Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның әнисе Тәкълимә апа якты дөньядан китеп барды дип хәбәр иткән идек.
Җырчы якын кешесе белән социаль челтәрләрдә дә хушлаша. «Инәй, бәхил бул», – дип язган ул ВКонтакте челтәрендә.
Тәкълимә апа инде күптәннән урын өстендә иде. Аны икенче улы Рафил Фәтхетдинов гаиләсе тәрбияләде.
Җырчының төркемен карап баручы дуслары Салават Фәтхетдиновның кайгысын уртаклашкан.