Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самараның элекке мэрының оныгы әби-бабасын үтерүдә гаебен таныган

news_top_970_100

Самараның элеккеге мэрын һәм аның хатынын үтерүдә аларның оныклары гаепләнелә иде. Хатын-кыз үз гаебен таныган. Аңа психологик-психиатрик экспертиза билгеләгәннәр.

Җинаять урынында тикшерү барышында хатын-кыз гаебен таныган. Бу җинаятьтә катнашкан тагын бер ир-атның булуын әйткән. Ул ир-ат хәзерге вакытта Самарадан читкә чыгып киткән, аны эзлиләр, дип хәбәр иткән «РИА Новости»га Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Сорау алу барышында билгеле булганча, җинаять табыш алу нияте белән эшләнелгән. Туганнарының милкен тартып алу максатыннан, ул әби-бабасын агулаган, ә аннары азот ярдәмендә катырган. Шуннан соң ир-ат аларның гәүдәләрен кисәкләргә тураклаган һәм, өлешләп, Самарадагы чүп контейнерларына тараткан.

Самараның элеккеге мэры Виктор Тарховның элемтәгә чыкмый башлавына беренчеләрдән булып аның дусты, элеккеге урынбасары игътибар итә. Тархов аның Яңа ел һәм туган көне белән котлауларына җавап бирми, элемтәгә чыкмый. Аннан ир-ат полициягә гариза яза. Полиция хезмәткәрләре Тархов йортындагы камераларның язмаларын карый. Гыйнвар башында элеккеге мэр хатыны белән үз фатирына кергән, әмма аннан соң инде бер дә чыкмаган була. Шик оныкларына – 29 яшьлек Екатеринага төшә, чөнки ул фатирга килеп-китеп йөри, кара пакетлар, мичкәләр ташый.

3 февральдә тикшерүчеләр җинаять эше кузгата. Кыз күрсәтмәләр бирүдән баш тарта. 5 февральдә аны 2 айга кулга алалар. Тарховларның оныгы фатирындагы тентүләр вакытында, хокук саклау органнары хезмәткәрләре Самараның элеккеге мэры һәм аның хатынының документларын һәм телефоннарын таба.

Аларның гәүдәләрен чүплекләрдән озак вакыт эзләгәннәр иде, тик таба алмадылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100