Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның фермасында Татарстан флагы аунап ятуын тәнкыйтьләгәннәр

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновның фермасында Татарстан флагы аунап ятуын тәнкыйтьләгәннәр
"Татар-информ" архивы

Салават Фәтхетдиновның күпсанлы мал-туары, кош-кортлары яки «авылча зоопаркы»на тагын бер «чакырылмаган кунак» – чирле ала карга килеп өстәлгән.

Җырчы башта кет-кет көлеп, үзенең фермасын күрсәтә, ак кәҗәләрен видеога төшереп йөри. Хуҗаларын күрүгә, сакалбайлар ашарга сорап кычкырыша башлый. «Ашыкма-ашыкма, бераздан», – ди ул аларга. Аннары артист камераны «чакырылмаган кунагына» юнәлтә.

«Менә, җәмәгать, үземдә күпме чирле кош. Тавыкларны да карап бетерә алмыйм. Шулар өстенә бер чирле карга килеп егылган әле монда. Нәрсә булды соң сиңа, балакаем?

Аяклары йөрми, миңа килеп төшкән. Ток суктымы икән? Нишләтәбез соң инде сине хәзер», – ди ул.

Салават карга янәшәсендә генә аунап яткан Татарстан флагы төсендәге тасманы күреп алып: «Татарстан каргасы әле бу. Чит җирнеке түгел, үзебезнеке», – дип шаярта.

Салаватның «ВКонтакте» төркемендә утыручылар республикабыз әләменең шулай мал-туар арасында аунап ятуына канәгатьсезлек белдергәннәр.

«Татарстан флагы (ленточкасы) бик күңелле генә чүп арасында ята. «Мин яратам сине, Татарстан» жырына багышлаптыр инде», – дип «төрттергән» аларның берсе.

«Күкәйдән җөй эзләмәгез инде, төрле хәлләр була», – дип яклаган икенчесе Салаватны.

«Матур да язгансыз инде, ләкин Салават Зәкиевич сараенда аунап ятарга тиеш түгел андый тасма. Төшерүчесе дә бит әле ассызыклап күрсәтә», – дип, үз сүзен бирмәгән алдагы комментарий иясе.

«Бик матур инде кәҗә сарае һәм Татарстан тасмасы», – дип тә язганнар.

Карганы кызганып язылган комментарийлар да шактый. «Исемегез юкка гына Салават түгел – шифа, изгелек бирүче, изгелек кылучы. Айболит янына очып төшкән инде бу», «Сезнең янга терелергә килгән», – диләр.

Берсе карганы дәвалау буенча киңәшләрен дә кызганмаган. «Салават, бу карганы аракы белән «лечить» итәргә инде. Аякларына массаж ясап, азрак эчереп, төреп, йокларга салырга кирәк. 2 сәгатьтән нормаль була», – дип язып калдырган.

«Ала карга, дигән, әй асыл кош,

Имән башларына ник кундың?

Ник кунганыңны да ай белмәгәч,

Якты дөньяларга ник тудың?..

Ала карга, дигән, әй асыл кош,

Тәүбә иттең мәллә очмаска?

Тәүбә итсәң дә син, мин итмәдем

Чибәр-чибәр кызлар кочмаска», – дип, Әлмәндәр бабай җырын искә төшерүчеләр дә бар.

«Подписчиклары»ның соңгы төркемен Татарстан флагы да, чирле карга да борчымаган. «Диван саклап ятмаган ирларне просто уважаю», «Яратам Салаватның шулай хайваннар арасында сөйләшеп, кете-кете көлеп, матур итеп йөрүен», – дип мактаганнар алар җырчыны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100