Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

РФ Герое Рөстәм Сәйфуллин: «Безнең авыл халкы – татарлар, өчпочмак, бавырсак ашап үстек»

«Яралану гына бурычны үтәүгә киртә була алмый, шуңа күрә без ант кабул итәбез, ул бит буш сүзләр түгел». Төмән өлкәсеннән татар каһарманы, полковник Рөстәм Сәйфуллин сүзләре бу. Герой булса, шундый булсын икән ул! Украинадагы махсус хәрби операциядә батырлыгы өчен ул быел Россия Герое исеменә лаек булды.

news_top_970_100
РФ Герое Рөстәм Сәйфуллин: «Безнең авыл халкы – татарлар, өчпочмак, бавырсак ашап үстек»
Сәйфуллиннарның шәхси архивыннан

Бик каты яраланып, инде ярты елдан артык Мәскәүдә Бурденко исемендәге Баш хәрби клиник госпитальдә дәваланучы, 12 операция кичергән Рөстәм әфәнде шушы көннәрдә гаиләсе янына Төмәнгә кайтырга әзерләнә. Табиблар берәр айга гына өенә кайтырга рөхсәт биргән, аннары кабат хастаханәгә реабилитациягә. Госпитальгә шалтыратып, 20 ләп минут сөйләшкән арада да мин Рөстәм Сәйфуллинның гаҗәеп көчле рухлы кеше икәненә инандым. Булса да булыр икән шундый тотрыклы, нык, какшамас күңелле, яралану һәм гариплек газапларының хәтта чаткысын да тавышында сиздерми торган һәм үтә дә тыйнак кеше! Ә бит уң аягы ампутацияләнгән, ә сул аягын табиблар ничек тә саклап калып, бүген Илизаров аппаратында.

Хәер, шундый булмаса, ничәмә ничә еллар рота, батальон, полк командиры була алыр идеме икән ул?!

Аның белән аралашкач, ул миңа үзе белән моңа кадәр Россия журналистлары эшләгән берничә видеоматериалның сылтамасын җибәрде. Дөресен генә әйткәндә, мин, беренчесен генә карармын да шул җитәр, аннары үземә сөйләгәннәрдән чыгып язарга утырырмын, дип ниятләсәм дә, уйлар башка борылыш алды. Бәрелешләр вакытында гаскәрләрнең киң елгаларны кичеп чыгуы өчен күперләр оештыру, шушы эшне контрольдә тотуның нинди җаваплы, искитмәле авыр эш икәнен мин әле шушы яшемә җитеп күз алдыма да китермәгәнмен икән. Ә Рөстәм Сәйфуллин бу хакта шулкадәр җентекләп, тәмләп сөйли ки, мин хәтта ул җибәргән видеорепортажлар, интервьюларның барысын да карап чыкканымны сизми дә калдым, гәрчә барысында да охшаш мәгълүматлар күп булса да.

 

Фото: © Сәйфуллиннарның шәхси архивыннан

Хәрби бурычын үтәгәндә батырлыгы өчен, РФ Президенты Указы нигезендә, оборона министры Сергей Шойгу, госпитальгә килеп, милләттәшебезнең күкрәгенә Россия Федерациясе Герое Алтын йолдызын беркеткән. Быел июньдә Сәйфуллинга полковник исеме бирелгән.

«Яралангач, бернинди авырту тоймыйсың, чөнки синең башың ничек тә бурычны үтәү турында уйлый»

Милләттәшебез Рөстәм Сәйфуллин 1983 елның 3 мартында Төмән өлкәсе Вагай авылында – Себер татарлары гаиләсендә туган. 2005 елда Төмән югары хәрби-инженер команда училищесын алтын медальгә тәмамлый, һәм менә шуннан хәрби тормыш юлы башланып китә. Чечняда хезмәт итә, лейтенант Сәйфуллин инженер взводы командиры була, аларга Грозный шәһәрен шартламаган миналардан чистарту эше йөкләнә. Мәхәббәтен дә Чечняда очрата, медицина батальонында хезмәт иткән Наталья белән гаилә корып җибәрәләр. 2006 елдан 2020 елга кадәр Сәйфуллинарга 11 тапкыр күченергә туры килгән. Бүген алар 9нчы һәм 4нче сыйныфларда укучы ике кызларын – Евгения һәм Эмилияне, 2нче класста белем алучы Тамерлан исемле улларын үстерәләр.

Сәйфуллинның хәрби юлы бай – Чечня, Сирия, Грузия... Донбасста махсус операциядә беренче сәгатьләрдән үк диярлек.

Ул 41нче гомумгаскәри армиясенең инженер-сапер полкы командиры вазифасында Чернигов юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, Десна елгасы аша кичү күперендә җимерелгән участокны торгызганда хезмәттәшләре белән бер йодрыкта булып, аларның гомерләрен саклап калу өчен тырышкан. Дошманның туктамас уты астында, ул яраларыннан кан саркыган хәлдә дә 40 минут гаскәрләр белән идарә итүен дәвам иткән.

ВСУ Десна елгасы аша күперне шартлата. Аны ашыгыч арада торгызырга кирәк була. Саперлар эшкә керешүгә, Украина көчләре кичүдә миномет уты ача. Рөстәмнең аяк, арка, җилкәсе, биле яралана, кыйпылчык яңагына да тиеп китә. Ул җәрәхәтләрнең әрнүен сизмәве дә турында сөйли Рөстәм.

Яралангач, шундук бернинди авырту тоймыйсың, чөнки синең башың ничек тә бурычны үтәү турында уйлый. Фельдшер яраларны бәйләгәч тә, эвакуация кирәклеген әйткәч тә, «бәлки, болай узар», дим. Ә ул «юк, госпитальгә яту кирәк» ди, – дип искә алып сөйли Рөстәм беренче яралануын.

Үзен үзе аямас, андый тынгысыз җаннар хастаханәдә озак ята ала димени инде?! Рөстәм дә берәр ай дәвалангач, кабат үзенекеләр янына ашкына. Журналистларга да шулай дип сөйли бит ул. «Гаиләм икәү: беренчесе – хатыным һәм балалар, икенчесе – полк», – ди.

 

Фото: © Рөстәм Сәйфуллинның шәхси архивыннан

«Уң аякны бәйләр өчен аптечкадан жгут алып кыстым, сул аякны автоматның каешы белән бәйләдем»

Алга таба бәрелешләр Харьков өлкәсендә дәвам итә. Рөстәм куркыныч участокта понтоннар кору белән җитәкчелек итә. Саперлар Төньяк Донец аша кичү оештыра башлый, тик миномет утына дучар була. Көчле артиллерия утыннан Рөстәм Сәйфуллин контузия ала, кыйпылчык аякларын яралый, ләкин ул егетләрен ташламый. Хәле авыр булса да, ничек тә радиостанциядән җитәкчелек итүне дәвам итә.

– Кичүгә зыян килде, каршы як ничек тә күперне өзәргә тырышты, ә безгә күперне корырга кирәк иде. Минем операцияне өзәргә хакым юк иде, күперләр өзелгәч, ничек туктап каласың инде – бурычны үтәргә кирәк бит. Гаскәрләр елганы күпме тизрәк кичсә, югалтулар да шулкадәр азрак бит.

Мин, комачауламас өчен, читкә мүкәләдем. Уң аякны бәйләр өчен аптечкадан жгут алып кыстым, сул аякны автоматның каешы белән бәйләдем. Ничек итсәк иттек, күперне торгыздык. Бу вакытта техника бара иде, миңа каршы як ярда хәрәкәтне көйләп торырга кирәк иде. Кичү торгызылды, бурыч 100 процентка үтәлде. Дошман бездән шундый тәвәккәллекне, кыюлыкны көтмәгән, күрәсең. Без югалып калмадык. Бер 30-40 минуттан мин табиблар кулында идем инде. Аяклар өзелсә дә, тормыш дәвам итә, – дип сөйли Рөстәм.

Үзенең фидакяр тугрылыгы өчен артык зур бәһа түләгән дип санамый үзен.

Рөстәмгә сугышчан рух бабасыннан ук сеңгән. 1921 елгы Минач бабасы 1940 елда сугышка китеп, Япония белән сугышта катнашкан, 1947 елда гына демобилизацияләнгән. «Десна, Днепрны алыйкмы, Бөек Ватан сугышы вакытында безнең ата-бабалар нәкъ шул урыннарда сугышкан. Алар – сугышчан дан урыннары. Хәзер алар эзеннән без йөрибез», – ди ул.

 

Фото: © 

«Командир көчсезлеген, йомшаклыгын күрсәтергә тиеш түгел»

– Бурычны үтәргә, дигән бурыч куелды, һәм без үтәдек. Дошман бурычны үтәргә төрлечә комачауларга тырышса да, вазифа югарырак булган саен, җаваплылык та көчәя. Полктагы егетләр кыю, чыныккан – себер татарлары да, казахлар да, башка милләтләр дә бар миндә. Иң мөһиме – ышаныч бар. Сугышта иң куркынычы – кемнедер уңайсыз хәлгә кую, ышанычын акламау. Әгәр без бурычны үти алмыйбыз икән, башкалар да үти алмый, дигән сүз.

20 елдан артык армиядә бит инде мин. Дивизия, полк командиры булганчы, астан күтәреләсең. Әгәр үзеңне күрсәтә алмыйсың икән, рота, батальон командиры була алмыйсың, булдыклылыкны дәлилләп күрсәтергә кирәк. Командир көчсезлеген, йомшаклыгын күрсәтергә тиеш түгел. Ул бит үзе артыннан кешеләр ияртеп бара. Командир – психолог та ул. Кемгәдер дәрт, көч бирергә кирәклеген күрә белергә тиеш. Бәлки, кемгәдер әз генә ял кирәктер. Холкына карап, кемгә нинди бирем йөкләүне дә тоемлыйсың. Кешеләрне бит бәяли белергә кирәк. Сезнең дә редакторыгыз корреспондентларга юнәлеш, киңәшләрен бирәдер бит, кемгә нинди эш кушасын чамалый.

Сугыш – сугыш инде ул, анда авырлык тойганыңны күрсәтергә ярамый. Мин инде андый эшләрдә чыныккан, – дип сөйләде Рөстәм Сәйфуллин «Интертат»ка.

Үзендәге көчле холыкны ул ата-бабасыннан күчкән дип саный.

– Без бит авыл кешеләре. Ә анда малын да тотарга, иртүк торырга да кирәк. Җәй көне печән, бәрәңге... Балачактан эшкә өйрәтелгән инде, армиядә дә, бәлки, шуңа җиңелрәк булгандыр. Армия бит ул – акыл эше дә, физик көч тә кирәк. Иң мөһиме: начарлык турында уйламаска, ул чакта үзеңне үзең чиклисең, – ди ул.

– Уң аякта – протез, сул аякны да табаныннан тектеләр, хәзер Илизаров аппаратында. Әкренләп, сул аякка баса башларга рөхсәт иттеләр. Яу кырыннан миңа өстерәлеп кайткан аяк инде ул... – дип шаяртып та куя әле ул. – Табибларга бик зур рәхмәт. Барысы да әйбәт булса, өйгә кайтып килергә исәп бар, – ди Рөстәм Сәйфуллин.

Россия Герое – милли ризыклар, милли традицияләрдә тәрбияләнеп үскән шәхес.

– Мин бит себер татары. Безнең авыл халкы – татарлар, өчпочмак, бавырсаклар – бөтенесен ашап үстек...

Илебезнең көче бит, милләткә, дингә карамастан – бердәмлектә. Бәрелештә бөтен кеше тигез. Чечняда хезмәт иткәндә дә, минем кул астында чечен, ингушлар, казахлар, калмыклар, нугайлар, рус, украиннар, татарлар да бар иде. Теләсә кайсы командирның бурычы – коллективы бердәм булуы. Бөтен кеше дуслыкта, татулыкта яшәргә тиеш.

Минем хатыным рус милләтеннән, ә ул – тормышымдагы иң зур бүләктер. Өч ай минем белән госпитальдә булды. 12 операция кичергәндә янәшәмдә иде. Гарнизоннан гарнизонга күпме күчендек – түзделәр. Балаларга да авыр булды инде, ничә тапкыр мәктәп, бакча алыштырасы...

Бер милләтнең башка милләттән өстенлеге булырга тиеш түгел. Аллаһ та әйткән бит, минем алда барыгыз да бертигез, дигән. Дини бәйрәмнәрдә дә мулла да, чиркәүдән дә дин әһеле килә. Татулыкта яшәсәк кенә җиңү киләчәк, – дип сөйли Рөстәм Сәйфуллин.

 

Фото: © 

«Мин аны бик сагындым...»

Рөстәм Сәйфуллинның әтисенең апасы Люция апа Аликаева белән сөйләшү бәхете тәтеде. Бик җылы итеп, татарча аңлаштык. Туганы белән ул да бик горурлана.

– Кечкенәдән тырыш, эшчән булып үсте. Вагай район үзәгендә туды, 6нчы класска кадәр шунда мәктәптә укыды. Безгә авылга эшкә кайталар иде. Печәнне кул белән чапкан, кул белән җыйган чорларда бик булыша иде. Бәрәңгене бик күп утырта торган идек, шуны казып, машина-машина сатуга тапшыра идек. Аннары сазлыкка йөреп, мүк җиләге җыярга яратты, мәктәпне тәмамлаганчы җыйды ул аны. Әллә ничәшәр капчык, җиләк җыялар иде дә, Омскига алып барып саталар иде.

Әти Карагай авылында яши иде, 7нче класстан 12 чакрым шунда йөрделәр. Рөстәм бабасыннан тәрбия алды, ул да сугышта катнашкан. Тәрбия кырыс булды, шимбә-якшәмбе 7-8 дән дә соңга калмый торалар. Мал-туар да асрагач, зур бакча үстергәч, эш күп. Тырыш, максатчан булып үсте Рөстәм. Нәрсә теләсә, шуңа ирешә иде. Төмәндә укыганда, бабасын үлгәнче күрми калганына үкенде. Шундый сөйләшәсе килә иде бабакае белән.

Махсус операция башлангач, 5 мартта беренче тапкыр яралануы турында хәбәр иттеләр. Куйлар үстерәбез, сарыклар асрыйбыз бит, Рөстәмгә багышлап, аш уздырырга дип ниятләп куйдым. Исән-сау тернәкләнсен дип, сыктап йөрдем. Мулла мине, дөрес эшләдең, дип һаман мактый.

5 апрельдә кабат Украинага китте. Майда кабат атышка эләгеп, яралануга дучар булган. Уң аягын саклап кала алмадылар, сул аягының да табаны өзелгән шул, табиблар аны ялгап тегеп кенә куйган, сөякләре җитеп бетми, ди, шуңа буе 5 см га кыскарак булачак, нишләтәсең.

Улы Тамерлан да, әти кебек хәрби булам, дип йөри. Әтисе эзләреннән бармакчы, килен төрле секцияләргә йөртә. Рөстәм белән Төмәндә очрашуга әзерләнәбез инде: итләр, җиләкләр, бик күп күчтәнәчләр әзерләп куйдык, – дип, бик очынып сөйләде Люция апа.

Рөстәм Сәйфуллинның әтисе Нургали әфәнде тавышын да ишеттек. «Көчле рух улыгызга каян килде икән» дигән сорауга, «безнең себерлеләр бөтенесе көчле рухлы» дигән җавап кайтты.

– Максатка омтылучан, тырыш, эшкә батыр, спорт белән шөгыльләнгән егет булды ул. Миңа гел ярдәм иттеләр, бөтен эшне бергә эшләдек. Бәрәңге утырттык, печән чаптык, мал асрадык – бөтенесе үзебезнең көч белән. Ата-аналар эшләгәнен күреп үстеләр. Бабалары – сугышта катнашкан кеше, аларга үрнәк булган.

Төмәнгә кайткач, Люция апагыз белән шунда барачакбыз. Мин аны бик сагындым. Горурлыгым ул минем, – ди Нургали абый.

 

Фото: © Рөстәм Сәйфуллин туганнары белән

«Россия Герое – мәртәбәле исем, аны акларга кирәк»

Илмар СәйфуллинРөстәм Сәйфуллиның туганнан туганы. Аларның яшь арасы ярты гына ел, бер класста укып, бер мәктәпне тәмамлаганнар.

– Максатына туры баручы, актив, гадел егет ул. Җәй көне госпитальгә барган идек, аягына протез куйсалар да, төшенкелеккә бирелми, гел күтәренке рухта. Ул шулкадәр көчле холыклы кеше, хәтта яралангач та, кире фронтка омтыла. Алга таба, яхшы белгеч буларак, Төмән хәрби университетында укытыр, мөгаен.

Бик горурланабыз шундый туганыбыз булуы белән. Ул Герой исемен алгач, 1 сентябрьдән Карагай авылындагы мәктәпне аның исеме белән атадылар, – диде Илмар Сәйфуллин.

Реабилитация тәмамлангач та, Рөстәм Сәйфуллинның кул кушырып утырырга исәбе юк, киләчәккә планнар белән янып яши. Тернәкләнеп сафка баскач, аны үзе укыган Төмән хәрби училищесында көтәләр. Биредә уку йорты җитәкчесе урынбасары вазифасын тәкъдим иткәннәр, чөнки мондый тәҗрибәле, курку белмәс кешеләрне болай гына өйдә яткыру ярамаганлыгын, күрәсең, югарыда да аңлыйлар.

– Әзерлек процессын контрольдә тотачакмын, чөнки гаскәрләрдә хезмәт тәҗрибәм зур. Бу күнекмә үземнең дә, минем кул астындагы кешеләрнең гомерен дә берничә тапкыр саклап калганы булды. Ә моңа өйрәтергә кирәк. Командир бит ул үзен генә түгел, үзенең буйсынуындагы кешеләрне дә кайгыртырга тиеш. Алар өчен, милек өчен, техника өчен дә җавап бирә. Сугышта командир карарыннан күп нәрсә тора. Шәхси составны ничек әзерлисең, бурыч шулай үтәләчәк.

Мондый бүләк җаваплылык өсти. Эш күп әле. Азат ителгән территорияләрне торгызырга, миналарны зарарсызландырырга кирәк. Ватан кайда кушса – шунда булырбыз. Россия Герое – мәртәбәле исем, аны акларга кирәк. Бу бүләк минеке генә түгел – бөтен полкның, барлык егетләремнең уртак казанышы, күмәк тырышлык нәтиҗәсе. Әле киләчәктә дә безне зур эшләр көтә, – ди Рөстәм әфәнде.

«Калган гомерне оят белән яшәгәнче, сугышта горур үлү яхшырак»

Илдән качучыларга килгәндә, Рөстәм Сәйфуллин фикеренчә, андыйларга балалары алдында оят булачак.

– Аларны курку җиңә. Сугышка барганда курку була инде ул, ләкин батырлык, кыюлык белән куркуны җиңеп була бит, эмоцияләргә бирелергә ярамый. Курку өскә калыкса, паника башлана, ә син салкын акыл белән карар кылсаң, башкача була. Читкә китеп тә кире уйлаучылар, үкенүчеләр булуында шигем юк. Калган гомерне оят белән яшәгәнче, сугышта горур үлү яхшырак. Мин моны хәрби училищегага кергәнче үк аңлый идем.

Кем хакына яшәргә соң? Киләчәк хакына, балалар, оныкларның тыныч иминлеге хакына яшибез бит. Балалар тилмереп яшәвен теләмибез бит. Һәрхәлдә, безне шулай өйрәттеләр. Улымның «әти шундый булды инде» дип, минем өчен оялып йөрүенә минем хакым юк. Шулай ук, ата-бабаларга тап төшерергә хакым юк. Бурыч нинди бәһа белән дә үтәлергә тиеш, чөнки синең артта – кешеләр. Һәркем үз өлешен кертә. Бөтен кеше намус белән үтәсә, уңыш, җиңү киләчәк, – дип зур ышаныч белән әйтә Россия Герое.

Махсус операция Рөстәм Сәйфуллинны якташыбыз, Татарстан егете Раил Габдрахманов белән дә бик дуслаштырган. Алар җаваплы эштә бергә булган. Раил – Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булган егет.

 

Фото: © Рөстәм Сәйфуллин Раил Габдрахманов белән

Белешмә өчен. Рөстәм Сәйфуллинның махсус операциягә кадәр биографиясеннән өземтәләр.

  • 2008 елда капитан Сәйфуллин үз кулы астындагы егетләре белән Грузиядәге хәрәкәтләрдә катнаша. Инде шактый тәҗрибә туплап килә торган ир-ат алга таба Төньяк Осетиягә юл тота, анда инженер-сапер ротасы командиры була. 2015 елда Рөстәм майор булып, 58нче гомумгаскәр армиясенең 19нчы мото-укчылар бригадасы батальонын җитәкли. 2019 елда Мәскәүдә РФ Кораллы көчләренең Гомуми гаскәрләр академиясенең Коры җир гаскәрләре хәрби уку-фәнни үзәген иң югары нәтиҗәләр белән тәмамлый.
  • Шул ук елны Уфа шәһәрендә инженер-сапер бригадасы командиры урынбасары булып билгеләнә, 2020 ел башында Төмән өлкәсе Ишим шәһәрендә 41нче гомумгаскәр армиясенең 40нчы инженер-сапер полкы командиры вазифасына күчерелә. Аның җитәкчелегендә Төньяк Себердә бердәнбер инженер-сапер полкы булдырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100