news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм сөйгән кызына тәкъдим ясады

Фотоларда «Рөстәм Фәтхетдинов + Рузия Бәширова» дип язылган.

news_top
Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм сөйгән кызына тәкъдим ясады

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Чаллыда сөйгән кызына кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Бу турыда «Татар-информ» язды.

19 яшьлек Рөстәм Фәтхетдинов «Салават кубогына» узышлар вакытында бөтен кеше каршында сөйгән кызына йөзек бүләк иткән. Кыз риза булуын әйтеп, елап җибәргән.

Социаль челтәрләрдә чыккан фотоларда «Рөстәм Фәтхетдинов + Рузия Бәширова» дип язылган.

26 һәм 27 февральдә 26нчы тапкыр Салават кубогына ярышлар уза. Биредә Рәис Миңнеханов, Дмитрий Брагин, Айдар Нуриев, Олег Жаворонков, Рәсүл Миңнеханов, Василий Кораблев, Рустам Фатхетдинов һәм башкалар катнаша, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар