news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Дөньяга кызыбыз аваз салды» – Салават Фәтхетдиновның туганы гаиләсендә сөенечле вакыйга

news_top
«Дөньяга кызыбыз аваз салды» – Салават Фәтхетдиновның туганы гаиләсендә сөенечле вакыйга
социаль челтәрләр

Салават Фәтхетдиновның гаиләсе арткан –  бертуган абыйсының улы, популяр җырчы, алып баручы Айдар Фәтхетдинов әти булган. Айдар сөенечле хәбәре белән социаль челтәрләрдә уртаклаша. 

«Бүген минем иң куанычлы, иң шатлыклы көннәремнең берсе, дуслар. Шушы бәхетле көнемне сезнең белән дә бүлешәсем килә. Бүген минем кызым аваз салды дөньяга, Аллаһка шөкер. Мин бик бәхетле бүген. Сүз белән генә әйтеп, аңлатып бетереп булмый. Бергә-бергә карап үстерергә насыйп булсын кызыбызны. Мең-мең рәхмәт, матурым, кызыбыз өчен. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә ярдәменнән ташламасын. Дөньяларыбыз тыныч булсын», – дип яза бәхетле әти. 

Шулай итеп танылган җырчыбыз Салават Фәтхетдиновның гаиләсе тулыланган, аларның нәселләренә тагын бер нәни кызчык өстәлгән. 

Туганы Айдар Фәтхетдиновның да шушы моңлы нәселдән икәнлеге күренеп тора. Айдар бик матур итеп җырлый. Шулай ук ул Салават абыйсына йөз-кыяфәте белән дә бик нык охшаган. Аларның икесе бергә төшкән фотолары астында виртуаль дуслары: «Салаватның клоны син», – дип тә язып калдырганнар. 

 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 май 2022
    Исемсез
    Рөстәмнең кызы туган дип торам🤭
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар