
Мәскәү егете, диджей Радик «ТМТВ»ның «10 сорау» тапшыруында кунак булды. Ул хәзер 3 ел гаиләсе белән Казанда яши. Ул Мәскәүдә татар дискотекалары оештыру белән 20 ел чамасы шөгыльләнүен сөйләде. Һәм анда Салават Фәтхетдиновның чыгышы күпмегә төшүен әйтте.
– 2003 елдан дискотекалар оештыра башладык, 2009 елда «Яратам-пати»ны ачтык, ул башка дәрәҗәдә. Анда татар эстрадасы, Россия эстрадасы «йолдызлары» да килде. Төрле, әмма яхшы мәйданчыкларда оештырабыз. Башлаган чорда 3 тапкыр «минус»ка киттек. 2008 елда 200 мең өстән чыкты. Ул вакытта бу – зур сумма. Ул вакытта зур клубка 4 артист килде, халык аз иде. Безгә зур минус булды.
Без Салават абый белән бик якын дуслар, анда бәя турында сорау да булмады. Монда дуслар арасында бизнес хәл ителми. Аның һәм минем администартор сөйләшкән. Салават абый миңа яхшы ташлама биргән. Казанда аның чыгышлары 250-300 мең сумнан башлана. Бу бит Мәскәү… Анда Салават абыйны бик хөрмәтлиләр, бигрәк тә мишәрләр. Анда төрле чыгымнар – самолет, кунакханә, төркем. Ул бит инде өйдә кунмый, бу очракта күбрәк ала. Казанда чыгыш ясый да икенче ноктага китә. Ә Мәскәүдә 2 тапкыр кыйммәтрәк чыга. Минимум якынча 500-600 мең сум. Бу – аерым тур кебек, ә банкетларда күбрәк ала. Ул безнең өчен яхшы ташлама эшләде, бездә 4 мәртәбә булганы бар.