Салават та үтмәгән, Зөфәр Хәйретдинов та: хәзер худсоветларны кире кайтару кирәкме?
Соңгы елларда «худсовет» кирәк, алар булса, татар сәхнәсендә тәртип урнашыр иде, дип сагынып сөйләүчеләр шактый күп. «Интертат» сәнгать советларында катнашкан, ул вакытларны яхшы хәтерләгән шәхесләр, җырлары «иләк» аша үткәрелгән җырчылар белән сөйләшеп, «худсовет» турында беркадәр күзаллау булдырырга тырышты.
1970 елларда «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе кысаларында халык телендә «худсовет» дип йөртелгән бик җитди сәнгать советлары эшли башлый. Сәнгать советы составына иң күренекле һәм зыялы мәдәният эшлеклеләре – композиторлар, язучылар, музыкантлар, башкаручылар керә. Худсовет киңәшмәсендә «җиде кат иләк аша» уздырылганнан соң лаек дип табылган җырлар гына радио-телевидение аша яңгырау хокукына ия була.
Безнең буын сәнгать советлары турында ишетеп кенә белә. Аларның төп максаты, эш рәвеше нинди булган соң? Җырлар нинди җитешсезлекләр аркасында үтми калган? Ул заманнарны идеальләштереп күрсәтергә яраталар инде яратуын. Әмма сәнгать советлары әсәрләрне бөтен очракларда да гадел бәяләгәнме икән?
Өлкән буын гына түгел, урта, яшь буын җырчылар арасында да «эстрадада ниндидер контроль кирәк» дип әйтүчеләр бар. Алар «тавышлары булмаган җырчыларны кертмәскә», «сәнгать советы кабул итәргә тиеш» дип әйтә. Җырчыларның әңгәмәләрендә «татар эстрадасындагы җырларның сыйфаты югалу сәнгать советлары бетерелү белән бәйле» дигән фикер еш очрый. Әгәр дә сәнгать советлары яңадан оешса, бу җырчылар үзләренең җырлары радио-телевидениегә керәчәгенә өметләнә аламы? Гомумән, бөтен нәрсә коммерциягә корылган чынбарлыкта алар эшли алырмы?
Ришат Фазлыйәхмәтов та «Элекке кебек «худсовет» куяр идем. Эстраданы тигезләр, дөресләр идем», дип сөйләгән иде «Интертат»ка интервьюсында.
Мәсәлән, Ришат Төхвәтуллин «Интертат»ка интервьюсында: «Мин худсовет белән килешәм. Ул тагын да сыйфатлырак булсын, тагын да таләпчәнрәк булсын иде. Миңа калса, ул шундый булмаса, татар сәнгате берничек тә үсә алмый. Беренче максат – вокалны тикшерү булырга тиеш. Җырлый алган җырчылар җырламыйлар, җырлый алмаганнары акча түләп көне-төне радиодан зомбилаштыралар», дигән иде. Җырчы бүгенге, «җиңеләйтелгән» худсоветны хуплый.
Худсоветлар кире кайтканда, аларның җырлары үтәр иде микән?
«Интертат» сәнгать советларында катнашкан, ул вакытларны яхшы хәтерләгән шәхесләр, җырчылар белән сөйләшеп, худсовет турында беркадәр күзаллау булдырырга тырышты.
«Бер генә артистның дә җырын эфирда акча түләп яңгыратканын хәтерләмим»
Музыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 30 елга якын Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясендә музыкаль тапшырулар мөхәррире булып эшләгән Сиринә Латыйпова студиядә язылган музыкаль әсәрләр радио фондына ничек кабул ителү, сәнгать киңәшмәсе турында сөйләде.
Сиринә Зәкиевна, радионың фонды даими тулыландырып торылган. Музыкаль әсәрләрне фондка кабул итәр алдыннан сәнгать киңәшмәләре уздырылган. Аның составы, эш рәвеше турында сөйләсәгез иде.
Мин, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап,1979 елда «Татарстан» радиосына килгәндә, сәнгать киңәшмәләре тулы көченә эшли иде инде. Аның составын без – музыкаль редакция хезмәткәрләре тәкъдим итә идек тә, аннан соң ул радио буенча рәис урынбасары тарафыннан раслана иде. Бу киңәшмәгә һәрвакыт җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр арасыннан иң дәрәҗәле кешеләр чакырылды. Мин эшләгәндә, сәнгать киңәшмәсендә җырчылардан Азат Аббасов, Зөләйха Хисмәтуллина, Фәхри Насретдинов, Зилә Сөнгатуллина, Клара Хәйретдинова кебек дәрәҗәле шәхесләр булганын төгәл хәтерлим. Музыка белгечләреннән төрле елларда Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Йолдыз Исәнбәт, Земфира Сәйдәшева, композиторлардан Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов, Бату Мулюков, Заһид Хәбибуллин, Мирсәет Яруллин, Ренат Еникеевлар эшләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: сәнгать советы әһелләре – барысы да консерватория тәмамлаган, опера театрында эшләүче югары белемле шәхесләр иде. Шагыйрьләр арасыннан үзләре дә җыр текстлары язып, композиторлар белән хезмәттәшлек итүчеләрне сайлап чакыра идек. Андыйлар арасыннан Сибгат Хәким, Гөлшат Зәйнашева, Мәхмүт Хөсәен, Равил Фәйзуллин бик актив эшләде. Һәр атна саен уздырылган киңәшмәләрдә яңа язылган, яңа туган музыкаль әсәрләргә, җырчының башкару осталыгына бәя бирелеп, халык игътибарына иң-иңнәре генә тәкъдим ителде.
Эшчәнлегебезгә килгәндә, музыкаль әсәрләрне әле студиядә язылганчы ук тыңлап чыга идек. Җыр текстларын бик җентекләп Зиннур Насыйбуллин, Рим Кәримов, Рөстәм Фәйзуллин, соңрак Рафис Корбан һәм Шәмсия Җиһангировалар тикшерә иде. Эчтәлеге ягыннан сай, рифмасы килешсез җырларны үзгәртергә кушабыз. Барлык төзәтмәләрне керткәч, махсус журналдан карап, җырчының студиядә язылу вакыты билгеләнә. Тавыш язу режессерлары Инар Шәмсетдинов, Камил Фәйзрахманов тарафыннан әсәрләр югары дәрәҗәгә җиткереп яздырылгач кына, аны сәнгать киңәшмәсенә куя идек.
Музыкаль әсәрләргә нинди критерийлардан чыгып бәя бирелә иде?
Сәнгать советы җыелгач, аларга тыңланачак әсәрләр исемлеге бирелә. Тыңлагач, үзара фикер алышабыз. Яңа әсәр фондыбызны баетачакмы, җырда музыкаль ритм белән сүз басымы туры киләме, сүзләре җитлеккәнме, әйтелешләре дөресме, җырчының диалекталь акценты юкмы? Әсәрне музыкасы ягыннан төгәлсезлекләр табып кире борган вакытлар да аз булмады. Бар яктан да җитешкән җырлар, музыкаль әсәрләр генә, сәнгать киңәшмәсе карары белән, радио-телевидение фондына кабул ителде.
Радио фондын тулыландырган өчен, җыр авторлары һәм башкаручыларга гонорар да яза идек. «Без радиодан гастрольләргә йөргәнгә караганда да күбрәк акча ала идек», – дип, хәзер дә килеп-килеп әйткәннәре бар әле.
Радио фонды үзешчән сәнгатьтә катнашучылар иҗаты белән дә тулыландырып торылды. Аларны редакциядә генә тыңлый идек. Атнаның бер көнен район үзешчән башкаручыларына бирә идек. Тавыш яздыру җайланмасы булган машинабыз белән районнарга чыгып, үзебез яздырып алып кайткан вакытлар да булды.
Ул язмаларның хәзер беркайчан да эфирда яңгыраганы юк.
Кызганыч, бик талантлы җырчылар, гармунчылар бар иде районнарда.
«Сәнгать киңәшмәсе җыр текстын артык гадиләштерә, җырның яшерен мәгънәсен аңламый иде», – дип әйткән артистлар бар.
«Гадиләштерү» дигән сүз – дөрес сүз түгел ул. Әйе, җыр текстлары мәгънәсенә карап тикшерелә иде. Ләкин, тыңлаучыга барып җитсен өчен, текстлар төгәл булырга тиеш бит. Аннан һәр текст та җырга бармый ул. Шәхсән Рөстәм Яхинның шигырьгә бик таләпчән булганлыгы хәтеремдә. Хәзер генә ул теләсә кайсы текстны көйгә салалар.
Сиринә Зәкиевна, сәнгать советы кабул итмичә, соңыннан популярлашып киткән җырлар булдымы?
Соңыннан популярлашкан җырлар да булды, әлбәттә.
Мәсәлән, Салаватның «Әнкәмнең догалары» – худсовет аша үтмәгән җыр. Борын беләнрәк җырлый, дип кире борганбызмы икән. Салаватны хөрмәт итәм, аның турында начар әйтәсем килми. Ләкин ул чорларда аның кебек тавышлы җырчыларга юллар ачык түгел иде. Шул гына.
Салават бер тапкыр килеп карады да ул, без кире боргач, башка мөрәҗәгать итмәде. Чөнки ул халык арасында болай да популяр иде инде. Күпчелек артистлар, худсовет аша үтмәгән җырларының җитешсезлекләрен төзәтеп, яңадан килеп яздырдылар.
Радио өчен берәр темага җыр кирәк булганда, без авторларга һәм башкаручыларга заказ да бирә идек. Мәсәлән, бик ашыгыч рәвештә Татарстан икмәге турындагы җыр яздыруыбыз исемдә калган. Барлык яңа әсәрләр дә «Музыкаль язмалар» дигән тапшыруда тәкъдим ителә иде. Әлеге көндә дә без эшләгән еллардагы язмалар радионың алтын фондын тәшкил итә.
Сәнгать советлары гадел эшләдеме, Сиринә Зәкиевна? Әллә ул вакытта да «танышлык аша» танылу алган җырчылар була идеме?
Юк-юк, андый әйберләр булмады. Сәнгать киңәшмәсендә бик таләпчән кешеләр, чын профессионаллар утырды. Бер үзешчән җырчының гына: «Минем кассеталарым чыга, халык бик ярата, бәлки, акча түләп язылырмын», – дигәне булды. Ләкин без аны кире бордык.
Әлбәттә, җырны кабул итмәгәнгә үпкәләп йөргән кешеләр дә, тавыш чыгарганнары да була иде. Әмма, ихластан әйтәм, бер генә кешенең дә акча түләп җырын эфирда яңгыратканын хәтерләмим. Акча түләп, үзе өчен радио студиясендә язылу мөмкинлеге бар иде, әйе. Ләкин андый җырлар радио фондына кертелмәде. «Блат» дигән нәрсәләр булмады. Фондка бары тик консерватория, музыкаль уку йортлары тәмамлаган, үзләре дә филармония һәм опера театрында эшләүче артистларның иҗаты гына кабул ителде. Урамнан кергән җырчылар безнең радиога якын да килә алмады. Чөнки «Татарстан» радиосы – ул бердәнбер радио иде. Сәнгать киңәшмәләрендә татар сәнгатенең яхшы якка үсеше өчен аеруча да тәнкыйди карый торган шәхесләр күп иде. Алар – чыннан да татар музыка сәнгате үсешенә гаять зур өлеш керткән кешеләр. Бик яхшы хәтерлим барысын да. Кызганыч, хәзер «все можно» дигән принцип белән яшиләр.
Рөстәм абый Яхин, үз әсәрләрен тыңлаганда: «Мин уңайсызланам, коридорга чыгып торам», – дип, чыгып китә иде хәтта. Композитор Алмаз Монасыйпов исә, киресенчә, «бу җырыгыз алдагы җырыгызга охшаган» дигәч: «Соң, аның монысын да, тегесен дә шул бер Монасыйпов язган бит инде, ошамыйча кая барсын?» – дип көлдерә иде. Вакыт-вакыт бәхәсләшеп тә ала идек. Бик кызык үтә иде ул татар интеллегенциясе җыелган сәнгать киңәшмәләре.
Худсоветлар кайчан таркалды?
Худсоветлар 2005 елда «Татарстан» радиосын «ТНВ» үзләштергәч бетерелде. Радио фонды да «ТНВ»га кушылды. «ТНВ» студиясендә худсоветлар булмады инде.
Ничек уйлыйсыз, бүгенге көндә сәнгать советлары кирәкме?
Бу мөмкин нәрсә түгел. Тракторчы, хуҗабикә, комбайнчы яки бакчачы сәхнәгә чыгып җырларга әзер булган, бөтен җыр сәнгате кәсепкә әйләнеп беткән бүгенге заманда худсоветлар эшли алмаячак. Безнең чорда анда үз һөнәрләренә тугры булган, югары белемле, чын профессионаллар утырды. Хәзер теләсә кем җырлый, акчасын түли дә концерт оештыра. Худсоветлар, әлбәттә кирәк, әмма кабатлап әйтәм – аларны оештыру мөмкин хәл түгел. Чөнки хәзер ничәмә-ничә радио, әллә никадәр телеканал бар. Үзен җырчы дип санаган һәркем акча түли дә, тегесеннән дә, монысыннан да күренә, тиз арада популярлашырга тели. Сүзләрен дә, көен дә үзләре «яза» алар җырларның, күреп торасыз. Җырларга һәм башкаручыларга карата бернинди таләпләр дә юк…
«Һәрбер музыкаль әсәрнең язмышы сәнгать советында хәл ителә, тормышка юллама ала иде»
Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясов «Интертат»ка әңгәмәсендә сәнгать советлары турында болай дип сөйләгән булган:
«Ул вакытта редакция эше юнәлешен, радиодагы музыкаль сәясәтне дөрес билгеләүдә сәнгать советы әгъзаларының роле бик зур иде. Ник дигәндә, анда республикабызның күренекле композиторлары, музыка белгечләре, шагыйрьләр, җырчылар, төрле уен коралларында уйнаучы музыкантлар керә иде.
Яңа җыр, романс, камера музыкасы әсәрләре йә булмаса башка жанрда иҗат ителгән һәрбер музыкаль әсәрнең язмышы сәнгать советында хәл ителә, тормышка юллама ала иде.
1964 елдан 1990 елга кадәр – сәнгать советының иң актив эшләгән чоры. 2 сәгатьлек әсәрне тыңларга 15-20 кешедән торган сәнгать советы җыела. Ә балаларның аерым сәнгать советы бар иде. Анда инде балалар өчен язган күренекле шәхесләребез катнашты. Ул еллардагы таләпчәнлекне, иҗади күтәренкелекне хәзер күз алдына да китереп булмый инде.
Ул еллардагы музыкаль тапшырулар редакциясе хезмәткәрләрен мин, бер дә икеләнмчә, «музыка илчеләре» дип әйтер идем. Казанга Япониядән, йә булмаса Монголия, Кытай Халык республикаларыннан композиторлар килә икән – Татарстан Композиторлар берлеге җитәкчеләре кунакларны еш кына радиога симфоник, опера һәм балет музыкасы, хор әсәрләре, халык көйләре тыңларга алып киләләр иде. Бу мизгелләр үзенә күрә искиткеч иҗади лабораториядә эшләүне хәтерләтә, редакторларның музыка дөньясына булган карашларын киңәйтә, белем-мәгълүматларын арттыра иде.
Телебезгә хәзер «торгынлык еллары» дигән гыйбарә килеп керде. Белмим, профессиональ сәнгатьтә «торгынлык» ди, мин соңгы берничә елны әйтер идем. Ә ул 60-70нче елларда исә, минемчә, татар профессиональ музыкасы торгынлык кичермәде. Ул елларның һәр атна пәнҗешәмбе көнендә композиторлар берлегендә көйязарлар, музыка белгечләре, җырчылар, шагыйрьләр, радио һәм телевидениедә эшләүче музыка редакторлары катнашында яңа әсәрләр тыңлау оештырыла иде. Бер генә яңа әсәр дә игътибардан читтә калмый. Ул елларда берлекнең җаваплы секретаре булып эшләүче Зәйнәп апа Хәйруллина, берничә көн алдан хәбәр итеп, һәммәбезне бәйрәм табынына җыйган кебек Союзга чакыра иде.
Пәнҗешәмбе утырышларында җырлар гына түгел, зур күләмле симфония, опера, балет, оратория кебек әсәрләрне дә тыңлап, фикер алышалар. Талантлы язылган әсәрләр, гадәттә, бәхәс кузгатмый, авторларны ихластан котлыйлар иде. Шундый пәнҗешәмбе утырышларының берсендә Рөстәм Яхинның шагыйрә Гөлшат Зәйнашева шигыренә язган «Китмә, сандугач» дигән яңа җыры тыңланды. Ул утырыш матур бер бәйрәм кебек булып минем хәтеремдә калды. Салкын кышкы көн иде. Рөстәм абый үзенә хас тыйнаклык белән рояль янына килеп утырды да, үзе уйнап, яңа җырны җырлап күрсәтте. Соңгы аккордлары тәмамланганда, барлык тыңаучылар, дәррәү кул чабып, Рөстәм абыйны кайнар котладылар, тәбрикләделәр. Альберт Семенович Леман урыныннан торды да: «Молодец, Рөстәм! Бу – гади сандугач кына түгел, шампан шәрабында коенган сандугач! Котлыйм, чын күңелемнән котлыйм», – диде. Ашыгып килеп, Рөстәм абыйның кулын кысты. Күп вакыт башын кыңгыр салып, тыңлап кына утырырга яратучан композитор Александр Ключаревның да кинәт теле ачылды: «Гүзәл җыр иҗат иткәнсең, Рөстәм, сабакы! (Александр Сергеевич яраткан кешесенә, үз итеп, шулай «сабакы» дия торган иде). Озын гомерле булыр бу сандугач!» – диде. Дулкынлануыннан кып-кызыл булган Рөстәм абый, сабыйларча куанып, әле бер якка, әле икенче якка борылып башын иде, тыңлаучыларга рәхмәт әйтте», – дип сөйләгән булган ул.
Биредә тагын бер шәхес белән әңгәмә булырга тиеш иде. Ләкин…
Сәнгать киңәшмәләрендә озак еллар эшләгән тагын бер хөрмәтле шәхес – шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән озаклап һәм тәмләп сөйләшкән идек. Ләкин ул текст биредә булмаячак. Карап чыгарга җибәргәч, минем текст «худсоветны үтмәде». Шактый кызык әйберләр сөйләгән иде, югыйсә, кызганыч...
«Хәзер радио фондына чүп-чар җыялар»
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина худсовет составында 10 елга якын эшләгән. Ул да бүгенге сәнгатьнең сыйфат дәрәҗәсе түбән тәгәрәүгә әрнүен белдерде.
– Хәзер радио фондына нәрсә генә алмыйлар, бөтен чүп-чарны җыялар. Чүп белән тутырдылар. Элекке җырларны бик сирәк куялар. Гомумән, безнең вакытта тупланган «алтын фонд»ның яртысы гына цифрлы форматка күчерелгән дип уйлыйм.
Ә худсовет кирәк. Ләкин чын «алтын фонд» туплансын һәм анда бары тик сыйфатлы әсәрләр генә кабул ителсен өчен, ул советта чын белгечләр эшләргә тиеш. Алайса хәзер әнә, попса китте, хәтта «ТНВ» да попса белән тулган, башкалары да, рәхим итеп тыңлагыз…
Ул елларда эшләгән худсоветларны хәзер дә оештырып булыр иде. Әгәр дә радио-телевидение җитәкчесе өчен сыйфат мөһим булса, алар эшли алыр иде, дип уйлыйм мин. Ә болай барысын да үз агымына кую – иң җиңел эш инде ул.
Зилә Даяновна сүзләренчә, музыкаль әсәрләрне «танышлык аша» яки башка юллар белән үткәрүчеләр булмаган.
Мин, сәнгать советы гадел эшләде, дип уйлыйм. Чөнки аның составы бик киң иде. Рафаэль Ильясов, Рөстәм Яхин кебек дәрәҗәле кешеләр утырган совет ни өчен гадел булмасын, ди? Дөрес, кайвакыт, Рафаэль Ильясовка кереп: «Алыгыз инде җырымны»,– дип сораучылар була иде, ләкин сирәк.
Без эфирны хәзерге кебек фонограммалар белән тутырмадык. Анда һәрвакыт симфоник оркестрлар белән, затлы, җанлы чыгышлар була иде. Музыкаль әсәрләрне симфоник оркестр белән кем яза хәзер? Беркем язмый. «Алтын фонд»ка кергән татар классик һәм чит ил классик әсәрләре – барысы да симфоник оркестр белән язылган әсәрләр.
Туры эфирларда радиоспектакльләр куела иде. Телевидениедә дә спектакльләрнең язма вариантларын күрсәтеп бардылар. Атнасына бер мәртәбә йә балет, йә опера күрсәтелә иде, – дип сөйләде ул «Интертат» хәбәрчесенә.
«Текстның әйбәт вариантын начаррак итеп төзәтеп куйганнар»
Ул елларда җырлары сәнгать советында тикшерелгән шәхесләр белән дә аралаштык. Алар арасында алда язылганнарга шактый каршылыклы фикерләр дә очрады.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхина, сәнгать советында эшләмәсә дә, шагыйрә, җырчы, композитор буларак, сәнгать утырышлары эше белән яхшы таныш. Наилә апа «Интертат»ка «худсоветлар артыгын тырыша иде» дигән фикер әйтте.
Наилә апа, сәнгать советлары турында фикерегез белән уртаклашыгыз әле.
Башкалар, бәлки, минем бу фикерем белән килешмәсләр. Ләкин, уйлавымча, худсоветлар «таякны артыграк бөгәләр» иде. Яхшы-яхшы җырларның төшеп калган очраклары да булгалады.
Үзегезнең худсовет аша узмаган җырларыгыз булдымы?
«Изге Рамазан» җырыма бәйләнеп, текстын төзәттеләр. Ул кеше инде мәрхүм, исемен әйтеп сөйләшәсем килми. Ләкин хәзерге караш белән карыйм да аңлыйм – алар текстның әйбәт вариантын начаррак итеп төзәтеп куйганнар бит. Ә без инде җыр үтсен, эфирга чыксын өчен, бөтен нәрсәгә дә риза була идек. Алгышып китүчеләре дә була иде инде. Һәрбер кеше үзенең белемле икәнен күрсәтү өчен тырыша, шуңа күрә, бәя биргәндә, арттырып җибәрү күзәтелә иде. Ә бит һәр нәрсәгә объектив карарга кирәк. Андый урыннарда киң карашлы, профессионал кешеләр утырырга тиеш.
Шунда ук кабул ителгән җырларым да күп булды. Мәсәлән, «Җиңгәчи» дигән җырымны мәрхүм Рафаэль Ильясов беренче тапкыр яздырганда ук үткәрде.
Ул чорларда, җырчы – шагыйрь, шагыйрь – композитор, композитор – җырчы булырга тиеш түгел, дигән фикер яшәде. Монысы – күпсенү инде. Бәлки кеше, төрле тармакларда иҗат итсә, үзен иркенрәк хис итәдер. Берсендә илһам кимеп китсә, икенчесенә күчеп, шулай колачлы иҗат итәдер? Шагыйрь Зөлфәт Маликов миңа бик игътибарлы булды. Аның: «Син, Наилә, язылганда язарга тырыш. Ул бит периоды белән генә языла», – дип әйткән сүзләре бүген дә исемдә.
Сәнгать советы намуслы эшләдеме, Наилә апа, ничек уйлыйсыз? Әллә худсоветтан «танышлык аша» яки акча биреп үтүчеләр дә булдымы икән?
– Булгандыр инде. Шуңа да, алда әйткәнемчә, андый урыннарда киң күңелле кешеләр утырырга тиеш. Тар карашлы кеше килеп эләксә, гаделсезлекләр башлана.
Хәзер сәнгать советлары булмаганга, татар эстрадасы түбән тәгәрәде, дигән фикер бар. Сез моның белән килешәсезме?
Мин әлеге күренеш худсоветлар бетү белән бәйле дип уйламыйм. Эстрада аска тәгәрәү бер Татарстанда гына түгел бит ул. Хәзер бөтен җирдә зәвык бетте. Мәдәният өлкәсендә икенче кыйммәтләр өскә калыкты. Элек музыкаль әсәрнең матурлыгы, мәгънәсе, тәрбияви булуы алга чыга иде. Ә хәзер сәнгать кәсепкә әйләнде. Кәсепкә киткәч, монда инде худсовет кына ярдәм итмәячәк. Рухи кыйммәтләр төшеп калды, дөньяны материаль кыйммәтләр әйдәп бара.
Бүген худсоветлар кирәкме? Бүгенге заманда алар эшли алыр идеме икән?
Минемчә, алар булса, сәхнәдә бераз тәртип салыныр иде. Әмма бүген дә «дөньяны яулап алырга» тырышкан кешеләр күп. Алар килеп утырса, худсоветтан бер файда да булмас.
Мин үзем бүгенге көндә профессионал һәм ирекле каналлар булырга тиеш, дип уйлыйм. Мәсәлән, бары тик сыйфатлы әйберләр генә тапшырыла торган, Мәскәүнең «Культура» каналы кебек канал булса, буталчыклык булмас иде. Алайса хәзер барысы да аралашып бетте. Әйбәт кенә җыр дип тыңлап утыра башлыйсың, аның артыннан ук әллә нәрсә чыгарып, эфирның бөтен ямен бозалар.
Хәзер бөтен нәрсә шул җырга гына терәлеп калды. Бөтен сәнгать – җыр, бөтен сәнгать әһелләре – җырчы. Ләкин музыка сәнгате бик киң бит ул. Профессиональ композиторларга бөтенләй игътибар юк. Аның каравы, җырчылар әллә кем булып йөриләр. Чыгалар да: «Мин сезгә яңа җырымны башкарам», – диләр. Ул бит аның җыры түгел, ул язмаган бит аны. Җырның сүз, көй авторын, аранжировщигын әйтергә кирәк.
Бүген инструменталь әсәрләр турында сөйләүче юк. Рәсем сәнгате, рәссамнарга да игътибар– ноль. Бөтен нәрсә бары тик җыр тирәсендә әйләнә. Шуңа күрә халыкның да зәвыгы тарая.
Халык иҗатынарак корылган халыкчан «Тәртип» радиобыз бар. Татар классик сәнгатенә багышланган классик канал да кирәктер, дип уйлыйм. Ә инде эстрадага килгәндә, анда халык иҗатына нигезләнгән милли әсәрләр дә булырга тиеш. Европа артыннан гына иярмик, безнең үзебезнең халык музыкасы да бик бай. Минем карашка, хәзер Европа эстрадасы үзе дә зәвыксызга әйләнеп бара. Ничек кенә булса да, үз моңыбызны, тамырларыбызны сакларга тырышырга кирәк.
«Хәзерге заман җырчыларының җырлары колагыма бәрә, калтыранып куям»
Татарстанның халык җырчысы Гөлзада Сафиуллина:
Ул заманда худсоветлар бик тә профессиональ эшләде, дип әйтә алам. Алар, беренчедән – тавышка, икенчедән – моңга, өченчедән сүзләргә игътибар итәләр иде. Җырларның сүзләренә аеруча зур басым ясалды. Минем үтмәгән җырларым күп булды, дип, зурлап сөйли алмыйм, шулай да бер җырымның тарихы бар.
Мин күп вакытта баянга җырлыйм, һәм алар барысы да «на ура», бернинди каршылыксыз кабул ителә иде. Хәтта иң беренче җырымны худсоветка куйгач, үзем консерваториядә укымасам да: «Бу җырчының укытучысы кем?» – дип тә сораганнар. Ул вакытта Мәскәү радиосыннан да татарча җырлар тапшыралар иде. Худсоветта Мәскәүдән килгән ханым да утырган. Риф Гатауллинның «Тормышым матурлыгы» дигән җырын худсоветка бирдек. Кайсыдыр сүздә басымны дөрес куймаганмын, бәйләнгәннәр моңа. Рафаэль Ильясов: «Кире яздырсын», – дигән. Ә ул җырым – оркестр белән яздырылган җыр иде. Кире яздыру – бик мәшәкатьле эш. Язылыр өчен бер ай алдан вакыт алабыз, гастрольләрдә йөрсәң, шул вакытка кайтып җитәргә кирәк. Әле кайту белән тавышың тәртиптәме буламы, юкмы. Шуңа кәефем төште инде. Радиокомитетка кердем. «Син борчылма, барысы да әйбәт. Мәскәүдән килгән хатын да ошатты. Яңадан худсоветка куеп карарбыз әле», – дип тынычландырдылар. Нәтиҗәдә, җырым Мәскәүгә киткән. Биредә язманы шулай ук сызмаганнар. Яңадан яздырып торырга туры килмәде. Икенче тапкырдан үткәрделәр.
Бигрәк тә басымга иде инде игътибар. Хәзерге заман җырчыларының җырлары колагыма бәрә, калтыранып куям. Дөрес җырламыйлар чөнки, татарча түгел бу.
Минем тәҗрибәмдә бер сүзне ялгыш әйтеп җырлаган җыр да булды. Сара апа Садыйкованың бер җырын, оркестр белән, матур итеп җырлаган идем. Классикага әйләнгән җырларның сүзләрен худсовет яттан белә иде. Алар аны шунда ук «тотып» алдылар, – дип сөйләде Гөлзада апа.
Зөфәр Хәйретдинов: «Җырны алсыннар өчен, хәйләгә барырга туры килде»
Зөфәр абый, худсовет аша үтмәгән җырларыгыз турында сөйләгез әле.
Худсовет аша узмаган җырларым булды. Әмма аларны кабат барыбер алдылар. Дөресен әйткәндә, аларны анда начар дип тә бәяләмиләр иде. Сүзенә, көенә, аранжировкасына, җырлаганыңа бәйләнәләр дә, үзгәртеп яздыргач, яңадан үткәрәләр иде.
Мәсәлән, минем «Болгар кызы» җырымны искиткеч әйбәт кабул иткәннәр иде. Ул – минем композитор буларак профессиональ рәвештә язган беренче җырым. Тик мин аны комиссиягә үз исемем белән түгел, псевдоним белән тәкъдим иттем. Әгәр дә мин язганны белсәләр, иманым камил, башкача караш булыр иде. Башка исем белән биргәч, ул югары бәягә ия булды.
Ә менә «Ай җаный, вай җаный» дигән җырымны бернинди җитди сәбәп булмаган килеш кабул итмәделәр. Халыкчан стильдәге җыр, баян белән әйбәт кенә итеп яздырган идек. Рафаэль абый Ильясов: «Мондый такмаклар безгә кирәк түгел», – диде. Шулай да мин бу җырны концертларда башкаруымны дәвам иттем. Бер концертта аны Хәмдүнә апа ишетеп алды да: «Апаем, бу җырыңны мин дә җырлыйм әле», – дип сорады. Җырның сүзләре – халыкныкы, көе минеке иде. Ул аның көен хәтерләп калган, ә сүзләрен Җәүдәт Фәйзи җыйган халык җырлары китабыннан алып җырлаган. Мин аны «Ай-һай, җаныкаем» дип җырлый идем, ә Хәмдүнә апа «Ай җаный, вай җаный» дип җырлап йөри башлады.
Берсендә Хәмдүнә апа гастрольләрдән кайтты да: «Әй апаем, җырыңны шулхәтле яхшы кабул итәләр, мин аны радиога яздырам», – ди. «Хәмдүнә апа, яздыр, ләкин сүзләрен генә түгел, көен дә «халык көе» дип әйт. Минеке дисәң, алмаячаклар», – дип кисәттем. «Каян таптың, Хәмдүнә, бу җырны, искиткеч», – дип, мактый-мактый алганнар җырны радиога.
Ул вакытта худсоветның баш мөхәррире Рафаэль абый иде. Радиога баргач кердем дә мин моның янына: «Рафаэль абый, бер дә матур эшләмәдегез. «Ай җаный» җырын минем башкаруда алмадыгыз. Югыйсә, мин – консерватория бетергән җырчы. Ә Хәмдүнә апа башкаруында алдыгыз», – дидем. Рафаэль абый аптырап калды. «Ах, менә син нинди хәйләкәр икән. Хәмдүнә бит аны халык җыры дип яздырды», – ди. «Шулай инде, бер керә алмагач, ишекне башкача шакыйсың», – дип җавап кайтардым. «Ярар алайса, яңадан яздырыгыз. Синекен дә алырбыз», – диде. Шулай итеп, җырны минем башкаруда да алдылар. Хәзер инде ул җырны башкармаган артист калмады, ул татар халык җыры дәрәҗәсендә популяр булып йөри.
Худсовет аеруча да үзешчән композиторларны «какты». Мин консерваторияне җырчы буларак бетергәнгә, үзешчән композиторлар исемлегендә йөрдем. Безгә һәрвакыт: «Җырчы – җырларга, композитор язарга тиеш», – дип әйтәләр иде. Худсоветта бары тик бер үзешчән композиторга – Сара апа Садыйковага гына лояль карадылар, аның җырларына артык бәйләнмәделәр. Ләкин аны да Композиторлар берлегенә кабул итмәделәр.
Бүген худсоветлар кирәкме?
Хәзер худсовет кирәкми, акча гына кирәк. Синең җырыңның мәгънәсе бүген беркемне дә кызыксындырмый. «Мәйдан» каналы, мәсәлән, өч тиенлек клипны да күрсәтә. Әле көн саен күрсәтә. Әле шул нибары бер җыры булган артистны телеканалның йөзе булырлык промороликларда беренче итеп бастырып куя. Мин, сәнгать дөньясын аркылыга-буйга йөзгән кеше белмәгәндә, гади тамашачы белми дә белми инде ул артистны. Ул шул бер клипны төшерерлек 50-60 мең акча җыйган да, җырчы булдым, мине экраннардан күрсәтәләр, дип сөенеп яши инде. Аңа карап, барыбер җырчы булып китә алмый, үзенең азмы-күпме амбицияләрен генә баса...
Берара «Татар Радиосы»нда булды ул худсовет, мин әле аның җитәкчесе булып та тордым. Озак эшли алмады... Әгәр дә бүген худсоветлар булса, алар бары тик дәүләт каналларына гына кирәк булачак. «ТНВ»га, мәсәлән. Ләкин, дәүләтнекеләр болай да үз йөзләрен саклыйлар, дигән фикердә мин. «Китап», «Тәртип» радиоларында да беркайчан да чүп-чар ишеткәнем юк. Алар барысы да иләк аша узган, ретро җырларга өстенлек бирәләр.
Әлфия Җәлалованың: «Кызыл карлар»ын кире борганнар
1990 елларда бик популяр булган җырчы Әлфия Җәлалова да «Интертат»ка әңгәмәсендә бер җырының язмышы турында сөйләгән иде.
«Кызыл карлар» җыры белән беренче тапкыр «Ел җыры» бәйгесендә катнашырга уйладым. Ә ул вакытта җырлар худсовет аша үтә. Ошатмадылар бит комиссиядәгеләр «Кызыл карлар»ны.
Кызыл карлар яугач та,
Йомарлап кар алгач та,
Кар аттым, кар аттым.
Карым үтте орынып,
Син карадың борылып,
Караттым, караттым.
Күрәсеңме, җырда «кар аттым» һәм «караттым» сүзләре бар. Худсоветта утыручыларга шуның икесе – ике сүз икәнлеген, җырның мәгънәсен аңлата алмадым. Йодрык сугып, үзем сүземне әйтә алсам, үтәр дә иде, бәлки. Әле үпкәләп тә йөрдем үзләренә. «Кар аткач, мин борылып карадым да, сиңа гашыйк булдым. Менә шул турыда җыр, фантазиягезне эшкә җигегез азрак», – дип әйтсәм дә, барып чыкмады. «Нинди кызыл кар инде ул, кызыл кар буламыни?» – диделәр.
«Яңакларда – кызыл карлар» дигән сүзләре – мәхәббәт, сөю билгесе. Ә «кызыл кар» ул булмаган әйберне аңлата. «Әни, кайчан яңа күлмәк алабыз?» – дигәч, «Кызыл кар яугач», – дип әйтә иде әни. Ә бәлки, бу кыз да чынбарлыкта булмаган, фантазиясендә яшәүче егеткә гашыйк булгандыр. Әкияти җыр ул, һәр сүзен аңлап, тоеп җырлый идем. Ләкин аны үткәрмәделәр, бәйгедә «Каршыма килгән идең» җыры белән катнаштык».
Эльвира Розалига: «Ни хакың бар андый җырлар башкарырга?»
Татарстанның атказанган артисты Эльвира Розали:
Минем дә худсовет аша узмаган җырларым булды. Ләкин бер вакытта да сәнгать советларын үпкә белән искә алганым юк. Урыны белән, алар кирәкле эш башкардылар. Мәсәлән, шәһәрдә үскән татар кызы буларак, мин татарча сүзләрне бик үк дөрес әйтми идем. Каршылыкка очрагач, әлбәттә инде, сөйләмемне яхшырту өчен тырыша башладым. Шуннан соң «алдымда капкалар ачылып китте», әмма тулысынча түгел.
Мин, сәхнәгә яңалык кертергә теләп, татарча бер рок-н-ролл җыр башкардым. Ул яшьләргә шулхәтле ошады инде. Ул вакытта рәсми рәвештә филармониядә эшли идем әле. Озак та үтмәде, филармониягә хат килеп төште. Минем «Азия тавышы» бәйгесеннән кайтып төшкән вакытым. Филармония директоры мине чакырып алды да: «Ни хакың бар андый җырлар башкарырга?» – дип ачулана. «Мин яшь, гәүдәм матур, бии беләм. Нигә татарча җыр рок-н-ролл булмаска тиеш?» – дип бәхәсләштем аның белән. Бу турыда «Татарстан яшьләре» газетасына әңгәмә дә биргән идем. Хәзер дә «менә бит ничек батыр булганмын» дип карыйм әле ул вакытта чыккан интервьюларымны. Мин эстрадага яшьләр өчен заманча яңгыраштагы җырлар белән чыгарга тырыштым. Ләкин мин үземнең иҗатым белән башкалар арасында «ала карга» булып күренгәнмендер. «Синең аз гына соңрак туасың калган», – дип, бик еш әйтәләр инде миңа. Әгәр дә минем юнәлештә иҗат итүче тагын бер 7-10 җырчы булса да, без ул дәрәҗәдә кискен кабул ителмәс идек. Берүзем генә булгач, бик нык күзгә ташланып торганмындыр инде.
Ә худсоветта эшләүчеләр өчен «татар җыры» бөтенләй башкача күзаллана иде. Вакытлар узгач, мин дә ярата башладым алар өчен «дөрес булган» җырларны, моңны. Әмма, эстрадага чыкканда, мин 20 яшьлек шәһәр кызы идем. Мин татар халык җырларына күчәргә тиеш булдыммы икән? Ул җырларны мин, мәсәлән, Әлфия апа, Илһам абый кебек беркайчан да җырлый алмаячакмын. Шуңа күрә мин татар сәхнәсенә үземнең планнарым белән килеп кергән идем, ләкин минем идеяләрем яклау тапмады. Худсовет җырларның сүзләрен бик нык тикшерә иде. «Әбекәй» җырым, гомумән үтмәде инде. «Җәннәткә киткән бабайны утыр өйдә сагынып», – дигән юллары бар бит (көлә). Югыйсә, Гөлшат апа Зәйнашева үзе, филармониягә килеп: «Эльвира, миндә бер текст ята, син аны җырлый алыр идең», – дип, биреп киткән иде. Аңа Оскар Усманов көй язды. Сүз уңаеннан, Оскар өчен ул елларда мин чын мәгънәсендә бер тәҗрибә булдым. Ул үзенең эшчәнлеген минем белән башлады һәм миңа бер-бер артлы 30 җыр иҗат итте.
Ә худсовет безгә тагын да яхшырак иҗат итәр өчен стимул бирә иде. Хәзер генә ул коммерция заманы – яшьләр акча түләп популярлашырга әзер. Ә без беркайчан да акча түләп җырламадык. Мин әйтмим, коммерция дә кирәк, яхшы продукт белән түләп танылырга да мөмкин. Ләкин талантлы кешеләргә, сәнгать советлары аша үткәреп булса да, бушлай танылу мөмкинлеге дә бирелсен иде.
«Начар җырлаучыларга «бәреп әйтергә» туры килә»
Бүгенге көндә сәнгать советлары бармы? Җырлар радиоларга ни рәвешле кабул ителә?
2017 елда «Болгар» радиосында да сәнгать советы оешып, эшләп ала. Аның эш рәвеше һәм ни өчен озын гомерле булмавы турында «Болгар» радиосы баш мөхәррире Илфар Кәримов сөйләде.
«Татарстан» радиосында бик көчле сәнгать киңәшмәләре үткәнне беләбез. Заманында «Болгар» радиосында без дә әлеге традицияне яңарткан идек. Шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, тавыш яздыру студиясе вәкилләрен чакырып, шундый сәнгать советлары үткәрелде. Аның составы ай саен алышынып торды. Композиторлардан Мәсгуть Имашев кебек өлкән буын вәкилләре дә, яшьрәкләр дә чакырыла иде. Язучылардан Илфак Шиһапов, Зиннур Хөснияр бик актив эшләде. Аларга басым булмасын өчен, комиссия составында кемнәр булуы сер итеп саклана иде, әлбәттә.
Кызганыч, соңгы елларда язучыларны, композиторларны җыю көннән-көн авырлаша. Һәркемнең эше тыгыз заман, дигәндәй. Әмма бүген дә безнең радиода сәнгать советы бар. Ул радионың төрле бүлек хезмәткәрләреннән тора. Атнага бер булса да җыелып, радиога кергән җырларның һәрберсен тыңлап чыгабыз. Алар арасында радионың форматына туры килмәгәннәре, радиога үтмәстәйләре шактый очрый. Әгәр дә җырның сүзләре камил булмый икән, үзгәртеп яздырырга кушабыз. Сүзләрнең әйтелешенә дә игътибар итәбез. Бөтенләй дә начар җырлаучыларга: «Сезнең вокал дәрәҗәгез түбәнрәк, безнең радиога туры килми», – дип «бәреп әйтергә» туры килә.
«Мин акча түләдем!» дип тавыш чыгармыймы соң алар?
Бездә, сәнгать советын узмыйча, беркем дә җыры өчен акча түләп куя алмый. Хәтта бик күп акча түләргә әзер булганнарны да кире борабыз.
«Татар Радиосы»ының баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев та, эфирда яңгыраячак җырлар сәнгать советы аша уза, дип әйтте.
«Безнең редакциядә худсовет бар. Әмма аның эш принцибы – корпоратив сер, без аны халыкка чыгара алмыйбыз. Кыскача гына әйткәндә, редакциядәге берничә җаваплы кеше, атнасына бер-ике җыелып, бөтен яңа җырларны да тыңлап чыга. Теге яки бу җырны эфирда яңгыратырга буламы, юкмы икәнлеген тикшерәбез. Безнең форматка туры килмәгән яки сыйфаты начар җырлар бөтенләй төшеп кала».