Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәледә коточкыч янгын: ялгыз ир дүрт баласы белән урамда калган

Бурдан кала, уттан калмый. Ни кызганыч, кызу җәй айларында янгыннар артканнан арта гына бара. Питрәч районы Шәле авылында коточкыч янгын – Рәдиф Гыймадиев дүрт бала белән урамда калган.

news_top_970_100
Шәледә коточкыч янгын: ялгыз ир дүрт баласы белән урамда калган

Көн саен, атна саен каралты-кураларның янып көлгә әйләнгән фото-видеоларны күреп, ирексездән «Алла сакласын» дигән сүзләр дә ешрак әйтелә. 

Бу атнаның тагын бер коточкыч янгыны Питрәч районы Шәле авылында 25 июль кичендә булган. Рәдиф Гыймадиевларның бөтен ихатасы, хәтта ишегалдында торган машиналарына хәтле яна. Фотолардан карап та, йортның дөрли-дөрли, көчле һәм куркыныч итеп януын күреп була. Шөкер, өйдә ул вакытта беркем дә булмый. Йорт хуҗасы Рәдиф абыйның балалары белән күрше районда йөргән чагы була ул.

Кичке җиделәр тирәсендә янып киткән. Ут баганасында кыска ялганыш булып, өйгә күчкән. Яшен кебек итеп кинәт кенә китереп бәргән ялкын. Күршеләр күреп, сүндерергә тырышканнар. Мин балалар белән күрше районда идем. Кайтып җиткәнче, шул бер сәгать эчендә янып бетә язган иде, – дип сөйләде Рәдиф абый.  

Чыбыклардан күчкән ялкын өй, гараж, мунча, маллар абзарына яшен тизлегендә күчә. Ишегалдында торган ике машинага да ут каба. Абзардан малларны да чыгарырга өлгерми калалар шул. 

90 нчы еллар, 2000 нче еллар башында үзебез салган йорт иде. Ихатаны иртәгә җыештырабыз. Кышка хәтле йорт салып чыгасы иде. Ул урында салырга куркыта да инде. Тик авылдан китәсе килми, – дип борчылып сөйләде Рәдиф абый. 

Шуңа өстәп, Рәдиф абый дүрт бала белән бернәрсәсез урамда калган. Олы кызына 20 яшь, игезәкләргә – 15, ә иң кечкенәләре бишенче класска барырга җыена. «Берүзем карыйм, хатыным юк. Әлегә әниләрдә торабыз», – диде ул. 

Авылдашларына да рәхмәтсез калмады. «Ярдәмнәре килеп тора. Авылдашларга зур рәхмәт. Мин алай ук булыр дип уйламаган идем», – ди ул. Шәле авылы халкы ярдәме белән Гыймадиевларга килгән кайгы турында социаль челтәрләрдә белеп алдылар. Дөрләп-дөрләп янган йортның фото-видеолары беркемне дә битараф калдырмас.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Рәдиф Гыймадиевның олы кызы Энҗенең телефон номерын калдырабыз.

Телефон номеры Сбербанк картасына беркетелгән.

8 939 388 33 72 – Эндже Радифовна

Аллаһы Тәгалә мондый сынауны узып чыгарга ярдәм итсен, бәла-казалардан саклап йөртсен иде.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100