Салаватның бэк-вокалисткасы Лилия Вәлиуллина:«Акча белән генә озак популяр була алмыйсың»
Салават Фәтхетдиновның концертларында артта матур хәрәкәтләр ясап, аңа кушылып җырлап торган кызларга барыбызның да кызыгып караганы бардыр. Буй-сыннары, матур тавыш – алар бар яктан да килгән кебек. Салават абыйның бэк-вокалисткасы Лилия Вәлиуллина белән эстрадада беренче адымнар ясау серләре, авырлыклар, җыр яздыру бәяләре турында сөйләштек.

«Салават абыйны сәхнәдә күреп: «Әле мин дә шунда басып торырмын!» – дидем»
Лилия, музыкага мәхәббәтең кайчан башланды?
Музыка белән кечкенәдән шөгыльләнәм, 5-6 яшьтәндер. Балалар бакчасында ук актив бала булдым, барлык чараларда катнашып йөри идем. Мәктәптә укыганда җырга тартылуымны хор укытучысы күреп алды, музыка мәктәбенә барырга тәкъдим итте. Шунда үземнең остазым Роза Ирековна Әхмәтҗанова белән таныштым. Роза Ирековна – бик көчле укытучы, аның укучылары бүгенге көндә танылган эстрада йолдызлары – Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Рузил Миңнекәев. Без барыбыз да бергә укыдык, мин ул вакытта кечкенәрәк идем. Тормышымны музыка белән бәйләүгә этәрүче Роза Ирековна булды.
Гаиләңдә җырлаучылар бармы?
Ике яктан да әбиләрем матур җырлый, икесе дә бик моңлы. Әни ягыннан әбием оялчанрак, өйдә генә җырлый, ләкин ул татар эстрадасында булган барлык яңалыкларны белеп тора. Үзе сәхнәдә булмаса да, артистлар турында миннән дә күбрәк белә сыман (көлә). Әтиемнең әнисе озак еллар авылда мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләде. Ул сәхнә кешесе – җырлый, спектакльләрдә уйный. Аның белән һәрвакыт концертлар куеп йөри идем. Ике яктан ниндидер кушылу, синтез булгандыр. Әбиләрем һәрвакыт минем күңелемне күтәреп, матур сүзләр әйтеп торалар, алар бик «современныйлар», барысыннан да һәрвакыт хәбәрдар.
Мондый гаиләдә музыкага тартылу – гадәти хәлдер, башкача була алмый да кебек.
Әйе, ләкин әтием баштан каршы килде. Шуның өчен әни белән бик еш талашып та ала иделәр, әни кечкенә чактан ук минем жырчы булуымны теләде. Әти исә балачактан башка шәһәрләргә бәйгеләргә еш йөри башлагач, кисәтүләр ясый башлаган иде инде. 6 яшьтә Россиянең башка шәһәрләренә чыгып китә идем, катнашмаган бәйгеләр калмагандыр. Кечкенә чактан бик мөстәкыйль булдым, мин – гаиләдә олы бала, 18 яшьлек сеңлем бар, 2 кыз үстек. Кечкенә чактан гел «үзем-үзем» дип тордым, барысы да минемчә булырга тиеш иде. Шушы бәйгеләргә йөрү дә баланы эмоциональ яктан бик ныгыта. Бүген моңа каршы килүчеләр дә бардыр, ләкин, минемчә, баланың психикасы нык булсын, конкуренциянең нәрсә икәнен аңлар өчен, әлеге бәйгеләр бик мөһим.
Болай йөреп, мәктәптә укырга авыр булмадымы?
Мәктәптән дә еш китә идем, шуңа күрә 1 нче сыйныфтан ук үземне башкалардан аерылган кебек хис иттем. Һәр атна саен иртән мәктәптә линейка була бит, һәр атна миндә диплом була иде, сыйныфташларымда ниндидер көнләшү дә булгандыр. Кайчакта миңа нидер биргәндә, сыйныфташларымның кул чапмаганнарын да хәтерлим, авыр була иде инде, ул вакытта бала гына идем, күп нәрсәне башкача кабул итәсең.
Мәктәптән соң кайда укыдың?
9 сыйныфны тәмамлап, Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенә укырга кердем. Китү теләге бик көчле иде, баштан Казан театр училищесына керергә теләдем. Экзаменнарга Роза Ирековна махсус әзерләде. Әле дә хәтерлим, экзаменнарга әзерләнгәндә, костюмнар табу өчен, Нурлат администрациясенә кадәр барып җиттем (көлә), шундый каты теләк булган инде. Казанга баруыма әти-әнием каршы килде, аларны тыңладым. Миңа ул вакытта 15 яшь, җибәрергә курыкканнардыр инде, Казан ниндидер зур, куркыныч шәһәр кебек тоела иде. Ләкин бер дә үкенгәнем булмады.
Әлмәт музыка көллиятенә укырга кергәндә, комиссиядә кабул итүче укытучы минем музыка мәктәбен тәмамлау турында дипломымны күрде дә: «Әйдә, җырла!» – диде. Җырладым. «Син безгә кирәк», – дип, берсүзсез укырга алдылар. Әтием барыбер сәхнә юлын сайлавыма бик шатланмады. Аңа һәрвакыт әлеге юлны дөрес сайлавымны дәлилләргә туры килә, ул минем сәхнәгә менә алуыма ышанмый иде. Салават абыйга эшкә урнашкач кына фикерләре бераз үзгәрде кебек. Әлеге хәбәрне белгәч, ул миңа: «Синең белән горурланам, кызым», – диде.
Казанга күчеп килүең ничек булды?
Көллияттә уку рәхәт чор булып истә калган, тулай торакта тордым, анда беркемем дә булмаса да, күңелле иде, ул вакытта бит әле күп нәрсәгә җиңел карыйсың, җитди проблемалар юк. Әлмәттә 4 ел укыдым, күңелем барыбер Казанга тартты. Менә инде 5 нче ел мәдәният институтында укыйм, Венера Әхәтовна Ганиева кафедрасында, Бабаева Гөлмира Билаловна җитәкчелегендә белем алам. Укыган вакытта тулай торакта яшәп, Татар дәүләт филармониясендә эшләдем. Акча кирәк, әти-әнидән сорыйсы килми. Бер мизгел истә калган: филармониядә эшләгәндә, ниндидер концертта Салават абый чыгыш ясады. Суламый да карап тордым һәм үземә: «Әле мин дә шунда басып торырмын!» – дидем. Салават абыйны кечкенә чактан ук яратып карый идем.
Тагын бер эшем – балаларга музыкаль белем бирү. Үзем Әлмәттә укыганда ук балалар укыта башладым. Балалар белән эшләргә теләгең юкмы, дип чакырдылар да – бардым. Барлык белгәнемне бирергә тырыша идем, мин укыткан кыз соңрак үзе театр училищесына укырга керде. Үзем дә көллияттә укып, ул кызга училищега керергә ярдәм иттем. Шул вакыттан ук балаларга тартыла башладым. Балалар белән эшли алуымны аңладым, ул да бит һәркемгә дә бирелми, түземлелек, аерым сәләт булырга тиеш. Бүген дә әлеге өлкәдә эшлим.

Фото: © Лилия Вәлиуллинаның шәхси архивыннан
«Татар кызы тыйнак булырга тиеш»
Берәр кайчан Салават абыйда эшләрмен, дип уйлаганың бар идеме?
Әйе. Кечкенә чактан күңелемдә ниндидер уй, хыял яшәде, нәкъ тә Салават абыйда эшләрмен кебек тоела иде.
Салават абый командасына эләгүең ничек булды?
Аңа эләгүемне сизмичә дә калдым. Ул вакытта вокал студиясендә эшли идем, анда төрле яшьтәге, төрле статустагы кешеләр килә иде. Депутатларны, зур җитәкчеләрне дә җырларга өйрәткәнем булды. Мин эшләгән студиягә ул вакытта инде Салават абыйда җырлаучы бэк-вокалистка Гөлназ килде. Сөйләшеп киттек, мин аңа ничек эшләгәнебезне сөйләдем, эш буенча ярдәм иттем, шунда ул: «Син матур җырлыйсың, безгә командага кыз кирәк, инде күптәннән таба алмыйбыз. Бер сезон үзем генә эшләдем, бәлки, теләгең бардыр», – диде. Мин тик торырга яратмыйм бит инде (көлә), тәвәккәлләп, барып карарга булдым. Анда бит таләпләр күп – җырлау да, кыяфәтең дә, фигураң, энергетикаң да туры килергә тиеш. Салават абый мине ошатты, командага алдылар, бик тиз генә эшкә дә кереп киттем.
Әти-әниең әлеге яңалыкны ничек кабул итте?
Аларга баштан әйтмәдем. Мин алдан сөйләргә яратмыйм, баштан эшлим, аннары гына әйтәм. Ул вакытта музыка мәктәбендә ялым иде, бөтен буш вакытымны репетицияләрдә үткәрдем. Берничә көн кала гына әнигә әйттем, әни шатлыгыннан елап та җибәрде. Безнең гаиләдә шундый хатирә бар, мин кечкенә чакта әтигә: «Популяр булгач, сиңа зур джип алып бирәм», – дигән идем. Әти әле дә шуны: «Кызым, кайчан була инде ул», – дип көлеп искә ала. Әти-әниемә мин бик рәхмәтле, алар һәрвакыт ярдәм итәбез, булышабыз, дип торалар. Аларны да шатландырасым килә, аларның бер дә диңгездә булганнары юк, җитәрлек акча җыеп, аларны ял йортына җибәрергә хыялланам.
Салават абый белән эшләү турында күпләр хыяллана, эш вакытында ул ниндирәк кеше?
Ул – бик көчле шәхес. Аннан күпләр курка, башта, әлбәттә, миндә дә курку хисе булды, ләкин бик тиз ияләштем. Әлеге командага килгәч, мин үземнең дөрес урында булуымны аңладым. Гөлназ белән без бик тырышабыз, Салават абый – эстрадада беренче номерлы артист, аның чыгышы да кимчелекләрсез булырга тиеш. Без кулыбыздан килгән барлык әйберне дә эшлибез, костюмнар, җырларны башкару, хәрәкәтләргә зур игътибар бирәбез – такта кебек басып торып булмый бит.
Хәрәкәтләрне сезгә кем өйрәтә?
Үзебез уйлыйбыз, өйрәтүче юк. Ул хәрәкәтләр буыннан-буынга күчеп бара (көлә). Карыйбыз инде, кайда, ничек туры килә. Без баштан үзебез репетиция ясыйбыз, әзер вариантны гына Салават абыйга күрсәтәбез. Программаны белгәч үк, әзерләнә башлыйбыз.
Августта 30 көнгә якын концерт куясыз, андый темпта эшләү ардыртадыр?
Эмоциональ яктан авыр, тамашачыга бөтен энергиябезне бирергә тырышабыз. Төрле күзле кешеләр бар, бик еш күз дә тия. Ләкин миңа әлеге ритм бик ошый, арып кайтам, ләкин ул рәхәт ару була. Миңа ул, киресенчә, эшләргә көч бирә кебек.
Күз тию турында күп сәхнә кешеләре әйтә. Син сакланыр өчен ниләр эшлисең?
Сәхнәгә чыкканда догалар укып чыгарга тырышам. Кайвакыт концерттан соң эмоциональ яктан бик авыр, мине иҗади юнәлештә эшләүчеләр яхшы аңлый инде, концерттан соң 3-4 сәгать йокыга китә алмаган чаклар да була.
Салават абый белән банкетларда эшлисезме?
Әйе, сирәк кенә. Бик зур, мөһим бәйрәмнәр булса гына чакыралар.
Сәхнә киемнәрегезне ничек сайлыйсыз?
Үзебез сайлыйбыз дип әйтә алмыйм. Без киеп карыйбыз да, һәрбер күлмәкне, костюмны Салават абыйга төшереп җибәрәбез, ул «әйбәт», «яки юк кирәкми, алмагыз» дияргә мөмкин. Ул ябык күлмәкләр ярата, ачык күлмәкләргә каршы килә. «Татар кызы тыйнак булырга тиеш», – дигәне бар, мин аның белән килешәм. Күлмәкләр бик кыска да, ачык та булырга тиеш түгел.
Салават абыйның холкы бик үк җиңел булмавын беләбез, сезнең белән ул нинди?
Безнең төркемдә 2 генә кыз без – Гөлназ белән икәү, безгә төркемдә мөнәсәбәт әйбәт. Салават абый да, башка егетләр дә «кызлар» гына дип торалар. Салават абыйның эш буенча кисәтүләр ясаганы бар, орышканы, ниндидер ямьсез сүзләр әйткәне юк. Ул – бик юмор хисле кеше, көлдереп тора. Ул һәр кешенең кәефен, энергетикасын сизә. Миңа шуңа күрә коллективка кереп китәргә җиңел булгандыр, мин үзем дә шундый кеше.
Шундый фикер бар: Салават абыйда эшләп киткән кызларның алдагы карьерасы бик уңышлы булмый, алар таныла алмый, диләр.
Ишеткәнем бар. Ул дөрестер инде, белмим. «Приговор», – диләрме әле? (көлә). Минемчә, һәр әйбер дә кешенең үзеннән тора. Тырышлыгыннан, хыялларыннан, димәк, кешнең хыялы булмаган. Танылу өчен тырышырга, күп эшләргә кирәк.

Фото: © Лилия Вәлиуллинаның шәхси архивыннан
«Барысына да үз тырышлыгым белән ирешәсем килә»
Лилия, син «балаларга музыка укытам» дидең. Бүгенге көндә балалар белән эшләү авырмы?
Авырлыклар бар. Балалар хәзер бик тиз үсә, һәрберсенең үз холкы, аларга яраклаша белергә кирәк. Миңа йөри торган балалар зур теләк белән шөгыльләнә. Казанның Илһам Шакиров исемендәге 32 нче татар балалар музыка мәктәбендә укытам, бик әйбәт мәктәп, анда болай гына эшкә кереп булмый. Балаларымның әти-әниләре дә иҗади кешеләр – артистлар, журналистлар, алар мине аңлый. Берничә көнгә, атнага гастрольләргә китү өчен сөйләшергә, бер-беребезне аңлашырга кирәк инде, аңламаганнар да булды, ләкин күп әти-әниләр эшемне аңлап кабул итә. Миңа хәрәкәт кирәк, мин бер җирдә генә утыра алмыйм. Балаларга үз тәҗрибәмне бирәсем килә. Укытучы үзе бер җирдә генә утырып, бернинди үсеш тә булмаса, ул укучыларын нәрсәгә өйрәтсен инде. Минемчә, укыту өчен сәхнәдә булу, тәҗрибә туплап тору – бик мөһим.
Эстрадада беренче адымнарыңны ясап киләсең, хәзер яшьләргә танылу, популярлашу җиңел түгел, килешәсеңме?
Килешәм, хәзер ротацияләр бик кыйбат, бер җыр яздыру 80-100 меңгә чыга. Ротациягә бирүне әйтә дә алмыйм, анда миллионнар кирәктер. Җырларымны күбесенчә үзем язам. Эшлисең, эшлисең дә барлык акчаңны шул җырга тыгасың. Барысын да үзем эшләргә тырышам, җырларымны танытасым, халыкка җиткерәсем килә. Күпләр, барысы да акчага тоташа, диләр, бу – күпмедер дәрәҗәдә дөрес, ләкин шуны әйтәсем килә: акча белән генә озак популяр була алмыйсың, талант, үҗәтлек, тырышлык кирәк. Акча алып килгән популярлык гадәттә вакытлыча була, шуңа күрә барысына да үз тырышлыгым белән ирешәсем килә.
Башка профессия сайлау турында уйлаганың булмадымы?
Юк. Сәхнә – иң зур хыялым. Мәктәптә укыганда да, сыйныфташ кызлар-егетләр белән урамда йөргәндә, мин сәхнә турында хыялландым. Җырлар яза идем, ул вакытта әйбәт диктофоннар да юк, иске телефоннарга яздырган әллә ничә көем бар иде, алар бүген югалды да инде.
Татар эстрадасында яраткан җырчың кем?
Кумирларым юк. Яраткан җырчым – Салават абый, аннан да шәбрәк җырчы юк.
Көнләшүчеләр бармы?
Бик күп. Үземне танылган дип тә әйтә алмыйм, ләкин, нишләптер, шундый ситуацияләр булды.
Сине Илсөя Бәдретдиновага охшаталар, үзең әлеге охшашлыкны сизәсеңме?
Холкыгыз охшаган, диләр. Үзем Илсөя апа белән якыннан аралашканым юк, шуңа төгәл әйтә алмыйм. Моны күп кеше әйтә, кайчак аптырап та калам.
Синең йөрәгең әлегә бушмы? Булачак ирең нинди кеше булырга тиеш?
Ирем миннән көчлерәк булырга тиеш, шул гына. Мин үзем холкым буенча бик көчле, мине аңлый торган, иҗатыма каршы килмәгән, аңлап кабул иткән кеше булсын иде. Ләкин сәхнә кешесе булмасын, ике сәхнә кешесенә бергә булу авыр.
Синеңчә, идеаль татар хатын-кызы нинди булырга тиеш?
Идеаль кешеләр юк инде ул, була да алмыйдыр. Һәр кешенең, минем дә үз минусларым һәм плюсларым бар. Гаиләсен, тормыш иптәшен яратучы хатын-кыз, шул ук вакытта үзенең шөгыле, профессиясе булган кеше күз алдыма килә.
Иҗат кешеләренең балалары, гадәттә, әти-әниләреннән башка үсәргә мәҗбүр була. Бу хакта уйлаганың бармы?
Бар. Дөресен әйткәндә, бу хакта уйларга авыр. Балам булгач, үзем белән йөртергә туры килер инде. Мин – гаилә җанлы кеше. Гаиләм булуын телим, ләкин иҗат та үзенә тарта. Бу планда җырчы хатын-кызларга бик авырга туры килә шул, кайсыдыр өлкәне корбан итәргә мәҗбүр буласың, җирдә бер әйбер дә җиңел генә бирелми, хатын-кызларга – аеруча.

Фото: © Лилия Вәлиуллинаның шәхси архивыннан
«Тәнкыйть булуы яхшы, кеше битараф булса – авыррак»
Бүген татар мәдәниятендә музыканы үстерү өчен бик күп бәйгеләр бар. Аларда катнашып, танылып буламы, ничек уйлыйсың?
Минемчә, иң төп бәйге ул – халык. Ниндидер үсеш, үзеңне сынап карау кирәктер. Ләкин иң мөһиме – ул халыкның кабул итүе. Балачакта андый бәйгеләрдә күп катнаштым, шуңа күрә алардан туйганмындыр инде.
Элек төрле продюсерлык үзәкләре белән эшләү популяр иде. Алар белән эшләп карарга теләмисеңме?
Миңа әлегә андый тәкъдимнәр булганы юк. Дөресен әйткәндә, алардан бераз шүрлим. Чөнки күбесе судлар, ниндидер начар хәлләр белән тәмамланганын беләм. Ләкин, кисеп, «юк» диясем килми, тәкъдимнәр булса, уйлап карарга була.
Тәнкыйть белән очрашканың бармы?
Бик каты, әллә нинди ямьсез сүзләр әйтүчеләр булганы юк. Болай тәнкыйть булуы яхшы инде, кеше битараф булса – авыррак. Эшебез турында начар сүзләр ишеткәнебез юк, киресенчә, социаль челтәрләрдә матур хатлар язып торалар, бер белмәгән кешеләрдән хатлар килгәли, гадәттә, матур сүзләр генә язалар.
Районнарда халык ничек кабул итә?
Гадәттә әйбәт. Төрле чаклар була инде, болар кем, дип кабул итүчеләр дә бар, аларга игътибар иткәнебез юк.
Салават абый сине концертларда «мишәрская» дип игълан итә. Бу – кайдан килеп чыкты?
Дөрес бит (көлә). Мишәрләрне усал, туры сүзле, диләр – килешәм. Салават абый минем уйлаганымны яшермичә әйткәнемне ярата. Аңа кыланчыклар ошамый, мин ничек бар – шундый, эш вакытында аеруча. Баллы, буш сүзләр тыңларга яратмыйм, холкым шундый, шуңа «мишәрская» дип игълан итәргә булгандыр.
Рәхмәт, Лилия! Киләчәктә уңышлар телибез!

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали