Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдинов боланын күрсәтте, бу уңайдан аңа тәнкыйть яуган

news_top_970_100
Салават Фәтхетдинов боланын күрсәтте, бу уңайдан аңа тәнкыйть яуган
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Салават Фәтхетдиновның зоопаркы тагы да тулыланачак. Давид исемле болан малае янына алар тагын бер иптәш алып кайтырга җыена. Давид исә бөтенләй кулга ияләшеп беткән инде. Хуҗасының кулыннан тәмле әйберне сыпыра гына. Җырчы «дусты»н ашаткан видеосын «ВКонтакте» сәхифәсендә күрсәтә.

Җырчының ял базасында искитмәле зур зоопаркы булуы хакында берничә тапкыр язган идек инде. Салават Фәтхетдинов анда төрле экзотик кошлар, әтәч-тавыклар, кәҗәләр, куяннар, тагын әллә нәрсәләр асрый. Боланы да булуын моңа кадәр күрсәткәне юк иде кебек әле.

Җырчының зоопаркын яратып күзәтүчеләр белән беррәттән, тәнкыйть итүче дә табылган. Бер ханым моны «юк эш» дип исәпли. Ул Салаватка, авылга кайтып, сыер асрап карага кушкан.

«Авылга кайтырга сезгә, сарык йоны алырга, сыер асрарсыз. Үзегез әйтмешли, хәерчеләр түләп кергән акчаның каян килгәнен белерсез. Әйтәләр бит, «бу...н көрәк булган» дип, бу – сезнең хакта кебек», – дип язып калдырган ул.

«Бу үзе – нинди зур эш! Эшләмәгән кеше бу матурлыкны тудыра алмый. 50дән узган һәркем үзенчә «көрәк» буладыр инде, булырга тиеш тә. Монда нинди гаеп бар? Дөрес, концертларына йөрдек, хәзер йөрим, дип әйтеп булмый. Юнәлеш башка. Ә менә бу зоопаркны рәхәтләнеп карыйм. Рәхмәт. Кызганыч, сирәк куя»;

«Өс бөтен, тамак тук булган кеше хәерче түгел. Шөкер иткән кешегә шул җитә. Аллаһы Тәгалә кемгәдер зур байлык бирә, кемгәдер азрак бирә. Байлык күп булган саен җавабы да зур, алар тиешле өлешне чыгарып торалар, дип беләм. Чыгармасалар, Аллаһ каршында җавап. Бай – бай инде, аннан кешегә зарар юк. Юкка гына, борынгылар: «Ашамасаң да май яхшы, бирмәсә дә бай яхшы», – димәгәннәр инде. Майны ашамасаң да, ризык пешергәндә кулланасың. Аннан башка бер ризыкның да тәме юк. Бай да шулай, болай гына малын чыгармаса да, аның кешегә зарары тими, файдасы тия, күпме кешегә эш бирә. Салаватның фермасында да эшчеләр бардыр. Хезмәт хакы түлидер аларга. Яклап язуым түгел, хакыйкатьне язам. Үзем байлар хисабыннан түгел, шөкерләрем: динем белән бай. Башкаларның уңышына сөенүем, кемнәргәдер үземчә булышуым белән бәхетлемен. Әлхәмдүлилләһ. Шул җитә. Шөкер итик», – дип яклаганнар яраткан җырчыларын кайберәүләр.

«Ул «мин концертыма кергән хәерчеләр хисабына яшим» дигән. Мин аңа шуңа каныгам. Үзе кеше булды, менә балалары бар бит әле аның», – дип дәвам иткән теге ханым.

«Начар итеп әйтми бит ул сүзне, «элек үзебез дә хәерче яшәдек» дип сөйли сәхнәдән. Ярлы кешене хөрмәт итеп әйтә», – дип җавап кайтарганнар аңа.

Бер язылучысы Салаватны иректә йөрүче боланнар карарга чакырган. «Безнен авылда боланнар болай да йөри хәзер. Стәрлебаш районы Әмир авылына килегез», – дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100