Татарстанның һәм Башкортстанның – халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов 8 март көнне Төмәндәге концертында Россия Герое Рөстәм Сәйфуллинның гозерен үтәгән.
Әлеге видеоны «Интертат» хәбәрчесенә Рөстәм Сәйфуллин җибәрде.
«Хөрмәтле тамашачылар, минем бер вазифам бар. Ни өчен, чыккач та, сезне бу бәйрәм (Халыкара хатын-кызлар бәйрәме – «Интертат») белән котламадым, чөнки шушы вакытны көттем...» – дип мөрәҗәгать итә җырчы тамашачыларга.
«Төмән өлкәсе Вагай районында туып үскән дустым бар – Россия Герое Рөстәм (Рөстәм Сәйфуллин – «Интертат»). Без аның белән Мәскәүдә очрашуда булдык, Татарстанда очраштык. Аңа карап, татар булганыңа горурланып яшисең. Андагы гайрәт, ихтыяр көче! Мин шаккаттым ул кешегә. Без дуслаштык.
«Рөстәм энем, мин Төмәндә, киләсеңме?» – дип шалтыраттым. «Белмәдем, эш буенча тыгыз идем. Төмәннән читтәррәк шул мин, җитешә алмам. Минем исемнән Төмән хатын-кызларын – якташларның барысын да: кызларны, әбиләрне, бәбиләрне котла әле», – дип гозер әйтте. Чыннан да, аның эшләре бик җитди. Рөстәм котлый бу бәйрәм белән, без дә кушылабыз.
3 мартта Рөстәмнең туган көне булды. Әйдәгез, кемнәр Рөстәмне белә, бу җыр аңа багышлансын әле», – дип, Салават Фәтхетдинов «Туган көн» җырын башкарган.
- «Интертат» махсус хәрби операциядә җитди яраланып, Россия Герое исемен алган Рөстәм Сәйфуллин белән 2022 елда интервью эшләгән иде.