news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салих Сәйдәшевнең оныгы Валерий: «Мин, мөгаен, бабамны хәтерләгән бердәнбер оныктыр»

Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее үзенең 33 еллыгын билгеләп үтте. Чарада композиторның оныгы Валерий Сәйдәшев тә катнашты.

news_top
Салих Сәйдәшевнең оныгы Валерий: «Мин, мөгаен, бабамны хәтерләгән бердәнбер оныктыр»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Валерий Сәйдәшев – Салих Сәйдәшевнең беренче хатыны Валентина Мухинадан туган улы Альфредның улы.

Валентина Мухина Салих Сәйдәшевның апасы белән җизнәсенең улы Үзбәк Әхмәровка рус теле һәм математикадан өстәмә дәресләр бирә торган була. Алар 1925 елда ЗАГСта яшерен рәвештә язылышалар. Бер елдан соң уллары Альфред дөньяга килә. Әмма бала туганнан соң бер атна үткәч, Валентина кан зарарланудан вафат була.

Салих Сәйдәшев бөтен гомерен музыкага багышлаган. Сез дә аның юлын сайламадыгызмы?

Юк. Мин Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамладым. Компьютерлар өлкәсендә эшләдем, хәзер инде лаеклы ялда.

Бабагызны исән вакытында күрергә туры килдеме?

Ул вафат булганда миңа алты яшь иде. Балачактан калган кайбер истәлекләр әле дә хәтердә саклана. Мин, мөгаен, аны хәтерләгән бердәнбер оныктыр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Хәзер сезгә ничә яшь?

77 яшь.

Бабагыз белән бәйле булган балачак хатирәсен искә төшерә алмассызмы?

Аның бүлмәсе хәзерге музей урнашкан бинада иде. Баскычтан ничек күтәрелгәнемә кадәр хәтерлим әле. Минем игътибарымны гел аның бүлмәсендә эленеп торучы зур «Кара урман» картинасы җәлеп итә иде. Мин аңа сихерләнгәндәй карап торганда, бабай артыма килеп: «Валера, син нәрсә карап торасың?» - дип сорады. Бөтен җитдилегем белән: «Бабай, анда бүреләр бармы?» - дигән истә (көлә).

Тагын шуны хәтерлим: юридик мәктәпне тәмамлагач, әтине Чаллыга халык судьясы итеп җибәрделәр. Ул вакытта Чаллы педагогика институты ачыла иде. Ачылышка мәдәният әһелләрен чакырдылар, алар арасында Салих Сәйдәшев тә бар иде.

Ул пароход белән килде, ә без аны каршы алырга чыктык. Гел җиңеннән тарткалап, туңдырма алып бирүен сорап йөдәттем мин аны. Шәһәр үзәгенә таба киттек, әмма барып җитә алмадык. Халык аны шундук сырып алды. Мин кулыннан тартам, әмма нишлисең инде... (көлә). Аны кешеләр бик ярата иде, күз ачып йомганчы тирәсенә зур төркем җыелды.

Сез бабагызга бик охшагансыз. Бу турыда еш әйтәләрме?

Иң еш ишеткән сүз шулдыр. Беләсезме, 1945 елгы кинохроникада бер өзек бар: анда сынчы Сәйдәшевнең бюстын ясый. Шул кадрлар белән чагыштырып карасагыз, мин аның копиясе кебек.

Исән булган туганнарыгыз белән аралашасызмы?

Иза Сәйдәшева белән аралашабыз. Ул - ике туган абыем, Наүфәл (Салих Сәйдәшевның икенче хатыны Сафия Альняевадан туган баласы – иск. «Интертат») улы Камилнең хатыны. Шулай ук ике бертуган сеңелләрем белән дә элемтәдә торабыз.

Шулай ук Әхмәровлар белән дә аралашабыз. Шиһаб Әхмәров – Сәйдәшевнең бертуган апасының ире. Ул беренчеләрдән булып Салих Сәйдәшевнең талантын күреп ала, һәм нәкъ менә ул аңа пианино сатып алган.

Хәзер без Рөстәм Әхмәров белән Кызыл Байрак авылында кечкенә музей булдырырга әзерләнәбез. Ул - Салих Сәйдәшевның бертуган апасы Әминәнең оныгы. Без анда бер йорт сатып алдык, композитор кулланган әйберләрне җыйдык. Август аенда, Сәйдәшевкә багышланган чаралар алдыннан, экспозицияне ачарга ниятлибез. Бу эштә Югары Ослан районы хакимияте дә ярдәм итә.

Иза Сәйдәшева

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Анда нинди экспонатлар тәкъдим ителәчәк?

Салих Сәйдәшевнең шәхси әйберләре булачак. Әйтик, гармуны куелачак. Ул бу авылда җәйләрен йорт арендалый торган булган.

Ә әлеге яңартылган музей турында нинди фикердә калдыгыз?

Музейның яңартылып, эшен дәвам итүе бик сөендерә. Бездә мондый дәрәҗәдәге даһилар күп түгел. Әдәбиятта – Габдулла Тукай булса, музыкада – Салих Сәйдәшев, – дип сөйләде ул безгә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар