«Салават Зәкиевич, сезнең белән җырласам ярыймы?» – ДЦПлы Зәмирә Казанда концерт оештыра
Аллаһы Тәгалә кешеләрне шулкадәр төрле итеп яраткан: кемдер туганына булышыр өчен бармакка бармак та сукмаса, башка берәү, үзе авыру хәлдә булса да, хәле тагын да начаррак булган бертуган игезәгенә җан-фәрманга булышам, дип йөри. Әле кем диген?! 15 яшьлек бала бит!
Казанда яшәүче игезәк кызлар Камилә һәм Зәмирә Гыйззәтуллиналарга 2026 елның 9 гыйнварында 16 яшь тула. Алар икесе дә тумыштан зәгыйфь, икесендә дә – ДЦП диагнозы. Зәмирә әле үз аягында йөреп, сөйләшә, җырлый алса, ни кызганыч, игезәге бик авыр хәлдә – урын-җиргә беркетелгән. Туганының хәлен җиңеләйтү, дәвалауга акча җыю өчен, Зәмирә 20 гыйнварда, татар эстрадасы йолдызларын җыеп, шәхси концертын үткәрә. Хәйрия концертында Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Салават Фәтхетдинов катнашуы көтелә. Шулай ук La Primavera камера оркестры һәм аның җитәкчесе Рөстәм Абязов, башка җырчылар да, шушы гаиләгә теләктәшлек күрсәтеп, Зәмирә белән бергәләп чыгыш ясаячак.
Зәмирә беренче чирканчыкны җәен алган инде. Беренче концерты быел июнь аенда үткән, икенче концерты Ленин исемендәге мәдәният сараенда 20 гыйнварда узачак.
Кызларның әти-әнисе Радик белән Дания, балалары хакына яшәү рәвешләрен тамырдан үзгәртеп, табиб һөнәрен дә үзләштергәннәр. Радик үз балалары белән генә түгел, башка зәгыйфь сабыйлар белән дә шөгыльләнә – дефектолог буларак, аларның сөйләм мөмкинлекләрен ачарга тырыша, массаж ясый, ЛФК үткәрә. Хәзер инде ул вакытын күбрәк кызлары белән уздыра, аларга һәрвакыт игътибар, кайгырту кирәклеген аңлый. Дания Казан дәүләт медицина университетында укый, шул ук вакытта шәфкать туташы булып эшли икән.
Фото: © Дания Гыйззәтуллина җибәрде
Камиләнең умыртка баганасы шулкадәр кәкерәйгән ки, хәтта бер үпкәсе сытылып, яраксыз хәлгә килгән. Әниләре Дания сүзләренчә, бер генә үпкәсе эшләгәнлектән, Камиләкәйне төнгә кислородка тоташтыралар. Кайчак көндезләрен дә кислород аппаратын кушарга туры килә икән. Эчәклек тә дөрес эшләми. Хәзер инде ул паллиатив статуста. Авыртуларын җиңеләйтү өчен, әти-әнисе аңа уколлар да ясый, төрле препаратлар да бирә, массаж, ЛФК, башка реабилитация чараларын да кулланалар – кадерле сабыйлары гына сызланмасын. Зәмирәгә дә мускул спазмнарын бетерү, күзләрен дәвалап тору өчен, гел төрле процедуралар, препаратлар кирәк. Болар барысы да коточкыч зур акчалар сорый.
Дәвалану чыгымнарын күреп, әти-әнисенә килгән авырлыкны аңлап, аларга булышырга теләгән балалар турында ишеткәнем юк иде әле минем. Зәмирә бүген бөтен көче белән әти-әнисенә ярдәм итү теләге белән яна. Аңа сәхнә җене кагылган, дисәң дә була. Әнә бит әнисе дә «сәхнәдән башка яши алмый ул» дип сөйли. Ходайдан бирелгән матур тавышы белән ул инде икенче мәртәбә үз концертын үткәреп, дәвалану өчен акча җыелыр, дигән ният белән яши. Шушы яшьтә шундый тәвәккәллеген күр әле син аның! Татар эстрадасы йолдызларын чакырып, концерт оештырырга кирәк, дигән максатны куйган да, шуңа ирешкән дә. Сөбханалла!
Фото: © Дания Гыйззәтуллина җибәрде
«Зәмирә 2,5 яшьтә йөреп китте, аның хәле, шөкер, яхшырак. Камилә аеруча зыян күрде – аягына баса алмады»
Дания Гыйззәтуллина «Интертат»ка ире белән бергә иңнәренә төшкән сынаулары турында сөйләде.
Балалар 2010 елда, йөклелекнең 33-34 атнасында, 7 айлык булып тудылар, шулай гарип булдылар. Туганда имгәнеп, баш миләренә кан сауган булган аларның, ягъни, инсульт кебек булып чыга инде. Балалар тугач, миннән диагнозларын яшерделәр. Бала тудыру йортында берни әйтмәделәр. 1 нче балалар хастаханәсендә ятканда да әйтүче булмады. Башта нәрсә булганын аңламадым – алар нык каты елады. Табибларга күренгәч, неврологлар, ДЦП булырга охшаган, диделәр.
4 айлык чакларыннан дәвалана башладык. Зәмирә 2,5 яшьтә йөреп китте, аның хәле, шөкер, яхшырак. Камилә аеруча зыян күрде – аягына баса алмады. Аның йөри алмавы йөрәктән кан саркыта, чын фаҗига инде ул. Зәмирәнең беренче карашка хәрәкәттә тайпылышлары әллә ни сизелми, спастикасы көчле түгел, ләкин начар күрә, авыз куышлыгындагы мускуллары начар эшли, җырлаганда, сөйләшкәндә күренә ул.
Кая гына барып карамадык – акча җыеп, реабилитациягә Германиягә дә, Чехиягә дә бардык. Ике бала белән йөрү җиңел булмады. Аннары Казанда шөгыльләнә башладык. Мин үзем дә табиблыкка өйрәнергә тиешлегемне аңладым. Балаларга алга таба да булышыр өчен, табиб белгечлегенә укыйм хәзер. Шәфкать туташы булып та эшлим. Акча кирәк бит. Ирем дә дефектолог һөнәрен үзләштерде. Хәзер ул күбрәк өйдә торгач, Камиләне күтәрә, тәне бозылмасын өчен, 2 сәгать саен борып тора, сулышын көйләргә булыша, күтәреп, үпкәләрендәге какырыкны кузгатып җибәрү өчен суккалап ала.
Моңарчы баланы күтәрү миндә дә эзсез узмаган шул – умырткалыкта бүсер чыккан. Аның бит буе үсә, ә гәүдәсен тота алмый, кеше гәүдәсен тота алмаганда, аны күтәрү күпкә авыр. Умырткалыктан шул бүсерне алдыру өчен үземә дә операция кирәк, тик әлегә ясата алмыйм. Беренчедән, аңа 200 мең сум акча кирәк. Икенчедән, ясатсам, үзем инвалид кебек булачакмын. Балаларны карау тагын да авырлашыр, дип куркам.
Фото: © Дания Гыйззәтуллина җибәрде
«Мин китсәм, алар бу тормышта кемгә калыр?»
Дания, бик күпне күргәнсез инде… Шушы сынауларга ничек күндегез, авырлыкларны ничек тә ерып барырга нәрсә булыша?
Әйе, диагнозны белгәч, бик авыр булды. Балалар кечкенә чакта әбием бик булышты, ул, кызганыч, 2021 елда ковидтан үлде. Бабам, кайнанам булышты.
Балалар тугач та, 2-3 ел балалар белән үзем генә диярлек шөгыльләндем. Ирем командировкаларга йөрде, акча эшләде. Аннары миңа физик яктан берүземә авыр булуын тойгач, ул азрак эшли башлады.
Шөкер, ирем – көчле рухлы кеше. Балалар тугач, бик үзгәрде ул, җитдиләнде, җаваплылык хисе көчәйде. Кызларны бик ярата, алар бит төс-кыяфәткә дә аңа охшаган. Балалар да миңа караганда күбрәк ярата төсле аны. Ул – йомшаграк, мин кырысрактыр инде. Зәмирәгә уку ягыннан таләпчәнрәкмендер, тегене-моны өйрәнергә кирәк дип, гел әйтеп торам. Икесе дә Авиатөзелеш районындагы 33 нче гимназиядә укый. Өйгә килеп укыталар. Мәктәпкә дә барганыбыз бар. Мәктәп безгә бик ярдәм итә.
Дөресен әйткәндә, йөрәк сыкрый инде. Мин алардан иртәрәк үлүдән куркам. Мин китсәм, алар бу тормышта кемгә калыр? Бертуганнарым юк минем, әни булышмый. Бабам, ирем бар инде. Кайнанам булыша, тик кайнатаның үзендә онкология, шуңа аңа да авыр.

Сынаулар булса да зарланмыйбыз, ничек тә булдыра алганча яшәргә омтылабыз. Камилә паллиатив статуста булгач, сызлануларын басабыз, гомерен озайту өчен тырышабыз. Мускулларның киеренкелеген бетерә торган уколлар кадыйбыз. Алар да кыйбат бит. Табибка барып укол кадату – 4 мең сум. Инвалидлар өчен берни дә арзан түгел. ФССтан коляска бирелсә дә, сыйфаты начаррак, Камиләнең гәүдәсенә туры килмәде, үзебез алырга мәҗбүр булдык, 320 мең сумга төште.
Пенсия дә алам инде, 5 көн эчендә бетә ул, чөнки планлаштырылмаган чыгымнар күп. Зәмирәнең күзләренә быел кылыйлыктан 2 операция ясаттык. Күрү нервына зыян килгән аның. Калган күрү нервлары саклансын өчен, махсус препарат кадыйлар. Бер укол гына 23 мең сум тора, кайчак аны берьюлы я икене, я дүртне кадарга кирәк. 70 мең сумлап чыга.
Зәмирә безнең икесенә дә булышырга теләгәнне күрә инде. «Әни, минем сезгә шундый булышасым килә», – дип, менә шушы концертны тәвәккәлләде. «Татар эстрадасы йолдызлары туган көнгә килеп котласыннар иде, бәхет булыр иде шул», – ди.

«Салават Зәкиевич, сезнең белән җырласам ярыймы? – диде»
Салават Фәтхетдиновка ничек чыктыгыз?
Зәмирә һәрвакыт, айга бер тапкыр булса да, татар эстрадасы йолдызларына концертка алып баруны сорый. Бөтен артистлар Зәмирәне белә. Шулай, Салаватка чәчәкләр алып, концертка киттек. Бүләк итәргә дип, сәхнәгә чыктык. Зәмирә сәхнәне шулкадәр ярата, сәхнәдән башка яши алмый, сәхнәгә менәр өчен атлыгып тора инде менә. Өйдә нинди генә микрофоннары юк аның.
Чәчәкләрне бүләк итте дә, «Салават Зәкиевич, сезнең белән җырласам ярыймы?» – диде. Салават кире какмады. «Әлбәттә, әйдә. Нинди җыр?» – дип сорады. «Салкын чәй», – диде Зәмирә һәм «музыканы куегыз» дип команда да бирде әле (көлә).
Алга таба, Салават Фәтхетдиновны концертка чакыру өчен, аның концерт директоры Марсельнең номерын таптым. Ай буе шалтыратып, элемтәгә чыга алгач: «Салават Зәкиевичтан сорагыз әле, безнең концертта җырлый алырмы икән», – дип соравын үтендек, баланың шундый хыялы бар, дидек. «Мин хәтерлим, киләм, булышам», – дигән җавап килде Салават Зәкиевичтан.
Салаватның Зәмирә концертында катнашуын белгәч, башка артистлар да килергә ризалашты. Алар үз платформасы аша билетлар сатарга да ярдәм итә безгә. Кызыбызның хыялы чынга ашсын иде инде!
«Мин – татар кызы, минем белән татарча сөйләш»
Зәмирәнең җырга мәхәббәте кайчан туды соң?
Зәмирә йөри башлаганчы ук көйләп йөри иде инде. 7 яшьтән музыка мәктәбенә китте. Хәзер ул мәдәният институтында ялгыз җырлау буенча кафедрада Винера Ганиевада да шөгыльләнә әле. Нәселдән дә киләдер инде. Бабам яхшы җырлый минем, ирем белән без дә көйне ишетәбез, көйлибез. Кайнананың ата-анасы да җырларга яраткан.
Җырларга гына түгел, татарча сөйләшергә дә бик ярата ул. Әле миңа да: «Мин – татар кызы, минем белән татарча сөйләш», – ди. Мин укыганда, мәктәптә татар теле булмады. «Синең кебек әйбәт белмим бит татарчаны», – дим аңа.
Ә Зәмирә каян белә?
Зәмирә өйрәнгән үзе, ничектер, татар телен бик ярата. Татарча җавап бирсәм, «вәт, молодец, татарча әйтә аласың бит» дип, мактап та куя әле. Әле, беләсезме, русча минем белән акцент кушып сөйләшмәкче була, янәсе, бөтен көче белән үзенең татар икәнен күрсәтәсе килә. Шуның кадәр татарлыкка омтылышы булсын әле!
Фото: © Дания Гыйззәтуллина җибәрде
Концертка кайтсак, тагын кайсы җырчыларны чакырасыз?
Зәмирәнең Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Марат Яруллин белән җырлыйсы килә. Яруллин белән бер тапкыр җырлаган иде инде ул. Аңа яздык – әле җавап килмәде. Ришат Төхвәтуллин белән 10 июньдә үткән беренче концертында җырлаган иде. Аны бу юлы да чакырдык – килә алу-алмавы билгесез әле. Килсәләр, яхшы булыр иде инде. Элвин Грей белән җырларга хыяллана. Аның өчен үлә инде.
Элвин Грейны чакырасызмы соң?
Аның белән элемтәгә чыга алмыйм әле. Безнең өчен «буй җитмәслек» җырчы кебек тоела...
Репертуарны кем сайлый, костюмнарны?
Сценарийны беренчесендә үзем уйлаган идем, бу юлы профессиональ сценаристлар ярдәм итәр, дип өметләнәм. Образларны булдыра алганча тегәм инде. Нәрсәнедер сатып алам, яңадан үзгәртеп тә ясыйм. Тегәргә булышучыларым юк әлегә. Бер күлмәккә 80-100 мең сум да сорыйлар, аның кадәр акча түләргә мөмкинлек юк шул. Берәр кеше тегәргә булышса, яхшы булыр иде.
Зәмирә Камилә өчен, сезгә ярдәм йөзеннән, нинди зур эшләр ниятләгән бит! Шаккаткыч! Камилә өчен борчыладыр...
Зәмирә Камилә өчен әйтеп бетергесез нык борчыла. Камиләнең берәр җире авыртса, кулларыннан тота, «хәзер дәвалыйм, хәлең җиңеләер» ди. Зәмирә җырлый башлагач, тынычланып китә Камилә. Иртән торып, иртәнге ашларын ашап алалар да, Камилә янына утырып, Зәмирә китаплар укый, әкиятләр сөйли. Камилә бик яратып тыңлый. Камилә рус телендә дә, татар телендә дә аңлый. «Әтиең кайта... урамга чыгабыз», – дисәң, сөенә инде.
Аллаһ ярдәм бирсен! Зал тутырып тамашачы килсен. Хәйрия концерты уңышлы узсын, дип телибез.
Ами-и-ин! Шулай булсын! Рәхмәт сезгә!
Бу дөнья тигез түгел шул: берәүләр сау-сәламәт балалары көйсезләнсә дә зарлана, ә кемнәрдер авыру балаларын гомер буе карап та сабыр итә. «Балакаем, балам, йөрәк парәм, булма йөрәк ярам» дип җырлана җырларда. Балалар хәсрәте аркасында йөрәк җәрәхәте белән яшәгән Гыйззәтуллиннар гаиләсенә кулдан килгәнчә ярдәм итсәк иде! Зәмирә үз концертында матур күлмәк-костюмнардан сәхнәгә чыга алсын өчен ярдәм итәрдәй тегүчеләр дә табылыр, бәлки. Гыйззәтуллиннарга ярдәм өчен реквизитларны калдырабыз:
8-917-924-23-65 (Сбербанк, Т-банк) – Дания Гизатуллина исемендә.
Фото: © Дания Гыйззәтуллина җибәрде