«Керәшен чибәре» титулы иясе, «Ямьле» төркеме солисты, элегрәк Салават Фәтхетдинов белән бергә эшләгән Алинә Давыдова остазының өендә булып кайткан. Ул Салаватның чебиләрне дә кадерләп кенә, үбеп кенә үстерүенә сокланган.
«Салават абый кошларын, җәнлекләрен сыйпап-сыйпап, үбеп кенә үстерә», – дип язып куйган Алинә.
Алинә Давыдова төшергән видеодан күренгәнчә, Салават һәр чебешнең нәселен дә белә, аларны өендә, үз караваты янында гына үстерә.
«Монысы – китайский шелковистый. Иң «дорогой»лары болар инде. Болары ни… королевский. Атасы булса ярар иде инде, хатын-кызлары аның бар да бер төсле», – дип шаярта җырчы.