Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават концерты: картайган репертуар, Ренат Ибраһимов турында истәлекләр һәм юмор

Салават Фәтхетдинов концертыннан репортаж.

news_top_970_100
Салават концерты: картайган репертуар, Ренат Ибраһимов турында истәлекләр һәм юмор
Лилия Заһидуллина

Августның бер традициясе бар – Камал театрында Салават Фәтхетдинов концертлары. Эссе көннәргә, бакча мәшәкатьләренә карамастан, кырык эшен кырык якка ташлап, Казан халкы аның концертына җыела. Алып баручысы Ядкәр Хәбибуллин әйтмешли, Салаватны «август патшасы» дип игълан итәргә дә мөмкин инде. Бер көнлек җырчы түгел, бер айлык җырчы. Ай буе җырлый.

Камал театрында бу көннәрдә алма төшәрлек тә урын калмый, Салават хакына тынчу бинада тиргә батып утырырга да риза булабыз. Быел да әлеге концертлар 1–16 август көннәрендә бара. Үзем дә моны традициягә кертеп җибәреп, кичә Салават тамашасын карап кайттым.

Репертуар

Узган елгы концерттан соң «Интертат»ка язганнарым келт итеп искә төште. «Концертның махсус кунагы Фирзәр Мортазин дуслык һәм шашып сөю турында ике җыр җырлады. Салават үзе дә, гадәттәгечә, репертуарында мәхәббәткә зур урын биргән. Әллә минем күңел картая башлаган, әллә кәеф шундый туры килде, 60 яшьтән узган ирләрнең «кайнар иреннәр» дип артык хисләнүен кабул итеп бетерә алмадым. Яшь барган саен репертуар да җитдиләнергә тиеш кебек», – дигән идем.

Былтыр бу теманы куертып, социаль челтәрләрдә дә: «Салаватның репертуарында мәхәббәт күп түгелме?» – дигәнрәк сораштыру уздырып алган идек. Халык, әлбәттә, ул мизгелдә яраткан җырчысын бар көченә яклады: «Аңа ничек тә килешә», – диештеләр.

Әмма Салават үзе киңәшләргә колак салган кебек тоелды – быелгы репертуарын бөтенләй башкача корган. Башы-аягы белән картлык темасына чумган, мәхәббәтне чама белән генә калдырган. Фирзәр Мортазин да кызлар темасын артка куеп: «Әткәм-әнкәм – ике изгем», «Дога кылыйк, «Әлхәм» укыйк», – дип сузды. Бик килешле репертуар сайлагансыз, егетләр, сез дөрес юлда.

Репертуары хакында сәхнәдән Салават үзе дә әйтеп алды. «Өч ел элек гел мәхәббәт турында җырлаганбыз. Быелгы җырларны карап утырдым, махсус та шулай сайлап булмый. «Узма әле, яшь гомер», «Гомер үтә», «Кире кайтып булмый, яшьлек үтә», «Туктатасым килә вакытларны», «Эзлим балачагымны», «Гомерләр үткән, соң инде, иркәм», «Аерылып та булмый үткәннән», «Яшьлек язы кир8е кайтмас», «Гомер үтә дип зарланмыйм»...Бүген менә шушы җырларны башкарачакмын. Кеше өч елда ничек шулай картаерга мөмкин, шаккаттым. Яшьлек килә дә китә, картлык килә дә кала икән», – дип көлдерде ул тамашачысын.

Юмор

Көлдерү дигәннән, миңа Салават концертының тагын бер ошаган ягы – юмор. Монда интегеп, тапталган мәзәк тыңлап утырасы юк. Ирләрчә кыска, урыны белән кара юмор – бетте-китте. Фирзәр Мортазинның хатынын сәхнәдән «дорфа» дип атавын санамаганда, бу юлы барысы да кысаларга сыярдай килеп чыкты кебек.

«Миндә беркайчан да махмыр булганы юк. Махмыр булыр өчен кеше айнырга тиеш» – монысы да быелгы цитата.

«Яшьлек белән картлыкның аермасы нәрсәдә? Яшьлектә иртән торгач тешне чистартасың, аннан ыштанны киясең. Ә картайгач, киресенчә, тешне киясең, аннары ыштанны чистартасың. Безнең әле теш тә үзебезнеке, чалбар кияргә дә вакыт юк...» – бу юмор да халыкка көчле тәэсир итте, янымда утыручылар эчләрен тотып көлделәр.

«Теләсә кайсы хатын-кыз телефонына үзенең яшь чагын куя. Себердәге бер таныш хатын ир эзләп белдерү элгән. Үзенә 59 яшь, ә белдерүдә – 25 яшьлек фото. «Ул, килгәч, синең кем икәнеңне барыбер күрә. Нигә болай эшлисең?» – дип сорадым. «Әй, башта килеп кулга эләксен әле», – ди». Кызган уңайдан монысыннан да тәгәри-тәгәри көлдек.

Сценарий

Алып баручы Ядкәр Хәбибуллин да үз ролен килешле генә башкара, 22 ел Салаватта эшләп, шомарып беткән. Үзләре әйтмешли, Салаватта эшләүнең бер елы ике елга туры килүен исәпкә алсак, күпме гомер бит бу!

Сценарий шундыйрак иде – Ядкәр Хәбибуллин кич буе СКА оештыру хыялы белән йөгереп йөрде. Ягъни Салаваттан Куылган (киткән, көнләшкән, килмәгән) Артистлар командасы.

Анда кертергә мөмкин булган берничә кандидатны зур экраннан да күрсәттеләр. Мәсәлән, Рифат Зарипов: кушаматы – Чикерткә, авырлыгы – ашауга, репертуары акчага карап.

Гамил Әсхәдулла: кушаматы – Банщик, гонорарын себеркеләтә ала.

Алмаз Хәмзин – Пеләш, гонорарын онытып кайта торган гадәте бар.

Ә инде экзотик кара егет кирәк булса, Данир Сабировны чакырырга мөмкин икән. Кушаматы – Үзбәк, акча тота белми, шуңа гонорары хатынына. Җырлап бетерә алмаса, биеп булса да бетерә.

Ядкәр Хәбибуллин, янәсе, Камал театрының бу бинасында шушыларны җыячак та аерым концерт оештырачак. Ә Салават, яңа әйбер яратучы кеше буларак, Камал театрының яңа бинасына күчәргә тиеш. «Бу бинада ярты гомерем үтте, башка җирдә җырлый алмыйм», – дип әйткән Салаватка, чыннан да, моннан китү нык ямансу булыр инде…

Яшь җырчылар

Былтыр күбрәк Салаватның укучылары чыгыш ясады дип истә калган. Быел җырчы үзе тирәсенә туган-тумачасын җыя башлаган. Кодасы Рәзил Исмәгыйлев, абыйсының малае Айдар Фәтхетдинов берәр җыр җырлады. Айдарның тавышы – коеп куйган Салават. Җырлавы да, сөйләшү рәвеше дә. Укучысы дип торам, туганы икән.

Салават быел Балтач районыннан Резеда Әшрәповага да бер яхшылык эшләгән. Резеда 16 яшьлек чагында конкурста чыгыш ясап, үзенең сәләтле кыз икәнен күрсәтеп калган. Шунда аны Салават күреп алып, бергә җырларга вәгъдә иткән. Әлеге вәгъдәнең үтәлгәнен Резедага 26 ел көтәргә туры килгән! Җырчы карьерасы ясамаса да, теге сүз баланың күңелендә калган, күрәсең... Салаватка шалтыратып, шул хыялын исенә төшергән ул. Һәм бүген 42 яшендә сәхнәгә чыгып, менә дигән итеп җырлады! Халык дәррәү кул чапты.

Салават Зәкиевич 34нче сезонын «Хыял» дип атавының бер мәгънәсе шушы булды. «Хыялсыз яшәргә ярамый. Хыяллану җиңел, аны тормышка ашыру авыр. Мин үзем дә хыялый кеше», – диде җырчы.

Ренат Ибраһимов турында

Салават концертының тагын бер традициясе – ул үлгән кешеләрне искә алырга ярата. Былтыр да мәрхүмнәрне бармак бөгеп санаганы истә калган, быел Ренат Ибраһимов турында истәлекләрен сөйләп алды.

«Нәкъ шушы урында Ренат Ибраһимов чыгыш ясарга тиеш иде. Ренат миңа «абзыкай» дип дәште. Мин аны ярата идем, чөнки ул – татарларны зур югарылыкка күтәргән кеше. Гомер буена аның белән дус булдык. Аңа кичтән шалтыраттым: «Быел августта бергә эшлик әле», – дидем. Бик сөенде, соңгы арада вакыты тыгыз түгел иде. Кагыйдәләрне, кем нәрсә өчен җавап бирә икәнен сөйләштек. Икенче көнне иртән Альфред Якшимбетов шалтырата: «Ишеттеңме, Ренат киткән, дөрес сүзме икән бу», – ди...

Тагын бер истәлек. Берсендә Ренат Ибраһимов белән сөйләшергә ресторанга бардык. Официант кыз Ренат алдында оятка калды: аның сөтле чәенә лимон салып алып килгән. Мин теге кызны бәреп үтерә яздым, Ренат шунда да сүз әйтмәде, «Ярар инде», – дип торды. Шундый итагатьле, тәртипле кеше иде. Ул ресторан ябылды инде, шуңа сөенеп йөрим.

Ренат Ибраһимовны бүген бер минут тынлык белән түгел, ә кул чабып, матур итеп искә алырга булдык», – диде Салават.

Аның яшьлегендә башкарган җырын тыңладык, зур экраннан клибын карадык. Аның чибәрлеге…

Әнгам Атнабаев турында

«Әнгам Атнабаевны әүлия шагыйрь дип саныйм. 60 нчы елларда ук «Татардан да, башкорттан да урыс туа – вәт бәла!» – дип, ничек белеп язган ул. Әлеге сүзләр бүгенгә дә туры килеп тора бит! Әнгам Атнабаев безнең күрше Иске Күрдем авылыннан, минем туган авылым Аксәеттә дә укыган. Аны күреп белә идем. Бик тату гаилә, кызык һәм гади кеше иде. Бер кешедән дә курыкмыйча, үз тормышы белән яшәде.

Бервакыт Тәтешле Сабан туенда очраштык, аны минем белән таныштырганда: «Районыбызның иң яхшы җырчыларыбыздан берсе», – дип әйттеләр. Сөйләшеп киттек. «Аксәеттә эшлим, бер-ике ай эчендә Татарстанга китәргә җыенам», – дидем. «Һәм дөрес! – диде Әнгам Атнабаев, бу – аның хәер-фатыйхасы булды. – Дөрес, Казанга бар, Казанда халык әйбәт. Уфада халык оятсыз. Кайвакыт, исереп, тротуарда йоклап ятам, мыекка басып чыгып китәләр». Шулай шаяра, үзеннән көлә белә торган көчле кеше иде ул.

Әнгам Атнабаев сүзләренә язылган «Җиз кыңгырау моңнары» дигән җырны Филүс Каһиров җырлый. Аны Илһам Шакиров белән Филүстән башка беркем дә җиренә җиткереп җырлый алмаячак. Минем дә хыялым тормышка ашты – быел Әнгам Атнабаев сүзләренә язылган «Аерылып та булмый үткәннән» җырын башкарам».

Улының өйләнүе

Салават Зәкиевич быел улы Рөстәмне өйләндерде. Туйлары 12 августта буласы, ди. Малайның шактый яшь – 19да гына булуы күпләрнең эчен пошырган. «Нишләп малаеңны иртә өйләндердең?» – дип, Салаватны тинтерәтеп бетергәннәр. Җырчы бу хакта да тамашачыларына кызык итеп сөйләп алды.

«Мин аны өйләндермәдем, ул үзе өйләнде. Кайтты да «өйләнәм» диде. Өйләнгәнче бергә яшәп алырга тәкъдим иткән идем, ризалашмады. Өйләнүенә каршы килмәдем. Рөстәмгә 18 яшь тулгач, мин аның белән гомерендә дә онытылмаслык итеп утырып сөйләштем. «Үзең теләгәнчә, чын ир-ат булып яшә, улым. Шушы минуттан бөтен нәрсәне үзең хәл итәсең», – дидем.

Хәзер күп кеше: «Улың туйганчы гүләйт итеп калсын иде», – дип әйтә. Залда утыручы хөрмәтле ирләр, сездән сорыйм әле, әйтегез, кайсыгызның гүләйт итеп туйганы бар? Менә миңа 62 яшь, мин әле дә гүләйт итеп туймадым!»

Фәлсәфәсе

«Ике кодам да биш вакыт намазда. Икесе дә Балык Бистәсенең бер авылыннан. Барысын да җыйдым да, сөйләшеп утырабыз шулай. Сәгать ярым үтте, сүз бетте – кызым тагын чәй яңартты. Тагын сәгать ярымнан сүз бетте, кода: «Әйдә, чәй яңартабыз», – ди. Үз гомеремдә шулкадәр күп чәй эчкәнем юк иде! Шуннан соң: «Кода, ачуланмагыз, мин сезнең командадан чыгам», – дидем. Бәлки, без дә берәр кайчан ул командада булырбыз әле, вакыты җиткәч...»

***

«Олыларның «бала кайгысы күрсәтмәсен» дигәнен гел дежур сүз итеп кенә кабул итә идек. Олыгайгач, аларның иң дөрес сүз булганын аңлыйсың. Андый вакытта «амин» дип кенә торырга кирәк икән».

***

«Ничек телим – шулай яшим. Шуңа күрә мин үз тормышымнан канәгать. Бервакыт «Нәрсә ул бәхет?» дигән сорауга җавап эзләдек. Аңа күпләр тулы итеп җавап бирә алмады. Миңа калса, иң дөрес җавапны Туфан Миңнуллин әйтте: «Бәхет – ул канәгатьлек. Үзеңнән, балаларыңнан, тормышыңнан, эшеңнән канәгать булсаң, менә шушы бәхет». Барыгызның да тормыштан канәгать булып яшәвен телим».

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100