Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салаватның кәҗәләре дә татар эстрадасында үз урынын тапты

news_top_970_100
Салаватның кәҗәләре дә татар эстрадасында үз урынын тапты

Салават хуҗалыгындагы кәҗәләр дә популярша башлады. Алар тагын бер клипта төшеп ята. Искәртеп үтик, моңа кадәр кәҗәләр Салават концертында режиссер Марсель Мәхмүтов тавышы белән «сөйләшкән» иде инде.

Сөтлебикәләр Камал театры сәхнәсе экраннарына бу елның август аенда гына «күтәрелсә дә», аларны тагын зур экраннарда күреп булачак. Бу юлы Салават кәҗәләре «Ямьле» төркеменең клибында катнаша.

Клипны төшерү мизгелләрен «Ямьле» төркеме солисткасы Вероника Кузнецова күрсәтте. Күренешләрдә Салаватның кәҗәләре генә түгел, артист үзе дә кырын салган түбәтәйле образда катнаша. Гадәттәгечә, Салават «салкын чәен» эчеп утыра.

Сүз уңаеннан, Салават укыткан күпме җырчы бүгенге көндә сәхнә түрендә. Алар остазларын мактап кына тора. «Ямьле» төркемендәге Алинә Давыдова да – Салават белән бергә эшләгән бэк-вокалистка. Оста укытучыдан бар да була, хәтта кәҗәдән дә артист ясый булып чыга бу очракта. Салават сөтлебикәләрен зур экраннарда көтәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100