Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Салават күпере"ндә өй туе: "Фатирыбызга керүгә, төрлебез төрле бүлмәләргә чәчелеп, кемгә кайсы икәнен бүлешеп куйдык"

Өен кысан булса да, күңелең иркен булсын, дип юанырга тырышсаң да, зур өйгә җитми инде. Җиһазын куярга да, балаларга уйнарга да урын җитәрлек. Тар бүлмәләрдә яшәп, зуррак “мәйданнар” турында хыялланган кайберәүләрнең кичә теләге тормышка ашты. “Салават күпере” микрорайонында кулланышка тапшырылган чираттагы йортта 340 гаилә тиздән өй туен уздырачак.

news_top_970_100
"Салават күпере"ндә өй туе: "Фатирыбызга керүгә, төрлебез төрле бүлмәләргә чәчелеп, кемгә кайсы икәнен бүлешеп куйдык"

Наил Йосыпов урамында урнашкан унсигез катлы 9 нчы йорт социаль ипотека программасы буенча төзелгән. Файдалануга кертү тантанасы нәкъ өй туендагыча, халыкчан булды - тальян моңнары яңгырады, биюләр күрсәтелде.

Малосемейка бүлмәсеннән – өч бүлмәле фатирга

Өч бала үстерүче Илдия һәм Радик Ибраһимовлар бу фатирны дүрт ел көткән. Җиде, өч ярым яшьлек уллары һәм 1,5 яшьлек кызлары бар. 84,6 кв. метрлы өч бүлмәле фатирга якын арада күченергә җыеналар.

– Моңа кадәр тулай торакта 18 квадрат метрлы малосемейка бүлмәсендә яшәгән идек. Әлбәттә, авыр булды инде. Җиһаз куярга урын да җитеп бетми иде, ләкин сыештык инде, көттек, түздек. Ашау почмагын да, бәдрәфен дә үзебезнекен эшләтеп шулай яшәдек. Ниһаять, ул көн килеп җитте, хәзер балаларга аерым уен бүлмәсе дә ясаячакбыз. Йөгереп, сөенеп, чыркылдашып уйный, дәрес тә хәзерли алырлык булсын, дибез. Бүген кергәч тә, төрлебез төрле бүлмәләргә чәчелеп, кемгә кайсы икәнен бүлешеп тә куйдык. Бүлмәләр иркен, якты, безгә бик ошады. Якын арада күченергә уйлап торабыз. Без инде болай да бу микрорайонга ияләшә дә торырбыз, баланы бер мәктәптән икенчесенә күчерәсе булмасын дип, биредә фатир “снимать” итеп тордык. Улыбыз шушы микрорайонда ачылган яңа лицейга 1 нче сыйныфка укырга керде, - дип сөйләде Ибраһимовлар.

Фатир ачкычлары алучыларны Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы ди⁠ректоры урынбасары Владимир Никифоров тәбрикләде. Аның әйтүенчә, микрорайонда үсеп чыгучы йортларны, аларның ишегалларын ямьләндерү буенча эшләр елдан-ел камилләшә.

– Ишегалдын гына карагыз: балалар өчен нинди шәп уен мәйданчыгы, таганнар, таулар, хоккей тартмасы да, баскетбол мәйданы да бар. Сакчыл карап, боларның сезгә мөмкин кадәр озаграк хезмәт итүе өчен тырышыгыз. Төзүчеләргә бик зур рәхмәт! Вакытында кулланышка тапшырдылар, - дип мөрәҗәгать итте ул халыкка.

Социаль ипотека буенча төзелгән йортлардан ата-ана назыннан мәхрүм калган ятим балаларга да фатир бирелә. Шундыйларның берсе Зөһрә Фәгыйзова мәйданы 38,5 квадрат метрлы бер бүлмәле фатирга гаиләсе белән күченергә ниятли.

– Мин бу фатирны сигез ел көттем, ниһаять, алдык. Монда ирем һәм кызым белән яшәргә җыенабыз. Бик ошый. Моңа кадәр “квартал”да бер бүлмәле бик кечкенә фатир яллап, кысылып яшәдек. Биредә бик матур, ишегалды да ямьле. Җиһазлар китергәч, ай дәвамында күченербез дип уйлыйбыз, - ди Зөһрә.

Зөһрә Фәгыйзовага 29 яшь. Михаил Самошинга кияүгә чыгып, кыз бала тапкан. Златославага бүген ике ай. Декрет ялына кадәр МВД госпиталендә эшләгәнен әйтте.

– Миңа ун яшь вакытта, 2000 елда әниемне үтерделәр. Әти инде миңа өч яшь вакытта ук безне ташлап чыгып киткән иде, ул ата хокукыннан мәхрүм. Әни үлгәч, без аның эш урыныннан биргән бүлмәсендә яшәдек. 18 яшькә кадәр мин әнинең бертуган апасы канаты астында тәрбияләндем. 18 яшем тулгач, аннан чыгып китеп, үз көнемне үзем күрә башладым. Бик авыр иде берүземә. Ике эштә эшләдем – госпитальдә ике кеше эшен башкардым. Сөйгән ярымны очраткач, тормыш җайлана башлады, - дип сөйләде Зөһрә “Интертат” хәбәрчесенә үз тарихын.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтүенчә, Татарстанда ятимнәргә ел саен 300 гә якын фатир бирелә. Быел Казанда 18 бала фатирлы булган. Аларга бу фатир тулаем бушлай бирелә. Әгәр торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләрдә бурычлары, закон бозу очраклары булмаса, биш елдан бу фатир шәхси милкенә әйләнә.

Үз куышың булмагач – читен

Рөстәм Фәизов белән хәләл җефете Әминә өчен икеләтә шатлык. Яңа фатирлы да булдылар, икенче бәбиләрен дә көтәләр.

– Бик озак көтмәдек, бер ел тирәсе генә тордык чиратта. Казанда фатир “снимать” итеп кенә яши идек. Монда ике бүлмәле фатир алдык. Үзеңнең куышың булмагач читен инде. Кая яшәп торыйк икән дип, гел эзләп йөрергә туры килә. Берсенә барасың, берничә ай торасың да, “үзебезгә кирәк” дип чыгаралар иде. Шулай тегендә-монда йөрдек. Үзебезнеке булгач, матур итеп яшәрбез Алла боерса, - дигән теләктә калдылар.

Күпме михнәт күргән әти-әниләребез мондый шартларга лаек!

Социаль ипотека буенча фатир алучылар арасында ветераннар да бар. Евдокия Кузнецованың ире Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1990 елда вафат булган. Тыл хезмәтчәне булган, тол калган хатынга бүген 96 яшь. Аның кызы Валентина Кузнецова фатир алудан сөенече белән уртаклашты.

– Гаиләбез ишле. Әлегә кадәр 50 квадрат метрлы ике бүлмәле фатирда алты кеше яшәдек. Бу фатир җиңел генә бирелмәде, башта “торак мәйданыгыз җитә” дия килделәр. Аннары оныклар тугач, мәйдан кеше башына җитми башлагач, яңадан гариза бирдек. Борчылдык инде башта. Гәрчә, безнең әниебез беркайчан соранып йөрмәде, булса ала, булмаса, ачуланып, тузынып соранып йөри торган кеше түгел. Ни дисәң дә, сугыш михнәтен, авыр авыл тормышын узган безнең әти-әниләр яхшы шартларда яшәүгә лаек иде инде. Әтиебез 1939 елда Армиягә диңгез флотына китте. Сугыш башланды. Япониядә булып, 1947 елда әйләнеп кайтты. Баһадир гәүдәле булып китеп, чандыр гәүдәле, чал чәчле егет булып кайтты.

Әниебез – тыл хезмәтчәне. Шуңа күрә сәламәтлеге аркасында ятып кына тора. Мин әнине карап яшим. Әни белән монда яшәрбез дип уйлыйм инде. Әниебез бик бай: 5 баласы, 9 оныгы, 16 оныкчыгы бар, - дип сөйләде Валентина Кузнецова.

Гаилә өчен бу көтелмәгән шатлыклы хәл булган.

– Башта Яңа елга гына бирәләр дигән иделәр, шуңа аптырап та калдык. Фатирны карадык. Бик ошады, иркен, уңайлы. Тегендә лифтлар ватылып азаплый иде, җиденче катка еш кына җәяү менәргә туры килә иде. Монда дүртенче кат, бик канәгать без. Төзүчеләргә шундый матур һәм тиз төзүләре өчен рәхмәт! – дип белдерде Валентина ханым.

Владимир Никифоров быел “Салават күпере” микрорайонында өч йорт кулланышка тапшырылганын, тагын җиде йорт файдалануга кертеләчәген әйтте. Аларны вакытында тапшыру өчен бөтен тырышлыкны куячакбыз, диде.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак төзелешен үстерү бүлеге башлыгы Рөстәм Маннанов счетчиклар мәгълүматы читтән торып теркәлүен, аларның автоматик рәвештә идарәче компания серверына килеп торуын әйтте.

– Кешеләргә берни күчереп язарга кирәк түгел, алар автоматик рәвештә счет-фактураларга кертелә. Шулай ук, “Чиста су” системасы да тора. Болары инде күрше кварталларда да бар. Һәр подъездда икешәр лифт – пассажир һәм йөк күтәрү өчен. Барлык лифтларның тиешле паспортлары бар. Урамда ут та хәрәкәт датчикларына карап кабына. Бу электр энергиясенә экономия максатыннан эшләнгән. Янгын сигнализациясе, төтен сүндерү системалары куелган. Ниндидер хәл килеп чыга калса, гражданнарга фатирларыннан тиз генә чыгып китү, баскыч мәйданчыкларына төтен тулмаслык итеп эшләнгән. Янгыннан саклаучы ишекләр куелган. Эвакуация юллары бөтенесе күрсәтелгән, - дип сөйләде Рөстәм Маннанов өстенлекләрен.

  • Быел республикада Дәүләт торак фонды программасы буенча 527 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100