иеп чыгып киткән абыйсын кызганып, тынычлыкка ни җитә, дип тагын бер кат үзе өчен сөенде Шамил.

Өйләнде ул малай үзе, өйләнми калмады. Купшы ук булмаса да, гади генә туй уздырдылар. Хәзер малайга ипотекага фатир алу артыннан йөриләр. Менә, атлаган саен Шамилгә «тынычлыкка ни җитә» дияргә җай чыгып тора.

Өйләнгәннең икенче елында ук балалары туды Русланның. Камилә исемен кушканнар. Шамил үзенә күрә рәвешен китерде: күчтәнәчләр, бүләкләр алып, шәһәргә бәби ашы илтеп кайтты. Төне буе ул баланың елаганына бер тамчы йокы күрмәде. Иртән күзләре кызарып уянды. «Кара инде, кара, синең күзең каты түгел, күз тими», – дисәләр дә, янына да бармады. Аягөсте генә чәен йотты да районга кайтучы автобуска чыгып йөгерде. Тынычлыкка ни җитә!

Көннәрдән бер көнне Шамилгә Руслан белән Камилә үзләре кайтып төште. Көтмәгәндә. Хатыны, авырып, больницага кергән. Әти-әнисе эштә. Русланның балачакта кунакка кайтып йөргәндә дус булып калган иптәш малае бар иде. Шул, авырып, урын өстендә иде, хәлен белешә кайткан. «Курыкмыйча ничек бала белән юлга чыктың», – диде Шамил иң беренче. «Тыныч ул, борчый торган бала түгел», – диде әтисе, кызын яратып кочаклап.

Шамил йөгерә-йөгерә чәй куйды. Бар булган сыен табынга тезде. Тамак ялгап, хәл белешкәч, Руслан дус егетенә барып килергә әзерләнде. Камиләнең дә йокы вакыты җиткән иде. «Камилә өйдә калыр, бер йокласа – озак йоклый ул», – диде Руслан.

Шамил аны-моны уйламады. Бала йоклаган җиреннән вакытлы-вакытсыз уяна ала дип, башына да китермәде, ризалашты. Ә Камилә әтисе китеп 1 сәгать тә үтмәде, уянды. Тавыкларга җим сибеп керешенә караватта тузганак кебек чәчләрен җилфердәтеп утырган баланы күргәч, югалып калды Шамил. Тегесе дә ят кеше күрүеннәнме, йокысы туймый уянганмы, авызын зур ачып елап та җибәрде. Менә китте ыгы-зыгы. Бала елыймы-елый. Тын гына елыймы әле ул сиңа. Тагын да кычкырыбрак елый башлады.

Күтәреп алып йөртеп торырмын, дип, Шамил янына килә башлагач, бөтенләй дә үзгәрде елау тавышы. Шамил дә курка калды. Бала күргән кешеме ул?! Тиз генә Русланның телефон номерын җыйды. «Не доступен». Нишләтергә? Күтәреп урамга алып чыгар иде, янына барырлык түгел бит тавышына. Нәрсә биреп карарга икән?! Алма биреп алдаргамы? Юк, тамагына китәр, ярамас. Соктан бушаган пыяла шешәгә чәй калагы белән суккалап көй чыгарырга тотынды Шамил. Караватта утырган нәни кызыкай, шешә белән калак чыгарган көй тавышына алданып, бераз тын утыра. Шамил туктауга, кабат елый башлый. Шешәгә сугып торырга да риза, еламасын гына.

Шамил бер әкәмәт бирелеп китте көй чыгарырга. Сәхнәдә кашыкка кашык сугып уйный диярсең. Үзе дә сизмәстән, төрле хәрәкәтләр ясап бии дә икән бит ул. Почмакта торган зур көзгедән үзен күреп, үзеннән үзе оялып куйды. Чәчләре юешләнеп, маңгаеннан тирләр аккан. «Тынычлыкка ни җитә!» – дип, диванына барып утырды. Кулыннан калагы белән шешәсен төшермәде. 5 минут та утырмагандыр, Камилә тагын елап җибәрде. Бу юлы тагын да катырак шыңшыды кызыкай. Җитмәсә, өйгә ят ис таралды.

Ай, балакай, кәкәй иткән бит бу. Менә нишләп тын гына утырган икән берничә минут. Шамил кабат Русланның номерын җыйды. Һаман «не доступен». Авылда телефон тотмау мөмкин түгел. Заряды беткәндер, дип уйлады. Сүзгә бирелеп озак та утырса, бетте баш. Бала аның саен акырып елады. Бая әле асты коры иде, түзәрлек булгандыр.

Нишләргә? Янына барырлык түгел бит бу баланың. Шунда корт-корт килгән тавыш килде. Өйалды ишеге ачык калып, чеби чыгарырга утырган тавыгы кереп килә икән. И сөенде Шамил. Шул тавыкка алданып, аз булса да тын утырмасмы әле. Башка көнге кебек, кая анда тавыкны кире куалап чыгару! Кочаклап алырдай булып өйгә кертте кыртлыйны. Тавык та, үз бәясен белеп кенә, өйнең түренә узды. Идән келәмендәге чәчәк сүрәтләрен чукып, җим эзләде. Шамил дә хәйләгә кереште. Шкафтан тиз генә алып, бер чокыр тары ярмасын чәчте келәмгә. Тавык – ярмага, бала тавыкка алданып тыныч утырыр һичьюгы. Рәхәтләнде кыртлый ярма чүпләп. Камилә дә ниндидер авазлар чыгарып, онытылып, тавыкка карап утыра бирде.

Шамил, Русланны көтеп, тәрәзәдән тәрәзәгә йөгерде. Баласын онытты бу, кайтмый да кайтмый. Аһ, тавыкның йомыркалары суына бит. Атна-ун көннән чебиләре чыгарга тиеш, йомыркаларны суытырга ярамый. Шамил җәһәт кенә тавыкны тотып алып сарайга чыгармакчы иде. Тоттырамени әле сиңа ул арада тавык. Кыртлый Камилә янына диванга очып менеп кунаклады. Менә утыралар икесе бергә бер-берсенә карашып. Ни хикмәт, курыкмыйлар да. Йомыркасын карарга күтәргәндә Шамилнең кулын тешләп бетерә торган кыртлый балага карап тик утыра. «Корт-корт»лап үз җыруын суза. Тегесе дә тавыкның койрыгын сыпырып уйный. Икәүләп көләләр диярсең Шамилдән. «Ай, җаны-ым, тынычлыкка ни җитә», – дип сөйләнә Шамил үзалдына.

Бетте баш, баланың күзен чукыса, дигән куркулы уй килде Шамилгә. Озак уйлап торырга вакыт юк. Тотып алыйм, дип карават янына килүгә, тавык пырхылдап идәнгә очып төште дә, Шамил Камилә янына килеп ауды. Ярты гәүдәсе идәндә, ярты ягы караватта бөкерәеп калган Шамилнең борынына кәкәй исе килеп бәрелде. Бала тагын елый башламасын гына, дип, чытырдатып күзләрен йомды. Камилә Шамилнең пеләшендә калган чәчләрен тарткаларга кереште. Тартса тартсын, еламасын гына. Тик, кәкәй исе иснәп, баланы юештә утыртып та булмый. Русланның кайчан кайтасын кем белгән. Шамил куркып кына, пеләшендәге чәченә ябышкан кызыкайның кулын тотты. Ычкындырырга иде исәбе.

Камилә дә аңлады ахрысы абыйсын. Бу юлы еламады. Сирәк тешләрен күрсәтеп елмайды да, пеләш башка чәпе-чәпе китереп суккалап алды, нидер сөйләнде. Шамил нарасыйның кулын тотты да, үзе дә сизмәстән, елап җибәрде. Әллә бу хәлләрдән талчыгу, әллә сабый куллары күңелен кузгатты аның. Аларга алмаш буын үсеп килә ләбаса. Керләнмәгән, гөнаһ эшләр кылмаган сабый куллары. Әбисе исенә төште. «Балалар – фәрештә, аларны әрләмәгез», – дия иде әнисенә алар кечкенә чакта. Әйтерсең лә Шамил каршысында фәрештә утыра. Шамил, елмаеп, балага карады, бала абыйсына елмайды.

Шамил тиз генә торып, йөгерә-йөгерә, газ плитәсенә су куйды. Мунчасыннан ләгән алып керде. «Әйдә, мин дә сиңа булышам», – дигәндәй, Камилә дә караваттан төшеп, үрмәләп, абыйсы янына килде. Су хәстәрләп, Камиләне кәкәеннән арындыргач, җиңел сулап куйды Шамил. Тавыш-тынсыз гына бу эш тә булды. Камилә дә, абыйсына нидер аңлатырга теләгәндәй, үз телендә нидер көйләде.

Елаудан туктагач, кәкәйне тазартып бетергәндә генә, Руслан да кайтып керде. Өчесе өч җирдә рәхәтләнеп көлештеләр. «Башка болай дөньяңны онытып йөрмә. Камилә үскәч кенә кайтыгыз», – диде Шамил. Тынычлыкка ни җитә!

Кунаклар шәһәргә киттеләр. Шамил берүзе утырып калды. Шул сәгатьтән күңеле кузгалды ялгыз ирнең. Камилә елап утырган караватка барып, сабыйдан калган исләрне иснәнде. Онытылып калган башлыгын кочаклап йоклады. Ямансу, юксыну хисе кузгалды йөрәгендә. Әти булырга теләү хисе. Бала елмаюы шатлык икән бит ул. Сабыйларның авыртудан түгел, киреләнеп елаулары җырга тиң икән бит. Күңелле икән бит алар белән. Мәшәкатьләре дә онытыла торгандыр. Их, вакытында өйләнгән булса, аның да балалары, оныклары булыр иде. Тик, гомер узган. Әти булырга инде хәзер, соң.

Уйлар арасында калгач, тынлыкта да рәхәт түгел икән. Кемгәдер ярдәм итәсе, булышасы килде Шамилнең. Үзеннән соң берни калмый икән бит аның. Дога кылыр баласы да калмый икән. Әллә нишләтте бу кызыкай олыгая барган Шамил абыйсын. Аның ап-ак йомшак куллары, нәни борыны, күзләре. Әни мине тапканда, минем куллар да шундый булгандыр, дип, үзенең кулларын да угалап алды.

Үз уеннан үзе аптырап китте. Дога, дидемме ул? Каян килде ул сүз миңа? Менә безнең әнкәй ике малай үстерде. Аңа карап, кайсыбыз дога кыла?! Бала үстерү-үстермәүгә карамыйдыр дога кылу. Шамилнең башында уйлар бөтерелде. Дога кылмый шул, уйлап та караганы булмады моңарчы. Үзенең дә яше бара. Көн саен бер көне кими. Гомер озынаюга таба бармый.

Шамил, оялып кына, авылдагы ялгыз яшәүче мулла йортына китте. Мулла абзый елмаеп каршы алды. Уйларын хуплады, китаплар бирде. Шамил шул көннән догалар өйрәнә башлады.

Тагын бер серле эш кылды ул. Камилә исеменә банкта счет ачтырып, шунда акча сала башлады. Бу эшне Русланнан башка эшләү мөмкин түгел иде түгелен. Камиләнең кияүгә чыкканын күрә алмас инде алуын. Шамил үзе дә 60ка җитте бит. Камилә 20дә кияүгә чыкса да, Шамил ул чакта 80не узган була, Аллаһ теләсә. Шулай да, укуынамы, кияүгә чыгарынамы – нәрсәгә булса да тотарлар, дип, акча җыя башлады Шамил. Менә ярату нишләтә?! Балаларның самимилеге, ихлас елмаюлары туңган йөрәкләрне дә эретә шул.

Менә шушы бәләкәй кызчык күңел дөньясын актарып ташлады Шамилнең.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100