Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Салават Күпере»ндә гаделлек бармы: бердәнбер мәктәптә сменага ничек бүләләр?

Казанның «Салават Күпере» микрорайонында урнашкан 182нче лицейда балалары укыган кайбер ата-аналар куркуга калган һәм гаделсезлеккә йөрәкләре әрни. Сәбәбе – мәктәп администрациясе башлангычларны икенче сменага күчерә, тик «кирәкле кешеләрнең» балалары беренче сменада кала дигән хәбәр таралган.

news_top_970_100
«Салават Күпере»ндә гаделлек бармы: бердәнбер мәктәптә сменага ничек бүләләр?
Салават Камалетдинов

«Салават Күпере» микрорайонында яшәүче кеше бер төркем ата-аналар исеменнән «Татар-информ» агентлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Исемен әйтергә теләмәгән ана сүзләреннән: «Киләсе уку елында лицейга балалар күп алыну сәбәпле, уку йорты ике сменалы графикка күчә. Икенче сменага икенче һәм өченче сыйныф укучыларын күчермәкчеләр. Без, бик күп ата-аналар белән бергә, моның өчен борчылабыз, ватсап төркемнәрендә бары шул тема, йоклап та булмый, куркуга калдык. Ничек итеп өченче сыйныфка барган баланы берүзен мәктәпкә чыгарып җибәрәсең?

Теләсә кайсы вакытта эштән дә сорап китеп булмый бит, юл арасы да ерак. Беренче сменада укыганда җайлы иде. Иртән эшкә барышлый баланы мәктәптә калдырып, кичен кайтканда ала идек. Олырак сыйныфларны икенче сменага күчереп булмый идеме соң? Үскән бала көндез мәктәпкә үзе дә бара алыр иде.

Йөрәкне иң нык әрнеткәне — лицей администрациясе бу үзгәрешләрне шыпырт кына хәл итмәкче. Барлык башлангыч сыйныф ата-аналарына әйтмичә, «кирәкле» кеше балаларын беренче сменада калдырып, калган параллельләрне икенче сменага күчерергә җыеналар.

Мәсәлән, икенче сыйныфны тәмамлаучылар — барлыгы ун параллель, шуларның берсе генә — директорның һәм башка түрәләрнең балалары укыган сыйныф кына беренче сменада каласы. Без бу мәсьәләгә ачыклык кертер өчен сыйныф җитәкчесенә дә, завучка да мөрәҗәгать иттек. Беркем дә төгәл мәгълүмат бирмәде, имеш-мимешләргә ышанып яшибез».

«Башлангычларга кабинетлар җитми, кечкенә балалар саны тиешеннән өч тапкырга артык»

Әлеге хәлгә ачыклык кертер өчен без «Салават Күпере»нә юл тоттык. Безне лицейга кертмәделәр. Кабул итү бүлмәсенә шалтыраткан идек, директорның ялда икәнен әйттеләр. Шулай да, кичке якта директор Руслан Дуженков белән телефон аша сөйләшү мөмкинлеге туды.

Руслан Викторович, ни өчен башлангыч сыйныфларын икенче сменага күчерәсез? Ата-аналар олырак балаларны күчерергә тәкъдим итәләр.

Безнең мәктәп политехник лицей статусына ия. Югары сыйныфлар өчен кабинетлар махсус җайланмалар белән җиһазландырылган. Олырак балалар саны нормативтан артмый, шуңа күрә алар өчен бүлмәләр җитәрлек.

Бездә башлангычларга кабинетлар җитми, чөнки кечкенә балалар саны тиешеннән өч тапкырга артык. Аларны зурлар янына күчереп, физика, химия дәресе уза торган бүлмәләргә утыртып булмый. Шуңа күрә СанПиН буенча беренче һәм дүртенче сыйныфларны беренче сменада калдырып, икенче һәм өченчеләрне — икенче сменага күчереп кенә уку процессын оештырып була.

Икенче һәм өченче сыйныфлар арасында аерым класслар беренче сменада кала дигән сүз дөресме?

Әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәгән. Төрле вариантларны уйлыйбыз. Бәлки, конкурсларда, олимпиадаларда катнаша алырдай сәләтле балаларны сайлап, көне буена мәктәптә кала торган сыйныф тупларбыз. Бу очракта сайланган балаларга таләп югарырак булырга тиеш. Барлык тәкъдимнәрне дә төрле яклап анализлаганнан, белгечләр белән киңәшләшкәннән соң, август аена кадәр төпле карарга килербез.

Булачак үзгәрешләрне ата-аналарга кайчан аңлатачаксыз?

Башлангыч сыйныфларда укучы ата-аналар белән апрель аенда сөйләшәсе идек, коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле җыелышлар уздырып булмады. Бу электрон форматта гына аңлата торган мәсьәлә түгел, ата-аналар, укытучылар белән күзгә-күз карашып сөйләшергә кирәк. Август аенда җыелышлар уздырырга рөхсәт бирерләр дип өметләнәм. Шул вакытта аңлату эшләрен оештырырбыз.

1224 бала өчен төзелгән мәктәптә 2000 бала укыячак

Әлеге мәсьәлә буенча Казан мэриясенә дә мөрәҗәгать иткән идек, җавап озак көттермәде. Җавапта 182нче лицейның 2018 елдан бирле эшләве, 1224 бала өчен төзелгән мәктәптә киләсе уку елында 2000нән артык бала укыячагы хәбәр ителә.

«Укучылар саны СанПиН нормаларына туры килмәү сәбәпле, берничә башлангыч сыйныфны яңа уку елыннан икенче сменага күчерәчәкләр. Бүгенге көндә мәктәп администрациясе яңа уку елына уку планын әзерли. Август аенда тиешле мәгълүмат барлык ата-аналарга барып ирешер», — диелгән җавап хатында. Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Салават Күпере»ндә 1224 бала укырлык яңа мәктәп төзелеп килә.

Һәр йортның һәр почмагында — видеокамера

Яңа микрорайонны яхшырак өйрәнү максатыннан, аның урамнары буйлап йөрдек, шунда яшәүчеләр белән аралаштык. Беренче карашка «Салават Күпере» җыйнак, матур, тыныч микрорайон кебек тоелды. Яңа йортлар, һәр ишегалдында заманча балалар мәйданчыгы, киң тротуарлар… Казан белән ике арадагы бөкеләрне уйламаганда, шунда яшисе килү теләген дә уянды.

Уен мәйданчыкларына балалары белән яшь аналар шактый күп чыккан иде. Берничәсе белән әңгәмә кордык.

«Яңа микрорайонда 2019 елдан бирле яшибез. Монда күбесенчә яшь, күп балалы гаиләләр тора. Үземнеке дә икәү, олысы бакчага йөри. Көндез ишегалдында, саф һавада йөрергә яратабыз. Шикле кешеләр юлыма очраганы юк, кемнедер кыйнаганнар, нәрсәдер урлаганнар дигәнне ишеткән булмады. Тәртип бозып кара! Һәр йортның һәр почмагында видеокамералар төшереп тора. Полиция хезмәткәрләре дә еш күренә», — дип сөйләде Алия исемле яңа танышыбыз.

Алиянең сүзләрен исбатлагандай, шунда ук полиция хезмәткәрләрен очраттык. Алар исемнәрен әйтергә теләмәделәр, сүзгә дә саранрак булып чыктылар. «Кеше тормышы өчен куркыныч хәлләрнең әлегә булганы юк, без вакытны бушка уздырып йөрмибез», — дип юлларын дәвам иттеләр.

Башка ишегалдында 10 яшьләр чамасындагы малай белән бер ханымны очраттык. Алар исемнәрен әйтергә теләмәделәр. «Салават Күпере»ндә яшиләр, улы өченче сыйныфка бара икән. Ана кеше башлангычларның икенче сменага күчүе хакында беренче мәртәбә бездән ишетте.

«Улым икенче сменага күчсә, борчылмыйм. Озаграк йоклар. Дәресләрен барыбер кичсез хәзерләми. Үзен генә мәктәпкә чыгарып җибәрүдән курыкмыйм, чөнки узган уку елында укырга болай да үзе генә йөрде. Мәктәп ерак түгел», — диде ул.

Баласы олырак күренгән ханым янына килдек. Александраның улы яңа уку елында беренче сыйныфка бара, кызы бакчага йөри.

«Улым бу җәйдә көндезләрен үзе генә урамга чыга башлады. Кояш яктысында урам тулы кеше, бала өчен курыкмыйм. Малай кеше әнисенең итәгенә ябышып йөрергә тиеш түгел дип уйлыйм. Безнең йорт — «Салават Күпере“ндә мәктәптән иң ерак урнашканы, шулай да җәяү 10 минутта барып җитеп була. Бездә тротуарлар киң, көндез ишегалдында машиналар сирәк йөри, өй янында зур юллар юк. Көндез ишегаллары аша, маршрутын яхшылап өйрәтсәң, бала үзе генә мәктәпкә бара аладыр», — дип фикерен белдерде Александра.

Яңа мәктәпнең бинасы күтәрелгән, тәрәзәләр куя башлаганнар

Казан мэриясеннән килгән хатта «Салават Күпере»ндә яңа мәктәп төзелә дигән хәбәр булгач, төзелешне дә карарга булдык. 182нче лицейдан берничә чакрым читтәрәк өр-яңа йортлар төзеп куйганнар, яңа мәктәп шулар арасында була икән. Яңа салынган йортларда яшәүчеләр аз кебек тоелды, чөнки урамда да кешеләр сирәк очрады, күп тәрәзәләргә челтәр-пәрдә эленмәгән.

Өч катлы яңа мәктәпнең бинасы күтәрелгән, тәрәзәләр куя башлаганнар. Төзү мәйданында эш гөрли, йөк машиналары бер-бер артлы кереп-чыгып тора. Эшчеләрнең берсе төзелешнең ноябрь аена тәмамланырга тиешлеген белдерде.

Яңа мәктәп кулланышка тапшырылгач, «Салават Күпере»ндә балаларны ике сменага бүлү проблемасы чишелер дигән өметтә калабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100