news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләүче Гөлзада Шакирҗанова кияүгә чыга

news_top
Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләүче Гөлзада Шакирҗанова кияүгә чыга
социаль челтәрләр

Салават Фәтхетдинов төркемендә эшләүче җырчы кыз Гөлзада Шакирҗанова тормышындагы куанычлы мизгелләр белән уртаклаша. Аңа сөйгәне кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Гөлзада тәкъдимне кабул итеп алган. «Әлбәттә риза», – дип язган ул чәчәк гөлләмәсе өстендә торган йөзекне алып кигән романтик видеоролигы янына. 

Алдагы постында Гөлзада сөйгәне белән төшкән фотосын да куйган, тик егетенең йөзен күрсәтмичә, яшереп калдырган. Комментарийлардан аңлашылганча, яшьләрнең туй мәҗлесе дә озак көттермәячәк. 

Иҗатташ дуслары һәм якыннары әлеге парга ныклы гаилә бәхете, бер-берсенең кадерен белеп яшәүләрен теләгән. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар