news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов татарча дискәтүкләр турында: «Моның өчен күптән эчем пошып йөри иде»

news_top
Салават Фәтхетдинов татарча дискәтүкләр турында: «Моның өчен күптән эчем пошып йөри иде»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов узган атнада Казанда төнге дискәтүктә чыгыш ясаган иде. Ул, татарча дискәтүкләр кирәк, дигән фикердә.

Мин шаккаттым. Мондый хәл Мәскәү татарлары үткәргән дискәтүктә була иде, мине анда елына 2-3 тапкыр чакыралар. Казанда шулай булыр дип уйламадым. Ул көнне миңа җырлап торасы да юк иде, чөнки бөтен кеше бертавыштан башыннан азагына кадәр бөтен җырны җырлап барды, бөтен җырны беләләр. Күңелем сөенеп кайтты, Аллаһка шөкер, Казан яшьләре яши. Бу дискәтүкләр өчен күптән эчем пошып йөри иде, нигә Мәскәүдә бар, ә бездә юк? Dj Радик та кайтып эшләргә тырышып карады, булдыра алмады. Менә егетләр алынган бит, эшләгәннәр. Димәк, кирәк. Халык канәгать, шуның белән шашына икән, димәк, кирәк, – дип сөйләде ул.

Салават Зәкиевич яшьләрнең театрга йөрүен дә аерым әйтте. «Мин бит – Камал театрының фанаты. Театрга барасың, 50-60 проценты яшьләр. Яшьләр булмаса – куркыныч. Камал театрына концертларга да яшьләр күп килә, Аллаһка шөкер», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар