Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самара татарлары: «Монда татарлык өчен көрәшү кайвакыт куркыныч та әле»

Самараның татар зыялылары, Казан тарихчылары белән очрашып, милләтнең бүгенге хәле, киләчәге турында фикер алышты. Очрашуда катнашкан «Интертат» хәбәрчесе шул фикерләр белән таныштыра.

news_top_970_100
Самара татарлары: «Монда татарлык өчен көрәшү кайвакыт куркыныч та әле»
Рифат Каюмов

Июнь башында Самара татарлары Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре белән очрашып, Алтын Урда тарихы һәм халыкның милли үзаңын күтәрү турында фикер алышты. Очрашуда «Интертат» хәбәрчесе дә катнашты. Актуальлеген югалтмаган сөйләшүдән кызыклы фикерләрне тәкъдим итәбез.

1391 елда Самара янында, ягъни Кондырча елгасы буенда, урта гасырлар тарихында иң зур сугышларның берсе – Туктамыш хан белән Аксак Тимер бәрелеше була. Бу сугыш Алтын Урданың җимерелүенә этәргеч ясый. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Искәндәр Измайлов белән Илнур Миргалиев әлеге вакыйга турында фәнни-популяр китап язарга ниятли. Аларның Самарага килү максаты да шул тема белән якыннанрак танышу иде. Казан галимнәре килү уңаеннан Самараның татар төбәкчеләре җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов, җирле татар зыялыларын җыеп, түгәрәк өстәл утырышы оештырды.

Ул түгәрәк өстәлнең темасын «Самара татарлары тарихын өйрәнүнең бүгенге хәле. Татарстанның фәнни оешмалары белән хезмәттәшлекне үстерү» дип атады.

«Тарихны белмәгән халыкның киләчәге юк»

Талип хәзрәт Яруллин, Самара өлкәсе мөфтие:

Тарихны белмәгән халыкның киләчәге юк, дип юкка гына әйтелми. Без тарихыбызны белергә тиеш. Күп вакыт Самара татарларын «килмешәк халык» дип таныйлар. Янәсе, татарлар монголлар белән килгән. Әгәр без үзебезнең борынгыдан монда яшәвебезне дәлилләп торсак, киләчәгебез хәерле булыр. Милләтебезне, динебезне саклыйк. Бабаларыбызның шушы җирдә ислам динен кабул итүләренең 1100 еллыгын узган ел зурлап бәйрәм иттек. Шушы вакыйгага багышлап, һәйкәл куйдык. Аның кайтавазы һаман да яңгырап тора. Тарихыбыз белән горурланып яшәргә язсын иде.

Талип хәзрәт Яруллин сулдан өченче

Фото: © Рифат Каюмов

Илнур Миргалиев, Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе:

Самарада татар тарихы бай һәм тирән эзле. Монда безнең тарихыбыз, нигезебез, һәм иң мөһиме – милләт өчен җан атып, милли мохитне саклап торучы татарларыбыз бар. Шуңа күрә без сезнең белән аралашырга бик теләп килдек.

Татар тарихын бозып күрсәтергә теләүчеләр күп. Моны Самара өлкәсе төбәкчеләре аеруча авыр кабул итә. Алтын Урданы җимергән Аксак Тимергә һәйкәл куюга беренчеләрдән булып Самара татарлары каршы чыкты. Нәтиҗәдә, һәйкәл куелмады. Моның өчен мин сезгә рәхмәт әйтәм, – диде галим.

Илнур Миргалиев, Алтын Урда чорын өйрәнү аша, бу җирлектә 7 гасыр элек туган шагыйрь Сәиф Сараи шәхесен күтәрү аша, Самара татарларының бай тарихын күрсәтеп булуын әйтте.

Искәндәр Измайлов, Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы:

Тарихыбызга башкалар хуҗа булуын теләмәсәк, үзебезгә тикшеренүләр үткәрергә кирәк. Без Аксак Тимер белән Туктамыш хан сугышы турында фәнни-популяр китап язарга телибез. Шуның өчен махсус Самарага, ягъни көчле бәрелеш булган Кондырча елгасы буйларын үз күзләребез белән күрергә килдек. Самара университеты галимнәре дә бу теманы тирәнрәк өйрәнергә җыена. Аларның аэрокосмик мөмкинлекләре дә бар.

Мин татарларның килеп чыгышы темасына тукталасым килә, чөнки ул – тарих фәнендә иң бәхәсле мәсьәлә. Без – Идел буе Болгар дәүләте варисларымы яки Алтын Урданыкылармы? Гадәттә, бәхәс шушы каршылыктан чыга. Шәһәрчелек, игенчелек, һөнәрчелек, ислам, һичшиксез, Идел буе Болгарының мирасы булып тора. Төрки телле мөселманнар биредә кимендә VIII гасырдан бирле яшәгән. Татарлар болгарлардан килеп чыккан, диючеләр, халыкның күбесе монгол яуларыннан исән калып, нәселен болгар буларак XX гасыр башына кадәр дәвам иткән һәм, 1920 елда татар республикасы төзелгәч кенә татарга әверелгән, дип аңлата. Алтын Урда тарафдарларының теориясе моңа капма-каршы килә. Янәсе, Үзәк Азиядән 3 млн татар килгән дә, бөтен нәрсәне җимереп бетереп, халкын юк итеп, үзләре шушында яши башлаган.

Искәндәр Измайлов

Фото: © Рифат Каюмов

Мин гомер буе татарларның килеп чыгышы темасын җентекләп өйрәнәм. Минем тикшеренүләр миңа, ике караш та тулысынча дөрес түгел, дип әйтергә мөмкинлек бирә.

Чынлыкта, Идел буе Болгары да, Алтын Урда да – безнең бай мирасыбыз. Безнең килеп чыгышыбыз шуларның икесенә дә бер дәрәҗәдә бәйле. Рус тарихын өйрәнүчеләр дә Киев Русе белән Мәскәү патшалыгын капма-каршы куймый. Хәзерге шартларда да беркем Киев Русеннән баш тартырга җыенмый. Безнең өчен дә бу бәхәсләрне күпертүнең һәм безнең ике мәдәни-тарихи мирасыбызның кайсы өстенрәк икәнен исбатлауның мәгънәсе юк.

Проблема шунда ки, бездә озак вакыт «урта гасыр милләте» төшенчәсен аңламаганнар. Бер дәүләттә яшәгән этносны, бер телдә сөйләшкән, бердәм мәдәнияте, хуҗалык элемтәләре булган халык, дип караганнар. Чынлыкта исә алай булмаган. Феодализм чорына аристократиянең халыктан аерылып торуы хас. Аларның башка дин тотуы, башка телдә сөйләшүе еш күренеш булган.

«Яшьләргә аңлаешлы телдә тарихыбыз турында кыска видеороликлар кирәк»

Наил хәзрәт Биктаев, Самараның тарихи мәчете имамы:

Татар авылларының тарихын язарга кирәк. Яшьләр картларның сөйләгәнен игътибарга алмый. Казан галимнәре ярдәмендә Гали авылы тарихы язылып, китап булып чыккач, авыл халкы тарих белән кызыксына башлады. Җитди китапка мөнәсәбәт башкача шул.

Илнур Миргалиев:

Институтта Идел-Урал халыклары тарихын өйрәнү бүлеге оешты. Яңа бүлек аша төбәк тарихын өйрәнүчеләрне берләштерү бара. Институтның сайтында төбәк тарихын өйрәнергә теләүчеләргә методик ярдәмлек урнаштырдык. Архив документлары белән ничек эшләргә, эшне нәрсәдән башларга икәнен шуннан белеп була.

Хәзер, мәсәлән, Башкортстан төбәкчеләре тарихта каты казыналар, татар тарихына яңа чыганаклар өстиләр, архивларда күп материаллар табып, андагы социаль катламнарны ачыклыйлар, үз тарихларын үзләре яза. Безгә төбәк тарихын өйрәнүне үстерергә, төбәкчеләр белән очрашуларга йөрергә кирәк.

Революциягә кадәр татарлар йөзләгән газета-журнал чыгарган. Моның берсенә дә дәүләт акча бирмәгән. Әле киресенчә, аларны цензурага алып, эзәрлекләп торган. Безгә хәзер дә көчле булырга, үзебезгә ышанып яшәргә кирәк. Финанс яктан мөмкинлекләребез чикле булса да, халыкны аңлы-белемле итү юлында йөрсәк, уңай нәтиҗәсе булачак.

Илнур Миргалиев уңнан беренче

Фото: © Рифат Каюмов

Расих хәзрәт Вакказов, «Болгар мирасы» мәчете имамы:

Картлар белән эш кыра алмыйбыз. Киләчәк турында, татар халкын алга җибәрергә уйласак, яшьләр белән эшләргә кирәк. Мәсәлән, аларга аңлаешлы телдә тарихыбыз турында кыска видеороликлар ясарга кирәк. Кемнәр без? Каян килеп чыкканбыз? Бабаларыбыз нинди булган, ничек яшәгән? Шушындыйрак сорауларга видеоформатта җаваплар булсын иде. Без аларны социаль челтәрләрдә таратыр идек.

«Монда татарлык өчен көрәшү – файдасыз хезмәт булудан бигрәк, кайвакыт куркыныч та әле»

Ильяс Шәкүров, Самараның «Туган тел» җәмгыяте рәисе:

Мин милләт эшендә озак еллар кайныйм. Аллаһка шөкер, безгә Татарстаннан галимнәр килә башлады. Төбәкләрдә яшәүче яшьләрдә татар теле бетү дәрәҗәсендә булса да, милли үзаң саклана әле. Татарлык хисен көчәйтеп җибәрә алсак, хәлләребез өметсез булмас иде. Кызганыч, «Зөләйха күзләрен ача» китабы милләт өчен кылган бөтен эшебезне сызып ташлады. Бу әсәр татарны мескен, хөрмәткә лаек түгел итеп күрсәтте. Милләтне ныгыту турында уйласак, татар булу горурлык хисе уятырга, ниндидер файда китерергә тиеш. Бүгенгә боларның берсе дә юк.

Ильяс Шәкүров уртада

Фото: © Рифат Каюмов

Галимнәрнең тарих турындагы калын китапларын укырга сәләтле кешеләр бармак белән генә санарлык. Ул китапларны мең тираж белән бастырырга мөмкин, ләкин аларның күбесе укылмаячак, чөнки соңгы 20 елда гына да яшьләрнең белем дәрәҗәсе нык түбәнәйде. Хәзерге буын кыска мәгълүматны гына кабул итә ала. Академик басмаларны кирәксез димим. Аларның булуы яхшы, ләкин шуның белән бергә кыска видеорликлар, аңлаешлы кыска текстлар да булырга тиеш.

Безгә милләтне үстерүдә яңалык уйлап чыгарасы юк, ә бары тик инглизләрнең, яһүдләрнең методикаларын өйрәнергә һәм шуларны гына кулланырга кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм башка оешмалар милләт өчен нәрсәдер эшли, ләкин аларның эшчәнлеген бер юнәлештә алып баручы юк. Безгә координация җитми. Сез башта Татарстанда оешыгыз. Алайса безне генә берләштерергә, милләт өчен җанатып яшәтергә телиләр. Монда татарлык өчен көрәшү – файдасыз хезмәт булудан бигрәк, кайвакыт куркыныч та әле. Бизнес өчен, карьера өчен, гаилә өчен. Мин моны үземдә татып караганга күрә әйтәм.

Илнур Миргалиев:

Беләсезме, әгәр татар факторы белән көрәшәләр икән, димәк, безне көчле дип күрәләр. Тукай әйтмешли, кара көчләр. Алар күзлегеннән үзебезнең ни өчен көчле икәнебезне без әле аңлап бетермибез.

Төбәкләрдә безгә милли җанлы, көчле оешма тирәсендә берләшү нәтиҗәле эшләргә булыша ала. Самарада көчле мөфтият бар икән, димәк, шунда берләшү, бәлки, отышлырактыр? Без фетнәгә бирелмәскә, төрле якка таралмаска тиешбез.

Милли проектларны тормышка ашырыр өчен, хакимият органнарына без бик күп хатлар язабыз. Сез дә шулай мөрәҗәгать итегез. Түрәләр халык белән элемтәне тоеп эшләсен. Татарстан хакимиятенә дә хатлар языгыз, үз проблемаларыгызны җиткерегез. Унысыннан берсе хәл ителсә дә әйбәт. Шакымаган ишек ачылмый.

Искәндәр Измайлов:

Элитаның милкен тартып ала башласалар, милләт исләренә төшәр. Авыр чакларда милләт ярдәме кирәк.

Шамил Галимов, Самараның татар төбәкчеләре җәмгыяте җитәкчесе:

Монда нәрсә генә дисәк тә, без барыбер әкренгә хәлебездән килгәнчә эшлибез. Монда җыелган кешеләр – барысы да булдыклылар, милләткә файда китерүчеләр. Казаннан килгән кунакларга рәхмәт. Без алар белән даими эшләп торырга исәплибез. Уртак проектларыбыз күп булыр. Киләчәктә дә бергә булыйк.

Фото: © Рифат Каюмов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100