Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Самарада Сәйф Сараи укулары: Татар шагыйренең 700 еллыгы һәм Алтын Урдага яңа караш

Күптән түгел Самара өлкәсенең Камышлы авылында Алтын Урда шагыйре Сәйф (Сәиф) Сараиның 700 еллыгы уңаеннан төбәкара конференция узды. Кем ул Сәйф Сараи, бүгенге укучыга аның нинди әсәрләре мәгълүм? Алтын Урда дәүләтендә халык ничек яшәгән? Әлеге сорауларга җавапларны фәнни конференциядә катнашкан «Интертат» хәбәрчесе белеп кайтты.

news_top_970_100
Самарада Сәйф Сараи укулары: Татар шагыйренең 700 еллыгы һәм Алтын Урдага яңа караш
Абдул Фархан

17 майда бер төркем Казан галимнәре Самара өлкәсенең Камышлы авылына юл тотты. Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 330 километр үткән юлчыларны якты, кояшлы, алмагачлары шау чәчәккә төренгән татар авылы каршы алды. Көньякка таба барган саен табигатьтә яз иртәрәк килә, җәй озынрак була шул. Күрше төбәкнең элмә такталарында урам исемнәренең татарча да язылган булуын күргәч, авыл тагы да нурланып киткән кебек тоелды. Биредә татар мохите ярылып ята.

Фото: © Абдул Фархан

Камышлылар Казан кунакларын татар сөйләме, татар җыры белән каршы алдылар. Балалар тарафыннан авазларның дөрес әйтелеше миндә туган тел күз буяу өчен генә кулланылмый икән дигән фикер уятты.

Камышлы авылы җирлеге башлыгы Фәгыйм Миңневәлиев өч татар авылын берләштергән җирлектә биш меңгә якын кеше яшәвен әйтте. Шуларның якынча җитмеш проценты татарлар икән.

Бездә туган тел, милләт проблемасы юк. Бөтен кеше татар телендә иркен аралаша. Бездәге руслар да, чуашлар да татарча аңлый. Халык дус-тату яши, - диде Фәгыйм Миңневәлиев.

Фәгыйм Миңневәлиев

Фото: © Абдул Фархан

Камышлы урамнарыннан барганда авыл матур, пөхтә икәненә игътибар иттем, хәтта парк кебек ял итү урыны да күзгә чалынып китте.

Камышлы авылы елдан-ел яңара, матурая. Без күп кенә дәүләт программаларында катнашабыз. Былтыр шуның нигезендә сквер ясадык, быел балалар мәйданчыгы эшлибез, - диде җирлек башлыгы.

Авылда яшәү өчен уңайлы шартлар булдырылса да, яшьләрнең күбесе Казанга, Самарага укырга китеп, шәһәрдә төпләнеп кала икән. Фәгыйм Миңневәлиев яшьләрнең өчтән бере генә авылда кала, ди. Аңлавымча, монда да шәһәрләшүнең төп сәбәбе яшьләргә эш урыннары җитмәүдә. Төп эш бирүчеләр – коммуналь хуҗалык оешмасы һәм «Раздолье» авыл хуҗалыгы оешмасы, никадәр генә көчле булсалар да, бөтен халыкны эш белән тәэмин итә алмый. Җирлек башлыгы сүзләренчә, Камышлыда районның Усман авылына йөреп эшләүче нефтьчеләр дә бар.

Камышлы, Келәүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим Камышлы авылында өч мәчет барлыгын әйтте.

Аллага шөкер, халык мәчеткә йөри. Җомга намазына утызлап кеше җыелса, бәйрәмнәрдә күп киләләр. Мәхәлләләр арасында ызгышлар, аңлашылмаучанлыклар юк. Уртак тел табып эшлибез, - диде имам-мөхтәсиб.

Сәйф Сараи укуларында катнашучыларны Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов сәламләде. Ул конференцияне оештыручыларга, анда катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Уңда Рафаэль Баһаутдинов

Фото: © Абдул Фархан

Камышлы төбәгендә уңган-булган халык яши. Аның тарихы да бай. Камышлы төбәгендә татарның атаклы шәхесе Сәйф Сараи туып үскән дигән фараз бар. Әгәр ул фәнни яктан расланса, без аның исемен район тарихына горурланып язар һәм мәңгеләштерер идек, - диде Рафаэль Баһаутдинов саф татарча. Район башлыгының рәсми чарада туган телендә чыгыш ясавы башка түрәләргә дә үрнәк булсын иде. Гомумән, Камышлыда татар теленең дәрәҗәсе дәүләт теленә караганда түбәнрәк булмавы сизелде, гәрчә татар телен саклауга һәм үстерүгә өлкә хакимияте тарафыннан зур игътибар булмаса да.

«Сәйф Сараи якынча 1321 елны Камышлыда туган дип фаразлана»

Камышлыга баруыбызның төп максаты – «Сәйф Сараи укулары – 2022» дип аталган конференциядә катнашу иде. Төп темага күчик. Кем соң ул Сәйф Сараи һәм ул ни рәвешле Татарстанга терәлеп торган Камышлы белән бәйле?

Татарстанда Сәйф Сараиның иҗатын беренчеләрдән булып Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов өйрәнгән һәм әсәрләрен җыентык итеп чыгарган. 

Хатыйп Миңнегулов

Фото: © Абдул Фархан

Сәйф Сараи - Алтын Урда чорының, ундүртенче йөзнең бөек шагыйре, кыю каләм әһеле, затлы фикер иясе, - диде Хатыйп Миңнегулов. Галим урта гасырларда иҗат иткән бөек татар әдипләренең беренче бишлегенә Кол Галине, Мәүлә Колыйны, Утыз Имәнине, Сәйф Сараины, Мөхәммәдьярны кертә. Үз чорында Сәйф Сараи бик күренекле була. Ни кызганыч, соңыннан аның әсәрләре татар укучыларына билгеле булмый, чөнки кәгазьгә язылган китаплар гына түгел, ә таштан, кирпечтән төзелгән шәһәрләр, биналар юкка чыга.

XIX гасыр урталарында Дозе исемле Голландия шагыйрәсе Лейден шәһәре китапханәсендә Сәйф Сараи кулъязмаларына игътибар итә һәм бу турыда язып чыга. Шуннан соң аның белән кызыксыну башлана. 1954 нче елны Төркия профессоры Голландиягә баргач, кулъязмаларның күчермәсен ала һәм Төркиядә бастырып чыгара. Бераздан гарәп шрифтында җыелган өзекләр Үзбәкстанда, Венгриядә чыга. Сәйф Сараиның мәгълүм булган барлык әсәрләре тупланган җыентыкны миңа чыгарырга насыйп булды. Ул 1999 елны дөнья күрде, - диде Хатыйп Миңнегулов.

Сәйф Сараиның тормышына килсәк, әдәбият галиме аның туган вакытын, урынын төгәл белмибез, ди. Элеккеге әдипләрнең күпчелеге белән шундый ук хәл.

Сәйф Сараи бер әсәрендә үзен Камышлы төбәгендә дөньяга килүен, Алтын Урда башкаласы Сарай шәһәрендә (хәзерге Әстерхан шәһәре янында) укуын, шунда шагыйрь булып танылуын, 1370-1380 елларда Мисырга күчеп китүен яза. Безгә билгеле булган әсәрләре «Гөлестан бит-төрки» 1391 елны, «Сөхәил вә Гөлдерсен» 1394 елны Мисырда яшәгән вакытында иҗат ителгән.

Камышлы төбәкләре бездә берничә. Мәсәлән, Волгоград өлкәсендәге Камышин шәһәре дә Камышлы булган. Аерым галимнәребез, бигрәк тә Равил Фәхретдинов, шәрык әдәбиятының зур белгече Габдрахман Таһирҗанов Самара өлкәсендәге Камышлы җирлегенә өстенлек бирә иде. Моны кистереп әйтеп булмый, ләкин хәзерге фәндә аның Идел буенда тууы билгеле. Туган вакыты якынча 1321нче ел дип фаразлана. 1396 елда Мисырда вафат булуы төгәл билгеле, - дип сөйләде Хатыйп Миңнегулов.

Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев та Сәйф Сараиның Камышлы җирлегендә туган дигән фикер белән килеште.

Илнур Миргалиев

Фото: © Абдул Фархан

Сәйф Сараиның туган урынын төгәл әйтүе кыен, чөнки 700 еллык тарих турында сүз бара. Алтын Урда дәүләте инде юк. Ул чорның архив документлары сакланмаган. Сәйф Сараи әсәрләрендә телгә алынган истәлекләргә, археологик хезмәтләргә нигезләнеп, без шагыйрьнең Самара өлкәсе Камышлы җирлегендә дөньяга килгәнен фаразлый алабыз, - диде Илнур Миргалиев.

Сәйф Сараи иҗатына кыскача күзәтү

Сәйф Сараи иҗаты турында Хатыйп Миңнегулов чыгышыннан өзек китерәм:

Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» әсәре фарсы шагыйре Сәгъди Ширазиның 1258нче елгы «Гөлестан»ына нигезләнеп язылган. Сәгъди Ширази үзе дә аны төрле урыннардан җыештырган. Сәйф Сараи урыны-урыны белән Сәгъди Ширазидан тәрҗемә иткән, кайбер җирләрдә үзеннән өстәгән, ә шигъри өлешләре оригинал булган. Монда кызыклы хикәятләр бар. Бу үзенә күрә тәрбия китабы. Анда сурәтләнгән тормыш, гыйбрәтле хәлләр бүгенге укучыга да бик кызык.

Без дөресен генә сөйләргә кирәк дибез, ләкин Сәйф Сараи һәрвакыт дөресен сөйләргә ярамый ди, һәм бу турыда хикәят китерә. Бер патша берәүне үлемгә хөкем итә. Барыбер үләсе дип, бу уенда булганнарны әйтә - патшаны сүгә. Патша моны ишетми кала, теге сүзләрне янындагы вәзиреннән сорый. Вәзире бик акыллы була һәм патшага: «Солтан хәзрәтләренең гомере озын булсын диде», - дип җавап кайтара. Үлемгә хөкем ителгән кешенең изге теләктә булуы өчен патша аны азат итә. Вәзирнең дошманы патшага әлеге ялганны ача. Патша исә: «Синең дөрес сүзең кан коюга, ә аның ялганы хакыйкатькә, мәслихәткә юнәлтелгән», - дип җавап кайтара. Һәрвакыт дөресен генә сөйләп булмый. Мәсәлән, авырып яткан кешегә хәле өметсез икәнен әйтү яхшы түгел. Без аңа, киресенчә, өмет бирергә тиеш.

Фото: © Абдул Фархан

Сәйф Сараиның «Сөхәил вә Гөлдерсен» әсәрендә Аксак Тимернең Алтын Урдага һөҗүме тасвирлана. Автор Аксак Тимергә нәфрәтен белдерә.

«Аксак Тимер гаскәр белән килде. Моны күреп, колаклар саңгырауланды, күзләр күрмәс булды. Җирдә су кебек кан акты», - дип яза Сәйф Сараи. Аксак Тимер шәһәрне җимереп, аның урынына арпа чәчәргә боера. Биредә Алты Урда ягыннан көрәшкән Сөхәил исемле гаскәр башлыгы әсирлеккә эләгә. Аны богаулап төрмәгә алып барганнарын Аксак Тимернең кызы Гөлдерсен күрә дә гашыйк була. Бераздан Гөлдерсен төрмәгә бара. Сакчыга йокы даруы биреп, Сөхәилне тоткынлыктан азат итә һәм болар бергә качалар. Юлда Гөлдерсен ачтан үлә. Моны күреп, Сөхәил үзенә хәнҗәр белән кадый. Бу күренешкә табигать тә риза булмый – көчле давыл куба. Әсәрдә мәхәббәт дошманнарны да берләштерә дигән идея ята.

Фаҗигале вакыйга шултиклем балетка тартылып тора. Аның буенча рәхәтләнеп яңа либретто иҗат итәргә була. Берәр композиторыбыз шуңа алынсын иде, – дип сөйләде Хатыйп Миңнегулов.

«Алтын Урда - тарихта билгеле булган империяләр арасында иң зурысы»

Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов Алтын Урданы тарихы буенча чыгыш ясады.

Искәндәр Измайлов

Фото: © Абдул Фархан

Чыңгызхан Монгол империясенең бер өлешендә Алтын Урда (Җучи Олысы) дәүләте төзи. Аның варислары Евразия белән Иске Дөньяның шактый өлешен берләштерә. Алтын Урда - тарихта билгеле булган империяләр арасында мәйданы буенча иң зурысы дип исәпләнә. Элегрәк мин иң зур империяне Британия дип белә идем, әмма Чыңгызхан империясе зуррак булып чыкты, - диде Искәндәр Измайлов.

Тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов сүзләренчә, гәрчә тарих фәнендә ул күчмә халыклар дәүләте дип өйрәнелсә дә, хәзерге заман тарихчылары Алтын Урдада утрак тормыш барган дип исәпли. Искәндәр Измайлов соңгы утыз елда Алтын Урданы өйрәнү фәне сизелерлек алга китте дип аңлата.

Озак еллар дәвамында Алтын Урда күрше дәүләтләргә һөҗүм итү, талаулар хисабына яшәгән дип исәпләнде. Соңрак бер дәүләт тә илбасарлык белән шөгыльләнеп кенә яши алмавы исбатланды. Идел буенда ким дигәндә биш зур шәһәр булган. Шуларның берсендә - дәүләтнең башкаласы Сарайда якынча 75 мең кеше яшәгән. Чагыштыру өчен, Россия империясе шәһәрләрдә яшәүче халыкның өлешен Алтын Урдадагы дәрәҗәгә 1900нче елларга гына җиткерә алган, - диде Искәндәр Измайлов.

Тарихчы фаразлавынча, 75 мең кеше яши торган шәһәрне тукландыру өчен елына якынча 50-70 тонна ашлык кирәк булган. Аны якын-тирә территориядә җитештергәннәр. Шәһәрләрнең үсүе якындагы җирләрдә авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә китергән. Димәк, Алтын Урда чорында халык утрак тормышка күчкән булган.

Искәндәр Измайлов үз чыгышында Камышлы районында Алтын Урда чоры казылмалары табылырга мөмкин булуын да әйтте.

Камышлы районы Алтын Урда чоры һәйкәлләре табылган урыннардан читтә урнашкан. Димәк, археологлар бу территорияне җитәрлек өйрәнмәгән. Мин биредә безне җитди ачышлар көтә дип уйлыйм, - диде тарих фәннәре докторы.

Тарихчы Алтын Урданың, шул исәптән Идел буе төбәкләренең, күп кенә сәүдә юллары кисешкән уңайлы җирдә урнашуын әйтте. Идел буеннан Шәрык илләре белән Төньяк Европаны тоташтыручы Бөек ефәк юлы, Идел буе белән Кавказ аръягын тоташтыручы юл узган.

Сәүдә юллары Алтын Урдага зур табыш китергән. Нәкъ менә шушы дәүләт сәүдә юлларында юлчылар өчен уңайлы шартлар булдыруны беренче булып керткән. Җирле халык кәрваннарга хезмәт күрсәтеп, йөк ташырга атлар биреп, акча эшләгән. Юл инфраструктурасын булдыру, дәүләткә акча китерүдән тыш, шәһәрләр үсешенә дә йогынты ясаган, - диде Искәндәр Измайлов.

Галим юл инфраструктурасы ярдәмендә акча эшләүне бүгенге федераль трассалар буенда үсеш алган кунакханәләр, ашханәләр, ягулык станцияләре үрнәгендә аңлатты.

Идел буе Болгары территориясендә без Кытай фарфоры, Сүрия пыяласы, Иранның бронза савытларын табабыз. Болар сәүдә юллары белән Идел буена кергән әйберләрнең кечкенә генә өлеше. Бөек ефәк юлының бер тармагы Камышлы районы тирәсеннән үткән булырга тиеш, чөнки Урта Азиядән Идел буе Болгарына шул җирләр аша барганнар, - диде Искәндәр Измайлов.

«Самарада татарлар белән бәйле тарих төшеп калган»

Самараның татар төбәкчеләре җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов өлкәнең рәсми чыганакларында татарлар белән бәйле тарих бөтенләй күрсәтелмәвен белдерде. Аның фикеренчә, Урта Иделдә урнашкан төбәкнең тарихы берничек тә XVI гасырдан гына башлана алмый, бу җирләргә нигез күпкә борынгырак чорда салынган.

Самара өлкәсендә яшәүчеләрнең күбесе безнең төбәктә цивилизацияле тормыш XVI гасырда, ягъни бу җирләр Рус дәүләте составына кергәннән соң, башланган дип б елә. Янәсе, аңа кадәр биредә кыргый дала булган, шәһәрләр һәм авыллар булмаган, бернинди икътисади тормыш алып барылмаган, - диде Шамил Галимов.

Шамил Галимов

Фото: © Абдул Фархан

Тарихчы сүзләренчә, тарихтан Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Нугай Урдасы, ягъни татар халкы тарихының мөһим этаплары белән бәйле тулы бер катлам төшеп калган. Чынлыкта, Урта Идел төбәкләренең тарихы Рус дәүләтенә кушылганчы әлеге дүрт мөселман дәүләте белән бәйле булган.

2005 елда Самара өлкәсе администрациясе заказы буенча ун мең данә тираж белән өлкә тарихы турында китап дөнья күрде. Анда туган як тарихы 1586 елдан, Самара елгасы янында шул ук исемдәге ныгытма барлыкка килгәч башлана, дип язылган. Самара өлкәсе тарихының мондый концептуаль версиясе күпсанлы китаплар, альбомнар, брошюралар һәм телевизион тапшырулар аша күп тапкырлар кабатланды. Кызганыч, бу версия хәзер дә мәгариф системасында хөкем сөрә, ә ул яшь буынга гражданлык үзаңын, дөньяга карашын формалаштыра, - диде Шамил Галимов.

Димәк, тарихчыларга, археологларга Самара өлкәсен тирәнрәк өйрәнергә нигез бар.

Гомумән, Сәйф Сараига багышланган конференция бик эчтәлекле булды. Сәйф Сараи, Алтын Урда, Самара тарихы буенча яңа фикерләр әйтелде. «Сәйф Сараи укулары - 2022» дип аталган төбәкара фәнни конференцияне Камышлы районы администрациясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырды.

Фото: © Абдул Фархан

Фото: © Абдул Фархан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100