Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават феномены: җырчының яшьлек мәхәббәте, кайнар иреннәр, шәп истәлекләр

Салават Фәтхетдинов ел саен ике атна дәвамында Казан уртасында концерт куя. Камал театрында, августта. Бу традициясен 33 ел буе үзгәртми ул. Быел әлеге вакыйга 6-16 августка туры килде. Яңа сезон ничек узды, җырчы нинди «мөгезләр» чыгарды? Шуларны барып тикшереп кайттым.

news_top_970_100
Салават феномены: җырчының яшьлек мәхәббәте, кайнар иреннәр, шәп истәлекләр
Лилия Заһидуллина

«Дөнья ак та, кара да, ә син аңа карама…»

Салават Фәтхетдинов концерты — ул бренд. Башка җырчыларның концертыннан бер башка өстен, әмма яхшы булгач, аңа таләпләр дә зуррак. Салаватның тамашачысы да башка төрлерәк — зыялырак димме соң… Аның концертын бер дә калдырмыйча, дистә еллар буе районнардан, чит төбәкләрдән, хәтта Себердән махсус килүчеләрне беләм. Күп кенә артистлар өчен дә елга бер тапкыр Салаватка бару — традиция. Тугры тамашачы, кыскасы. Залдагы халык сирәк кенә алкышлый, чәчәккә дә саранрак, үз дәрәҗәсен дә яхшы чамалый.

Үзем дә Салаватның бер тамашачысы. Аның һәр җырын үтемле итеп, һәр сүзенә басым ясап, күзен кысып йомып җырлавы гына ни тора! «Дөнья ак та, кара да, ә син аңа карама…» Шул мизгелдә күңелнең әллә нинди яшерен нокталарына үтеп кереп, яшеренеп яткан хисләрне айкап чыгара ул. Әмма минем Салават концертына йөрмәвемә дә ун елдан артык икән инде. Бервакыт концертында шулай мәрткә китеп утырганда, бер мәзәк сөйлим дип, кет-кет көлә-көлә журналистларны сарыклар дип атаган иде ул. Шуннан гайрәтем чигеп, үземне пычрак су белән коендырылган кеше кебек хис иттем. Берәүгә дә үзен бәрәннәр, сарыклар белән чагыштыру ошамый — монысын соңгы вакыйгалардан да аңладык. Бигрәк тә сәхнәдән, трибунадан чыгыш ясаган кешегә моның ише сүзләр белән сак кыланырга кирәк. 

Ләкин Салават Зәкиевич бервакыт «Татмедиа»да узган матбугат конференциясендә: «Журналистлар ишек төбендә басып торырга тиеш түгел. Концертыма килегез, сезгә билетлар булачак», — дип матур сүзләр белән концертына чакырган иде. Әһә, безгә мөнәсәбәте үзгәргән икән дип, Салаватның концертлары башланыр алдыннан администраторы Эльвираның номерын җыйдым. «Белешермен, уйларбыз»дан ары китмәде ул, җырчы үзе дә телефонын алмады. Берничә көн «әйе» дип тә, «юк» дип тә әйтмичә аптыратканнан соң, Эльвира быел журналистларга билетлар булмаячагын әйтте. Ярый, хуш, бер җыенгач дип, 2400 сумга билет сатып алып, эштән соң Камал театрына киттем.

«Күпме артист үз ирләреннән бала тапты!»

Ишек төбеннән үк зур чират җыелган иде, һәркемнең температурасын үлчәп, битлеген тикшереп кенә кертәләр. Залда олы яшьтәге апайлар да, ирене кабартылган яшь кызлар да, зур корсаклы абзыйлар да шәйләнде. Сәгать теле җидене күрсәтү белән, кул чабып, халык концертны башларга кирәклеген искәртте. Ул арада «Сәгать телләре» җыры белән Салават та йөгереп чыкты. «Ниһаять» дип атала икән быелгы программасы. «Ниһаять, очраштык. Ике ел эшсез яттык бит. Әйтүе генә җиңел. Тагын бер тапкыр армиягә барып кайткан кебек булдым. Ике ел — 24 ай, 731 көн, 17544 сәгать бит ул. Минем коронавирустан соң математик сәләтләрем ачылды. Ә Альфредның хәзер бөтен белгәне кырыну, аңа чәч үсә, башына гына түгел…» — дип халыкны көлдереп алды ул беренче җырыннан соң.

Бу кичтә Альфред Якшимбетовка шактый эләкте: Салават җай чыккан саен рәхәтләнеп төрттерде, тәмләп көлде үзеннән. Баянчы үзеннән көлүгә корылган бу юморга ияләнгән, үзе дә кушылып кеткелдәде…

«Безнең хатыннар соңгы ике елда бик бәхетле булдылар. Ике ел ир белән яшәделәр бит. Күпме бала таптылар! Күпме артист үз ирләреннән бала тапты! Дүртәр балалы артистлар да бар бит», — диде Салават, «Хатыннарга мәдхия» җырын тәкъдим иткәндә.

Мәзәкләре бу юлы безнең һөнәргә кагылмагангамы, барысы да кызык иде. Алып баручысы Ядкәр Хәбибуллин да үз урынында, сәхнәдә туктаусыз бөтерелмәде. Аннан, Салаватның тагын бер ягын мактамыйча булмый — җырының сүзләре һәм көе авторына аерым хөрмәт күрсәтә ул. Һәр җырның авторларының исем-фамилиясе, фотосы зур экранда күренеп бара.

Быел Салават мәрхүм шәхесләргә дә игътибар күрсәтте. Шамил Закиров, Хәния Фәрхи, Әлфис Кыямов, Хәмдүнә Тимергалиева, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рөстәм Закуан, Роберт Миңнуллин, Айдар Хафизов, Хәлим Җәләй, Нәҗибә Ихсанова, Ирек Миңнәхмәтов — һәркайсының фотосын экраннан күрсәтеп, җанга үтәрлек итеп җыр башкарды ул.

«Мин бу театрга 1988 елда килдем. Шамил Зиннурович — әтием кебек кеше иде… Театрны шундый нык яратам, миңа шушында кереп, әйләнеп чыгарга булса да кирәк. Бераз югалып торсам, хатыным да театрга киткәнемне чамалый»;

«Роберт Миңнуллинга үләренә өч көн кала шалтыраттым. Миннән берәр нәрсә кирәкме, дип сорадым. „Юк, Салават, берни кирәкми, рәхмәт“, — диде»;

«Ирек Миңнәхмәтовны алты яшеннән белә идем, улым кебек иде миңа…»

Салаватның дуслары, танылган кешеләр турында сөйләгән истәлекләре үзе бер багаж, җәмәгать. Шундый кызык, аерым китап итеп бастырырлык бу дип утырдым. «Зөлфәт Хәкимнең юморы шул хәтле көчле, теләсә кайсы сүзгә җавап таба ул. Берәү туфрак алдым дигәч, „Авыр туфрагың җиңел булсын“, — дип җавап бирде. Тәгәрәп көлдек шунда», — дип сөйләгәч, халык та эчен тотып көлде.

Салаватның яшьлек мәхәббәте Зәния

Минем концерт буе кыштыр-кыштыр блокнотка язып баруыма күршем дә игътибар иткән, журналист булуымны чамалаган. «Антракт» сүзе чыгу белән миңа елышыбрак, үзе белән таныштырырга ашыкты ул.

— Ай, Казаныгыз матур икән! Халкы шундый ярдәмчел, яхшы күңелле! Урамда туктатып сорасаң, беркем дә төксе чырай күрсәтми, булышырга гына торалар, — дип башлады сүзен Физәлия Маликова. — Мин оныгым белән Нижневартовскидан килдем, өч көнгә фатир арендаладык. Бауман урамында, Кремльдә, аквапаркта булдым. Салават концертына бик барасым килде, ләкин билетлар юк иде. Шуннан берәү билетын кире тапшырды, мин алып өлгердем, Аллага шөкер. Салават Нижневартовскига да ел саен концерт куярга килә. Ләкин бездә болай ук булмый, Казандагысы гел икенче икән…

Физәлия апа тумышы белән Башкортстанның Краснокама районы Иске Әткүл авылыннан. Салават белән бәйле бик матур истәлек тә сөйләде ул миңа. Аның бертуган сеңлесенең дусты Зәния — Салаватның яшьлек мәхәббәте булып чыкты.

— Зәния үзе Чокыр авылыннан. Аның абыйсы Әлфрид белән Салават бергә укыганнар. Шуннан Салават дусты янына килеп йөри торгач, Зәниягә күзе төшкән. Алар очрашып йөри башлаганнар. Зәния мәктәптән соң Нижневартовскига укырга киткән, тулай торакта яшәгән. Салават аның янына килеп, бүлмәләрендә җырлап утыра торган булган. «Башка кызларның да Салаватны тыңлыйсы килеп, бүлмә ишеген ачып куялар иде», — дип бүген дә сөйли Зәния. Бүген Зәниянең балалары Казанда тора, менә алар белән дә күрештек әле. Концертка билет таба алмагач, сеңлем: «Зәния турында исенә төшер, берсүзсез кертәчәк», — дип шаярды, — дип сөйләде Физәлия апа.     

Антракт беткәнче, таныш йөзләрне күреп керим дип, залдан чыгып киттем. Ә таныш йөз биредә берәү генә иде — җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов. Аның Салаватка кызыл розалар алып менүен күреп калдым, бүтән таныш кешеләр күзгә чалынмады. Шушыны уйлап бетереп, баскычтан төшүем генә булды… Коридорның икенче ягыннан фәрештәдәй ак киемнән, төз атлап Ришат килә! Уйның көче менә нинди бит аның! «Ришат!» — дип кычкырдым мин аңа ерактан ук, күптәнге якын кешемне очраткандай.

— Остазым Салават абыйның елдагыча, традицион концертына килдем. Бик әйбәт, көчле, кимчелекләре юк. Салават Зәкиевичне нык хөрмәт итәм, — диде Ришат.

Кайнар иреннәр темасы

Концертка әйләнеп кердек. Бүген Салаватның өч шәкерте чыгыш ясады. Беренчесе Вәзир Исмәгыйлев чыккач, минем аңа: «Бар, апаем, Салават абыеңны чакыр әле», — диясем килде. Икенчесе Энҗе Шәймурзина иде, ул Әлфия Авзалованың «Кыз күңеле» җырын башкарды. Энҗе — сәхнәдә үз исемен булдырып килүче җырчы, тел-теш тидерерлек түгел. Менә Сарман кызы Рузилә Бәдретдинованы тәкъдим иткәндә, Салават: «Җылы каршылагыз, зинһар. Бу аның дебюты, беренче тапкыр сәхнәгә чыгуы, бик дулкынландыргыч момент, истә кала ул», — дип әйтеп куйды. Рузилә сәхнәгә чыгып, авызын ачуга бөтен кеше аһ итте. «Менә сиңа дебют!» — дип, «во» дип бармагын югары чөйде янымда утыручы Гөлзия апа.

Рузилә Бәдретдинова моңа кадәр Ваһапов фестивалендә Зәлилә псевдонимы белән чыгыш ясый иде. Продюсеры Рифат Фәттахов белән аралары бозылгач, Зәлилә исеме белән чыгыш ясаудан туктады. Бу җырын да дебют дип әйтү бик үк дөрес түгелдер, бер ел элек клип чыккан иде.

Концертның тагын бер махсус кунагы — дусты Фирзәр Мортазин иде. Фирзәр абый дуслык һәм шашып сөю турында ике җыр җырлады. Салават үзе дә, гадәттәгечә, репертуарында мәхәббәткә зур урын биргән. Әллә минем күңел картая башлаган, әллә кәеф шундый туры килде, 60 яшьтән узган ирләрнең «кайнар иреннәр» дип артык хисләнүен кабул итеп бетерә алмадым. Яшь барган саен репертуар да җитдиләнергә тиеш кебек. Бәлки ялгышамдыр, тамашачыны тотып тору өчен шул юнәлеш кирәктер.

«Интертат» инстаграмына бу хакта сораштыру куйгач, халык 70ләп комментарий калдырды. «Нәкъ шул җырларын җырласын, сүз әйтмәгез, — дип «амбразурага» ташланганнар. Халык Салаватны үлеп ярата, монда инде сүз өстәрлек түгел…   

Салаваттан афоризмнар

«Мәхәббәт тамак туйдырмый, әмма өчпочмакны да кочаклап ятып булмый»;

«Кеше бик усал хәзер. Елый белмәгән кеше усал була ул. Тузынып елап алсаң, рәхәт була»;

«Аллага шөкер, өч бала үстердек, улым чемпион. Хатыным кияүгә чыкканнан бирле миңа „картым“ ди, хәзер юраганы юш килде менә»;

«Әгәр улым Рөстәм мин өйрәткәнчә яшәсә, авызында бер юньле сүз булмас иде»;

«Ләйсәнгә: „Икебез дә бер вакытта китсәк иде“, — дигән идем. „Мин бит синнән ун яшькә яшьрәк, ничек алай!“ — диде. Менә шулай дөресен әйтеп салды»;

«Элеккеге җырларны җырлап була, элеккеге вакытка кайтып булмый»;

«Кеше йә кичә, йә иртәгә дип яши. Без бүген дип яшәргә тиеш»;

«Татарлар шундый инде алар, бервакытта да үзебез өчен яшәмибез. Мин дә шундый. Бүгенге көн белән, үзебез өчен яшик әле».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100