news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сап-салкын су ярата» - бакчачы Лилия Мортазина кәбестә үстерергә өйрәтә

Бакчачы Лилия Мортазина кәбестә үстерү буенча киңәшләре белән бүлеште.

news_top
«Сап-салкын су ярата» - бакчачы Лилия Мортазина кәбестә үстерергә өйрәтә

Халыктан еш кына: «Кәбестәне үстерә белмибез, корт ашап бетерә», - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Артык мәшәкатькә санап, кәбестә утыртып тормаучылар да күп. Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы, блогер Лилия Мортазина исә кәбестә үстерүдән дә җиңел эш юк дип саный. Бакчачы әлеге яшелчәне үстерү буенча киңәшләрен җиткерде.

Минем кәбестә үсентесен беркайчан да сатып алганым юк. Чөнки аны үзең утыртуның бер авырлыгы да юк. Кәбестә бик җиңел үсә торган яшелчәләрнең берсе, бары тик кайбер «фишка»ларын гына белергә кирәк.

Кәбестә үстентесе өчен гибрид, яхшы сортлар сайлыйм. Мәсәлән, июньдә өзеп ашар өчен «Июньский» сортын уртыртам. Болай эшләгәндә 15-16 июньнәрдә инде, рәхәтләнеп, бакчада үскән кәбестә белән сыйланырга була. Июльдә өзеп ашар өчен - «Трансфер», авгуcтта ашарга - «Мегатон» сортлары уңышлы. Ә инде көзгелеккә саклар өчен «Агрессор» белән «Валентина» сортларын тәкъдим итәр идем. Алар ярылмыйлар, бик уңышлы, тыгыз сортлар.

Кәбестә үстентесен кайбер кеше өйдә үстерә. Болай эшләргә кирәкми, кәбестә өйдә үсми ул. Чөнки ул салкын ярата. Өйдә чәчкән очракта, үсентеләре озынга үсеп китә дә, кәбестәсе булмый. Кәбестә үсентеләрен алу өчен орлыкны теплицага утыртырга кирәк. Супермаркетларда яшелчәләрдән калган буш коробкалар була. Шул коробка астына полиэтилен салып калдырам да, туфрак тутырам. Орлыкларны рәт-рәт чәчәм. Ул редиска кебек үк бик тиз шытып чыга.

Берничә яфраклы булгач, кәбестәне ачык туфракка күчереп утыртам. Кәбестә төбен селкеткәләп торганны ярата. Утырттың да, су сиптең дә, оныттың түгел. Сезонга 3-4 тапкыр туфрагын, төпләрен йомшартып, селкеткәләп алырга кирәк. Кәбестә үсентеләрен бер-берсенә артык якын утыртырга ярамый. Орлык салынган капта һәр сортны араларын ничә сантиметр калдырып утыртырга тиешлеге язылган була. Кайбер сортларны 80ешәр сантиметр, кайберләрен 40ар сантиметр калдырып утыртырга кушалар. Кәбестәнең яфраклары ни дәрәҗәдә җәелеп үсүгә карап билгеләнә ул. Чөнки аларның яфраклары дымны саклап, бер-берсенең төбен каплап торырга тиеш.

«Кәбестәне бөҗәкләрдән ничек саклыйсыз?» - дип кызыксынучылар да булмый калмас. Моның өчен мин көлгә кара яки кызыл борыч, бераз гына «Мятная» дигән теш пастасы кушам. Кәбестәгә су сибәсең дә, шушы катнашманы сибеп чыгасың. Юеш булганга, ул кәбестәгә ябышып кала, шул рәвешле аны корткыч-бөҗәкләрдән саклый.

Кәбестәгә беркайчан да җылы, кояш астында торган су сибәргә ярамый. Кәбестә сап-салкын, шлангтан агып торган су ярата. Салкын су, шулай ук, кәбестәнең бөтен бөҗәкләрен юкка чыгарырга ярдәм итә.

Кәбестәнең саклый торган сортларын тамыры белән өзәргә кирәк. Көзен 3-4 градус салкыннарны кәбестә яхшы кичерә. 8 градус салкында да өстенә берәр нәрсә капласаң бернәрсә дә булмый бу яшелчәгә. Кыскасы, кәбестә бер суыкны туфрагында утырырга тиеш. Шулай салкынга эләгеп алса, кәбестә тәмле була һәм яхшы саклана. Кәбестәләрне тамыры белән өзәбез дә, шулай саклыйбыз. Яфракларына да тимибез. Без үзебез базның киштәләренә тезеп саклыйбыз. Базга элеп куйсаң тагын да әйбәтрәк, - дип киңәшләрен бирде «Интертат» укучыларына Лилия ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар