Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салкын җәйгә компенсация булып, җылы сентябрь килерме - синоптиклар фаразы

Һава торышының бик кәҗәле елы әле быел. МЧСтан әледән әле я көчле җил, я давыл турында кисәтүләр килеп тора. Бүген кигән кием иртәгәгә туры килми: бер-ике көн җәйге күлмәк кисәк, аннан ун көнләп куртка-чалбардан “чыга” алмыйбыз. Җәйге җиңелчә киемгә бөтенләй “почет” юк. Аның каруы, Көнбатыш Европада челлә – температура 43 градуска кадәр күтәрелгән.

news_top_970_100
Салкын җәйгә компенсация булып, җылы сентябрь килерме - синоптиклар фаразы

Быелгы җәйнең үзенчәлекләре турында “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

Август нинди булыр?

Августның беренче ункөнлегендә җылы көннәр көтелми. Аномалия 4-5 градус, хәтта җиде градуска җитәргә мөмкин. Августта уртача тәүлеклек температура күпьеллык нормадан түбәнрәк булачак. Уртача 17-18 градус тәшкил итәчәк. Беренче декадада һава температурасы нормадан алты градуска түбәнрәк булса, уртача айлык температура нормадан 2 градуска түбәнрәк булырга мөмкин, - дип сөйләде Юрий Переведенцев.

Шулай да, берән-сәрән генә җылы көннәр булуы да ихтимал. Профессор әйтүенчә, температура түбәнәйгән декада узса, җылы көннәр бөтенләй үк булмаячак дип кырт кисеп булмый.

– Бу җәйдә салкын һәм җылы һава дулкыннары гел алмашып торды. Табигатьтә гел бертөрле була алмый. Циклон ул – чокыр кебек, барыбер берәр кайчан тулачак. Аннан Көнбатыш Европадагы эсселек безгә күчәр дип ышанабыз, - диде профессор.

Россия Гидрометеорология үзәге сайтыннан күренгәнчә, алдагы бер атнада төнлә һава температурасы 10-11 градус, көндез 17-18 градустан артык түгел. Явым-төшем көтелә.

Июнь һәм июль нинди булды?

Июньдә уртача температура климатик нормадан 1,9 градуска югары булган, әмма явым-төшем җитмәгән.

Июльдә һава басымы түбән, уртача айлык температура күпьеллык нормадан 1,5-2 градуска түбән булган, июльдә уртача айлык температура 21 градус саналса, бу июльдә ул 19 градус тәшкил иткән. 80 мм тирәсе явым-төшем яуган. Июль азагында температура кисәк кенә төште. Юрий Переведенцев әйтүенчә, бу вакытта мондый һава 10-13 елга бер теркәлә.

Аның сүзләренчә, иң салкын июль 1994 елда булган. Ул вакытта уртача айлык температура 17 градус тәшкил иткән.

– Салкын июльләр 12-13 ел саен күзәтелә. 1986, 2006 елларда да июльләр салкын килде, - диде. Ә иң эссе июль 2010 елда теркәлгәнен әйтте.

Бар өмет сентябрьгә

Быел сентябрь шактый җылы булуы ихтимал. Җәй салкынча булгач, белгечләр сентябрьгә өмет баглый.

– Россия Гидрометцентр хезмәткәрләре белән сөйләштем. Алар да сентябрьгә, әбиләр чуагына өмет баглый, - ди профессор.

Аның сүзләренчә, гадәттә сентябрь аенда температура майдан түбәнрәк санала – 11-12 градус тирәсе. Явым-төшем дә 40 мм тирәсе, ләкин бу уртача климатик норма.

– Без шулай фаразлый алабыз: кышкы айлар, май һәм июньдә һава температурасы нормадан югарырак булды. Башка айларда температура югарырак булса, кайдадыр компенсация була, - ди Переведенцев.

Җәйнең салкынлыгы нәрсәгә бәйле?

Галим быелгы җәйнең ни сәбәпле салкын булуын аңлатты.

– Без быел һава торышы депрессиясе кичерәбез. Быел Көнбатыш Европа һәм Көнчыгыш Европа арасында зур контраст барлыкка килде. Бу контрастлар циклоннар пәйда булуга этәргеч ясый. Әлеге циклоннар бөтен Европа территориясендә шушы температура фонын булдыра. Салкынча һава да шуннан, - диде профессор. Аның сүзләренчә, атмосфера фронтлары циклоннарга бәйле, шуңа күрә бу өлкәләрдә көчле җилләр, яшен, давыллар күзәтелә.

Табигать катаклизмнары фронт бүленешләрендә. Еш кына безнең аша узганга һава торышы шактый җилле, тотрыксыз. Явым-төшем дә Казанның бер башында яварга, ә икенче башында булмаска да мөмкин. Татарстанда да шулай. Атмосфера фронтлары тынычсызрак урыннар бар, шуңа күрә МЧСтан еш кына кисәтү хәбәрләре килә, - диде Юрий Переведенцев.

Профессор фикеренчә, җәй салкынча булса да, моны гомердә булмаган сәер хәл дип бәяләп булмый. Ул салкын җәйгә көенергә түгел, корылык булмауга сөенергә киңәш итә.

– Әле дә ярый корылык юк. 1972 елда, 2010 елларда бик нык корылык булып, икмәк уңышы начар булды. Көнбатыш Европа хәзер “сырт”та, без “иңкүлек”тә. Без “сырт”та булсак, бездә корылык булыр иде, - диде.

Йөз елдан җәй ике айга диярлек озынаячакмы?

Юрий Переведенцев елдан-ел язның иртәрәк, ә көзнең соңарып килүе күзәтелгәнен әйтте. Ул үзләренең кафедраларында яз һәм көз кайчан килүе, температуралар суммасы исәпләнүен әйтте.

– Язның 10 елга 1,5 көн тизлеге белән иртәрәк килүе күзәтелә. Бу очракта һава температурасы 0 градустан югарырак булуы турында сүз бара. Димәк, 100 елдан яз 15 көнгә иртәрәк киләчәк. Ә көз 10 елга уртача 3,5 тәүлек тизлеге белән соңарып килә. Бу тенденция сакланса, йөз елдан җәй ике айга диярлек озынаячак. Бөтендөнья метеорология оешмасы исәпләүләренә таянсак, июльдә һава температурасы 4 градуска югарырак булырга тиеш. Кыш хәзерге вакыттан да 7 градуска югарырак булырга мөмкин дип фаразлана, - диде Юрий Переведенцев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100