news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның кызы татар дискотекасында: «Мин шокта. Сүзем юк»

news_top
Салават Фәтхетдиновның кызы татар дискотекасында: «Мин шокта. Сүзем юк»
видеодан скриншот

Салават Фәтхетдиновның кызы Лиана татар дискотекасына әтисенең чыгышын карарга килеп, гаҗәпкә калган. Төнге клубка җыелган бихисап яшьләр Салават Фәтхетдиновның бөтен җырларын яттан белә! «Мин яратам сине, Татарстан», «Салкын чәй», «Уфтанма» җырларын артистның үзеннән дә уздырып җырлап, барысы бер ритмда сикерә.

«Акылсыз баш аякларга тынгы бирми. Мине ул кая китерде? Дөрес, татарча дискотекага килдем. Ә сәхнәдә – әтием!Нәрсә әйтим, мин замана яшьләреннән шокта. Сүзем юк. Бер мең кеше унисонга җырлый!» – дип шатлык хисләрен яшерми Лиана.

Яшьләр Салават Фәтхетдиновны кайнар алкышларга күмә, зал «Са-ла-ват» дип кычкырулардан яңгырап тора.

«Ә биредә мин күз яшьләремне көчкә тыеп утырам», – дип тә яза Лиана яшьләрнең «Мин яратам сине, Татарстан» җырына бердәм кушылуларын күреп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар